Җәүдәт Габдуллин: Исемнәре җилдә үзгәрүче татар спортчылары
Урыс сәркатипләренең безнең Габдуллин фамилиясен җанисәптә «Апдулин» йә «Абдулов» дип язып куюлары да күптән «күнегелгән» гадәткә әйләнде бит инде.
Советлар Союзы чорында татар спортчыларының исем-фамилияләрен русчага әйләндерү һәм «державачыл бөек милләт вәкиле» итеп күрсәтергә тырышу күренеше чәчәк ата.
Татар милләтеннән булган беренче хоккейчы Беляй Бекяшев булып спорт белешмәләренә эләгә, шулай ук Ленинград өлкәсе спортын данга күмгән Әнвәр Хөсәен улы Зверевка да Анатолий Андреевич булып йөрергә туры килә. Зверев Ленинградның «Спартак» футбол клубына Германиядәге Совет гаскәрләре группасы командасында бер ел уйнаганнан соң кабул ителә. 1928 елда Ленинградта туган Бекяшев белән Зверев 1948 елда гына бер үк командада уйнап кала, аннары Бекяшевны Мәскәүгә күчерәләр. Ә 1920 елда Петроградта туган Зверев Карел-Фин союздаш республикасының башкаласы булган Петрозаводск каласына күчә.
Новосибирск каласында туып-үскән хоккейчы Хәмит Исламов урыс милләтеннән булган Люба Степановна атлы кыз белән гаилә кора. Мөгаен, күршеләре белән бер үк командада уйнаган аркадашларының аның исемен тутырып, Хәмит Сираҗетдинович, дип әйтә алмыйча «газап чигүләре» дә үзәгенә үткәндер, безнең хоккейчыбыз берничә айдан туган углына Олег дип исем куштыра. Ни галәмәт, үсеп җитеп, инде үзе дә хоккейчыга әверелгәч, шул Олег Исламов журналистлар каршында үз әтисенең исемен дә юньләп яздыра алмый, ул «Сероздонович»ка әверелә. Урыс сәркатипләренең безнең Габдуллин фамилиясен җанисәптә «Апдулин» йә «Абдулов» дип язып куюлары да күптән «күнегелгән» гадәткә әйләнде бит инде. Менә шул ук ысул белән безнең атаклы хоккейчы һәм тренер Зиннәтулла Билалетдинов та кәгазьләрдә «Зинэтула»га әйләнде, аның әтисе дә «Александр» икән. Безнең атаклы теннис остасы Марат Сафинның әтисенең чын исеме Мөэмин булса, ул эш кәгазьләренә әүвәл «Мобин» булып язылды, аннары инде Михаилга әйләнде.
Без иң беренче итеп телгә алган хоккейчы Билал Бикәчевның Ленинградтагы боз аренасында 4 ел буе партнеры һаман да үзебезнең милләт вәкиле Касыйм Манеев (Миңлегәрәев, Миңлеһадиев – ?) булган. Тик ул Касыймыбыз тора-бара «Казим»га, аның улы Илвар – Ленинградның СКА командасы администраторы – Илья Николаевичка әверелеп куйган. Манеевларның өлкәне үзенең спорт карьерасын Пермь өлкәсендәге Краснокамск каласында тәмамлый-тәмамлавын, әмма ни үкенеч, телевизион тапшыруларда үзен Николай Михайлович дип таныштырудан да тартынмый...
Ташкент каласының «Бинокор» хоккей командасында да берьюлы дүрт «урыслашкан» татар «чәчәк аткан» иде. 1974-1978 елларда «Бинокор»ның капкасын Мәскәү каласыннан килгән Зөфәр (ә афишаларда – Геннадий) Хәсьянов саклады, аның янәшәсендә бер үк бозлавыкта Чиләбе каласында туып-үскән Зиннәтулла (Валерий) Нәдершин, тора-бара, байтак еллар үткәч команданың тренерына әвереләчәк Рамил (Роман) Камалетдинов уйнады. Шушы Рамил Камалетдинов үз иптәшләре белән бергә Үзбәкстанда хоккей спортының үсешенә нигез салды. 1977 елгы сезонда алар янына «Бинокор» командасына Новосибирскида туган Фәһим (Федор) Галәветдинов (Голятдинов) атлы татар килеп кушылды. Ул чорда Ташкент каласында 100 дән артык милләт вәкиле яшәсә дә, ни сәбәпледер, татар-үзбәк-казах исемнәре типкелектә йөрде, барча чиновниклар «өлкән агай» мәнфәгатен генә күккә чөйде.
Шул бер үк хоккей командасы сакчысы Зиннәтулла Нәдершинны гына телгә алсак та, аның атын ничек итеп кенә төрләндереп бетермәделәр бит! «Бинокор»га ул Пермь өлкәсенең Березники каласындагы «Трактор» командасыннан күчеп килгән иде. 1977 елда әүвәл «Бинокор»да, аннары 1978-1979 елларда Ижау каласының «Ижсталь» командасында «Валерий» булып йөрде. Алга таба аны Череповец каласындагы «Металлург»ка күчерделәр, Зиннәтулла исеменә кайтты. Аннары Магнитогорскиның «Магнитка» командасында – Валерий, Харьков каласының «Динамо» командасында «өр-яңадан» Зиннәтулла булып уйнады.
Хәсьянов-Хәсәнҗанов та Ленинградның «Динамо» командасында – Геннадий, Мәскәүнең «Крылья Советов»ында – Зөфәр булып йөргән иде, нинди генә черки яисә кортлар тешләгәндер, «чеп-чи» мөселман дөньясыннан хасил Ташкентта ул тагын Геннадий атын тагып йөрде, ә Ярославльнең «Торпедо» командасына кайткач «өр-яңадан» Зөфәргә әверелде.
Хакыйкать өчен әйтик, «Бинокор» командасы тәмам таркалыр алдыннан «урыслашкан» үзбәк уенчылары белән дә тулган була инде. Үзбәк Хөсәен Кадыйровның исеме – Владимирга, Сабир белән Хәйретдин Галихаҗиевлар Сергей белән Геннадийга әверелә. «Державачыл олуг милләт вәкилләре» арасына үз булып керергә тырышу массакүләм чир төсмерен ала. Киевтә туып-үскән татарыбыз Габдулла Сабиров – Тула өлкәсенең Әекино каласына күчкәч, «Корд» командасында Владимир атлы булып йөри башлый.
Ә хөррият җилләре исеп, баш миләрендәге элекке чирләрне куып тараткач, теннисчы Марат Сафинның Михаил Алексеевичка әйләнгән әтисе кабат ашыга-кабалана Мубин Алямшеевич атына әйләнеп кайта; үзе Киевтә туып, безнең Түбән Камадагы «Нефтехимик» командасында тренер булып эшли башлаган Валерий Голдобин – Валерий Болгарига, «Рубин» командасы башлыгы Вилен Васильевич Илларионов – Әхмәровка әверелеп куя.
Ә Украинаның бүгенге футболы белән әле булса күренекле спортчыларыбызның берсе – Ирек (Игорь) Фәрхәт улы (Федорович) Гатауллин җитәкчелек итә. Ул Казанда туган, аны әти-әнисе бәләкәй чагында Винница каласына алып киткән, украин футбол осталыгына өйрәтү мәктәбендә чыныккан һәм 1975 елда гына «Рубин» командасына әйләнеп кайткан. Аннары ул Үзбәкстанга күченә, Хорезм һәм Яңа Арык калаларының спорт данын яклый. Бүген исә Украинада профессионал футболчылар ассоцияциясе президенты, халыкара футбол федерациясендә украинлылар вәкиле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев