Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Амур ФӘЛӘХ: МИН КУЛЫМА КИТАП АЛАМ...

Кешенең хәтерен калдырасың килсә, "Иң соңгы укыган китабың нинди тәэсир калдырды?" дип сорау да җитә, дигән бер акыл иясе. Биек-биек мөнбәрләрдән: "Хәзер халык, аеруча яшьләр укырга яратмый, җәмгыять таркалып бара, үсеп килүче буынны берни дә борчымый, аларның уенда матур кием дә кәттә айфон гына..." - дип сөйләргә күнектек. Әмма бу...

Кешенең хәтерен калдырасың килсә, "Иң соңгы укыган китабың нинди тәэсир калдырды?" дип сорау да җитә, дигән бер акыл иясе.

Биек-биек мөнбәрләрдән: "Хәзер халык, аеруча яшьләр укырга яратмый, җәмгыять таркалып бара, үсеп килүче буынны берни дә борчымый, аларның уенда матур кием дә кәттә айфон гына..." - дип сөйләргә күнектек. Әмма бу бөтенләй дөрес түгел. Уку гынамы, хәзерге яшьләр язарга да ярата! Һәрберсенең диярлек блогы бар, Интернеттагы социаль челтәрләр аша күпләре иҗтимагый тормышта актив катнаша.

"Безнең фикер" гәзитенең республикабыз район-шәһәрләрендә яшәп иҗат итүче хәбәрчеләре ярдәмендә, бер мең кеше арасында сораштыру үткәрдем. Аларга да шул ук сораулар бирелде: "Нәфис әдәбият укыйсызмы? Нинди әсәрләргә өстенлек бирәсез?" Җаваплар белән танышканнан соң, үземчә шундый нәтиҗә ясадым: сораштыруда катнашучыларның төрле җирдә яшәвен һәм төрле яшьтә булуын исәпкә алганда, бөтен халык фикере чагыла дип әйтергә мөмкиндер (сораштырулар, гадәттә, шулай кабул ителә бит инде).

Татар халкының якынча 90 проценты (875 кеше) китап укый икән! Шуларның 600е чәчмә әсәрләргә өстенлек бирә. 45 кеше шигырьләр укырга яратуын белдергән. 17 кеше драма әсәрләрен хуп күрә, 213е - чит ил яки урыс әдәбиятен укый. Шул ук вакытта китапны даими укучыларның күпчелеге (685 кеше) 50 яшьтән өлкән икәнлеген дә әйтергә кирәк. Ә яшьләр? Әйе, яшьләрнең күбесе (60%) басма китапларга караганда, Интернеттагы әсәрләрне өстен күрә. Әйтүләренә караганда, алар бигрәк тә классик әсәрләрне шуннан укырга күнеккән. "Чөнки калын-калын китаплар укып утырырга вакыт җитми, ә Интернетта күп кенә әсәрләрнең кыскартылган вариантларын табарга була", - ди яшьләр.

Кем әйтмешли, бер тотынгач, кайберләренең җаваплары белән дә танышып үтик инде.

Мансур Габдуллин:

- Күп укыйм, дип мактана алмыйм. Соңгы елларда, нишләптер, хатын-кыз романнары күп басыла башлады. Аларда бит хатын-кыз логикасы өстенлек итә, андыйларны бик укыйсы килми. Мөхәммәт Мәһдиев, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Вахит Имамов китапларын иң шәпләрдән саныйм, ә андыйлар сирәк чыга...

Алмаз Гатауллин:

- Мәктәптә укырга кушылган әсәрләрне Интернеттан укыйм. Анда алар тулысынча да, кыска итеп тә бирелгән. Эчтәлеген белгәч, шул ярамаган тагын. Калын-калын китаплар укып утыру кемгә кирәк?!.

Илнур Хаҗиев:

- Таптылар инде! Һаман зарланалар: халык китап укымый, имеш. Языгыз җүнле әсәрләр, укырбыз!..

Илһам Сибгатуллин:

- Кайберәүләр китапларны Интернеттан гына укыйм, ди. Алдашып утырмагыз инде, җәмәгать. Күз алдыгызга киләме: кемдер кампитр каршында чекрәеп китап укый, имеш. Булмаганны! Китапны кулга тотып укырга кирәк! Мин үзем шигырьләр укырга яратам. Зур-зур романнарның да бөтен эчтәлеге бер-ике куплетлы шигырьгә сыя.

Нурулла Гомәров:

- Ялгыз яшәгәч, китап укырга бик яратам мин. Телевизор карап утырасым килми. Карчыгым бакыйлыкка күчкәч, 5 ел эчендә йөзләгән китап укып чыктым инде. Ничектер, ялгызлык онытылган кебек, рәхәт булып китә, еш кына үземне борчыган сорауларга җавап табам.

Светлана Басыйрова:

- Китап укып утырсаң, ач-ялангач калуыңны көт тә тор инде. Акча эшләргә кирәк хәзер, диванга сузылып, китап-гәзит укып ятырга түгел.

Рәмис Бариев:

- "Казан утлары", "Мәдәни җомга", "Мәйдан", "Безнең фикер", "Идел" басмаларының яңа саннарын түземсезлек белән көтеп алам. Кызыклы гына хикәяләр, шигырьләр басыла бу гәзит-журналларда. Яздырып түгел, китапханәдән алып укыйм мин аларны. Яңа чыккан китапларны да, булдыра алганча, укып барырга тырышам.

Ринат Гасыймов:

- Безнең мәктәптә Амур Фәләх, Мансур Сафин, Фәнис Нуретдинов белән очрашу булган иде. Язучылар үз китапларын безнең китапханәгә бүләк итеп калдырды. Өчесе өч төрле яза: берсе - проза әсәрләре, берсе - мәзәкләр, берсе - шигырьләр. Шигырьләрне кабул итә алмыйм. Мәктәп программасы буенча берәр шигырьне ятларга кушсалар да, газапланып бетә идем. Ә хикәяләр, мәзәкләрне укырга яратам. Калын романнарга ис китми.

Сиринә Харрасова:

- Яшереп тормыйм, мин китап укымыйм, шулай да яңа басылган һәр татар китабын да диярлек кулга тотып караганым бар. Мин аларны 70 яшьлек әниемә алып кайтып бирәм, ул ярата инде татар китапларын. Ә мин кирәген тапмыйм. Әнигә дә әйтәм: "Нәрсә бирә соң ул китап сиңа? Утырма инде күзеңне бетереп", - дим...

Марат Каюмов:

- Китап бит ул кешенең сүз байлыгын арттыра, уйларга, үз фикереңне дөрес итеп ачып салырга өйрәтә. Урысча китапларны да, татарчаларын да укырга тырышам. Эшем халык белән бәйле, еш кына зур залларда чыгышлар ясарга туры килә. Укыган китаплардагы цитаталарны да кыстырып җибәрсәң, чыгышың бермә-бер кызыклырак килеп чыга икән. Докладлар әзерләгәндә бигрәк тә Александр Блок, Осип Мандельштам, Зиннур Мансуров, Айрат Суфиянов, Газинур Морат, Равил Фәйзуллинның шигырьләрен кулланам.

Таһир Сабиров:

- Китап укырга яратам, тик татарча түгел. Пауло Коэльо, Харпер Ли, Рю Мураками әсәрләрен кат-кат укыйм. Шәхси китапханәмдә күбрәк чит ил авторлары әсәрләре. Татарда Мөхәммәт Мәһдиев һәм Әмирхан Еникигә тиңләшерлек язучылар бардыр, дип уйламыйм.

Әйе, фикерләр төрле. Шулай булмый мөмкин дә түгел, һәр кеше - үзенчәлекле шәхес, аның үз кыйбласы, үз күзаллавы...

Мин - оптимист. "Китап укучылар бетте" дигән сүз белән һич килешмим. Элек классик әсәрләрне уку, китапханәләрдә утыру уңай күренеш исәпләнгән булса, бүген яшьләр үз күңеленә хуш килгән әдәбиятне һәм аның белән танышу ысулын үзе сайлый. Бары шул гына. Нәфис әдәбият укып кына калмыйча, мәгълүмат агентлыклары сайтындагы дөнья яңалыклары белән танышып бара, үзенә кызыклы тоелган һәм файдалы дип исәпләгән китапларны да шуннан ала. Әйтәсе килгәнем шул: китапханәләрнең әкренләп сүнә баруы бүгенге яшьләрнең китап укымавыннан түгел. Нишләмәк кирәк, заманадан артта калып булмый бит инде, - шул ук китапханәдә берничә кампитр куегыз, Wi-Fi көйләгез. Күрерсез: яшьләр сезнең китапханәгә чиратка тезеләчәк. Классика һәрвакыт модада булачак. Тик хәзер аларның инде басма нөсхәсе түгел, ә аудио һәм электрон вариантлары таләп ителә. "Әдәби кафе"лар оештырырга кирәк. Иманым камил, андый урыннарга яшьләр теләп йөриячәк (кайбер шәһәрләрдә бик яхшы эшләп килә алар: җыелалар, чәй өстәле янында ярыша-ярыша шигырьләр, хикәяләр укыйлар, нинди дә булса бер китап турында фикерләшәләр).

"Традицион" китапның төп көндәшләре - Интернет һәм телевидение. Еллар буе дәвам иткән сериаллар, ниндидер "реалити-шоу"лар, кампитр уеннары, социаль челтәрләрнең кешенең уйлау-фикерләү дәрәҗәсен шактый түбәнәйтүе, баш миен теләсә нинди кирәкмәгән мәгълүмат белән шыплап тутыруы шик тудырмый. Телевизор экраннарыннан көн саен күрсәтелеп торган көчләү-үтерү, алдау күренешләре кешене шәхес буларак үстерми. Интернет белән хәл башкачарак. Анда үзең теләгән программаны, үзең теләгән китапны сайлап алып укый яки тыңлый аласың. Шунда ук, форумга кереп, күңелеңә хуш килгән китап турында фикерләшеп алырга, башкалар бәяләмәсе белән танышырга була. Аудио-китап турында әйтеп тә торасы юк, бик уңайлы.

Кәгазь китапмы ул, аудио яки электрон басмамы - безгә аларның аермасын эзләп маташырга кирәкми, дип исәплим. Иң мөһиме, халык, яшь буын укый. Автобуста, трамвайда, поездда, паркта, мәктәптә, өйдә... Кем нинди китап укый? Менә нәрсәгә игътибар итәргә кирәктер!

Киләчәгебез бүгенге яшьләрдән тора, дигән гыйбарәне күздә тотып, беренче чиратта, алар турында әйтеп үтик. Кызганыч ки, яшьләр без укып үскән классикадан бик ерак тора. Алар аның белән шул әсәрләргә нигезләнеп төшерелгән фильмнар аша гына таныш, яки, мәктәп-вуз программасы таләп иткәнгә күрә, Интернеттан кыскартылган вариантын укып чыга. Инде үзе теләп укый торган китапларга килгәндә, егетләр "вампир сагалары", фантастика һәм фэнтези, "Гарри Поттер"ларга өстенлек бирә. Кызлар, гадәттәгечә, мәхәббәт романнары белән мавыга. Бер тәнкыйтьче андый "роман"нарны "китап фаст-фуды" дип бәяләгән иде...

Яшьләрдә классик әдәбияткә, басма китапларга игътибар бетеп баруында, мөгаен, мәктәп тә гаепледер. Күптән гадәтләнгәнчә, "язучының тәрҗемәи хәле - әсәрнең эчтәлеген сөйләү - төп герой образы - әсәрнең әхлакый әһәмияте"ннән гыйбарәт схема буенча укыту бүген хәтта укырга яратучы балаларны да китаптан биздерә. Шуңа өстәп, берничә дистә калын-калын басманы үз эченә алган һәм мәҗбүри укылырга тиешле китаплар исемлеген дә онытмыйк. Әдәби әсәрләрне элек-электән килгән стандартлар буенча укытырга тырышу, мәҗбүриләү, укытучының фикерен алгы планга кую кебек гамәлләр үсеп килүче буында китапка тискәре караш тудыра.

Әти-әниләрдә дә гаеп юк түгел. Узган гасырның 90 нчы еллары - бүгенге яшь буынның туган чоры - илебез тарихы өчен бик катлаулы этап иде. Әти-әниләр, башлыча, балаларына рухи тәрбия бирү кирәклеген онытты, гаиләсен ни рәвешле туендыру-киендерү проблемасын беренче урынга куярга мәҗбүр булды (Күрәсең, һаман да шушы мәшәкатьтән аерыла алмый).

Нәтиҗә ясап әйткәндә, кыштырдап торган кәгазь китаплар яшьләр кулында, әкренләп, гайре табигый күренешкә әверелеп бара. Без күнеккән китапларны заманча гаджетлардагы заманча электрон китапханәләр, аудиобасмалар алмаштыра. Начармы бу, юкмы - монысын инде киләчәк күрсәтер.

P.S. Күптән түгел бер хикәя укыган идем. Бер подъездга үсмерләр төркеме ияләшә. Шаулыйлар, тәмәке тарталар, сыра эчәләр, тәрәзә төбендәге чәчәкләрне өзгәлиләр. Берникадәр вакыт шулай дәвам иткәннән соң, өлкән яшьтәге бер әби чыга да яшьләргә чәй һәм су тәкъдим итә. Үсмерләр көлешә-көлешә тәрәзә төбендәге гөлләрне тагын йолыккалап, чыгып китә. Икенче көнне әби яңа гөлләр чыгарып куя. Шунда ук бер китап калдырып кереп китә. Яшьләр килеп, гадәттәгечә, шаулаша башлагач, чәй белән тәмле исләр бөркелеп торган күмәчләр алып чыгып, янә аларга тәкъдим итә. Тегеләр әбинең күмәчләре белән сыйлана да, китапны да үзләре белән алып, подъезддан чыгып китә. Гөлләргә тимиләр. Икенче көнне әби гөлләр янына пластик шешә белән су һәм тагын бер китап куеп калдыра. Үсмерләр килә дә бер-берсенә су сибешеп уйный башлый. Әбекәй аларны тагын күмәч һәм чәй белән сыйлый да, янә шешәгә су тутырып алып чыга. Гөлләргә су сибүләрен сорый. Тегеләр сибә. Көн саен коридорда купкан шау-шу, ниһаять, анда яшәүчеләрнең түземлеген бетерә. Милиция чакырталар. Ә әби: "Алар минем янга, китап алырга килә бит", - дип, хокук сакчылары каршында югалып калган үсмерләргә китап өләшә. Тиздән подъездда китап тулы шкаф пәйда була. Яшьләр көн саен шунда җыела, китап укый, үзләре дә алып килә, укыган китаплары турында фикерләшеп утыра. Ә әби бакыйлыкка күчкәч, ул яшәгән йорт янәшәсендә теләге булган һәркем тәмле пәрәмәч һәм чәй белән сыйлана-сыйлана китап укый ала торган кафе ачыла...

Менә шундый хәлләр. Йә, ни диярсез, тормышка ашмастай түгел бит?..

Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев