Җәлил хәзрәт Фазлыев: Нигезең тыныч булсын!
Бар кешегә дә ярарга тырышкан кеше – берәүгә дә ярамый.
Әлхәмдүлилләәһ, бүген күп төзибез. Халкыбыз – тырыш. Төрле җайсызлык, авырлыкларга карамастан, авылларда, шәһәрләрдә яңадан-яңа йортлар калка. Зәйнулла ишан: «Акчаң булса, үзең теләгәнчә йорт салып була, әмма йорт эченә тынычлык сатып алып булмый», – дигән. Әйе, өй – ул тыныч, матур итеп яшәүне тәэмин итә торган урын, кечкенә генә күркәм бер дәүләт булырга тиеш. Ир кешегә өй салу, агач утырту һәм балалар тәрбияләп үстерү лязем. Өйләнү – өйле булу, дигән сүздән алынган. Өйләнәсең икән – өй салырлык, өйне алып барырлык сәләтең дә, гадәтең дә булу кирәк. Өй салуның максаты – үзеңнең җәмгыятьтәге урыныңны, байлыгыңны күрсәтү өчен түгел, тәртипле, тәрбияле балалар үстерү өчен булса, хәерле. Болын кадәр өйдә ике кеше яшәп ята икән – ул инде нинди генә затлы, зиннәтле йорт булмасын – зур кабер кебек, өебез зур кабергә әйләнмәсен дисәк, төзи башлаганда ук, Аллаһка тәвәккәл кылып, «бисмилләәһ» дигән изге дога белән башларга, хәләл акча белән төзергә кирәк. Хәрам белән төзелгән йортта тынычлык та, бәрәкәт тә юк, аның киләчәге дә булмый. Төзеп бетергәч, Аллаһка шөкер кылып, дога белән, хәләл ризыклар белән, Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәү кирәк. Әгәр тәртипсез, бозык тормыш барса, ул нигездән фәрештәләр кача, тынычлык китә, ахырдан ул нигез бетә. Халыкта да бит «догалы нигез», «тынгысыз нигез» дигән сүзләр бар.
Бүген «тел бетә, дин бетә», дип зарланабыз. Бер-беребездән ярыша-ярыша салган өйләребездә, зур чыгымнар тотып туйлар ясап корган гаиләләребездә, ягъни үз өебездә, үз гаиләбездә татар телен дәүләт теле итәргә нәрсә комачаулый, кем комачаулый? Мәчетләр бар. Дини белем алырга, балаларны укытырга бөтен мөмкинлекләр бар, элек кенә бу турыда хыяллана да алмый идек. Шөкер итеп, хәрәкәтләнәсе урынга, без зарланабыз, гаеплибез. Татар телен кайгыртучыларның балалары – татар телен белми, динне кайгыртучылар, ничек итеп дин тотарга өйрәтүчеләр – динсез (динсезләргә ярый-ошый торган итеп ничек динне алып барып булсын), авылны кайгыртучыларның балалары – шәһәрдә, ә илне кайгыртучыларның балалары – чит илдә. Алай итеп телне дә, динне дә, илне дә, милләтне дә саклап булмый. Мәгарифтә берсеннән-берсе уңышлы «реформа» ясаучыларның балалары, нишләптер, әлеге реформаланган мәктәп-институтларда түгел, чит илдә белем ала.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Һәркайсыгыз көтүче һәм һәркем үз көтүе өчен җавап бирә», – диде. Көтүче көтүен явыз җәнлекләрдән һәм таралып китүдән саклый. Гаиләбез, илебез тарала икән, төрле бозыклыклар үтеп керә икән – без нинди көтүче: Кыямәт көнендә нәрсә дип җавап бирербез? Без бүген көтүебезне түгел, күбрәк нәфесебезне кайгыртып яшибез, алай итеп гаиләне дә, җәмгыятьне дә саклап булмый.
Бер шайтан эшсез, аягын селкетеп утыра икән. Берәү аннан: «Син нишләп эшсез утырасың?» – дип сораган. Шайтан: «Нәфесләрен генә кайгыртып йөргән бәндәләр безнең бөтен эшне алып бетерделәр, без эшсез калдык», – дигән. «Сезнең нәфесегез җитмеш шайтаннан яманрак», дигән хәдис тә бар.
Ир кешенең эше матур, зиннәтле өй салу белән генә бетми, ул шул өй әһелен – гаиләсен җәһәннәм утыннан саклаучы булырга тиеш.
Моның өчен, беренче чиратта, әлбәттә, динне саклау кирәк. Динне өйрәтү һәм алып бару өчен мәчет-мәдрәсәләр кирәк. Үзләре кечкенә йортларда яшәсәләр дә, бабайларыбыз зур-зур мәчет, мәдрәсәләр төзегән һәм тоткан. Бүген кайбер җирләрдә зур-зур зиннәтле өйләр арасында мескен генә мәчет утыра яисә зур итеп, матур итеп төзелгән мәчетнең ягарына юк, яисә имам тотарлык хәле юк. Картаеп кына иманга килгән бер карт кулына мәчет тапшырылган. Авылда мәчет кебек йөздән артык йорт бар, һәркайсының ягарына акчасы бар, йөз йорт бергә бер мәчетне тота алмый. Моның өчен күп кирәкме? Юк бит. Шул йөз йорт бер генә шешә аракыны кимрәк эчсә дә, 20 мең акча була. Мәчет тотуга караганда, чәркә тотуны артык күргән халык динне саклый алмый. Дин бетсә – халык бетә. Аллаһ Раббыбыз динсез халыкны җир йөзендә тотмый, икенче халык белән алыштыра. Бүген туучыга караганда үлүче күбрәк икән – Аллаһ урынына шешәгә табыну безне шул хәлгә китереп җиткергән. Әле соң түгел, тәүбәгә килик.
Милләтебезнең хәле мактанырлык түгел. «Фәлән җирдә дә татар яши», – дип горурланырга яратабыз. Мөгаен, «Фәлән җирдә фәлән татар әбие, татар бабае яши», – дияргә кирәктер. М.Шолоховның «Күтәрелгән чирәм» романында Щукар карт: «Яшәсен әбиләр!» – ди. «Ник болай әйтәсең?» – дигәч, «Алар бәби тапмый», – дип җавап бирә.
Бүген телевидениедә татарлар турында хәйран матур тапшырулар бар, төрле төбәкләрдә яшәүче татарларны күрсәтәләр. Кызганыч, күбесе җырчы-биюче әбиләр, гармунчы бабайлар, мәчеттә утыручы 3-4 картны күрсәтүгә кайтып кала. Алар нинди генә матур экзотика булмасын, аларны нинди генә конфет кәгазенә төреп күрсәтмик, алар инде бәби таба алмый. Ә менә алар урынына кем кала? Оныклары нинди телдә сөйләшә, нинди телдә уйлый, кемгә хезмәт итә? Менә фаҗига кайда. Безнең буын үлеп беткәч, безнең урынга нинди буын килер? Татарча яшәүне нигез итеп алган яшь гаиләләрне күбрәк күрсәтәсе иде. Бәлки, үрнәк яшь гаилә, дип конкурслар да уздырырга кирәктер.
Динне саклау өчен гыйлем кирәк. Пычрак савытка әллә нинди, чит илдән килгән кыйммәтле, затлы ризыклар, тәмләткечләр салсаң да, ләззәтле, тәмле ризык әзерләп булмый. Бүген әдәпсез, әзерлексез кешеләрнең хакыйкый остаздан башка Коръән тәфсирләрен, хәдис китапларын укып, алардан ашыгып нәтиҗә ясаулары – агулы казанда аш әзерләү кебек, үзләренә генә түгел, башкаларга да зыян китерә. Шәкертенең күңеле тәртиптә икәнен белә икән, хакыйкый остаз аңа гыйлем бирергә тиеш. Күп су сипсәң, гөл дә корый, күп ашасан, ризыкның да файдага караганда, зыяны күбрәк. Үзләштерелгән гыйлем – үзеңә, гаилә-җәмгыятькә файда китерерлек булырга тиеш.
Намаз укырга өйрәндең икән, биш вакыт намазыңны вакытында укырга тырыш, тәхәҗҗүдкә тор, намазыңны мәчеттә җәмәгать белән укы, балаларың, якыннарың, дусларың да укысын – вәгазьләр, өйрәт. Хәләл кәсеп белән тормышыңны алып бар, гаиләңне тәрбиялә, матур яшә. «Мөселманнар ничек матур яши!» – дип сокланырлык булсын. Вакытың булган саен – гыйлем ал. Шиһабеддин Мәрҗани хәзрәтләре: «Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Алар милли тел, милли кием, милли гореф-гадәт», – диде. Без, татарлар, милли азчылыкны тәшкил иткән милләт буларак, Россия дәүләтендә яшибез. Бездә телне һәм гореф-гадәтне саклау да, үзебезнең киемнәребезне кию дә динне саклау булып тора, шулай булмаганда, без милләтебезне югалтабыз һәм икенче милләткә әйләнәбез.
«Кайсы кавемгә ошасаң, шул кавем белән кубарылырсың», дигән хәдистән куркып, безнең бабайларыбыз сакалны да үзләренчә йөрткән, әбиләребез яулыкны җәеп яки почмаклап бәйләгәннәр, төенне дә үзләренчә төйнәгәннәр, тастымалны да үзләренчә таслап төргәннәр (дүрткә бөкләсәң, тәре сурәте килеп чыга), төймәне үзләренчә параллель итеп (аркылы итеп түгел) такканнар.
Без үзебезнең нәсел шәҗәрәсен, аның казанышларын, күренекле шәхесләрен белергә, балаларыбызны да үз нәселе белән горурланырлык итеп өйрәтергә тиеш. Нәселең белән горурланыр өчен тарихны, милләтеңнең үткәненен, милли каһарманнарны белергә кирәк.
Милли һәм дини азчылыкны тәшкил итеп, инде берничә гасыр яшибез, бер гасырга якын динсез дә яшәп карадык, кызларыбызны уңга-сулга сибәбез. Бүген кызларыбызны төрле милләтләргә таратырлык хәлебез калмады, әмма ул дәвам итә әле.
Әлбәттә, кайсы гына халыкны, бигрәк тә урысны, казахны, үзбәкне актарсаң, аңардан татар генын, татар токымын табып буладыр. Әмма иңде алар – без түгел, безнең милләткә хезмәт итүче, безнең милләтне кайгыртучы да, милләтнең санын арттыручы да түгел. «Аларның канында безнең кан бар», дип сөенеп утыру – кәгазь акча яндырып, кулны җылытып утыру кебек. Милли хәзинәбез булган, милләт аналары буласы кызларыбызның юкка чыгуы, башка кавемне тәрбияләве – бүген иң зур фаҗигабыз. Дөрес нәтиҗә ясыйк, алга таба бу фаҗиганы туктатыйк. Үзебезчә фикерлик, үзебезчә сөйләшик, үзебезчә сөйләшә торган балалар үстереп калдырыйк. Шулай булса гына, киләчәгебез өметле булыр. Дуслык та, толерантлык та кирәк, әмма ул үз милләтеңне, үз мәнфәгатеңне юкка чыгару хисабына булырга тиеш түгел. Бар кешегә дә ярарга тырышкан кеше – берәүгә дә ярамый.
Аллаһның рәхмәте белән корган нигезләребездә, яшәгән җирләребездә үзебезчә яшик, үзебезчә уйлыйк, үз ана телебездә, туган телебездә сөйләшик. Үз милләте, үз халкы белән горурлана һәм аңа хезмәт итә торган, татарча сөйләшә торган балалар тәрбияләп калдырыйк, изге эшләребездә, ниятләребездә Аллаһ ярдәмче булсын. Телләребезгә, күңелләребезгә сабырлыклар биреп, калган гомерләребезне Аллаһ риза булырлык итеп үткәрергә насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев