Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Җәлил хәзрәт Фазлыев: Авыл мәхәлләләренең бүгенге хәле

Авыл мәчетләренең күбесенең бүгенге хәле аеруча аяныч, бигрәк тә – кечкенә авылларда.

Әлхәмдүлилләәәһ, соңгы елларда дин тоту өчен күп мөмкинлекләр ачылды. Байтак еллар дингә каршы алып барылган тискәре сәясәт кимеде. Күп авылларда мәчетләр төзелде. Татарстан да, Русия дә дин турында законнар кабул итте. Русиянең дә, Татарстанның да Конституцияләрендә һәркемгә дин тоту хокукы бирелгән. Әмма эшлисе эшләр, хәл ителәсе проблемалар да җитәрлек.

Минем белән килешмәгән кешеләр гафу итсеннәр, ләкин: «Һәркемнең дин тотарга хокукы бар», дигән сүз бүген фәкать кәгазьдә генә. Чөнки ул матди яктан тәэмин ителмәгән. Берничә мисал. Менә минем белем алырга хокукым бар, мәктәпләр төзелгән, укытучылар куелган, табиблар шулай ук хезмәт хакы белән тәэмин ителгән. Ял итәргә хокук бирелгән, клублар бар. Айга бер тапкыр ачылмаганнарының да хезмәт хакы алучы хезмәткәрләре бар. Мин дин тотарга да хокук­лы. Әмма намаз укыйм дисәм, эш урыннарында, мәктәпләрдә, хастаханәләрдә андый урын юк. Кайбер авылларда йә мәчет юк, анысы булса – ягарына мөмкинлеге юк, йә имамы юк, имам булса, аңа түләргә акча юк. Чөнки бу чыгымнарга түләү бер җирдә дә каралмаган. Бүген без: дөньяви дәүләт, йә булмаса, дин дәүләттән аерылган дип сөйләшсәк тә, атеизм дәүләт идеологиясе булудан туктады бит. Шулай булгач, дини оешмалар, аларда эшләүчеләр җәмгыятьнең икенче сортлы, финансланмый торган төркеме булудан туктарга вакыт җиткәндер. Дингә каршы көрәшүдән туктаганбыз икән, һәркемнең дин тотарга хокукы бар икән, нишләп соң дин тотучыларга хезмәт күрсәтүчеләрнең ашарга, балаларын ашатырга хокукы юк? Без төрле оешмалардан, төрле җитәкчеләрдән, төрле илләрдән теләнеп, соранып, ялынып көн күрүдән кайчан туктарбыз. Рәхмәт, үтенеч белән баргач, җитәкчеләребезнең күбесе борып чыгармый, хәлләреннән килгәнчә ярдәм итеп торалар. Авыл җирендә аның совхоз-колхоздан башка оешмасы да юк. Барыбер нинди дә булса юллар табып, ярдәм бирелә, дәүләт акчасы тотыла. Нишләп соң аны законлы рәвештә, билгеле бер тәртипкә салып эшләмәскә? Соранып йөреп алырга калгач, оятсызрак кеше гел шул юлда йөри. Аңа карап намуслы дин әһелләренә дә күләгә төшә. Ә тыйнагы гел мескен булып яши. Ни өчен дөньяви гыйлем бирүче укытучыларның хезмәт хакы алырга хаклары бар, ә дини гыйлем бирүченең нигә моңа хакы юк? Югыйсә, бүген дини гыйлем бирүче уку йортлары да дәүләт лицензиясе нигезендә эшли, 50 процент дөньяви фәннәр укытыла. Бүтәнен әйтмим дә, төрмәдә утыручыларга да акча каралган, дин әһелләренә бюджетта акча карау өчен аларның җинаятьчеләрнеке кадәр генә булса да хаклары булмаска тиешме?

Бүген илебездә эчүчелек, наркомания, фахишәлек, җинаятьчелек, шуның белән бәйле төрле яман авырулар көннән-көн киңрәк тарала. Аларга каршы нинди генә чаралар, марафоннар, концертлар, кичәләр, акцияләр оештырылмый, ә нәтиҗәсе бармы соң? Кайсы күрсәткечне киметүгә ирешелде? Инде дингә каршы көрәшмибез икән, җәмгыятьтә дингә законлы урын бирелгән икән, күп чыгымнар тотып гыйбадәтханәләр төзелгән икән, нишләп әле җәмгыя­тебез тоткан ул чыгымнар халык­ка файда китермәскә, халыкка хезмәт итмәскә тиеш?

Бер акыл иясе: «Халык эш белән тәэмин ителсә һәм гыйбадәтханәләр гыйбадәт кылучылар белән тулып торса гына җәмгыятьтә тәртип була!» – дип әйткән. Бүген бездә эшләүчеләр дә елдан-ел кими, эшсезлек арта, намаз укучы да юк, шулай булгач, тиз генә тәртип тә буласы юк. Бөтен халык полиция кешесе булып бетсә генә инде. Бүген бит полиция хезмәткәренә дә, табибларга да әледән-әле эш артып тора.

Кайвакыт сорау бирәләр: «Мәчетләр дә төзелә инде, нишләп эчүчелек бетми, үз-үзенә кул салучылар кимеми?» – дип. Берәр авылга мәктәп салып кына бар кеше дә урта белемле булмый бит. Урта белемле булу өчен ул мәктәпнең даими эшләп торуы кирәк. Белем алырга теләүченең урта белем алып, имтихан бирүе кирәк. Шулай булгач, мәчет эшләсен, халык анда йөрсен өчен шартлар тудырылмаса, ничек итеп рухи тәрбия бирүгә өмет итеп булсын? Мәчет төзеп кенә бар кеше дә гүзәл холыклы була, дип уйлау – Казанда консерватория булгач, бар кеше дә композитор була, дип хыяллану кебегрәк.

Мәчет – бина гына ул. Төзелгән мәчетләр үз вазифаларын үтәсен өчен, без нишлибез соң? Бюджетта, йә булмаса, берәр оешманың финанс планында ул мәчетләрне җылыту, җыештыру, яктырту өчен күпме чыгым каралган? Мәчетнең имамы, мәзине, мөгаллиме өчен күпме хезмәт хакы түләү күздә тотылган? Без тантаналы итеп, зурдан кубып мәчетне ачабыз да, аннан аны онытабыз. Чынлыкта ул бит көнгә кимендә биш мәртәбә ачылырга тиеш. Кемдер бу эшне башкара. Ничек аның хезмәтен бәяләмәскә кирәк? Мәчет чыгымнарына бүгенге караш булганда, аларның күбесе «Бюро похоронных услуг» булудан ары китә алмый.

Нинди генә булуына карамастан, диннең рухи, әхлакый тәрбия бирүдәге мөмкинлеге бәхәссез. Аның бу өлкәдәге тәҗрибәсе меңәр еллар белән исәп­ләнә. Меңәр ел халыкка хезмәт иткән тагын нинди тәгълимат бар? Бүген компьютер заманында да динне алыштырыр тәгълимат уйлап таба алганнары юк. һәм таба да алмаячаклар. Бу турыда Аллаһ Раббыбыз Коръәндә ачык әйткән. Дөньяга Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.)нән соң пәйгамбәр килмәгән. Ислам диненнән соң башка дин дә килмәячәк. Кыямәткә кадәр Коръән канун булудан, яшәүдән туктамая­чак. Шулай булгач, ниндидер яңа тәрбия ысуллары эзләп баш вату  – ул акылсызлык һәм имансызлык галәмәте.

Академик Дмитрий Лихачев: «Ни бытие определяет сознание, а сознание определяет бытие. Нравственность на общество влияет больше, чем какие-либо законы, или Конституция», – дип язды. Онытмыйк бу сүзләрне, төгәл фәннәр белән шөгыльләнгән, дөньякүләм танылган галим әйтә. Шулай: динне аңлау өчен гыйлем кирәк, «Аллаһ юк», дип кычкырып йөрү өчен наданлык та җитә. Кызганыч, әнә шулай кычкырып йөргәннәрнең бүген ачы җимешләрен татыйбыз. Шуңа карамастан, әле үзгәрергә дә ашыкмыйбыз, пычракка ияләнгән дуңгыз кебек яшәвебезне дәвам итәбез.

Бүген мәктәпләрдә төгәл фәннәр генә укытып, спортка, музыкага гына игътибар биреп, дини-әхлакый тәрбия бирмәү, шулай ук дөрес түгел. Рухи тәрбиядән башка гүзәл шәхес тәрбияләп булмый. Бу турыда бөек урыс язучысы А.Чехов бик матур итеп әйткән: «Если подлеца приобщить к науке, то получится гениальный подлец». Бүген без укыту системасына дини әхлакый тәрбия бирүне кертә алмасак, «гениальный подлецлар» тәрбияләүдән әллә ни ары китә алмабыздыр. 

Бүген җәмгыятебезне рухи яктан савыктырырга уйлыйбыз икән, дингә йөз белән борылыр­га кирәк. Дин әһелләренең дә җәмгыятьтә лаеклы урыннарын булдыру зарур. Аларның башкалар белән бертигез шартларда яшәргә, эшләргә хокуклары булырга тиеш. Әзерлекле, белемле дин әһелләренең мәктәпләрдә дә рухи белем бирүче буларак үз урынын, сәгатен булдыру зарур. Дәүләт лицензиясе булган мәдрәсә тәмамлаучы егет-кызларыбызның мәктәпләрдә укытырга хаклары, мәчеткә кайтып эшләргә шартлары юк икән, бу хәл дәүләтнең әлеге өлкәдә төпле сәясәте булмавын күрсәтә. Шулай булгач, кайбер яшьләребезнең тиешсез агымнарга керүенә кем гаепле соң? Укырга закон тарафыннан рөхсәт ителгән икән, аның эшләргә дә хокукы һәм мөмкинлекләре булырга тиеш.

Бүген без үзебезгә хас булмаган дини агымнар, секталар, аларның тискәре йогынтысы турында күп сөйләшәбез. Аларның йогынтысыннан котылу юлларын эзлибез. Хөкүмәт дини оешмаларны финанслауны үз өстенә алса, бу мәсьәләне хәл итү дә җиңел булыр иде. «Кем чанасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың» дигән сүз бар бит.

Авыл мәчетләренең күбесенең бүгенге хәле аеруча аяныч, бигрәк тә – кечкенә авылларда. Сәдака акчасына гына мәчетне тотып булмый. Җир налоглары да барлыкка килде. Югыйсә, мәчетләрнең күбесе буш торган урыннарда салынды. Ярдәм сорарга колхоз-совхозларның үзләренең дә икътисади хәлләре авыр. Авыл җирендә бүтән ярдәм итәрлек оешмалар юк. Кайберәүләр гошер белән бүген мәчетләрнең икътисадын хәл итмәкче була. Бу да дөрес түгел. Беренчедән, гошер, зәкят – ятимнәр, мескеннәр өлеше. Икенчедән, элек бөтен җир шәхси хуҗалыкларда булып, бар җирдән гошер бирелгән булса, хәзерге көндә шәхси файдалануда җирләр бик аз.

Колхоз-совхозлар тулай җыемның 10 процентын гошер итеп бирсәләр, ул вакытта кыен хәлдән чыгып булыр иде. Әмма алар шәригать кануны белән түгел, ә хөкүмәт законы белән яши. Бүген күп колхозлар пайчылар җәмгыяте булып санала. Бәлки, иманнары ныгыгач, пайчылар бу мәсьәләне хәл итәр. Әмма мәчет-мәдрәсәләребезнең яшәвен бүгенге көндә тәэмин итәргә кирәк. Аллаһ Тәгалә җитәкчеләребезнең күңеленә тәүфикъ-һидаят биреп, бу мәсьәләләрне дөрес хәл итүләрен насыйп итсә иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев