Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Айгөл Ганиева: Милли затлылык – анадан

Безнең бүгенге уңган-булган, заман белән бергә атлап баручы татар анасы берничә дистә елдан нәсел дәвамчыларының нинди милләт вәкиле булачагын күз алдына китерәме?

Галимнәрнең этносоциологик тикшеренүләренә караганда, татарлар – бүген гаилә ихтыяҗларын беренче планга куеп, матди җитешлектә яшәргә омтылучы халык. Ниндидер мисаллар китереп торасы юк, татар йортлары әллә кайдан балкып тора. Монда, әлбәттә, ирләр белән иңгә-иң куеп, кайвакыт аннан арттырып, алны-ялны белми дөнья куган заман хатын-кызының роле зур. Хөкүмәт эшендә дә эшләп, йортын-хуҗалыгын да ялт итеп алып бара ул. Табыны һәрвакыт мул, өе тәртиптә, үзе пөхтә. Гаиләдә бала тәрбияләүдә татар хатыны дилбегәне бүген үз кулында тота – аналык вазыйфасын беренчел бурычы саный. Баласының сәламәтлеген кайгырта, аның тәрбияле, акыллы, дәрәҗәле кеше булып үсүе өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли. Өч яки аннан артыграк бала табучылар да татарларда күбрәк. Дин саклый, күрәсең, хәмергә бирелүчеләр бездә аз, тормышны башкалардан калышмыйм, дип алып бару аңа тормышта этәргеч бирә. Дус, туган, күрше белән яхшы мөнәсәбәтләрен саклап, матур итеп яшәп яткан көне. Болар барысы да куанычлы күренешләр. Әмма социологик тикшерүләр татарларның, руслар белән чагыштырганда, бүгенге көндә рухи якны кайгыртмауларын күрсәтә. Бу бераз сәер тоела, чөнки карап торышка татар халкы аң-белемгә омтыла, милли үзенчәлеген – йолаларын, гореф-гадәтләрен сакларга тырышып яши кебек. Монда хикмәт татарның үз киләчәген уйлый белмәвендә, күрәсең. Безнең бүгенге уңган-булган, заман белән бергә атлап баручы татар анасы берничә дистә елдан нәсел дәвамчыларының нинди милләт вәкиле булачагын күз алдына китерәме? 

Шәһәрдә дә, авылда да бүгенге көндә иң зур проблемаларның берсе – балаларның русча сөйләшеп үсүе. Дөньяны актив танып белү һәм сөйләме формалашу чорында кулларында телефон, гаджетлар булу, туктаусыз русча уеннар, мультфильмнар карау һәм ата-аналарның моңа игътибарсызлыгы соңгы елларда яшь буынның фикерләү телләре рус телендә калыплаша баруына китерә. Кайберәүләр баласын татарча аңлый, сөйләшми генә, ди. Әни кешеләргә әйтәсе килә: баланың татарча аңлавы гына татар булып үсүен тәэмин итми. Үсеп, гаилә коргач, бу баланың баласы инде аңламаячак та бит, чөнки сөйләшүче булмаячак. Шулай итеп, без үз нәселебезне, дәвамчыларыбызны карап торып, милләте кем дип тә әйтеп булмаслык бәндәләргә әверелдерәбез. 

Хәзер кайбер галимнәр милли үзбилгеләнүдә тел факторы мөһим, әмма бердәнбер түгел, дип саный. Алар фикеренчә, телдән башка тагын алты компонент бар: торган җир берлеге, туганлык берлеге, буынара бәйләнеш, уртак тарихи язмыш, уртак мәдәният һәм гореф-гадәтләр, уртак милли аң. Ягъни, әлеге факторлардан чыгып, кеше үзен нинди милләт вәкиле итеп тойса, үзен шулай атый ала. Әмма әлеге шомабашлар милләтнең үз теле булмаса, әлеге факторларның бернинди әһәмияте дә калмаячагын аңлый микән? Бу аерым шәхеснең үз милләтен билгеләгәндә генә эшли, анда да йөз кешегә бер булганда. Гомуммилләткә килгәндә, тел – бердәнбер күрсәткеч. Телдән башка әдәбият та, мәдәният тә, гореф-гадәтләр дә, милли аң да була алмый. Башка телдә яңгыраганда, алар башка мәгънә ала. Тел – гади сүзләр җыелмасы гына түгел, ул гасырлар дәвамында халыкның дөньяны кабул итүе белән бәйле формалашкан аң гәүдәләнеше. Шуңа күп очракта тел белән милләт арасына тигезлек куела. Тел яшәсә – милләт яши.

Күптән түгел бер танышым татар теле дәреслеге катлаулы, дип улын рус төркеменә күчерүен әйтте. Сүз яңа дәреслекләр турында бара. Моны ничек аңларга? Бәлки, безгә дәреслекләрне түгел, үзебезнең башыбыздагы фикерләрне башка якка борырга вакыттыр? Бу үзеңне, телеңне, халкыңны яратмаудан түгелме? «Менә инглиз теле дәреслекләре укырга кызык­лы, безнеке андый түгел», – ди. Әйе, инглиз дәрес­лекләрен безгә үрнәк итеп файдалану кирәктер анысы, әмма без алар дәрәҗәсендә эшләп җиткермәскә дә мөмкин бит, дим. Чөнки кайбер әйберләр финанс белән дә бәйле. Әти-­әнине матур, йә бай булганы өчен түгел, ә үзебезнеке булганы өчен яратабыз. Дәреслеккә, татар теле дәресенә, укытучыга мөнәсәбәт – безнең туган телебезгә булган мөнәсәбәтне күрсәтә. Кавказ халыкларына әйтеп кара теленә-милләтенә бер кыек сүз – исән калдырганына рәхмәт әйтәчәксең. Бу – каннан килә, үзеңнеке дигәнне яратудан. Мисал өчен, хәзерге укучылар «бессоюзное сложносочинённое предложение» дигәнне нормаль кабул итә, «теркәгечсез тезмә кушма җөмлә» дисәң, күзләре акая – әллә нинди катлаулы нәрсә кебек кабул итәләр. Башка телне, фәннәрне өйрәнүгә, хәтта кытай телен укытуга каршы сүз юк, татар телен генә өйрәнәсе килми безнекеләрнең. Әлбәттә, монда әлеге күңелсезлекләрнең тарихи сәбәбе – гасырлар буе халыкта махсус милли кимсенү тәрбияләү турында язарга мөмкин булыр иде. Әмма татар анасының булган мөмкинлекләрдән файдалана белмәве, матди дөньяны кайгыр­тудан ары китә алмавы, дигән хафа да бар бит әле. 

Татар телен укытуга мөнәсәбәтле авыл белән шәһәр арасындагы аермалык хәзер дә яшәп килә. Бу шәһәрләрдә күбрәк рус мохите булу, татар авылларында әлегә милли үзенчәлекләр, тел саклану белән бәйле. Шәһәр татары бүген үз теленә карата коточкыч дәрәҗәдә битараф. Ун проценты телне укыту яки укытмауга үз мөнәсәбәтен белдерсә, калган туксан процентына барыбер. Укытыла икән, ярар, димәк, шулай тиеш. Укытылмый икән – тагын да әйбәтрәк, дәрес хәзерлисе юк, бала башын катырмыйлар. Ә авылда башкачарак. Анда татар мәктәпләре азмы-күпме сакланып килә, ләкин ата-аналарның күбесе балаларының туган телдә белем алуларына сөенәсе урында, татарча укып, тормышта үз урыннарын тапмаслар, уңышка ирешә алмаслар, дип курка. Тик юкка борчылалар. Бердән, хәзер БДИ тапшырасы булгач, рус теле укытуга таләпләр югары куела. Икенчедән, баланы чолгап алган виртуаль дөнья рус телендә. Ул берничек бу телне белми кала алмый. Ә уңыш мәсьәләсендә, бу инде телгә түгел, ә баланың үз шәхси мөмкинлекләренә бәйле. 

Ана – мәктәп – дәүләт – шушы өчлек бәйләнеше даими эшләгәндә генә милләтнең киләчәге булырга мөмкин. Монда иң мөһим рольне ана башкара. Тел ана сөте белән кермәсә, телгә хөрмәтне дә, мәхәббәтне дә ана тәрбияләмәсә, башка беркем тәрбияли алмый. Кешелек барлыкка килгәннән бирле ана үз телен, үз гореф-гадәтләрен баласына күчерә килгән. Бу һәр халыкта, һәр кавемдә шулай. Шуңа да ул ана теле дип атала, ата теле дә, башка тел дип тә түгел. Мәктәп – белем бирүче оешма. Дөрес җәмгыятьтә бала мәктәпкә туган телен белеп килергә, анда әдәби телдә дөрес язарга, сөйләшергә өйрәнергә тиеш, безнең шәһәр мәктәп­ләрендәгечә, чит тел өйрәнгән кебек, сүзләр өйрәнеп утырыр­га түгел. Дәүләт исә ана һәм бала хокукларын якларга, туган телдә белем алуга, үз милләте белән горурланып үсәрлек шартлар тудырырга бурычлы. Бүгенге көндә, күргәнебезчә, үзгәрешне нәкъ менә анадан башларга кирәклеге аңлашыла. 

Һәр ана үз газизен өзелеп ярата. Әмма әлеге ярату хисе адәм баласында гына түгел, киек-җанварлар да баласы хакына җаннарын бирергә әзер. Аллаһ Тәгалә адәм баласына акыл биргән, тәмле ашатып, матур киендереп, яратып-сөеп үстерү генә түгел безнең бурыч.  Тән сәламәтлеге белән бергә рух сәламәтлеге дә ата-ана өстендә. 


Балаларга бәхет телибез. Чын бәхетнең матди җитешлектә, дан-дәрәҗәдә генә түгел, зур бер кавемнең бер вәкиле булып, кавемдәшләрең белән аңлашып, аралашып, үз халкың белән горурланып яшәүдә дә икәнен аңларга кирәк. Күз алдына китерегез: татарча сөйләшмәгән буын килсә, иң беренче әдәбият һәм газета-журналлар юкка чыгачак. 

Аннан радио-телевидение, театр; алга таба җыр һәм тел белән бәйле башка өлкәләр. Шуннан инде «үзем татар, туган телем – урыс» диючеләр китә. Аңламаган әйберне яратып булмый. Тора-бара, телен яратмаган милләтен яратыр, дип әйтеп буламы? Монда хәзерге балалар гына түгел, оныклар, аннан соңгы буыннар турында да сүз бара. Шуны да әйтергә кирәк, рус телен, рус мәдәниятен кабул иткәнгә карап, ул урыс та булып китә алмый бит. Чөнки тамыры татарныкы, ислами карашлары да беркая китмәячәк аның. Шулай итеп, ни татар, ни рус булмаган, үзен нинди милләт вәкиле итеп атарга белмәгән бәхетсез токым барлыкка килә. Ул токым безгә рәнҗемәс дип, кем әйтә? Иң беренче чиратта туган телеңне белмәүнең кимчелекле, хурлыклы гамәл икәнен хәзерге ананың үзенә аңлау кирәк. Тормышта акыл утыртканнан соң, бигрәк тә Россиядән читкә чыгып, дөнья күрүчеләр арасында әниләренә туган телне өйрәтмәүләре өчен рәнҗүчеләр күп. Ә.Баяновның «Тау ягы повесте»ндә (1972) төп герой Тәбрик: «Ә ни өчен ихтирам итәргә, ни өчен табынырга тиеш әле мин аларга? Үзләренең иң кадерле байлыкларын, йөрәк хисләрен түгел, хәтта телләрен, моңнарын да мирас итеп бирә алмаган ата-аналар хакына гыйбадәт кылу мөмкинме? Нәрсә хакына?» – ди. Димәк, балаларыбызның туган телләрен камил белеп үсүе әллә кемнәргә түгел, үзебезгә – хәзерге аналарга – нәсел дәвамчыларының хәерхаклы булулары һәм аларның бәхетле киләчәге өчен кирәк. 

Рус телен дә, башка телләрне дә белү зарур, тик үзеңнеке беренче чиратта торыр­га тиеш. Ана кеше «безнеке» һәм «аларныкы» дигән чикне кечкенәдән аңлатып үстерсен иде. «Аларныкы»на дошманлык белән түгел, хөрмәт белән, әмма «үзеңнеке»н йөрәк түренә куеп. Кавказ халыклары бу яктан, чыннан да, үрнәк. Аларда әлеге чикләр нык билгеләнгән. Әлбәттә, төрле яклап безне чолгап алган рус дөньясы, җәмгыятьтә күп эшләрнең рус телендә генә алып барылуы бала тәрбияләүче ата-анадан зур сабырлык һәм көч таләп итә. Моңарчы татар теле табигыйлек белән буыннан-буынга күчеп килгән булса, хәзер аңлы рәвештә сакламыйча булмый. Совет заманындагы кебек, русча сөйләшү модасы бетте, хәзер үз телендә матур, дөрес сөйләшүчеләр мәртәбәдә. Башка халыклар да үз телен яратучыларны хөрмәт итә. Гомумән, милли горурлык хисе дөнья халыкларында һәрвакыт соклану тудырган. Моңа багышлап бик күп сәнгать әсәрләре иҗат ителә. 

Бүген кем ничек тели, ничек дөрес дип таба – шулай яши. Әмма тормышта хыянәт итәргә ярамый торган кыйммәтләр бар. Шуларга сиңа гомер биргән анаң кебек үк газиз, гасырлар буе буыннан-буынга күчеп килгән халкыңның теле дә керә. Үз телеңне санга сукмый, башка кавем телен якынрак күрү – ата-бабага хыянәт!

Әлегә без начар яшәмибез: күпгасырлык мәдәнияте, гыйбрәтле тарихы, искиткеч матур, камил теле булган бөек халык статусында торабыз. Яшь буынны да бу олы байлыкның кадерен белерлек итеп үстерәсе иде. Шуларны аңлаучы, зыялы, затлы Аналар саклый телне. Милләт киләчәге алар кулында. Нинди авыр заманнарда да үз йөзен саклап килгән милләт безгә калгач кына какшарга тиеш түгел.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

16

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев