Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Әгъзам Фәйзрахманов: Телевидение – тәрбия коралы

Беренче тапшыру тәҗрибә рәвешендә 1955 елның 27 февралендә күрсәтелә һәм чын мәгънәсендә могҗиза булып тоела.

Татарстан телевидениесенең тарихы әлләни зур түгел. Ул үткән гасыр урталарында гына барлыкка килә. Беренче тапшыру тәҗрибә рәвешендә 1955 елның 27 февралендә күрсәтелә һәм чын мәгънәсендә могҗиза булып тоела.

«Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә тыныч кына эшләп йөргәндә партия өлкә комитетының идеология буенча секретаре Мурзаһит Вәлиев чакыртып алды да: «Иртәгә син телевидениедә эшли башлыйсың. Бурычларны Фаик Газизович аңлатыр» – дип, сүзен йомгак­лап та куйды. Мондый тәкъдим минем өчен бик гаҗәп иде. «Телевизорның нәрсә икәнлеген дә белмим. Тапшыруларын караганым юк», – дип фикеремне җиткердем. «Белерсең, карарсың», – дип, Мурзаһит Вәлиев сүзсез генә миңа карап тора башлады. Сөйләшүнең тәмамлануын аңлап, саубуллашып чыктым. 

Фаик Газиз улы мине телевидениегә алып барды. Тапшырулар бара торган студияне күрсәтте. Аның үзенең дә телевидение техникасын, тапшыруларның ничек оештырылуын рәтләп белмәве күренеп тора иде.

Миңа «Соңгы хәбәрләр» тапшыруларын әзерләү бурычы йөкләнде. Атнасына 6 тапкыр, рус һәм татар телләрендә, 15 әр минут. Татарча тапшыруларны алып бару өчен миннән кала бер генә хезмәткәр, ә русчаларын 4 жур­налист әзерли. Телевидение тапшыруларын әзерләүнең газета журналисты хезмәтеннән нык аерылып торуын биредә эшли башлауга ук яхшы тойдым. Таң атуга телевидениегә килеп, кичен үзебез әзерләгән тапшыруларны карагач кына өйгә кайтабыз. Хәйдәр Сөләйманович белән беренче көннәрдән үк һәр проблеманы үзара киңәшләшеп хәл иттек. Бәхәсле мәсьәләләр турында алдан сөйләшеп, нәтиҗә ясап, студиядә бу мәсьәлә буенча фикер барганда бер-беребезне якладык.

Телевидениегә эшкә килгәндә составны яңарту чорына туры килдем. Радио-телевидение комитетының яңа рәисе Фаик Надыйров һәм аның телевидение буенча урынбасары Хәйдәр Шакирҗанов тарафыннан кадрлар сайлауга да, һәр хезмәткәр эшчәнлегенә дә ныклы контроль урнаштырылды. Шул чакта бер төркем хезмәткәрләр радиодан күчте: дикторлар Айрат Арсланов, Әминә Сафиуллина, журналистлар Кыям Янгулов, Николай Грачев, Рәшидә Таминдарова һ.б. Театрлардан да берничә кеше килде. Баш режиссер итеп Гали Хөсәенов билгеләнде.

Бу чорда әдәби-драматик тап­шыруларның баш мөхәррире Рафаэль Мостафин, татар тапшыруларының өлкән мөхәррире Туфан Миңнуллин иде. Талантлы язучылардан Роберт Миңнуллин, Әнәс Хәсәнов, Әхмәт Рәшитов, Роза Туфитулова, Касыйм Фәсәхов, Абдулла Сәләхетдинов телевидение тапшыруларының сыйфатын күтәрүгә күп көч куй­ды. Бүгенге талант иясе Ринат Мөхәммәдиев дә хезмәт юлын телевидениенең балалар редакциясендә башлады. Аның белән бергә музыкаль тапшырулар редакциясенә университетны тәмамлап Рәшит Әхмәтов та килде. Алар биредә шәхес буларак формалашты, тырышып эшләде. 

Республика халкына, бигрәк тә өлкән буынга яхшы таныш Айрат Арсланов Татарстанның радио һәм телевидениесендә озак вакытлар диктор булып эшли. Нинди генә тапшыруны бирсәң дә, зур тырышлык куеп, тамашачы канәгать булырлык итеп башкара. Редакторлар әзерләгән текстны берничә кат укып чыга, уңайсыз урыннарын төзәтә, сүз басымнарын билгели. Бу шәхеснең үзенчәлекле башкару стиле, дөньяга карашын белдерү алымы бар иде. Үз вакытында Айрат Арсланов башкаруындагы шактый мелодия язмалары бөтенсоюз фирмасы тарафыннан әзерләнеп бөтен илгә тарала. Элекке СССРның студияләре аларны бүген дә файдалана.

Телевидениедә эшләү чорында Идел буе шәһәрләренең студия­ләрендә үзебез әзерләгән прог­раммаларны еш кына күрсәтеп кайта идек. Безнең һәр визит зур канәгатьлек белән кабул ителде. Тапшырудан соң үткәрелгән йомгаклау вакытында бик күп сорауларга җавап бирергә туры килде.

Казан телевидение студиясендә мин 25 елдан артык эшләдем. Башта «Соңгы хәбәрләр» редакциясенең өлкән редакторы, аннары 20 ел чамасы иҗтимагый-сәяси тапшыруларның баш мөхәррире булдым. Әле партком секретаре булып та хезмәт куйдым. Телевидениенең тапшырулар вакыты редакторлар арасында алдан ук бүлеп куела иде. Һәркем шул билгеләнгән норманы төгәл үтәргә тиеш. Хәтеремдә, берзаман әдәбият-сәнгать редакциясенең өлкән редакторы Туфан Миңнуллинга билгеләнгән вакыт җитми башлады. Директор белән киңәшкәч, аена өстәмә 30 минут таптык. Бик канәгать булган иде.
Дөрес, эшнең җитәрлек булмавына зарланучылар сирәк очрады. Чөнки тапшыруларны әзерләү өчен еш кына бөтен республиканы айкап чыгарга, кирәкле күренешләрне кино тасмасына төшерергә, аннары монтаж ясарга кирәк. Барысы да әзер булгач, әле берничә тапкыр репетиция үткәрәсең. Халык канәгать калсын дип, районнар турындагы тапшыруларны чират буенча тигез дәрәҗәдә күрсәтергә тырыштык.

Шулай күнегелгән инде, бүген дә телевидение тапшыруларын игъти-бардан калдырмыйм, һәр көнне «Татарстан хәбәрләре» тапшыруларын карап барам. Авторларның табышларына балалар кебек шатланам. Тапшыруларга чүп-чар тутырсалар, сәгатьләр буе тынычлана алмыйм. Әйтергә кирәк, Казан телевидениесе тапшыруларының тематикасы канәгатьләндереп бетерми. Аларның кайберләрендә атналар буе бер үк әйберләр турында сөйләнелә. Президент кайда булган, бүген ничә кеше вирус йоктырган, ничә кеше үлгән? Көн саен урам себерү, кар көрәү, янгыннар, аварияләр, балаларын ташлап китүчеләр турында мәгълүматлар бирелә. Эре-эре заводлардан, оешмалардан ел дәвамында бер генә хәбәр дә бирелмәве сәерсенү уята. Кайбер районнардан материаллар бөтенләй юк. Ә бит һәр тапшыруны нәтиҗәлерәк файдаланып була. Ниндидер тармактагы эшне яктырту өчен урын калдыру әлләни авыр түгел. Атна дәвамында теге яки бу тема буенча күзәтү биреп алу да тамашачы өчен кызыклы. Безнең бу уңайдан айлык планыбыз бар иде. Республика чикләре буйлап оештырылган тапшырулар циклы да уңышлы үтте. Бу тәҗрибәләрне кабатлау бүген дә отышлы булыр иде.

Мәгълүмат тапшыруларда тел чуарлыгы күзгә нык ташлана. Авторлар тарафыннан урыннарда язып алынган чыгышларны бөтенләй аңлап булмый. Алар ярым русча, ярым татарча. Элек андый язмалар ныклап монтажлана яки бөтенләй ташлана иде. Репитицияне җентекләп үткәрмичә тапшыру эфирга чыкмады. Рәшит Шиһапов, Эдмас Үтәгәнов, Клара Газизова, Флера Бикмурзина, Иван Прошкурантов, Миләүшә Миношина кебек режиссерлар 2-3 минутлык чыгыш ясаучы белән дә сәгатьләр буе репетицияләр үткәрде. Бүген исә телевидениедә эшләүче хезмәткәрләрнең тел кытыршылыклары, басымнарны тиешле урынга куймавы сизелә. Һава торышына күзәтү ясаучы ханымнарның берсе еллар буе «һ» авазын әйтә алмый азапланды. Ярый әле, күптән түгел аны бер егет белән алмаштырдылар. Аның чибәрлеге дә бар, русча да, татарча да дикциясе дә әйбәт.

Тапшырулар өчен билгеләнгән вакыт, аларда катнашучылар саны турында да уйланырга иде. Әйтик, 30 минутлык «Таяну ноктасы» тапшыруына алты кеше чакыру үзен акламый. Аларга фикерләрен әйтү өчен вакыт җитми. Ә менә «Ком сәгате» һәм «Әй, язмыш, язмыш» тапшырулары өчен билгеләнгән берәр сәгать вакыт кайчак күбрәк. Җитмәсә, кайбер чыгыш ясаучыларның фикерләре бик сыек була. 

Бүгенге телевидение тапшыруларында теләсә кемнең чыгып җырлап-биеп йөрүе, аларның күбесенең моның өчен бернинди сәләте дә, әзерлеге дә булмавы турында шактый языла. Бу хакта гади телевизор караучыларның гына түгел, профессиональ артистларның да чыгышларын ишетәбез. Элек эфирга чыгачак һәр башкаручы, яңгыраячак җыр телевидение-радио комитетының художество советы аша үтте. Шунлыктан ул чорда бүгенге кебек экранга чыгып сикергәләп йөрүчеләр булмады. Бүген исә әз-мәз акчасы булган кеше, үзе белән бер төркем кешеләр җыеп, телевидениегә йөгерә. Алар эссе көннәрдә җыелган черкиләр кебек шушы җырлаучы тирәсендә бөтерелә. Чын професионал бервакытта да җырлаганда сикергәләп йөрми, бөтерелеп йөрү өчен төркем дә туплап килми. Сәләтең юк икән, кеше көлдерергә ярамый. Чама хисе дигән нәрсә дә бар бит. Шуңа күрә, үткән гасырда уңышлы эшләгән художество советын кабат торгызырга кирәк. Ул чагында эфир чүп-чардан шактый чистара төшәчәк.

«Яңа гасыр» каналы буенча бирелә торган рекламаларны әзерләү, аларны эфирга чыгару системасын да тәртипкә саласы бар. Элек телевиде­ниедә реклама өчен программада махсус урыннар билгеләнде. Соңгы вакытларда кайбер әйберләрне чик-чаманы белмичә мактаган рекламалар күбәйде. Татар каналы буенча күрсәтелә торган рекламалар бәйләнчек стильдә эшләнгән. Аларны карагач, реклама авторларының телевизор караучыларны уйларга сәләтсез, ахмак дип санавына гаҗәпләнәсең. 

Бу тармакка озак хезмәт куйган шәхес буларак кабатлыйм: телевидение тапшыруларын әзерләү гаять катлаулы, авыр, җаваплы хезмәт. Әмма тапшыруларның структурасын төрләндерү, сыйфатын яхшыр­ту турында да кайгыртырга кирәк. Билгеле, мәдәниятнең, пропаганданың күпчелек тармакларындагы кебек үк телевидениедә дә чын профессионаллар бик аз. Аларны эзләү, табу, әзерләү – җитәкчеләр бурычы. Моның өчен төрле һөнәр ияләреннән торган махсус совет оештырганда да начар булмас иде. Телевидениенең һәр тармагындагы җаваплы хезмәткәрләрнең бурычын билгеләү дә зарур. Кайбер хезмәткәрләрнең вазыйфаларын киметә төшкәндә дә файдалы булыр. Киләчәктә телевидение тапшыруларының кызыклырак, мавыктыр­гычрак булуына өметләник. 

Бүген дә телевидениедә Данил Гыйниятов, Илдар Сафиуллин, Фәнис Камал, Рәвеф Шакиров, Фәридә Габитова кебек сәләтле хезмәткәрләр бар. Аларның санын арттыра төшкәндә бик яхшы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев