Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Әгъзам Фәйзрахманов: Чылбырны кем тоташтырыр?

Хәзер әби-бабайларның күпчелеге авылда да, шәһәрдә дә балаларыннан, оныкларыннан аерым яши. Алар әби-бабайлар янына бары тик каникуллар вакытында гына килә. Анда да әле хәзерге балалар сыйланып ял итүдән башканы белми.

Бүгенге өлкән буынның күбесе бала чакларында әби-бабалары тәрбиясендә үсте. Әти-әниләре көне буе эштә булды. Әби-бабайлар оныкларын ашатты, хәреф танырга, яшәргә өйрәтте, аларның киләчәгенең нигезен салды. Мондый хәлгә берәү дә зарланмады, ризасызлык күрсәтмәде. Кулларын юмыйча, бисмилла әйтмичә берәү дә өстәл артына утырмады. Әби-бабайга булышуны бала-чага бурыч дип санады. Өй эшләрен бергәләп башкардылар. Эштән кайтканда әти-әниләрен чип-чиста өй, өстәл тулы ризык каршы алды.

Хәзер әби-бабайларның күпчелеге авылда да, шәһәрдә дә балаларыннан, оныкларыннан аерым яши. Алар әби-бабайлар янына бары тик каникуллар вакытында гына килә. Анда да әле хәзерге балалар сыйланып ял итүдән башканы белми. Хәзер гаиләләрдә дә, мәктәпләрдә дә тәрбия бирү икенче планга калды шул. 

Галимнәр һәм укытучылар арасында бүгенге мәгариф системасын консерватив дип санаучылар бар. Бер дәреслек языла да балалар еллар дәвамында шуның буенча укый. Ул дәреслекләрнең эчтәлеге искерә, тормыш бер урында гына таптанмый бит. Яшәү, эш шартлары үзгәрә, производствого яңа эш алымнары кертелә. Ә менә мәгариф һәм тәрбия тормыштан артта кала.

Шактый илләрдә 20-30 ел саен мәгариф системасына реформа ясыйлар. Бу бик табигый хәл. Бездә дә 1958 елда мәктәпне тормыш һәм хезмәт белән бәйлибез дигән тезис нигезендә реформа эшләтеп җибәрелде. Производствого өйрәтү цехлары төзү, мәктәпләрне завод-фабрикаларга беркетү аша балаларга хезмәт тәрбиясе бирә башладылар. Ләкин балалар эшче яшьләр белән аралашып, шул тормышның кыйммәтләрен үзләштерә башлагач кына: «Ничек инде минем улым көне буе пычрак токарьлар, слесарьлар арасында йөрсен» – дип реформа хәрәкәтенә таяк тыгучылар булды. Шул рәвешле әһәмиятле башлангыч таркалды, юкка чыкты. 

Яңа мәктәп биналары төзү, классларны яңача җиһазлау, яңа дәреслекләр чыгару, укытучыларның белемен күтәрү, мәгарифне финанслау ил белән Никита Хрущев җитәкчелек иткән заманда ныклап яхшыра башлады. «Мүкләнеп яткан мәктәп системасы урыныннан кузгалды», – дигән иде 2001 елны республиканың мәгариф министрлыгын 17 ел җитәкләгән Мирза Мәхмүтов. Мирза әфәнде – заманында мәктәптә проблемалы укыту идеясе белән илне шаулаткан галим. Әлеге идея нигезендә укучы баланы үзлегеннән фикерләргә өйрәтү идеясе ята. Бу идея мөстәкыйль фикер йөртүне беренче планга куя. Кызганыч, бүгенге Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгының илнең башка төбәкләренә әллә ни яңалык тәкъдим иткәне юк шул.

Балаларга әхлакый тәрбияне дөрес бирү өчен мохитебезне, яшәү рәвешебезне үзгәртү зарур. Бүген күп кенә гаиләләр акчасын очын-очка ялгап яши. Торак-коммуналь хезмәтләр, азык-төлек, кием-салым, дарулар, бензин бәяләре көннән-көн артып тора. Фатир алырга теләсәң, кредитсыз булмый. Дәвалану, белем алу, һөнәр үзләштерү дә нигездә түләүлегә әверелеп бара. Хәерчелек белән имансызлык – әхлаксызлыкның төп сәбәбе. Халык үзенең тотрыклы киләчәген ачык күрмәсә, диңгез дулкынындагы йомычка шикелле чайкала башлый. Нинди генә матур вәгъдәләр бирсәләр дә, аларга ышанмый.

Коммунистлар тырыша-тырыша наданлыкны, укый-яза белмәүчеләрне бетерде, демократлар исә һәркемгә ирек куйды. Теләсәң – укы, теләмисең икән – синең үз эшең. Матбугат хәбәрләренә караганда, Россиядә мәктәп яшендәге миллионга якын бала укый-яза белми. Мәктәпкә йөрүче балаларның да шактый өлеше тиешенчә укымый, селкенеп кенә йөри. Өендә дә дәрес хәзерләп көчәнми, телевизор карап, интернетта уйнап вакытын үткәрә.

Элек авыл мәктәпләренең, хәтта шәһәр мәктәпләренең дә җиләк-җимеш, яшелчә үстерү кишәрлекләре, теплицалары бар иде. Балалар анда чиратлашып эшләде, хезмәт күнекмәләренә өйрәнде. Класс бүлмәләрен дә бер дә иренмичә җыештырдык. Хәзер мондый тәртип тә бетерелде. Янәсе, мәктәп ул – белем алу урыны, бөтен вакыт белем үзләштерергә бирелергә тиеш. Хезмәткә өйрәтү дә укытуның бер төре бит югыйсә. Ул кеше хәтерендә гомер буе сакланачак.

Бүген мәктәп эшчәнлегенә бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләреннән чыгып бәя бирелә. Укучылары күп балл җыйган укытучы иң сәләтле санала, бүләкләргә лаек була. Ата-аналар да балаларының бердәм дәүләт имтиханын яхшы бирүе өчен тырыша. Чөнки шунсыз ул югары уку йортына кабул ителми. Тәрбия бирүне арткы планга күчергән, балаларның психикасына авыр йогынты ясый торган бердәм дәүләт имтиханын һәм балл системасын гамәлдән чыгарырга күптән вакыт.

Икенче чиккә тайпылышлар да көчәеп китте. Совет чорын, аның җитәкчеләрен сүгү гадәткә кереп керде. СССРга нигез салучы В.И.Ле­нинның уңай якларын бөтенләй телгә алмаска тырышалар. Ульяновск шәһәрендә элеккеге исеме – Семберне кире кайтару турында бәхәсләр барды. Социализмнан кабат капитализмга күчү чорында Ленинград Санкт-Петербургка әйләнде. Өлкә үзәкләре атамаларындагы Свердловск, Куйбышев, Горький исемнәре дә алыштырылды. Казанда да Ленин исемен юкка чыгару буенча даими эш бара. Ленин районы юкка чыкты. Ленин урамы Кремль урамына әйләнде. Хәтта Идел буе федераль университеты оештырылганда уку йорты исеменнән «Ульянов-Ленин исемендәге» дигән сүзләр дә алынды.

Мондый хәл бигрәк тә өлкән буында ризасызлык уята. Дөрес, совет чорындагы җитәкчеләрнең хаталары да аз булмады. Революциядән соң ук кулак тамгасы тагып бик күпләрнең сөргенгә җибәрелүе, бөтен милекләрен тартып алу, үз фикерләре булган төрле тармактагы белгечләрнең «халык дошманы» дип атып үтерелүе, аерым кешеләрне генә түгел, тулы бер милләтләрне юк итү сәясәте һәм башка фаҗигаләрне һич кенә дә инкяр итеп булмый.

Дингә каршы көрәш, дин әһелләрен җәзалау, гыйбадәт йортларын туздырып ташлауны халык бик борчылып, нәфрәтләнеп кабул итте. Ләкин дин тәртип урнаштыра, аны бозмагыз, кешене кимсетмәгез, тәмәке тармагыз, сугышмагыз, сүгенмәгез дигән лозунгларны гына булса да хөрмәт итәргә кирәк иде.

Шулай да совет чорындагы һәр гамәлне кара чүпрәккә төреп күрсәтү белән килешеп булмый. Мин кечкенә генә авылдан килеп, зур конкурсны үтеп, бернинди блатны белмичә университетка кердем. Стипендия түләделәр, тулай торакта урын бирделәр. Практика үткәндә үк диплом алгач кайда эшләячәгебез билгеле иде, шул исәптән булачак хезмәт хакыбыз да. Ә хәзер баласын укыту өчен әти-әнинең ярты хезмәт хакы китеп бара. Инсти­тут бетергән белгеч эш таба алмый интегә, базарга барып сату итәргә керешә.

Хаталанулардан сакланырга чакыручы тагын бер мисал. Үткән гасыр ахырында колхоз-совхозларны таратып бетерделәр. Янәсе капиталистик системада алар була алмый. Авылны тулаем фермер җилкәсенә салырга тырыштылар. Ә фермер бу йөкне тулы күләмдә күтәрә алмады. Халыкның шактый өлеше эшсез калды, шунлыктан шәһәрләргә агылды. Авыллар бушап калды.

Акыл белән эш итүчеләр дә табылды. Мәсәлән, Әтнә районы җитәкчеләре бер генә колхозны да таратмады. Биредә хәзер теге яки бу тармак өчен белгечләр эзләп тә интекмиләр. Шушы авылда туып-үскән егет яки кыз­ны хуҗалык исәбенә укырга җибәрәләр. Ул диплом алгач, аны кочак җәеп каршылыйлар, эшләү өчен бөтен шартларны тудыралар. Колхозларны җимереп заманга яраклашмаса да, Әтнә районы – республикада күп тармак буенча алдынгы. Биредә продукция дә мул җитештерелә, халыкның тормыш-көнкүреш шартлары да начар түгел.

Булганны җимереп ташлау ансат. Моның өчен баш ватып уйланасы да, акча туздырасы да юк. Соңгы елларда халык өчен бик кирәкле товарлар җитештерүче предприятиеләр юкка чыкты. Казанда гармун фабрикасын, «Сантехприбор», «Урак һәм чүкеч» заводларын, Арчада милли аяк киемнәре фабрикасын, дистәләрчә башка предприятиеләрне бетерделәр. Мондый гамәлләре өчен бер генә җитәкче дә җавапка тартылмады. Ә менә юк ителгән предприятие милкен үз кесәләренә салып куючы җитәкчеләр турында сүзләр тынып тормый.

Шулай да эшчеләр дә, җитәкчеләр дә һәр эшкә бергәләп, җиң сызганып керешсә, уртак максат куеп тотынса, һәркем канәгать калырлык нәтиҗәгә ирешеп була дип саныйм. Өзелгән чылбырны бергәләп тоташтырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев