Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Әгъзам Фәйзрахманов: Җәмгыять чире

Коррупция бүгенге тормышыбызга нык үтеп керде. Җитәкчеләрнең һәр чыгышларында диярлек коррупция телгә алына, җәмгыять үсешенә ул китергән зыянга басым ясала. Әмма коррупциянең моңа әллә ни исе китми, тамырларын һаман да тирәнгәрәк җибәрә.

Татарстанда тугыз айда коррупция юнәлешендәге 993 җинаять эше ачылган. Алар күбрәк вазыйфаи затлар эшчәнлеге белән бәйле. Китерелгән зыян 323 миллион сумны тәшкил итә. Күчемсез милек белән эш итү, сәламәтлек саклау, социаль яклау, мәгариф өлкәләренә коррупция аеруча киң үтеп кергән. Бу тармаклар бүген дәүләт тарафыннан яхшы финанслана. Шуңа да карамастан халык бу оешмаларга һаман да «күчтәнәч» кыстырып бара.

Коррупциянең тамырлары тирәндә. Россия тарихында ришвәт, бүләк бирү төшенчәләре XIII гасырга кагылышлы материалларда да очрый. Коррупциягә каршы беренче законнар Иван III (1462-1505) тарафыннан чыгарыла. Аның оныгы Иван Грозный зур күләмдәге ришвәт өчен Россиядә беренче буларак үлем җәзасы кертә. XVII гасырда акча кытлыгын сәбәп итеп, хөкүмәт чиновникларының хезмәт хакы нык киметелгән. Җитмәсә ул вакытында да түләнмәгән. Билгеле инде, мондый «тәртип» ришвәтчелекнең киң таралуына китергән.

Петр I җитәкчелек иткән чорда дәүләт хезмәте системасында коррпуцияне кисәтү буенча шактый уңышка ирешелә. 1699 елда ул «Бурмистрлар палатасы оештыру турында», «Шәһәрләрдә җир йортлары булдыру турында» указлар чыгара. Бу указлар нигезендә шәһәрләр гаскәр башлыгы (воевода) карамагына күчерелә һәм үзләренең оешмаларын сайларга тиеш була. Чыгымнарны каплау өчен, салымнар бермә-бер арттырыла. Гражданлык хезмәткәрләренең яңа уставлары, норматив хокукый документлар кабул ителә. Аларның барысы да дәүләт хезмәткәрләрендә югары әхлак нормалары тәрбияләүне максат итеп куя. 1714 елда ПетрI «Ришвәтне тыю турында» указ чыгара. Контролерлар гына түгел, чиновниклар эшчәнлеге, кимчелекләр хакында теләсә кем патшага җиткерергә хокук­лы була. Моның өчен бүләк карала.

Екатерина II патшалык иткәндә, барлык дәүләт хезмәткәрләренең эш хакыннан тыш барлык керемнәре ришвәт булып исәпләнгән. Шулай да коррупция бетмәгән, чөнки коррупция белән көрәшергә тиешле чиновниклар үзләре дә еш кына ришвәт алган. Россиядә капитализм чорында коррупция тагын да ныграк чәчәк ата. Эшкуарлар акционерлык җәмгыятьләрен оештыра, шәхси фирмалар белән идарә итүче байлар да күп була.

Хакимияткә большевиклар килгәч, ил белән идарә итү системасында зур үзгәрешләр була. Әмма ул коррупцияне читләтеп уза. Бизнес закон нигезендә тыелса да, чиновниклар бик уңайлы юл уйлап таба: теге яки бу мәсьәләне хәл итү нык сузыла. Эшне тизләтү өчен ришвәт бирер­гә туры килә.

Сталин чорында җитәкчеләрнең сүзе эштән нык аерыла. Бөтен халык мәнфәгатьләрен кайгыртабыз дип сөйләсәләр дә, большевиклар илнең икътисади һәм сәяси тормышын тулысынча үзләренә буйсындыра. Контроль булмагач, дефицит продукция җибәрү, җиһазлар һәм материаллар бирү, план күләмен киметү, җаваплы урыннарга утырту өчен эреле-ваклы җитәкчеләр зур күләмнәрдә ришвәт ала.

Дөнья тәҗрибәсеннән чыгып, ил җитәкчеләре коррупцияне тулысынча бетереп булмый, аны бары тик мөмкин кадәр киметә төшәргә кирәк, дигән карашта тора. Әлбәттә, көрәшне законнарга таянып алып бару мөһим. Бүгенге көндә законнар аз түгел, 2006 елда «Татарстан Республикасында коррупция­гә каршы көрәш турында» махсус закон кабул ителде. Бераз алданрак, 2005 елның 5 апрелендә президентның «Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәт стратегиясе турында» Указы да дөнья күргән иде. «Коррупциягә каршы көрәш турында» февраль законы да бар.

Шулай да гамәлдәге законнарның камил булмавы үзләрен нык сиздерә. Бу хакта чыгышларында Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да даими искәртеп килә. Әйтик, Җинаять кодексында бер үк җинаять өчен төрле күләмдәге җәза каралган. Судлар берәүне биш елга, ә икенчеләрне ун елга төрмәгә җибәрә ала. Нәтиҗәдә законны бозмыйча ришвәт алуга һәм бирүгә урын кала. Шундый ук җитешсезлекләр Гражданлык һәм Административ хокук бозулар турындагы кодекслар да бар. Хокук саклау, бюджет, банк эшчәнлеге, милекне хосусыйлаштыру, теге яки бу эшчәнлек өчен лицензия бирүгә багыш­ланган хокук актларында да кимчелекләр җитәрлек.

«Борын-борыннан килә торган бу яман чир патша Россия­сендә, аннары СССРда һәм бүгенге Россия Федерациясендә гадәттән тыш көчле тамырлар җибәреп, асылда бик күп җи­наятьләрне каплауга һәм йомып калдыруга хезмәт итә торган бер криминаль факторга әйләнде», – дип язды күренекле публицист Адлер Тимергалин. XIX гасыр урталарында Казан университетында укыткан профессор Д.И.Мейер ришвәтчелекне рус тормышына хурлык тамгасы сала торган яман шеш дип саный. Аның бу сүзләре бүген тагын да актуальрәк яңгырый. Чөнки ришвәтчелеккә каршы көрәшергә тиешле органнарда һәм оешмаларда эшләүче чын мәгънәсендә мошенниклар үзләре үк ришвәт хисабына типтереп яши һәм авыру җәмәгатьчелек каршында эш майтарган намус ияләре булып кылана гына.

Берничә ел элек Татфондбанк тирәсендә дә җәнҗал купты. Арбитраж суды банкны банкрот дип игълан итте. Банк идарәсе рәисе Роберт Мусинга карата җинаять эш кузгатылды. Тикшерүчеләр дәүләткә һәм клиентларга ул китергән зыян 24,6 миллиард сум дип исәпли. Кулга алынганчы Р.Мусин Татарстан Дәүләт Советы депутаты иде. Декларациясеннән күренгәнчә, аның еллык хезмәт хакы 31,1 миллион сум булган. Димәк, аена 2,5 миллион сумнан артыг­рак. Мондый акчалар көне-төне станок артына басып заводта деталь кыручының төшенә дә керми.

Мусинның декларациясендә алты җир кишәрлеге булуы, аларның берсенең 20 гектар икәнлеге (башкаларының мәйданы күрсәтелмәгән), фатирының – 520, бакча йортының – 315, машина кую  урынының 39 квадрат метр булуы, мотокөймәсе, прицепы булуы күрсәтелә.

Депутатларның декларация­ләре белән танышканда берәүнең еллык хезмәт хакы 163,5 миллион сум икәнен күргәч, чәчләр үрә торды. Торак йортының 894 квадрат метр, 52дән 539 квадрат метрга кадәрле торак булмаган алты бинасы булуы да күрсәтелгән иде генераль директор депутатның. Менә шуларныкына безнекен дә кушып исәпләгәч, респуб­ликада уртача хезмәт хакының 50-60 мең сумга җитүенә гаҗәп­ләнәсе дә юк.

Матбугатта Татарстанның элеккеге транспорт министрының да,  башка түрәләрнең дә коррупциядә гаепләнүе турында хәбәрләр чагылды. Әмма гадәттә ришвәтнең кемнән алынуы да, күләме дә күрсәтелмәгән иде.

Ноябрь ахырында НТВ каналы «Яңалыклар» программасында ел дәвамында республика буенча 2,5 меңнән артык коррупция очрагы теркәлүе хәбәр ителде. Яңа Чишмә, Алексеевский районнарында хәл бигрәк тә катлаулы икән.

Ришвәтчелеккә каршы көрәшне көчәйтү зарур. Шунысы көн кебек ачык: ришвәтчелеккә каршы көрәштә шөрепләрне әкрен-әкрен борып тыгызлау, ягъни эволюцион юл тиешле нәтиҗәне бирмәячәк, революцион чаралар кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев