Мәдәни җомга

Үзәктә – миллилек

Магнус белән танышкач, гаилә кору хакында беренче булып үзем сүз каттым. Билгеле, иремнең гаиләсе татар халкы турында ишетеп тә белми иде.

Гөлнур Даутова күптәннән Германиядә яши. «Ханым» Европа татар хатын-кызлары берлеген җитәкли. Әңгәмәне Германиягә күчүе, бүгенге тормыш-көнкүрешеннән  башладык.


– Биредәге тормышым бөтен. Улым Тукайга  – 13 яшь. Икенче улыбыз Рамайга 2 яшь. Монда килгән көннәрне искә алсак, Германиядә барын да яңабаштан башларга туры килде. Башкортстан якларында туып-үстем, экономист һөнәренә укыдым. Яхшы эш урынында эшли башладым, яшьләр үзәген дә җитәкләдем... Германиягә күчеп китүемә күп­ләр гаҗәпләнде. Ә мин инглиз телен белүем сәбәпле немец җирлегендә үз-үземне тиз табармын дип уйладым. Ләкин биредә беркемне дә шатланып көтеп тормыйлар. Немец халкын синең квалификацияң, эш сөюең, логик яңалыклар кертә алуың, мотивацион, аралашучан булуың гына кызыксындыра. Шушы очракта гына син алар өчен кирәкле шәхес. Минем Германия гражданлыгым бар, әмма немец телен әлегәчә өйрәнәм. Эш табу кыен булмады. Хисапчылар һәрчак кирәк... Франкфурт-на-Майне – мөһаҗирләргә йомшак дустанә шәһәр, ул елларда бирегә руслар да, еврейлар да, Россия территориясендә яшәгән немецлар да теләп килде, без тел өйрәнү курсында укыганда үз җиребез хакында сөйләдек. Беркөнне миңа: «Татарча сөйлә әле», диделәр, ә мин татарча аңласам да, яхшы итеп сөйли алмыйм. «Мин сезгә мәхәббәт хакында татарча җыр җырлап күрсәтә алам», – дидем һәм җырымны барысы да кызыксынып тыңлады. Бу халык үз балаларын да яшьли мөстәкыйль булырга өйрәтә. Аннары биредәге милләттә менталитет үзенчәлеге кыйммәтле, җете киемнән булуны, хатын-кыз­ның артык дәрәҗәдә бизәнеп йөрүен өнәми. Россиядән яңа гына килгән хатын-кыз фирмадагы эшенә бизәнеп килә икән, андагы хезмәткәрләр җитәкче янына килеп, бу фотомодель кыяфәте чыгарып бизәнгән ханым миңа эшләргә комачау итә дип тә әйтергә хаклы. Гомумән, немецлар үз финанс мөмкинлекләрен кием-салымга сарыф итми, алар өчен сәяхәт итү, белемнәрен арттыру, сәләтләрен үстерү күпкә мөһим...
 
Тиз арада гаилә кору хакында хыялланмадым, эшләдем, матди ягымны кайгырттым, немец ир-атлары да Россия хатын-кызлары белән гаилә корырга атлыгып торучылар түгел, әмма Магнус белән танышкач, гаилә кору хакында беренче булып үзем сүз каттым. Билгеле, иремнең гаиләсе татар халкы турында ишетеп тә белми иде. Ул дүрт балалы гаиләдән. Башта бик нык аптырадылар... Шулай да алар мине кабул итте. Хәзер Магнус тырышып татар сүзләрен өйрәнә, татар тарихы белән кызыксына. Безнең җырларны җыр­лый, гитарада яхшырак уйнар өчен онлайн рәвештә бер татар ир-ат җырчысыннан дәресләр дә ала. Татар киемнәрен бик яратып кия. Аның бу үзенчәлегенә игътибар итәләр, ә ул моңа шат. Җәмәгатем өчен бу – аның мине ихтирам итүе. Безнең гаиләдә – камил татулык. Татар телен өстәмә рәвештә, онлайн режимда өйрәнә һәм, бизәкле татар читекләре киеп йөрергә теләвемне белеп, аларны да бүләк итте.

– Улыгыз Тукай да татарча яхшы сөйләшә икән... Ул тугач, аның булачак исемен озак эзләдегезме?

– Тукай татар телендә сөйләшә, индивидуаль дәресләр алып, татар теле белемен ныгыта. СССР вакытында рус телендә генә белем алган идем, татарчаны үзем дә яңабаштан өйрәнәм. Күчеп килүчеләр дә төрле бит: кемдер бары тик русча, икенчеләр бары тик татарча гына сөйләшергә тели.

Улым 2008 елда туды, исемен бик тиз куштык. Күпләр аптырый, әмма минем өчен Тукай исеме – гадәти исем. Билгеле, Габдулла Тукай әсәрләрен укыйбыз. Улымның исемен беренче тапкыр ишеткән татарлар исә шул мәлдә үк Тукайның берәр шигырен яттан сөйләп ала.

– Германиядәге «Ханым» – Европада яшәүче татар хатын-кызлары оешмасы кайчан төзелде?

– «Ханым» берлеге 2018 елда эшли башлады. Оешмабызның максаты: биредәге татар хатын-кызларын берләштерү, чит илгә яңа гына килгәннәр өчен рәсми язулар төзүдә булышу, киңәшләр бирү. Немец, татар, төрки телле халык вәкилләре арасында халыкара мәдәни алмашуны ныгыту. Немец хакимияте хезмәткәрләре дә әлеге берлек төзелүгә каршы килмәде, булышлык итәргә кирәк булганнарны сезгә юлларбыз, диде. Оешма хатын-кыз дөньясына йөз тотуы белән дә аерыла, чөнки бары тик милләт, диаспоралар буенча оешкан җәмгыятьләр биредә җитәрлек.

Мәдәни чаралар үткәргәндә татар ризыкларын пешереп сыйлану, татарча җыр-биюләр, шигырьләр - барысы да безнең бәйрәм программасына керә. Европадагы башка милләт кешеләрен татар мәдәнияте белән таныштырабыз. Мондый чараларыбызга балаларыбыз да куана. Үзем Европа, Татарстан, Башкортстанда яшәүче күп кенә хатын-кызлар белән тыгыз элемтәдә. Оешмабыз биредә инде төрле осталык дәресләре үткәрә башлады. Пандемия чорында кул эшләнмәләре белән мавыгып киттем, милли бизәкле брошкалар ясадым. 2021 ел өчен үзенчәлек­ле календарь иҗат иткән идек. Ул милли төсмерле, татар мәдәниятен, татарларның көндәлек һәм бәйрәмчә кием-салымын зурлаучы, затлы эш булды. 2020 елдагы иң беренче календаребыз исә милли бизәкләргә багышланган иде. Проект фотографыбыз – Рөстәм Хәйдәров. Чыгышы буенча Урта Азиядән, Дубайда, Лондонда яшәгән, хәзер Германиядә. Рөстәм календарь өчен икенче ел рәттән сурәтләр төшерә. Ул татар хатын-кызларының башка милләтләрдән аерылып торуына игътибар итте, итагатьле, тыйнак икәннәрен ассызыклады. Һәм үзе дә татар мәдәнияте белән кызыксына.

Мин болай да актив кеше идем, әмма соңгы елларда яшәү тагын да кызыклырак. Планнарыбыз колачлы: татар традицияләре, мәдәнияте, аш-суыбыз белән кызыксынуны арттырып, курслар, әдәби аһәңле кичәләр, музыкаль презентацияләр, сынлы сәнгать күргәзмәләре үткәрәчәкбез. Бик зур күләмле үк булмаса да, «Шәһәремә, авылыма рәхим итегез!» проектын да иҗат иттек. Видеоязмалар куелып барылучы үз каналыбыз бар. Тапшыруларны Ютуб буенча да карап була, проект эчтәлеге шуннан гыйбәрәт: һәрберебез үзе яшәгән каланы, авылны тас­вирлап сөйли.

– Әйдәгез, 2021 ел сентябрендә узган Татар милли кием атналыгына аерым тукталыйк. Һәм «Ханым»ның 2022 ел милли календарен тасвирлап китик.

– Бу календарь проектының авторы – үзем. Минем өчен һәр фотопроект – ул энергия ташкыны. Бар чараларга да Европада яшәүче татар яшьләрен тартам, чөнки бирегә күчеп килүче яшьләр үз мәдәниятләрен бик белми, ә мондагы дусларына милләтенең үзенчәлекләрен, мәдәниятен, үз тамырларын күрсәтергә омтыла башлый. Мәсәлән, Булат Шәйми – Казаннан, Нюрнбергның Фридрих-Александр университеты магистратурасында тел белемен өйрәнә. Ул гитарада татар көйләрен уйнады.Татарстаннан килгән татар кызы Белла Баһаутдиновалар белән бергә проект өчен фотога төште. Эльвира Фритше да актив шәхесебез, ул «Шәһәремә, авылыма рәхим итегез!» видеопроектын җанландыручы, Лейпицгта экскурсовод булып эшли. Татарча экскурсия үткәрер­гә дә уйлаган идек тә, пандемия комачаулый. Камил Сафин исә Мюнхеннан килде. Камил – Башкортстанда туып-үскән татар егете, лингвист, бик күп телләр белә, әмма ана телен белми иде, хәзер инде аны да өйрәнә. Аның өчен татар теле чит телне өйрәнү белән бер булса да, камил сөйләшергә өйрәнәчәкмен, ди.    

Быелгы максатларыбыз: календарь иҗат итү, панно ясау иде. Һәрбер ил вәкиле фотосессияләрне үзләрендә үткәрде. Милли кием образлары буенча төп стилистыбыз, танылган дизайнер Солтан Салиев киңәшләреннән чыкмадык. Дизайн буенча Татарстанның мәшһүр декоратив-гамәли сәнгате остасы Наилә Кумысникова да зур киңәшче булды, татар орнаментларын тирәнтен аңлатты. Рәссам Наилә Галәвиеваның онлайн осталык дәресен дә ошаттык. Нурислам Сираҗи безне чигәргә өйрәтте! Аның онлайн дәресләреннән соң кызларыбыз күлмәк, итәкләрен тамбур чигү ысулы белән бизәде, төрле алымнар өйрәнде. Нурислам Сираҗи проектта киңәшчебез. Үзем ике панно өчен дизайн эскизы ясадым. Милли киемнәребезне киеп төшкән фотоларны җыеп, гомуми флешмоб та оештырдык.

«Ханым» берлеге – актив. Һөнәребез буенча без төрле, арабызда тәрҗемәчеләр, лингвист, юрист, укытучы, икътисадчылар бар. Беребез дә фотомодель түгел, арабызда һөнәри кул эшләнмәләре осталары да юк, ләкин яңа календарьне гөрләп иҗат иттек. Без тату, бәйрәмнәребезне дә күңелле итеп оештырабыз, ана телебезне камилләштерәбез, мәдәниятебез белән горурланып, шушы тәрбияне балаларыбызга тапшырабыз.

Милли кием атналыгы уңаеннан, башка татар яшьләренең дә фикерләрен барлап, сезгә җиткерим әле. Мәсәлән, Камил Сафин фикере мондый: «Мин Мюнхенда яшим, татар календаре  өчен фотосессиядә катнаштым. Бу минем немец-татар тормышымдагы иң якты вакыйгага әйләнде, бәхет кичердем. Күпләр белән таныштым. Без татар тарихы өчен үз мәдәниятебезнең бер кечкенә кисәген сурәтләдек. Бу минем татар стилендәге беренче фотосессиям, әмма моның әле башлангыч кына булуына да ышанам». Булат Шәйми дә милли рухлы чарада катнашуына шат: «Татарларның бергә җыелып, шушындый чаралар оештыруы куандыра. Милли бизәкләр кулланылган панноларны күреп сокландым. 2021 ел календареның татарча текстын латин хәрефләренә күчерергә булыштым, җыр да яздырдык. Бу юлы да бар да шәп!»

Безнең берлекнең 2022 елгы яңа татар милли календаре да бик күркәм нәшер ителде. Аны иҗат итүдә Татарстан белән Башкортстаннан кала, Канада, Венгрия, Швейцария, Германия, Италия, Франция, Чехия, Литва, Бөекбритания, Голландиядә яшәүче алтмышка якын шәхес мәшгуль булды. Өйдә утыручы ханымнарыбызның иңнәренә гүя канат куелды, барысы уянды! Бу календаребыз гаилә традицияләренә, милләтебезгә багыш­ланды, фикерләр тупланды! Шуларның икесен генә булса да укып китим. Чехиядә гомер итүче Гүзәл Дәүләтшинаның фикере мондый: «Мин кечкенә чакта әтием өздереп гармунда уйный, әнием матур чигә, тәмле итеп ашарга пешерә иде. Шуларны үз балаларыма да күрсәтергә телим. Бергә татар ашларын әзерлибез. Кызым календарь өчен төшкән киемне тегеп, чигеп бирергә булышты. Читкә киткәч кенә боларның никадәр мөһим икәнен аңладым». Эльвира Фритше да үз фикерен өсти: «Өч яшьлек чагымда минем «Шүрәле»не яттан укыган аудио­язмам саклана. Хәзер тыңларга күңелле. Күрәсең, бу урман албастысы кызыма да ошый, ара-тирә, үзенчәлекле рәсемле «Шүрәле» китабын сайлап, укуымны сорый. Үзе көлә, үзе шунда ук Шүрәлене җәлләп тә куя. Укыган саен татар сүзләрен исендә калдыра, поэтик ритмны отып ала. Кайчак Адель, миңа кушылып, «Ай, былбылым»ны җырлый. Минем хәтердә калган шигырьләрне тыңлап, яңгырашына таң кала. Гаиләмне кайчак зур бәлеш, йә өчпочмак белән сыйлыйм. Чәкчәк белән чәй дә эчәбез».

Мин Башкортстанда үскәндә, скрипка классы буенча музыка мәктәбен тәмамлаган идем, шуңа күрә еш кына татар көйләрен, җырларын искә алам. Үзем дә, улыбыз Тукай да фортепианода татар көйләрен уйныйбыз, ирем Магнус исә татар көйләрен гитарада чиертә. Гаиләбез белән С.Садыйкованың «Көтәм һаман үзеңне» әсәрен яңа календаребыз өчен башкардык. Анда күпләр тарафыннан уйналган көйләр, җырланган җырлар тупланды. Календарьга кергән фотолар арасында биш яшьлек Әсма сурәте дә бар. Бу сурәткә аның әнисе иҗат иткән бизәкле батик та керде. Әсма немец һәм татар телләрендә яхшы сөйләшә. Моңа кадәр җыр­лаганым булмаса да, өйрәнеп, «Бишек җыры»н да җырладым. Ә менә Венгрия һәм Швейцария буенча бергәләп эшләгән проектта Швейцария консерваториясендә укучы һәм шул ук вакытта укыту эшчәнлеген дә алып баручы Лилия Митронина «Ай, былбылым»ны үзенчәлек­ле аранжировкада уйнады. Лилия проектның музыкаль ягы өчен җаваплы иде. Гомумән, музыкантларны, җырчыларны өйрәнчекләр арасыннан сайлап алдык. Татарстан битенә исә җырчы Римма Шәйхелованың татар джазы урнаштырылды. Булат көй уйнады. Франция вәкилләре дә шушы проектыбыз өчен бер көйне махсус язды. Мари Иле музыканты Гәрәй Мәгъсүмҗанов гөследә уйнады. Татарстан, Мәскәү тәкъдим ителгән ай битенә «Нур» дуэты, Эльвина Никифорова һәм Алсу Айбушева башкаруындагы әсәр урнаштырылды. Милли календаребызда Чехиядә яшәүче унөч яшьлек татар кызы Бибисара да катнашып, скрипкада С.Сәйдәшев вальсын уйнады. Язма өчен әбисе бәйләгән мамык шәлне дә алып килде. Аңа әнисе дә, чех милләтле укытучысы да музыка коралларында уйнап, ярдәм итте. Бизәүгә Казанның яшь иҗатчысы Нурия Нургалиева да өлеш кертте. Видеоязмаларның берсендә рәссам Җәмилә Гергенредерның милли бизәкле рәсем ясавы да күрсәтелде. Сурәттәге һәр хатын-кыз янына батик-панно, киездән ясалган, тукымаларга аппликацияләр тегеп, сәйлән белән чигүне, тамбурлы һәм башка төр чигү үрнәкләрен кулланып иҗат иткән панноларыбызны урнаштырдык. Аларга инде күптән кулланылмый яткан тукымаларыбыз да, элеккеге чигү җепләребез дә кереп бетте. Минем әнием Раилә әбисе истәлеген – 120 еллык җитен тукыманы әманәт итеп тапшыр­ган иде, фотога төшкәндә аны да кулландык.

Календарьда – ике QR-код, берсендә – җыр, көй, икенчесендә – Булат Шәйми тарафыннан укылган татарча һәм инглизчә текстлар. Татар сөйләмен ишетергә теләүче чит ил кешеләре бар, бу алар өчен гаять тә зур сөенеч. Текстларны әзерләү, тәрҗемә итү буенча Алсу Рәхимова җаваплы булды, аларны татарчадан инглизчәгә Булат Шәйми тәрҗемә итте, инглизчәгә тәрҗемә ясауда Бөекбритания­дә яшәүче Ландыш Янборисова булышты. Гомумән, алтмыш кеше бик тату атмосферада хезмәттәшлек иттек».    

Г.Даутовадан 2022 ел календарьлары кемнәргә бүләк ителәчәк? – дип сорадым. Ул: «Безнең эшчәнлекне хуплаган иганәчеләр бар, алар күчергән суммалар шушы календарьны нәшер итүгә тотыла. Кайбер шәхесләр ун-унбиш данә алып, аларны туганнарына, дус-танышларына бүләк итә. Ирем Магнус та әлеге эшләрдә – иганәче. Бу календаребызны да, узган елдагыча, татар телен, төрки телләрне һәм төрки мәдәнияте өйрәнүче студентлар булган Европа университетларына бүләк итәчәкбез. Аны Япониягә дә, фин татарларына да юллаячакбыз», – дип сөендерде.

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: