Мәдәни җомга

Үзгәрешләр булсын дисәң

– Марат Фәһимович, сезнең белән бик озак эшләдек. Һөнәри эшчәнлегегезгә бернинди каршылык юк, әмма ләкин илдә-көндә барган үзгәрешләр, пандемия... кыскасы, үзегез аңлыйсыз, ничек кенә күңелсез булмасын, бүген безгә эштән кыскартылучылар исемлеген төзергә туры килде...

Иртә шундый әйбәт башланган иде югыйсә. Ләйсәне белән кайнар каһвә эчтеләр, ялларга планнар корганнар иде. Һәм менә... Марат Фәһимович өчен бу хәбәр бигрәк көтелмәгәнчә булды. Гадәттәгечә кызып китеп, йодрык белән өстәлгә бәрә дә, авыз тутырып бер сүгенә дә (хәзер инде барыбер берни югалтмый ич!) алмады. Әллә ничек хәле китеп барды, җыеп кергән документларын да алырга онытып, өстәленә чыгып утырды. Башы әйләнеп китте, тирә-юнендә бушлык иде аның, башка бер рәтле уй килми, ни өчен нәкъ менә аны кыскартырга хәл итүләренең сәбәбен ачыкларга, ник нәкъ менә аның белән шушы күңелсез әйбер килеп чыкканын аңларга тырышырга да теләге юк иде. Бухгалтер үз бүлмәсенә чакырып, ике айлык хезмәт хакына кул куйдырды. Аннан өстәлдә, киштәләрдә аунап яткан кәгазьләрен тартмага сыдырып төшерде дә өенә кайтып китте.
Ләйсән белән Төркиядә ял итеп кайтырга планлаштырганнар иде, булмас инде. Аңа бу турыда ничек әйтергә?! Мин бүтән беркемгә дә кирәкмим, дияргәме?
Ишекне ачуга, Ләйсән, нидер булганны аңлап, иренә сораулы караш ташлады.

 


– Күңелсез хәбәр бар әле, матурым. Менә... – диде ул идәнгә кәгазь тартманы куеп. – Кыскарту булды бездә...
Ләйсән:

– Кулларыңны ю да ашарга утыр, әйдә. Ачыккансыңдыр. 
– Тыныч кына чәй эчтеләр, хатыны көндәлек хәбәрләр, үзенең хатын-кыз мәшәкатьләрен сөйләде. Ашап-эчеп алганнан соң, залга керделәр. 
– Әйдә, бүген бу турыда сөйләшмик, – диде Ләйсән. – Иртәгә дә сөйләшмик.
Ир аптырап хатынынга күтәрелеп карады:
– Һәм күпме бу турыда сөйләшмибез инде без?
– Ә синең чыгу юлың бармы? Менә хәзер нәрсә дә булса тәкъдим итә аласыңмы? – диде хатын. 
– Юк.
– Минем дә юк.
– Әйе шул. Әйдә, ял итик әле.
Алдагы ике көндә гаиләдә бу турыда сүз чыкмады. Хатын гадәтенчә эшкә китте. Марат Фәһимович ял итте, нидер исенә төшеп, ноутбук янына килеп караса да, аны ачмады. Никтер күңеле тартмады. 
Өченче көн шимбәгә туры килде. Иртән торгач, Ләйсән сумка тутыра башлады. Аннан Мараты янына керде дә:
– Син минем беләндер бит? – дип елмайды. 
– Чакыргач, барыргадыр инде, – дип, ир артык сораулар биреп тормыйча гына киенергә кереште. 
Берәр сәгатьтән алар инде шәһәр кырыендагы күл янында иде. Көймә алып күл эченә таба йөзделәр. Бер бик матур урынга җикәч, хатын «Стоп!» диеп ирен туктатты да, аның бит очыннан үбеп алды. 
– Ә хәзер туктыйбыз, матурым. Ишкәкләреңне җибәреп тор. Әйдә, шушы урында пикник ясап алабыз. 
Алар бергәләп сумканы бушата башладылар. Мондагы тәмлүшкәәә! Ну, уңган да инде бу хатын, дип, эчке бер горурлык белән уйлап куйды Марат Фәһимович. Хәтта затлы шарәб тә алган!
– Үзеңә генә сал! Миңааа...
– Сиңа ярамыймыни? Ярата идең бит... Эш нәрсәдә?
– Ике зәңгәр сызыкта, – диде хатын назланып. 
– Ничек инде? – дип, ир шәраб шешәсеннән ике зәңгәр сызык эзли башлады.
– Юләрем минем, – дип иренең маңгаеннан үбеп алды хатын. Һәм эченә төртеп күрсәтте. Яңалык иде бу! Башны әйләндерә торган тагын бер, әмма күңелле яңалык иде монысы! Ул шашып хатынын кочып алды, чәчләреннән, муеныннан иркәләп үпте.
– Хәзер кинодагыча икәүләп суга егылып төшәбез, – диде Ләйсән, чыркылдап көлеп.
– Күпме? Ничек? – диде әти булачак кеше. Аның барысы турында да күбрәк беләсе килә иде. 
– 12 атна.
– Малаймы?
– Әле бит УЗИга бармадым, каян белим ди?
Алар ул көнне рәхәтләнеп табигать кочагында булдылар, сөйләштеләр, серләштеләр, киләчәккә планнар кордылар. Беренче тапкыр бер-берсенә пышылдап кына «әнисе», «әтисе» дип дәшеп карадылар. 
Ял көнне инде Марат Фәһимович яңа планнар белән уянды. Нәрсә эшләргә кирәклеген дә, кая барасын да төгәл аңлаган иде ул. Уйлар тәртипкә салынган, күңелгә көч кергән! 
Дүшәмбе көнне киңәшмәләр тәмамланыр вакытны көтеп җиткерде дә, элеккеге боссының конкурентына шалтыратты. 
Марат Фәһимовичны бу фирмада шатланып кабул иттеләр. Аның эшчәнлеге, соңгы проектлары турында да беләләр иде. Үзләренең тәҗрибәле белгечләр туплап, яңа биеклеккә күтәрелергә планлаштырып йөрүләре турында сөйләде директор. Алар аны бик теләп эшкә алырга риза булдылар. Килешүдәге хезмәт хакы турындагы сумманы күргәч, Марат Фәһимовичның хәтта кашлары сикереп куйды! Әмма үз халәтен сиздермәскә тырышты, җитди ир-атлар хисләргә бирелеп тормый ул!
Өйгә кайтып, шатлыгы белән бүлешкәч, хатыны:
– Психологлар  дөрес әйтә, димәк! – дип куйды. 
– Ничек инде?
– Тормышны үзгәртер өчен башта иске йөктән арынырга, яңага урын бушатырга һәм тынычланырга кирәк, диләр. Үзгәрешләрне елмаеп каршы алып, без дә дөрес эшләдек, әйеме, кадерлем?! – диде хатыны өстәлгә ике чынаяк куеп... – Котлыйм үзеңне!


   

Сылу Сәмигуллина

"Сөембикә"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: