Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Үзе – табиб, үзе – пациент

27 яшьлек табиб Леонид Рогозов – 1961 елны үз-үзенә операция ясап,  сукыр эчәген кисеп ала алган талантлы табиб.

Мондый, үзенчәлекле операция ясаган табибләр бар, әмма күп түгел. Әлеге вакыйга бар илләрдә дә мәгълүм булгач, аның булдыклыгына, түземлегенә ихлас сокланучылар саны арта. Шулар арасында җырчы В.Высоцкий да була. Ул аңа җыр багышлый. Ә Санкт-Петербугта, 1930 елда ук ачылган Рус Арктика һәм Антарктика музеенда Л.Рогозов үз-үзенә операция вакытында кулланган хирургия инструментлары да экспозицияләнә.


Ленинград дәүләт медицина институты ординаторы Леонид Рогозов бер көнне 6 нчы  Совет Антарктика фәнни экспедициясенә кузгалу өчен энтузиастлар, хезмәткәрләр туплануы хакында ишетә. Бу бит космоска менү белән бер дәрәҗәдә могҗиза! Һәм ике дә уйлап тормыйча, шунда бару өчен гариза яза. Унөч кешедән гыйбарәт командага бердәнбер медицина хезмәткәре итеп сайлап алына ул. Чемоданына китаплар сала. Герләрен дә ала. 

1961 елны Новолазаревская совет Антарктика станциясендә була бу вакыйга... Бозлы материкта кыш чыккач, 29 апрель көнне ул үзен начар хис итә башлый. Күңеле болгана, температурасы югары, корсагының уң ягы авырта. Табиб аңлап ала: аның сукыр эчәге ялкынсынган... Бер станциядә дә очкычлар булмый. Станция ярдан  сиксән км ераклыкта. Һава торышы да – очкычлар оча торган түгел... Башта консерватив терапия методларының һәркайсын кулланып карый ул: ятып тора, ашамый, хәрәкәтләнми, үзен салкын белән сыный, антибиотиклар куллана... Ләкин, ни кызганыч, берни дә булышмый. Табиб үз көндәлегенә мондый җөмләләр тезә: “Миндә аппендицит, ахрысы. Әлегә бу хакта беркемгә дә дәшмим. Хәтта елмаям да. Үз дусларымны нигә алдан ук  куркытырга?! Алар миңа нәрсә белән булышлык итсен инде? Менә төне буе йокламадым. Коточкыч авырта! Карлы буран минем җанымны ашап тора, әйтерсең җаным аша ук уза, ул бит йөзләрчә шакаллар җыелгандай улый. Әле операция кирәк булачагын аныклаган симптомнар юк, әмма начар хәл булачагын сиземләвем күңелемә үтеп керә башлады... Бары да тәмам... Мин бердәнбер мөмкин чишелешне уйларга мәҗбүрмен: үз-үземә операция ясаячакмын... Бу бөтенләй мөмкин түгел кебек, ләкин мин кулларымны салындырып, моның белән килешә алмыйм”.

30 апрель көнне температурасы тагын да күтәрелгән Леонид Рогозов катгый карар кабул итә – үз-үзенә операция ясаячак! Ул медицинага бер генә катышлары да булмаган өч ассистентны әзерлек хәленә кертә. Метеоролог Александр Артемьев, инженер-механик Зиновий Теплинский һәм станция начальнигы Владислав Гербович табибнең халәтен аңлый. Операция башлангач та, механик яктыртып, өстәл лампасын тотып тора, утны кирәкле итеп җайлап бора һәм зур булмаган түгәрәк көзгене табибнең эче янында тота. Ә метеоролог медбрат вазифаларын башкарып, инструментларны бирә. Станция начальнигы исә тагын нәрсә кирәк дип торучы ролендә. Һәм әгәр теге ике хезмәткәр куркып аңнарын югалтса (ә андый хәл килеп чыгу бик мөмкин), аңа начальник булышлык итәчәк. Ә инде табиб үзе үк аңын югалтса, аны аңга кайтарырлык дарулы шприц әзер. Леонидны коткару буенча башка вариант калмый. Вакыт та тар була инде. Ә кемнең генә күрәләтә торып, яшьли үләсе килсен?!

Көндәлегенә ул болай дип тә яза: “Үз язмышымда беркайчан да үз-үземне шушы кадәр авыр хис иткәнем юк иде әле. Өстәвенә...шушы бинаны уенчык урынына дер селкетүче каты буран купты. Егетләр хәлемне белешеп, мине тынычландырырга дип килеп тора. Минем кәефем юк – барысының да бәйрәмен боздым бит. Иртәгә – 1 май. Ә хәзер барысы минем тирәмдә йөгереп йөри, автоклав әзерли. Безгә караватны стерильләштерергә кирәк. Хәлем инде авырая бара. Бу хакта егетләргә әйттем. Кирәк булмаган бар әйберләрне бүлмәдән чыгара башладылар”.

Табиб үз кулларын һәм булышчыларының кулларын дезинфекцияли. Новокаин кадаганнан соң, яткан килеш, бик җайсыз итеп, сул яккарак борылып, скальпель алып, унике сантиметр итеп эченә кисем-яра сыза. Операцияне пирчәткә кимичә генә, кайчак көзге аша карап, кайчак капшап-капшап кына ясый. Тик күкрәк өлеше бар яссылыкны да күрсәтми шул. ... Ассистентларның йөзе агарынып ката. Барысы да укшый, барысының да башлары әйләнгәндәй була. Ләкин берсе дә артка чигенми. Кыю полярниклар бит! Табиб та паникага бирелми.Метеоролог аның барлык күрсәтмәләрен төгәл үти. Тагын акырын маташса, аны инде коткарып булмаячагын табиб үзе дә чамалый. Сукыр эчәге зур төгәллек белән кисеп алына. Киселгән җирне пөхтә итеп тегә. Операция бер сәгать тә кырык биш минут дәвам иткәч, төнге уникедә тәмамлана. Леонид ассистентларына күрсәтмәләр бирә. Эченә антибиотик кадый. Ә йокы уколыннан соң ук йоклап та китә.

Биш көн үткәч, югары температура түбән төшә. Тагын ике көннән соң табиб үзе теккән җирләрдәге җөйләрне ала. Эшләвен дәвам итә...  Леонид Рогозов шуннан соң 2000 елга кадәр яши һәм Санкт-Петербургта вафат була. Әмма җаны-тәне никадәр борчу, сынау аша узган бу шәхеснең тормыш юлы ничек булган соң? 

Леонид Иван улы, Юрий Гагарин кебек үк, 1934 елның мартында Чита өлкәсенең Борзинский районы Даурия станциясендә туган. Әтисе – машина йөртүче, әнисе – сыер савучы. Алар гаиләсендә дүрт бала булган. Бераздан бу гаилә башта Казахстанга, аннары Минусинскига күченгән. Булачак табиб мәктәпкә китә. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтисе 1943 елны фронтта һәлак була. Әнисе дүрт бала белән берүзе кала. Көне-төне эшли, Леонид өчен дә җаваплы көннәр килеп җитә. VII сыйныфтан соң ир бала тау эше мастерына укырга керә, әмма бу һөнәр аның күңеленә һич тә якын булмый. Әйе, укыган өчен стипендия түләнә түләнүен...  Училищедан соң ул яңадан урта мәктәпкә кайта һәм аны уңышлы тәмамлый. Армиядән соң 1953 елны Ленинградның педиатрия медицина институтының дәвалау факультетында югары белем ала башлый. Спорт, музыка, җәмәгать эшләре... Берсе дә аннан читтә калмый. Акыллы егетне кызлар да бик ошата. Институт тәмамлауга, 1959 елны ук ул хирургия буенча клиник ординатурада белем алуын дәвам итә. 1960 елның ноябрендә “Обь” дизель-электроходына утырып, Антарктикага юнәлә. Табиб булудан тыш, метеоролог һәм хәтта машина йөртүче булып та эшли. Операция барышын ул Совет Антарктикасы экспедициясе бюллетенендә дә тасвирлап нәшер итә: “Операциядән башка үземә берни турында да уйларга рөхсәт итмәдем... Әгәр дә аңымны югалтсам, Саша Артемьев  миңа инъекция ясарга тиеш иде – мин аңа шприц биреп, нишләргә икәнен аңлаттым... Бичара ассистентларым! Соңгы минутта мин аларга карадым: алар ак халаттан басып тора, ә йөзләренең төсе халатлары төсеннән дә аграк инде. Аннары мин новокаинлы укол алып, үземә беренче уколны кададым. Ничектер, автомат рәвештә операция ясау режимына көйләндем һәм шул мизгелдән башлап, башка бернәрсәне дә күрми башладым. Сукыр эчәккә кадәр җитү, көзге булса да, гади гамәл булмады. Капшап табарга туры килде. Кинәт башыма шундый уй килде: “Мин үземә тагын да күбрәк яра ясыйм һәм аларны сизмим дә...”  Хәлем беткәннән-бетә бара, ә йөрәгем тигез типми башлады. Һәр 4-5 минут саен мин 20-25 секундка туктап, ял иттем. Ниһаять, менә ул, каһәр суккан сукыр эчәге!.. Аны кисеп алуның иң авыр стадиясендә күңелем төшә башлады: йөрәгем сизелерлек акрынайды, ә кулларым әйтерсең резинага әйләнде. Бу начар тәмамланачак дип уйладым шул чак. Ә бит сукыр эчәген кисеп аласы гына калган иде! Әмма соңрак мин үземнең исән калуымны аңладым!” 

Бу хакта совет халкына мәгълүм булгач, аның батырлыгына хәтта  күпне күргән, беренче очучы-космонавтлар да соклана. Мәсәлән, СССРның очучы-космонавты Герман Титов үзенең “Голубая моя планета” китабында Александр Матросов, Николай Гастелло, Борис Пастухов һ.б. каһарманлыкларын санап, болай дип тә язган: “Безнең илдә каһарманлык – ул тормышның үзе... Без Антарктика экспедициясендәге катлаулы шартларда үз-үзенә операция ясаган совет табибе Леонид Рогозовның батырлыгыннан көнләшәбез. Кайчак, берүзем калганда, бу хакта үз-үземнән сорыйм: мин моны булдыра алган булыр идемме? Һәм һәрчак башыма шундый җавап килә: “Көчемнән килгәннең барысын да эшләргә тырышыр идем...” 

1961 елның июнендә СССР хөкүмәте табибне Антарктика экспедицияләрендә катнашып, шунда аеруча да батырлыклар кылучылар белән беррәттә Хезмәт Кызыл Байрак ордены белән бүләкли. 1962 елның октябрендә генә әлеге экспедициядән яңадан Ленинградка әйләнеп кайткан Леонид бер елдан соң ординатураны тәмамлый. Аны яңадан Антарктикага баручы экспедицияләргә әйдәп карыйлар. Әмма табиб үзе риза булмый. “Мин анда нинди генә башка төр эшләр башкармадым, авыр әйберләр ташыдым, төзедем, буядым да... квалификацияле табиб кына буласым килә...” дип җавап бирә. 1963 елны шул ук институтның аспирантурасында укый башлый. Өч елдан соң үңәчтәге яман шешне дәвалау темасына багышланган кандидатлык диссертациясен яклый.  Бер ел табиб-хирург булгач, академик И.П.Павлов исемендәге Ленинград медицина институтының гос­питаль хирургия кафедрасы ассистенты булып эшли, ә 1971 елны аны Болгариягә хезмәт командировкасына юллыйлар. 1979 елдан алып 1986 елга кадәр төрле сырхауханәләрдә, медико-санитар частьларда табиб-хирург булып хезмәт иткәч, 1986-2000 елларда Ленинградның фтизиопульмонология фәнни-тикшеренү институтының лимфоабдоминаль туберкулез хирургиясе бүлеген җитәкли. Бик талантлы табиб булса да, һәрчак тыйнак була.

Аллаһы Тәгалә бу бәндәгә күп сәләтләр биргән. Ул болгар, немец, инглиз һәм чех телләрендә дә яхшы сөйләшкән. Әмма үпкәдәге яман шеш сәбәпле операция кичергәннән соң, хәле катлауланып, нибары 66 яшендә  вафат булган. Олы улы Василий хакында мәгълүмат юк. Ә менә Прага медицина студенткасы Марцела белән корган гаиләдәге балалары: кызы Елена – Чехиядә яши, гомуми практика табибәсе, улы Владислав – Бөекбританиядә, табиб-анестезиолог. Чех кызы Рогозовка үз соклануын белдереп хат яза, дуслашалар, СССРда бик тату гаилә коралар. Әтиләренең үз-үзенә операция ясавын белеп үсә балалары! Әмма ул чакта көннән-көн авырая барган гаилә тормышы инде юкка чыга бара. Чөнки Леонидны күпләр таный. Аны еш сыйлыйлар, атаклы шәхес белән дуслашырга теләүче эчкечеләр табылып кына тора, табиб рух ныклыгы күрсәтми, эчкән көннәрендә кызып китүчән була. Һәм Марцела Рогозова ике кечкенә баласын алып, үз туган иленә кайтып китә. Югары квалификацияле хирургны дан белән бәйле эчкечелеге авыр хәлгә төшерә...

Улы Владислав әңгәмәләрдә үзенең ике бала үстерүен, аларның да дәү әтиләре Леонид Рогозов белән горурлануларын искәртә. “Әти яхшы күңелле кеше иде... Кызганыч, без аны җирләргә дә кайта алмадык. Вафат булуын соңрак белдек. Санкт-Петербургка берничә елдан соң гына кайтып, кабере янында баш идек”, – ди.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев