Мәдәни җомга

Юрий Поляков: “Бур булдыңмы – хур булдың”

Күп тапкыр әйткәнемчә, Г.Яхина әсәрләренең нәфис әдәбиятка бер катнашы да юк.

Гүзәл Яхинаның яңа «Эшелон на Самарканд» романын плагиатта гаепләү җәһәтеннән туган шау-шуга карата минем фикеремне сорыйлар. Янәсе, ул Самара тарихчысы һәм блогеры, 1920 еллардагы ачлык буенча белгеч Григорий Циденков материалларын ачыктан-ачык үзләштереп язылган. Миннән чын язучылар турында сорашсагыз ярамыймыни инде, сезне һаман шул гаугачылар гына кызыксындыра...


Иң әүвәл шунысын хәтерегезгә төшерим: инде күп тапкыр әйткәнемчә, Г.Яхина әсәрләренең нәфис әдәбиятка бер катнашы да юк. Бу авторны мин ПИП (персонифицированный издательский проект – шәхсиләштерелгән нәшрият проекты) категориясенә кертәм, ул укучыга совет заманындагы дәүләт займы облигацияләре кебек ирексезләп тагыла. Әмма хәтта «елмайта торган нәшрият проектлары» да, үзләренең коммерция ягыннан гадилегенә (бу исә караклыктан да начаррак) карамастан, элементар һөнәри күнекмәләр дәрәҗәсеннән түбәнрәк төшәргә тиеш түгел.

Таныш мөхәррирләремнән ишетеп беләм: баштарак «Зөләйха күзләрен ача» романы, әдәби зәгыйфьлеге сәбәп­ле (Яхина «энҗеләре» һәм хаталарыннан Петросян гына көлми калды бугай), нәширләр тарафыннан кире кагыла. Әмма кинәт аны Казаннан бик зур җитәкчеләр яклап чыга, гәрчә, мәгълүм булганча, гаять бай татар әдәбиятында нәкъ шул чор турында язылган куәтле һәм намуслы, гадел проза ни өчендер хәзергә кадәр русчага тәрҗемә ителмәгән. «Казан эзе» хакындагы имеш-мимешләр хакыйкатькә охшаган, чөнки элегрәк мондый дәрәҗәдәге текстны – язылып бетмәгән киносценарий белән этнографик язмалар боткасын – теләсә кайсы штаттан тыш рецензент дәлилләп кире кагар һәм шуның өчен гадел рәвештә ун сум акчасын алыр иде. Әмма инде баш мөхәрриргә «вертушка» буенча Үзәк Комитеттан шылтыратсалар, хәл бөтенләй башкача булыр иде...

Биредә шунысын да өстәү мөһим: әдәбиятта һөнәрмәнд­лек ул – үзеңне сүз, сюжет, диалог белән иркен тоту осталыгы (хәер, Яхинада боларның берсе дә юк) гына түгел, бәлки этика да, ә анда иң төп кагыйдә – урлашма! Безнең буынны «цитаталарны куштырнаклар эченә алырга кирәк, кемнеңдер идея, фикер, ачыш-табышын үзләштерәсең икән – һичшиксез аның кайдан алынганлыгын күрсәтү зарур», дип өйрәттеләр.

Әмма проблема караклыкта гына да түгел. Моннан күп еллар элек минем бер әдәби кардәшем Христос турында роман язарга җыенуын әйтте. Мин таң калдым – моның өчен тау кадәр әдәбият укыр­га кирәк бит! «Нигә? Мин Брокгауз энциклопедиясендәге мәкаләне укыдым, шул баштин ашкан... Калганы исә – фантазия эше!» – дип авызымны томалады дустым. Ни өчен бу мәзәк хәлне искә төшердемме? Ә менә уйлап карагыз әле: Идел буендагы ачлык фаҗигасе турында тарихчы блогер язмаларына таянып язу – җилбәзәклек, ахмак шөгыль. Үткәнне сурәтләү өчен, аны белергә кирәк. Иске, күптән таныш фикерме? Ничек карыйсың бит... Теләсә нинди вакыйганы Лес­ковның дагаланган борчасы белән чагыштырыр­га мөмкин: белемнең зурайту пыяласы, лупасы куәтлерәк булган саен, вак детальләр күбрәк күренә, димәк, эпоханы сыйфатлый торган вакыйга нечкәлекләре җетерәк чалымлана.

«Зөләйха...», «Обитель» яки «Авиатор» кебек китапларда исә без үткәннәрне нәфис реконструкцияләү дә, тарихи романистика да түгел, ә бәлки ватан тарихы вакыйгалары буенча явыз, җавапсыз яки, иң яхшы очракта, шапшак фэнтези белән эш итәбез. Фэнтези жанрының исә үз законнары: «...И поскакал Евросвет в Черноград, чтобы одолеть подлого Злобоеда, вызволить из темницы красавицу Трансгендуру и принести свободу раборусам...»

«Эшелон...»ны мин, әлбәттә, укымадым һәм башкаларга да укырга киңәш итмим. Минем хәрефләр белән язылган сафсатаны укуга вакыт сарыф итүдән коткара торган шундый принцибым бар: бер-ике бүлегеннән соң моның клиник графомания икәнен чамаласам (бу исә тәҗрибәле кешегә беренче җөмләләрдән үк аңлашыла), гәрчә Г.Юзефович кебек ялланган кенәриләр мактап күккә чөйсә дә, әлеге автор әсәрләрен башкача беркайчан да кулыма алмыйм. Тавышы булмаган кеше беркайчан да Собинов кебек җырламаячак, хәтта Буйнов кебек тә булдыра алмаячак. Әдәбиятта ярты гасырга якын тир түккән кешегә ышаныгыз: сәләтсезлектән дәваланып булмый, талантсыз авторның китаплары бер-берсеннән беркадәр аерылырга мөмкин, әмма асылда алар шундый ук нәҗес, боламык булып кала.

Ни өчен нәширләр мондый бер тиенгә ярамаган текстларны чыгаралар соң? Сере бик гади: нигездә, китапның эчтәлеге белән түгел, бәлки тышлыгы белән сәүдә итәләр бит. Елена Шубинаның укучыга тоташ реклама белән тагыла торган «Г.Яхина» проекты очрагында исә миңа аның бер зәгыйфь «Зөләйхасы...» җитә калды. Әмма биредә дә ниндидер бер хәйлә яшерелгән. Акыллы укучы: «Бәлки, сәбәбе тышлыкта гына да түгелдер?» – дип шиккә төшәчәк һәм хак­лы булачак. Иманым камил, моның сере авторның имманент яки коммерцияле русофобиясендә. Акылны шомландыру, тынычлыкны бозу, «режим»ны какшату өчен бүген әлеге трендка ихтыяҗ бик зур. Хәтердә, СССРны нәкъ менә шулай какшатканнар иде: әсәреңдә советка каршы подтекст (төптә яткан мәгънә) юк икән – димәк, әдәбият түгел! Яки: «Әйе, тексты коточкыч чатак, әмма подтексты нинди бит!» Мин бу вакытларны яхшы хәтерлим, ирексездән үземә дә катнашырга туры килгәләде. Гомумән алганда, хәзерге әдәбиятта русофоб булу бик уңайлы һәм файдалы, аны шундук күккә чөя башлыйлар.

Ә сез менә АКШта шундый вәзгыятьне күз алдыгызга китереп карагыз әле! Ниндидер автор пәйда була да, үзенең беренче романын хәерче индеецларның бетле, тифлы юрганнарына, икенчесен – Бөек депрессия елларындагы ачлыкка (ә анда миллионнарча кешенең гомере өзелгән!) багышлый, өченче романында исә Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Америкадагы японнар өчен төзелгән концлагерьларны сурәтли... «Карале, – диячәк хәтта иң аңгыра америкалы да, – бу бернинди әдәбият та түгел, ә Америкага каршы пропаганда проекты бит!» Һәм хаклы булачак. Иманым камил, әлеге фаш итүченең, гәрчә ул искиткеч каләм остасы һәм зур гыйлемле белгеч булса да, шуның белән язучылык карьерасы бөтенләйгә тәмамланачак. Бездә исә барысы да нәкъ киресенчә: «Большая книга» премиясен өләшүче жюри әгъзалары яңа китаплар арасыннан карагруһчыл әсәрләрне кардәшенең йоны арасыннан бет чүпләгән маймылдай сөенә-сөенә эзли. Теләсә кайсы кибеткә керсәң, Яхина китапларыннан киштәләр сыгылып тора, ә менә Шолохов яки Леоновны ярты көн эзләсәң дә таба алмыйсың...

Алай гына да түгел әле, Владивостоктан Смоленскига кадәр барлык китап кибетләрендә иң яхшы урынга нәкъ менә шовинистик әдәбият куелган һәм тоташ рекламалана. Кем кушуы буенча эшләнә бу? Кем тырыша? Мерчандайзерлармы? Һич юк, алары бушка китапларны бер урыннан икенче урынга да күчереп куймаячак. «Литературная газета» мөхәррире булганда, мин бу сәер вәзгыятьне тикшереп карарга маташкан идем, һәм без журналистлар белән шундый нәтиҗәгә килдек: җәмгыятькә автофоб-әдип­ләрне тагу, ә фикерли белүче ватанпәрвәр язучыларга юл бирмәү сәясәтен дәүләт аппараты, төгәлрәк әйткәндә, Роспечать федераль агентлыгы алып бара. Хәер, мин бу хакта күп яздым, һәм күп тапкыр зыян да күрдем инде.

Әмма гауга чыгарган романга әйләнеп кайтыйк әле. Әгәр Яхинаның яңа текстында плагиат булуын дәлилләсәләр (ә эш шуңа таба бара да инде), мин моңа бер дә гаҗәпләнмәячәкмен. Әдип­лек һөнәренең нигезләреннән мәхрүм автор өчен һөнәри намуслылык буш аваз гына булып тора. Бу – каракның күлмәк җиңенә каптыр­ма тагуы кебек: алар аңа комачаулый гына. Сүз уңаеннан: Яхина кебек әвәләп ясалган яшь автор-лауреатлар, минемчә, чит идея һәм фикерләрдән ачык­тан-ачык, тартынмыйча файдаланып кына калмый, әле чит кешенең әдиплек хезмәтеннән дә файдалана һәм аның өчен бик тә саран түли. Алар үзләренең плантаторлык хәйләсен беркем дә искәрми, дип уйлый, ахры. Сүземә ышаныгыз: әлеге четерекле тематика һөнәри бергәлектә күптән тикшерелә һәм тиздән киң мәгълүмат кырына бәреп чыгар төсле. «Г.Яхина» проекты тирәсендә купкан ­шау-шу исә бу буында иң соңгысы һәм иң яңгырашлысы түгелдер, дип тә куркам әле...

Алсу ЗӘЙДУЛЛИНА тәрҗемәсе.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: