Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Юраганнар юш килерме?

Киләчәккә гөманнар җәһәтеннән игътибарны Бөекбританиянең Икътисади вә эшлекле тикшеренүләр үзәге (CEBR) фаразлаулары да җәлеп итә

Соңгы елларда яшәешнең төрле өлкәләрендә башланган глобаль кризис белән бәйле киеренкелек, алар буенча белгечләрне яисә фәнни-тикшеренү үзәкләрен генә түгел, ә аерым илләрне һәм хәтта ки абруйлы халыкара оешмаларны да киләчәк хакында ныклап уйланырга, әлеге тенденцияләргә кагылышлы ниндидер фаразлар да кылырга мәҗбүр итә. Мисалга, БМОны алыйк. Аның Генераль секретаре Антониу Гутерриш, коронавирус пандемиясенең социаль-икътисади нәтиҗәләрен гөманлап, бүгенге дөнья соңгы 80 еллык чорында иң хәтәр рецессия (икътисади убылу) алдында тора, дип кисәтте. Аның әйтүенчә, дөньяда фәкыйрьлек көчәя һәм хәтта ачлык куркынычы да яный. Моны ул җәмгыятьтә моңа кадәр дә хөкем сөргән тигезсезлек вә гаделсезлекләр белән аңлата. БМО шулай ук 2021 елда дөньяда тирән гуманитар кризис башлану куркынычы турында да искәртә.

Киләчәккә гөманнар җәһәтеннән игътибарны Бөекбританиянең Икътисади вә эшлекле тикшеренүләр үзәге (CEBR) фаразлаулары да җәлеп итә. Аның экспертлары әйтүенчә, эчке тулай продукт (ВВП) күләме буенча дөньяда беренчелекне инде 2028 елда ук Кытай биләргә мөмкин. Әлегә (2019 ел нәтиҗәләре буенча) бу күрсәткеч түбәндәгечә: АКШ – 21,4 трлн доллар; Кытай – 14,3 трлн доллар. Әмма Кытай лидеры Си Цзиньпин 2035 елга ил икътисадының икеләтә арту мөмкинлеген әйтә. Чөнки ул, хәтта дөнья икътисады убылган 2020 елгы пандемия чорында да, 2 процентка үсеш кичергән, ә Кытай компанияләренең акцияләре 4,9 трлн долларга кыйм­мәтләнгән. CEBR фаразы буенча, алдагы унъеллык ахырына дөнья икътисадында өченче урынга инде Һиндстан чыгарга мөмкин (әлегә аның ВВП күләме 2,8 трлн доллар тәшкил итә). Экспертлар исә Россия икътисадына да, анда IT секторы нәтиҗәле кулланылган очракта, беренче унлыкка эләгү мөмкинлеген фаразлый. Әмма, илдәге реаль хәлләрдән чыгып фикер йөрткәндә, юрауларның соңгысы инде бик тә шикле күренә.

Хактыр ки, кешелек дөньясының киләчәген һәм иминлек шартларын билгеләгәндә, стратегик тот­рыклылык, шул җөмләдән, атом-төш һәм башка сугыш коралларын тыю яки аларга катгый контроль урнаштыру кебек мәсьәләләр дә алгы планга чыга. Мисалга, Стратегик һөҗүм коралларын алга таба да кыскарту вә чикләү буенча чаралар турындагы килешүне (ДСНВ) алыйк. АКШ башта анда Кытайны да кертмәкче иде. Әмма Пекин аннан баш тартты. Ә Мәскәү, АКШта яңа Президент сайлануын истә тотып, ДСНВны дөнья иминлеге хакына саклап калу ниятен 5 февральгә (бу көнне аның срогы чыга) кадәр хәл кылырга чакырды. Сайланган Президент Джо Байден, гәрчә саклану өлкәсендә Кытай һәм Россиягә бәйле стратегик кыенлыкларга җавап бирердәй реформа үткәрү зарурлыгын таныса да, Мәскәү белән ДСНВ буенча сөйләшүләргә әзер булуын белдерде.

Ә киләчәк хакында сүз барганда, геосәяси көндәшлек темасы да игътибардан читтә кала алмый. Төп уенчылардан АКШ, Кытай һәм Россияне алсак, күренә ки, икътисади яктан алар шактый аерыла. Ә хәрби технологияләргә һәм сугыш кораллары җитештерүгә килгәндә, әйе, монда Мәскәүнең мактанырлыгы бар. Тик бөтен хикмәт зур сәясәттә аның мөстәкыйль уенчы булмавында. Дөрес, геосәяси көндәшлек ягыннан Джо Байден Кытай һәм Россияне бер тактага куеп карый. Моны Мәскәү дә күрә. Һәрхәлдә, АКШның Кытай вә Россия кебек авторитар режимнарга “демократияләр глобаль коалициясен” каршы кую идеясен анда дөрес аңлыйлар кебек. Иң гаҗәбе – Пекинның Мәскәүгә ышаныч вә өмет белән каравы. Кытай тышкы эшләр министры Ван И бу җәһәттән, ике арада стратегик хезмәттәшлекнең чиге дә, тыелган зоналары да юк, дип саный. Әмма чынбарлык күпкә катлаулырак. Зурдан алганда, АКШ һәм Россия, дөнья тотучыларның геосәяси уенчылары буларак, икесе ике яктан, әмма бер үк максатларда эш итә. Димәк, хәрби яктан Кытай төп башына утыртылырга мөмкин. Күрәсең, әлеге гео­сәяси уенның бөтен хикмәте дә шунда. Россия исә алга таба да чимал чыганагы булып калыр кебек. Ә илтифатлы укучы бүгенге күзәтүдә Европа Берлеге телгә алынмавына да игътибар иткәндер. Әйе, анда бүген җитди үзгәрешләр бара. Әмма бу инде үзе бер тема, һәм ул аерым тукталуны таләп итә.

Фоат УРАЗАЙ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев