Мәдәни җомга

Юлай Шамилоглы: Бәлеш ашап, гармун уйнап йөрүне югары дәрәҗәгә куюны кабул итә алмыйм

«Болай итеп йөрү татарларның киләчәген бетерә», — диде галим.

Назарбаев университеты профессоры, тарих фәннәре докторы Юлай Шамилоглы татар кешесенең өчпочмак, бәлеш, чәкчәк ашап, гармун тартып, биеп-җырлап йөрүен югары дәрәҗәгә куюга каршы.

«Түбәтәй киеп, өчпочмак ашап, биеп-җырлап йөрүне югары дәрәҗәгә куялар. Мин моны кабул итә алмыйм, бу минем өчен татар мәдәнияте түгел. Моның тышкы яктан мәгънәсен күрмим. Бәлки, мин ялгышамдыр, әмма минем белән килешкән башка галимнәр дә бар», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның фикеренчә, бу — татарларның киләчәк стратегиясендә зур ялгышлык. «Элекке заманда (XIX–XX гасырларда) татар кешесе укымышлы булган, татар теленнән тыш, гарәп, фарсы, төрек телләрен дә белгән. Әмма бүгенге көндә алай түгел. Татарлар авылдан шәһәргә килгән булса да, шәһәр алар өчен яңалык, алар өчен ул чын тормыш була алмый», — ди галим.

Юлай Шамилоглы бу күренешне соңгы 30-40 елда барган сәясәтнең дәвамы дип атады. «Болай итеп йөрү татарларның киләчәген бетерә. Тарихчы буларак, татар авылы мохите турында бераз белсәм дә, авыл тормышында озаклап яшәмәдем. Авыл тормышы инде бетеп бара — авыл кешеләре дә шәһәрләшә бара. Авылларның да юкка чыкканын күрәбез», — диде Юлай Шамилоглы.

«Театр, музей, китапханә, университет, Язучылар берлеге — болар да татар дөньясы түгелмени? Минемчә, бу мәсьәлә татар халкында көн кадагында торырга тиеш», — дип сөйләде ул. 

 

Зилә Мөбәрәкшина 

«Татар-информ» 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: