Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Юл эшчесе Александр Мигунов: «Күпләр, көрәкне алып, 15 минуттан арыйлар, ә безнең арырга вакыт юк – кешеләргә йөрергә кирәк»

«Шәһәрне төзекләндерү» муниципаль унитар предприятиесендә берничә ел дәвамында тулы бер гаилә эшли: әтиләре уллары белән шәһәр урамнарын җыештыра.

Быелгы кыш Казанның коммуналь хезмәтләре өчен шактый катлаулы булды. Төп көч урамнарны көн саен кардан чистартуга юнәлтелгән. Махсус техника белән беррәттән, юл эшчеләре дә чисталыкны сакларга булыша. Алар өчен начар һава торышы юк, көн саен, халык Казан урамнары буйлап рәхәтләнеп йөри алсын өчен, кулларына көрәк ала. Александр Мигунов – «Шәһәрне төзекләндерү» муниципаль унитар предприятиесе юл эшчесе, шәһәрнең Мәскәү һәм Яңа Савин районнарында урамнарны җыештыру һәм төзекләндерү эшендә дистәләгән ел хезмәт куя. Ул KZN.RU порталы укучыларына бу эшнең һәрберебез өчен ни өчен мөһим булуын сөйләде.

Кулдан ясалган көрәкләр, көч һәм зирәклек

Ибраһимов проспектындагы чисталык өчен казанлыларга борчылырга кирәкми, көн саен иртәнге 6 дан башлап тротуарларны, җәяүлеләр кичүләрен, тукталыш мәйданчыкларын җыештыру белән тулы бер гаилә – Александр Мигунов ике улы белән шөгыльләнә. Аларга ике юнәлештә Чистай урамыннан Восстание урамына кадәр участок беркетелгән. «Иң мөһиме – үз эшеңне ярату! Быел кар күп яуды, әмма бу минем өчен беркайчан да артык проблема булмады. Эшсез утыра алмыйм», – ди Александр Мигунов.

Быел кышын Александр Валерьевичка эшсез утырырга туры килми, февраль башыннан гына шәһәрдә айлык явым-төшем нормасы яуган, ә без аның белән очрашкан көнне буран булды. «Яңа яуган кар проблема түгел, – дип елмая эшче. – Реагентлы кар зур кыенлык тудыра, чөнки юеш. Бу тыштан караганда гына, бөтен кеше булдыра алырдай җиңел шөгыль кебек күренә, монда көч һәм зирәклек кирәк. Күпләр, көрәкне алып, инде 15 минут эштән соң арыйлар, ә безнең арырга вакыт юк, кешеләргә йөрергә кирәк».

Эш сменасы көндезге сәгать икеләрдә тәмамлана. Александр Мигунов үз территориясенә җаваплы карый һәм кизү вакытында бөтен участокны әйләнеп чыгарга тырыша. Әмма көчле кар явулар аркасында еш кына артыгын да эшләргә туры килә. «Әгәр карны вакытында чистартмасаң, икенче көнгә эш тагын да күбрәк булачак», – ди ул.

Александр Мигуновның эше саплары Канада эрбет агачыннан булган ике кулдан ясалган көрәк ярдәмендә җиңел бара. «Бу – нык һәм җиңел агач. Мин аларны үзем ясадым, бер уңайдан кар көрәү җиңелрәк булсын өчен, сапларының озынлыгын арттырдым. Минем бер көрәгем киң, икенчесе – тар. Алар белән инде 5 елдан артык эшлим, һәм берсе дә ярылмаган».

Александр Валерьевич һөнәри хәйләсе – санаулы минутларда автобус тукталышын кардан чистартканы турында сөйләде. «Миңа үз участогым өчен оят булуын теләмим», – диде ул. Уртача алганда, бер тукталышны җыештыру өчен эшченең 5-10 минутка якын вакыты китә, ә баскычларны чистарту өчен – ярты сәгатьтән бер сәгатькә кадәр.

«Шәһәр үзен үзе чистартмаячак»

2006 елда Александр Мигуновның хатыны үлгән, һәм аның җилкәсендә өч улы калган. Тол ир өчен бу авыр вакытлар була, әмма ул бирешми, аларны берүзе тәрбияли. Ике улы – Антон һәм Артем – шулай ук юл эшчеләре булып эшлиләр һәм көн саен әтиләренә стихия белән көрәштә ярдәм итәләр.

«Аның белән горурланабыз, – дип сөйләде Антон Мигунов. – Ул безне ташламады һәм бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын һәм укый алсын өчен барысын да эшләде. Бу – чын ир-ат эше». Бу вакытта Александр Валерьевич әңгәмәне күтәреп алды: «Мин аларга яхшы билгеләр алган өчен, вак-төяк чыгымнар өчен акча күбрәк бирә идем. Карап торам, бераздан көндәлектәге билгеләр сизелерлек яхшырды».

Александр Валерьевич кечкенәдән эшләргә яратканын билгеләп үтте, шуңа күрә бу сыйфатны үз балаларына да салырга тырышкан. «Әйе, бу катлаулы эш, тик мин үкенмим. Аны һәркем дә башкара алмый, ә кемгә дә булса барыбер эшләргә кирәк. Шәһәр үзен үзе чистартмаячак».

Героебыз, эштә аңа Урал бабалары каны ярдәм итә, дип шаярта. «Хәзер, коронавирус пандемиясе чорында, бигрәк тә катлаулы – кешеләр җитми, күпләр авырый, әмма мин Аллаһка рәхмәтлемен, – дип уртаклашты Александр Валерьевич. – Соңгы елларда авырганым юк диярлек, саф һавада эшләү сизелә (көлә), әмма яшь үзенекен итә... ни дисәң дә, 59 яшь».

Уллары күрше участокларда эшли һәм һәрвакыт әтиләре белән тыгыз элемтәдә тора. «Балаларны өйләндерергә телим, тик берсе дә теләми, – дип зарланды гаилә башлыгы. – Аларга үз киләчәген төзергә кирәк».

Александр Валерьевич белән сөйләшү вакытында аның янына бер хатын-кыз килде һәм чиста тротуар өчен рәхмәтен белдерде. «Еш кына яныма килеп рәхмәт әйтәләр, ләкин кайвакыт узып баручылардан кар бөтен җирдә дә чистартылмаган дигән ачулы шелтәләр дә ишетәм, – дип сөйләде эшче. – Теләсә нинди эшкә вакыт кирәк, һәм мин, халык безнең хезмәтне күрсен һәм безнең барыннан да элек аларның уңайлыклары өчен тырышуыбызны аңласын өчен, кулымнан килгәннең барысын да эшлим».

«Кар яуган көннәрдә йокыга гына вакыт бар»

Тротуарларда һәм машина юллары кырыйларында калдырылган машиналар территорияләрне җыештыруны катлауландыралар. Александр Мигунов сүзләренчә, ЮХИДИ ваемсыз машина йөртүчеләргә штрафны бер генә тапкыр салмый. «Кар яуганнан соң тротуарны чистартып кына чыгарасың, хәтта асфальт күренә, соңрак машина китә – һәм берни эшләмәгән кебек», - дип уртаклашты эшче.

Бу мизгелдә ул чираттагы тукталыш мәйданчыгы янындагы чүп кәрзине янына килде. «Барыннан да элек, культураны һәрберебездә тәрбияләргә кирәк, – диде ул, кулы белән урнадагы чүп пакетына күрсәтеп. – Миңа кыен түгел, контейнерга кадәр илтәм, чиста шәһәрдә яшәү рәхәтрәк бит. Минем өчен Казан – башкала, ә чүплек түгел».

Александр Мигунов эш вакытындагы иң истә калган вакыйга турында сөйләү мөмкинлеген дә кулдан ычкындырмады. «Бервакыт 23 нче февральдә Ибраһимов һәм Ямашев проспектлары киселеше янында суүткәргеч тишелде. Авариячеләргә ярдәм итәргә кирәк иде, участокта һәр яңгыр суы коесын беләбез, һәм суны тиз агызу өчен тездән суда эшләдек. Ул чакта бик салкын иде, ләкин без бирешмәдек һәм аварияне туктаттык».

Салкын температурага карамастан, Александр Валерьевич бик җылы киенмәскә тырыша. «Минем өчен салкыннан иң яхшы чара – ул эш, эшләгәндә җылы, ә кар күп яуган көннәрне, кичкә кадәр дә тоткарлана алам, тәнәфессез дә эшли алам, ә кием алыштыру өчен вакыт юк. Кар яуган көннәрдә йоклап алу өчен генә вакыт бар».

Александр Мигунов безгә үзенең мавыгулары турында да сөйләде, ул – һәвәскәр бакчачы. Әмма узган ел пандемия чорындагы катлаулы эш графигы аркасында аның дачага барып кайту өчен бер генә буш көне дә булмаган. «Узган җәйдә участок үсеп бетмәгән дип өметләнәм», – диде ул.

Исегезгә төшерәбез, Казан урамнарын җыештыруга 600 гә якын юл эшчесе җәлеп ителгән. Тәүлек саен махсус техника 12-13 мең тоннага якын кар чыгара.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев