Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Җырчы һәм көрәшче Вил Усманов: "Көрәш шоу-бизнес кебек"

Ниндидер яңалыкны керткәндә башта тест була, ә бездә бит инде андый нәрсәләр булып тормады, шунда ук ярышларга керттеләр. Аны бик үк дөрес әйбер дип әйтә алмыйм.

Үзгәрешсез дөнья булмыйдыр инде ул. Башка төрле спорт төрләрен төрләрен алсаң да ел саен нинди дә булса үзгәрешләр кертелеп тора. Шул ук футболда да, хоккейда да һаман саен ниндидер яңалыклар. Ата-бабайлардан килгән көрәш безнең күңелдә башка төрлечә салынган, әлбәттә. Үзгәрешләр безнең татар егетләренең билбау көрәшендә яхшырак, уңышлырак чыгыш ясый алуы, көрәшебезне, батырларыбызны дөнья күләмендә күтәрергә тырышу максатыннан эшләнгән дип уйлыйм. 

Халык сабантуйларда яңа кагыйдәләргә күнеккәнче, бәлки, күпмедер еллар узар. 

Ниндидер яңалыкны керткәндә башта тест була, ә бездә бит инде андый нәрсәләр булып тормады, шунда ук ярышларга керттеләр. Аны бик үк дөрес әйбер дип әйтә алмыйм. Башта тест формасында эшләргә кирәк иде, турнирларда, башка җирләрдә ярышып карарга иде. Күрәсең, вакыт кысан, тизрәк эшләргә кирәк. 

Сабан туйларга кайвакыт хөкемдар булып та барам. Анысы инде үзе бер дөнья. Көрәш шоу-бизнес кебек: шоу-бизнесның да үзенең серләре бар, көрәшнең дә үз серләре.

Шунысы әйбәт: хәзерге көндә көрәшне үстерү максаты белән күп турнирлар, ярышлар уздырылып тора. Төмән өлкәсендә булып кайттым, анда безнең милләт халкы гына түгел, әрмәннәр дә, грузиннар да, руслар да бик матур итеп, бик дөрес, чын татарча, безнеңчә көрәш күрсәттеләр. Регионнарда көрәшнең үсүе мине бик нык шатландыра. Моннан ун ел элек төбәкләрдә көрәш начаррак хәлдә иде, хәзер конкуренция яхшы.

Чыганак: intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев