Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Язучылар берлеге ун кешегә артты. Яңа әгъзалар - кемнәр алар?

Татарстан Республикасы Язучылар берлегенә кабул ителгән яңа язучыларга таныклыклар тапшырылды. Аларны берлек рәисе Тукай клубында узган 2019 елның әдәби эшчәнлекнең йомгак ясау кичәсендә бирде.

Түбәндәге яңа язучылар таныклыклар алды:

  • Рамил Гомәр улы Ханнанов
  • Айсылу Зөфәр кызы Имамиева (Шәехова)
  • Николай МихайловичСорокин
  • Галина Ивановна Булатова
  • Рәкит Яүдәт Әбделманов (Рәкит Аллабирде)
  • Риман Солтан улы Гыйлемханов
  • Лилия Рәфкәт кызы Фәттахова
  • Рәхимә Минвәли Арсланова
  • Эдуард Раимович Учаров
  • Марс Нәфикъ улы Яһудин

«Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов язучылар әдәбиятта, шул ук вакытта сәнгатьтә өлкәсендә барлыгына басым ясады. «Араларда егетләр аз, әдәбиятка егетләр сирәк килә. Шунысы гына күңелне борчый», — диде ул.

Утырыш барышында бер төркем татар язучыларына һәм шагыйрьләренә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Әдәби премияләре дә тапшырылды.

Язучы Рәдиф Сәгъдигә әдәбияттагы казанышлары өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Һәм Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премиясе, шагыйрә Флера Гыйззәтуллина Һади Такташ исемендәге әдәби премиясе, язучы Җәүдәт Дәрзаманов Фатих Хөсни исемендәге әдәби премиясе, язучы Фәрит Яхин Җамал Вәлиди исемендәге әдәби премиясе белән бүләкләнде.

Бүләкне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов тапшырды. «Каләмдәшләребезгә уңышлар телибез, яңадан-яңа әсәрләре иҗат итсеннәр, киләчәктә дә аларның исемнәре алтын хәрефләр белән язылсын иде», — диде ул.

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев