Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Ятим бизәкләребез

Милли бизәкне шул дәрәҗәдә үзгәртмиләр бит инде! Орнамент ул – сәнгатьнең теле. Һәр яңа килгән буын телне, сөйләмне үзгәртә башласа, ни була? Орнамент, гомумән, - дизайнерларныкы түгел, галимнәр, рәссамнар эше.

Сәнгать фәннәре докторы Фоат Вәлиевнең 100 еллыгына ба­гыш­лаган чаралар алдыннан бер күңелсез вакыйга булды. «Яңа татар орнаменты» бәйгесендә борынгы рун бизәкләре авторының беренче урын алуы республикабызның фәнни җәмәгатьчелеген тетрәндерде. 


Татар орнаментын өйрәнгән, тәртипкә салган Фоат Вәлиевнең эшен бер селтәнү белән юкка чыгаруга тиң иде бу. Нинди бәйге, бәяләүчеләре кем, дип кайнады фән эшлеклеләре. Конкурсны, рәссам, дизайнерларны җәлеп итеп, татар орнаментына яңа сулыш өрү максатыннан, «Теория» креатив агентлыгы оештырган булып чыкты. Беренче урын өчен 100 мең, икенче һәм өченче урыннар өчен 30 һәм 10 мең күләмендәге акчалата бүләкләр бирелгән. 28 катнашучының эшен бәяләгән жюрины да буш итмәгәннәрдер. Яңа татар бизәге кертергә азапланган агентлык хәерчеләрдән түгел, димәк. Әмма жюрида ник бер рәссам булсын! «Лорион», «АК Барс Цифрлы технологияләр» компанияләренең арт-директорлары, кием дизайнеры, Милли китапханә директоры урынбасарының татар орнаментына ни катнашы бар?

Бер караганда, яшьләрнең ниятләре аңлашыла да кебек. Китап, музейларда гына калмасын өчен, татар орнаментын заманчалаштырып, урамнарга чыгарасы, халыкка танытасы килә торгандыр. Әмма милли бизәкне шул дәрәҗәдә үзгәртмиләр бит инде! Орнамент ул – сәнгатьнең теле. Һәр яңа килгән буын телне, сөйләмне үзгәртә башласа, ни була? Орнамент, гомумән, - дизайнерларныкы түгел, галимнәр, рәссамнар эше. «Элек бездә дизайнер проектлаучы дип йөртелә иде, дизайн сүзе чит илдән керде», - дип бу җәһәттән канәгатьсезлеген белдерде мөхтәрәм галим Фоат Вәлиевнең кызы - сәнгать белгече Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова.

Бүгенге яшьләр нужа күрмәгән, тир түкмәгән. Үзләре тапканны шулай тиз генә үзгәртерләр идеме икән? Фоат Вәлиевнең башыннан кичкәннәре аларга төшләрендә дә керми. Башта 1927 елда Мәскәүдә мануфактура тоткан өчен халык дошманы дип әтисен кулга алалар, яшәгән йортларыннан куып чыгаралар. 1937 елда Хәсән аганы атып үтергәч, Фоат Вәлиевне тагын да ныграк эзәрлекли башлыйлар. Шуңа күрә ул инженер-архитекторлык институтын да Киевтә тәмамлый. Аннан кайткач «Татгипронефтьпроект» институтында проектлау бүлеген җитәкли, аннары ТАССРның Министрлар Советы каршындагы фәнни-реставрация остаханәләренең баш архитекторы буларак, Болгар тарихи-архитектура тыюлыгын реставрацияләү проектын эшли, Казан, Әлмәт, Бөгелмәдә тарихи йортларны яңартуга үз өлешен кертә. Ун еллап тәҗрибә туплагач, Мәрҗани мәчетенә таш янкорма төзелеше алып барылган вакытта, проект авторы Ф.Вәлиевне төзелештән куалар. Мәчет янкормасының дивар биеклегеннән узып китүе җитәкчелекнең күңеленә хуш килмәгән икән. 1959 ел була бу. Ф. Вәлиевне Архитекторлар берлегеннән чыгарып, архитектура эшеннән бөтенләй читләштерәләр. Мөхтәрәм галимнәр Н.Калинин һәм Н.Воробьев Фоат Хәсән улын Тел, әдәбият һәм тарих институтының аспирантурасына чакырып китерә. Анда ун еллап фән эше белән шөгыльләнеп, зур нәтиҗәләргә ирешүе, бигрәк тә кандидатлык диссертациясе яклавы, күпләгән экспедицияләр нигезендә «Татар халык орнаменты» китабын әзерләве бериш хезмәттәшләренең эченә тия. Галимнең эшенә таяк тыга башлыйлар. Башта, халык укымаячак, дигән сылтау белән китап нәшриятында «Татар халык орнаменты» хезмәтен бастырудан баш тарталар. Китапны яклап бер мең кеше имзасын куйса, бастырабыз, дип мыскыл итәләр. Шуннан дистә еллар буе ерак авылларда бөртекләп милли бизәкләребезне җыйган галим имза җыярга чыгып китә. Шөкер, Ф.Вәлиевкә рәссам халкы ярдәмгә килә. Канәфи Нәфыйков, Тавил Хаҗиәхмәтов һ.б. кылкаләм осталарыбыз милли бизәк турында беренче һәм бердәнбер хезмәтнең әһәмиятен аңлап, йорттан-йортка, фатирдан-фатирга йөреп имза җыя. Менә нинди авырлыклар аша үтеп нәшер ителгән китап бит ул! Ә бүгенге яшьләр аны ачып карарга да иренә...

Китапларын чыгармый башлагач, Ф.Вәлиев Мари политехника институты җитәкчелегенең чакыруын алып, Йошкар-Олага китә, шунда ун еллап эшли, татар гамәли бизәү сәнгате турында тагын ике китап чыгара, докторлык диссертациясе яза. 1981 елда фән докторы буларак Казанга кайткач та, тәҗрибәсен сувенирлар җитештерүдә куллана. Әмма шуннан соң озак яшәми инде. 1984 елда нибары 63 яшендә йөрәге тибүдән туктый. Фәнни хезмәтләрен кызы сәнгать белгече Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова чыгара. 100 еллыкка да Гүзәл ханым Татарстан китап нәшриятында әтисенең докторлык диссертациясе нигезендә «Татарское народное декоративное искусство» дигән китап бастырды.

Фоат Вәлиевнең эшчәнлеге шаккатыра. Фәнни эшеннән тыш ул консерватория, мәдәният һәм сәнгать институтында укыта, көйләр иҗат итә, Салих Сәйдәшев, Александр Ключарев, Әнвәр Бакиров белән бик дус була. 8 китап, 100 дән артык фәнни мәкалә яза. Республикабыз районнары һәм күрше республикаларда йөреп кенә калмый, Кырым, Әстерхандагы милләттәшләребез көнкүрешен, мәдәниятен өйрәнә. Ф.Вәлиевнең татар бизәкләре тупланган китабы озак еллар рәссам халкы өчен илһам чыганагы булды, бүген дә кулларыннан төшми.

Бүгенге яшьләр исә нибары 25 көн эчендә яңа татар орнаменты иҗат итмәкче. Нәрсә җитми соң бу яшьләргә? Ни өчен алар җиңел генә татар җыр-биюен, театрын үзгәртергә тели? Хәзер инде чират милли бизәкләребезгә җитте. Болай булса, өчпочмакны да краб яисә балык итеннән әзерли башларлармы икән? Яңа килгән буынның китабы да, компьютеры да, интернеты да бар, иң мөһим нәрсә – милли горурлык кына җитенкерәми бугай. Юкса халкыбызның гасырлардан килгән мәдәниятенә шулай җиңел карарлар идемени? Милли горурлык, сәнгатькә-мәдәнияткә мәхәббәт исә бәләкәй чактан тәрбияләнә. Шул ук бизәк мәсьәләсен алсак та, тәрбия эше ничек куелган соң? Ф.Вәлиевнең китаплары фәнни телдә бик тар катлам белгечләргә атап язылган. Шуларны җиңелрәк телгә аударып, мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен мавыктыргыч китапчыклар әзерләп чыгарганыбыз бармы? Мәктәпләрдә татар орнаменты өйрәтеләме яисә сабыйларыбыз рәсем дәресләрендә әлеге дә баягы рус кокошнигы ясарга өйрәнәме? Нишләп балаларга татар халкының гамәли-бизәү сәнгате турында аерым фән керми? Милли кул осталарыбызның иҗат күргәзмәләре дә бик сирәк үткәрелә.

Шөкер, Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова әтисенең һәр юбилеен зурлар билгеләп үтә. Менә 100 еллыгы уңаеннан да Татарстан Фәннәр академиясендә халык­ара фәнни-гамәли конференция үтте, «Хәзинә» милли сәнгать галереясында Фоат Вәлиев тапкан орнаментлардан һәм хәзерге заман рәссамнарның бизәкләп башкарылган гамәли бизәү әйберләреннән зур күргәзмә ачылды, «Татарское народное декоративное искусство» китабын тәкъдим итү булды. Әмма биш елдан биш елга үткәрелгән юбилей чаралары белән генә яшьләрдә милли горурлык тәрбияләп булмаячак. Даими эшли торган экспозицияләр юк икән, яшь буыннан ни көтәргә кала? Милли музейда куелган ике хәситә, бер калфак кына егет-кызларыбызда халык сәнгатенә карата ихтирам уятырга җитми, әлбәттә. Китапханә ачабыз дип, «Казан» милли мәдәният үзәген туздырып атканнарына биш былтыр була, ул үзәк һаман эшләми, тиз арада эшләп китүе дә бик икеле. Ә иң мөһиме, бездә аерым халык иҗаты музее юк. Тарихны да, хәзерге заманны да колачлап экспозициясен төзесәң, бер дигән музей булыр иде ул. Балчык әвәләүчеләр, алтын белән чигүчеләр, күннән тегүчеләр, шәмаил язучылар һ.б. шунда осталык дәресләрен үткәрер, тәҗрибә алышу өчен милли республикалардан кунаклар кабул итәр, балаларга экскурсияләр оештырыр, үзләренә алмаш әзерләр иде, ниһаять.

Андый музейлар Казахстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Кыргызстанда, үзебезнең күршедә генә – Башкортстанда, Чуашстанда эшләп килә. Рәт-рәт, этаж-этаж гамәли бизәү сәнгате әсәрләре тезелеп киткән. Музыкантлар, җырчылары шунда килеп җырлап, биеп, концертлар куеп китә, чөнки бизәк музыка белән тыгыз бәйләнгән. Осталар бер-берсенә чәй эчәргә кереп, бер-берсен куәтләп яши, ник дигәндә, орнамент агач, күн, пыяла, тимер, киндер, балчыктан аерылгысыз. Шуңа күрә безнең милли кул осталарыбыз да барысы бергә җыйнаулашып урнашса, яхшы. Бүгенгедәй, һәркайсы үз фатирына бикләнеп, кысынкы шартларда интекмәсә, татар җырлары тыңлый-тыңлый иркен якты остаханәләрдә дус-ишләре арасында иҗат итсә, осталарыбыз әллә ниләр майтарыр иде кебек. Һәрдаим күз алдыбызда булса, халык һөнәрләренең дәрәҗәсе дә күтәреләчәк. Халык сәнгате музеена исем эзләп ерак барасы да түгел. Ул, һичшиксез, Фоат Вәлиев исеме белән аталырга тиеш!

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Рәсемнәрдә хәзерге заман осталары – Р.Шәмсутов (тәлинкәләр), Л.Фәсхетдинова (чиккән келәм), Р.Әхмәтов (агач панно), Ә.Җәмилованың (күннән панно) иҗат әсәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев