Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

«Ярты сәгать эчендә бар мөлкәтсез калдык»

Минзәлә районы Хуҗамәт авылында ут чыгып бер гаилә бернәрсәсез урамда калган.

Минзәлә районы Хуҗамәт авылында 19 июнь көнне кичке уннарда зур янгын чыга. Суыткычтан чыккан янгын тиз арада Равил һәм Гөлнара Гариповаларның өен камап ала.  

— Сабантуй карарга дип кодалар алып киткән иде, - дип сөйли безгә күз яшьләрен тыя алмыйча Зөхрә апа. - Кызым Гөлнара бакча артында гына гаиләсе белән яши иде. Уннарда өемә кайтып кердем, шунда улым, апайлар янып бетә бит, килеп хәбәр итте. Оныгым белән киявем нәрсәнеңдер шарт-шорт килгән тавыш ишеткән, ис чыга башлаган. Ишекне ачканнар, төтенне күреп, шунда ук авылдагы янгын сүндерүчеләргә шалтыратканнар.

Көтеп-көтеп тә ут сүндерүчеләр килмәгәч, авыл халкы бакчаларыннан, якындагы чишмәдән чиләкләп су ташый.

— Гөлназлардан 800 метр ераклыкта урнашкан ул янгын сүндерү бүлекчәсе. Югыйсә, мондый аралыкта 5 минут эчендә килеп җитәргә тиеш тә бит алар.  Шул биш минутлык юлны алар кырык минут үткәннәр! Әле килгәч тә, сүндерегез инде, карап тормагыз, янып бетәбез, дип ачынып ярдәм сорауга каршы, болар су юк, дип акланган. Цистерналары да яртылаш тула килгән. Икенче машиналары, гомумән, кабынмаган, шаккатмалы инде бу. Авылда ут сүндерү машинасы була торып, кешеләр янгын чыга калса, кая барырга тиеш соң? Район үзәгендәге янгын сүндерүчеләргә шалтыратсаң, алар үзегездә пожарный машина бар бит, дип кире боралар. Адәм көлкесе инде, шундый зур ялкынны чиләкләп су ташып кына туктатып була димени?

Ут тиз арада өйне камап ала, аннары мунчага күчә. Авыл халкы күмәкләп ярдәм итәргә тырыша, әмма, ни кызганыч, кызыл әтәч чигенергә уйламый да. Санаулы вакыт эчендә йортсыз, җирсез кала Равил белән Гөлнара. Янгында шәхси документлар, киемнәр, җиһазлар — барысы да көлгә әйләнә. Яшь гаилә өсләрендәге бер кат кием белән урамда кала. Равил белән әле яңа гына 11 сыйныфны тәмамлаган кызы төрле дәрәҗәдәге пешүләр белән җирле хастаханәгә озатыла.

— Кызым Гөлнара шундый уңайсызлана, алны-ялны белмичә, берәмтекләп җыйган, шундый матур йорт төзегәннәр иде бит алар, - дип сөйләвен дәвам итә Зөхрә апа,- Шуларның барысы да янып көлгә әверелүен олы кайгы димичә ни диярсең.

Хуҗамәтлеләр бөтенесе дә дәррәү килеп ярдәм иткән бәлага тарган гаиләгә.

— Алла ярдәм бирсен Равил белән Гөлнарага, -ди авылдашлары Мәгьфия Сәгыйрова, -  Адәм көлкесе бит бу, менә ничә еллар  үз хезмәтләре белән җиткергән тормыш бит бу, түләтергә кирәк пожарниклардан, бу хәл республика күләмендә хәл ителергә тиеш. Халык һичшиксез күтәрелергә тиеш. Бюджет акчасы, безнең түләгән налог акчалары бит ул. Пожарниклар,өйләрегезгә кайтып йоклагыз, сез эшегезгә җаваплы караган булсагыз, саклап калырга була иде йортны. Сез бөтен Татарстанны шаккатырдыгыз.

Битараф булмаган кешеләр бу гаиләгә хәленнән килгәнчә ярдәм итә ала. Сбербанк картасы: 2202200819720028 Зөхрә Мулланур кызы Гаптуллина исемендә.

 

 

 

 

Лилия Гайнуллина

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев