Мәдәни җомга

Ялган сыр, ялган май. Чынны ялганыннан ничек аерырга?

Татарстанда арзанлы кибет челтәрләренең берсендә сыйфатсыз сыр табылган. Карап торышка матур итеп төрелгән үзе. Югары сыйфатлы, ГОСТ буенча җитештерелгән дигән язуы да бар. Җитмәсә, республиканың бер сөт җитештерү заводында әзерләнгән дигән тамгасы да куелган. Әмма, ул завод инде күптән сыр җитештерми икән.

Тикшерү барышында, бу сырның ялган икәне ачыкланган. Арзан бәясенә кызыгып аны күпләр алырга өлгергән. 
Сыр бер хәл, республика кибет киштәләрендә һәр дүртенче май фальсификат булырга мөмкин, дип белдерә Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклау бүлеге хезмәткәрләре. Ярый әле сәламәтлек өчен куркыныч тудырмыйлар. Татарстанда җитештерелә торганнарының күбесе сыйфатлы, анысы.

Кулланучылар хокукларын яклау программасы кысаларында белгечләр Казанда, Татарстанның күп кенә районнарында җитештерелгән сыр, майларның сыйфатын тикшерде, халыкка киңәшләрен бирде. 
40ка якын белгеч. “Крестьянское” дигән 14 төрле атланмай, 10 төрле “Голланд” сыры. Белгечләр аларны иснәп, ашап, ялап та карады. Төсенә, кыяфәтенә, тәменә карап бәя бирде. Сыр, май продуктлары барысы да лаборатор тикшерүләр узган. 

Сыйфатлы майны ничек сайларга? 
Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова әйтүенчә, яхшы пастеризацияләнгән атланмайдан чикләвек тәме килергә тиеш. Тыгыз, сыгылмалы, кискән урыны ялтырап калган, өслегендә су тамчылары булмаган, ачык, куе сары төстәге май сыйфатлы булып санала. 
– Технологияләр шул дәрәҗәдә алга киткән ки, тәм бирүче матдәләр ярдәмендә ялган май ясасалар, аны хәтта белгеч тә аера алмый. Канун бозуларның күбесе – сөт урынына үсемлек майларын кушу, микробиологик шартлар бозылу, майның бозыла башлавы белән бәйле. Әгәр продуктта үсемлек мае икән, ул чын май түгел, спред, – ди Розалия Арсланова. Тикшерү барышында ачыкланганча, Татарстан кибетләрендә 23 процент май фальсификат икән. 

– Май тиз бозыла торган продукт. Һәм ул үзенә бик тиз башка исләрне сеңдерә. Шуңа да суыткычта аны кискен исле ризыклар белән сакларга киңәш ителми. 30 градустан салкынрак булган температурада май ел буе торса да, бозылмый, ә менә суыткычта ун көннән дә артык тотмасаң яхшырак. Иң мөһиме – һава кермәслек итеп төрергә кирәк, – ди Розалия Арсланова. Бозылган май эчәк эшчәнлегенә тискәре тәэсир итә икән. 

Сыйфатлы сырны ничек сайларга? 
Сырның да чыны һәм “сыр продукты” була. Аермасы сөт урынына үсемлек мае куллануда. 
Сыйфатлы “Голланд” сыры тишекле, күзәнәкле була, әчкелтем тәм бирә. Яхшы сыр пычакка ябышмый дигән әйтемдә дә хаклык бар. Бәягә дә игътибар итү мөһим. Сыйфатлы сырның килограммы уртача 350-700 сум тирәсе тора. “Арзан сыр капкында гына була”, – ди Розалия Арсланова. 

Дегустация нәтиҗәләре буенча: 
 Иң күп тавыш җыйган “Голландский” сырлар: 
1. Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатында җитештерелгән сыр. 
Мамадышта җитештерелгән “Азбука сыра” оешмасының сыры.
2. Самарадан кайтартыла торган “Сырпак” ширкәтендә җитештерелгән сыр.
3.Балтачта җитештерелә торган сыр (Вамин).
4. Арчада җитештерелә торган сыр. 
5. Бөгелмә сөт комбинатында җитерелгән сыр. 

Иң күп тавыш җыйган “Крестьянский” атланмае: 
1. Мамадышта “Азбука сыра” оешмасында җитештерелгән май. 
2. Әлмәтнең сөт комбинатында җитештерелгән май.
3. Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатында җитештерелгән “Очень важная корова” мае.
4. Алабагуда җитештерелгән май (Вкусняев) 
5. Биектауда “Касыймов” сөт комбинатында җитештерелгән “Бәрәкәтле” хәләл сыер мае.

 

Эльвира Мозаффарова

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: