Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Яңа чынбарлык вәсвәсәсе

Түбәнгә карап шөкер ит, югарыга карап фикер ит, дигән борынгылар.

Татар өчен тәкъдири әһәмияткә ия нәсыйхәт! Тик киләчәк хакында төпле фикер йөртү һәм анда үз урыныңны табу өчен, бүгенге чынбарлыкны дөрес итеп аңлый вә бәяли белү кирәк. Сәяси даирәләрдә ул хәзер “яңа чынбарлык” дип атала. Геосәясәт патриархы Генри Киссинджер бу җәһәттән әле апрель башында ук: “Чынбарлык шундый: коронавирустан соң инде дөнья бервакытта да элеккечә булмаячак”, - дип язып чыкты. Аныңча, яңа дөньяви тәртип төбендә халыкара процессларда катнашучылар арасындагы каршылыкларның кимүе һәм аерым бер дәүләтләрнең роле артуы ята. Ә кайбер экспертлар фикеренчә, БМОның кризис шартларында нәтиҗәле эш итә алмавы бүгенгедәй катлаулы хәлләрне координацияләргә сәләтле халыкара оешма һәм механизмнарның булмавын да күрсәтә. Дәүләтләрдән өстен структура буларак, бу чорда Европа Берлеге дә тиешенчә эш итә алмады.

Мондый шартларда үзеннән-үзе сорау туа: коронавирустан соңгы дөньяда яңа көч үзәкләре нинди булыр? Аңлашыла ки, алга таба сәяси системалар инде административ эшчәнлектәге оперативлык, җәмгыятьнең технологик үсеше һәм бердәмлеге кебек яңа критерийлар аша бәяләнәчәк. Ә дөньяның яңа көч үзәкләре формалашуында төп рольне иң элек аларның геосәяси, хәрби, икътисади һәм фәнни-технологик егәре уйнаячак. Бериш аналитиклар, иске гадәт буенча, андыйлар рәтендә АКШ, Кытай һәм Россияне атый. Әлбәттә, Кытайның дөнья лидерлары рәтендә калачагы, Көнбатышның төп геостратегик көндәше һәм кризис шартларында да үсеш юлында калган дәүләт буларак, шик уятмый. Лидерлыкка куела торган таләпләргә әлегә АКШ потенциалы да җавап бирә. Ә Россиягә килгәндә, ул мөстәкыйль уенчы түгел, һәм икътисади вә фәнни-технологик яктан да аларга тиңләшә алмый. Үзгәрешләр исә күбрәк Көнбатышка һәм Россиягә кагылыр кебек. Көнбатышта лидерлык Европага күчәргә дә мөмкин, чөнки Лиссабоннан Владивостокка кадәр җәелгән “Зур Европа” барлык күрсәткечләр буенча да Кытайны узып китәчәк. Ә Көнбатышның идеологик үзәге ул чакта инде кабат Лондонга әйләнеп кайтырга мөмкин.

Россиядә “Зур Европа” проектына әзерлек инде күптәннән бара. Ул әлегә законнар чыгару өлкәсенә, икътисад, мәгариф, мәдәният тармакларына һәм милли күптөрлелекне бетерү юнәлешенә кагыла. Илдә милекне зурдан бүлү инде төгәлләнеп килә. Чиратта – җир реформасы. Коронавирус фонында исә яшәешнең төрле өлкәләрен цифрлаштыру процессы да киң колач ала: электрон хезмәт кенәгәләре, пропусклар инде гамәлдә, ә электрон паспортларга күчү 2024 елга төгәлләнәчәк. Бүген цифрлаштыруга кагылышлы яңадан-яңа законнар вә хокукый нормалар кабул ителә. Хәтта смартфоннарны мәҗбүри теркәтү буенча да закон проекты инде әзер. Илдә яшәүче төп милләтләргә каршы рухи, хокукый, мәдәни һ.б. диверсияләр дәвам итә: аларның телләре, мәгариф системалары һәм мәдәниятләре җимерелә, ил тарихында һәм бу халыклар тормышында канлы эз калдырган җәлладларга һәйкәлләр куела һ.б. Төп Законга каршы килеп, илдәге төп конфессияләрдән берсе – православиене дәүләт дине итү буенча өзлексез һәм колачлы эш алып барыла.

Сәяси системадагы үзгәрешләргә килгәндә, алар, мөгаен, Төп Законга төзәтмәләр керткәч башланыр. Үзгәрешләр исә хакимият тармаклары яисә сәяси партияләргә генә түгел, алга таба инде илнең административ-территориаль бүленешенә дә кагылырга мөмкин. Төп максат – андагы милли-территориаль бүленешне бетереп, башта төп халыклар өчен милли-мәдәни автономияләр генә калдыру, соңыннан исә милли күптөрлелекне бөтенләй дә бетерү. Әлбәттә, болар һәммәсе дә Конституциягә каршы килә, һәм шуңа күрә законсыз гамәлләр булачак. Әмма бүгенге “яңа чынбарлык”ның асылы да шунда: гамәлдәге халыкара хокук нормаларын һәм дөньяви тәртипне җимереп, “яңа дөньяви тәртип” – хокукый вә рухи йөгәнсезлек (ягъни иблис тантанасы) урнаштыру.

Фоат УРАЗАЙ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев