Мәдәни җомга

Вәхшилек

1937 елның августыннан 1938 елның октябренә кадәр «милли приказлар» буенча 365 мең 805 кеше хөкем ителгән. Аларның 172 мең 830 ы атылган. 

Архивларда 1937-1938 елларның иң фаҗигале чор булуы турында мәгълүматлар сак­лана. Рәсми мәгълүматларга караганда, ул чорда РСФСР Җинаять кодексының 58 нче маддәсе буенча “Контрреволюцион” җинаятьләре өчен 1,5 миллионнан артык кеше кулга алынган, аларның 681692 се атып үтерелгән. 

ВКП(б) Үзәк Комитетының 1937 елның февраль-март айларында үткән пленумында «фашизмның троцкистик һәм башка агентларын ахырга кадәр фаш итәргә һәм туздырып ташларга» күрсәтмә бирелә. Партиянең җирле органнарына НКВДга төрле яклап ярдәм күрсәтергә кушыла, партия кадрлары сос­тавы тагын бер кат ныгытыла.

Исәпләүләргә караганда, «зур террор» елларында СССРда һәр тугызынчы коммунист зыян күрә. Архив материаллары атылганнарның 116 мең 885 е ВКП(б) әгъзасы булган дип исәпли. ­ТАССР Эчке эшләр халык комиссары урынбасары итеп яңа билгеләнгән Новиков өчен 1939 елның 10 мартында әзерләнгән мәгълүматларда Татарстанда 10 меңнән артык кешенең кулга алынуы,  аларның 1,3 меңе коммунист булуы күрсәтелә.  Сталин террор оештыруны – үзенә каршы оппозиция булдырмау өчен мөһим шарт, дигән  фикердә тора.

ВКП(б) Үзәк Комитетының июнь Пленумы тәмамлануга Үзәк Комитет политбюросы ябык утырышын үткәрә. Анда Көнбатыш Себергә сөрелгән кулаклар арасында контрреволюцион оешма төзелүнең ачыклануы турында карар кабул ителә. Политбюро әлеге оешманың барлык активист­ларына карата иң югары җәза чарасы кулланырга тәкъдим итә. Бу чараны тормышка ашыру өчен Көнбатыш Себер крае буенча УнКВД башлыгы, Край прокуроры һәм партия край комитетының беренче секретаре составында «өчлек» оештырыла. 

Бер-ике көн үтүгә, 1937 елның 2 июлендә политбюро кулакларга, җинаятьчеләргә һәм Советларга каршы башка элементларга карата да шундый ук чараларны бөтен ил күләмендә үткәрү турында карар кабул итә. Чөнки бик күпләр сөрген вакытын тәмамлап, инде туган якларына кайтып төпләнгән була. Янәсе, алар колхоз-совхозларда, предприятиеләрдә, транспортта һ.б. оешмаларда Советларга каршы контрреволюцион эшчәнлекләрен дәвам итә. 

Партия өлкә комитеты секретарьларына һәм НКВД органнарына туган якларына кайткан кулакларны һәм җинаятьчеләрне кичектермичә исәпкә алырга, «өчлекләр» оештырырга, атылачак һәм кабат сөргенгә җибәреләчәк «җинаятьчеләр» составын биш көн эчендә ВКП(б) Үзәк Комитетына юлларга кушыла.

Бу күрсәтмәне үтәү йөзеннән ТАССР Эчке эшләр халык комиссары урынбасары,  дәүләт куркынычсызлыгы майоры И.Ельшин 5 июльдә республика НКВДсы барлык район бүлекләренә директива җибәрә, 7 июльдән дә соңга калмыйча, беренче һәм икенче категорияләр буенча исемлекләрне шәхсән үзенә китерергә кушыла. Мондый исемлекләрне әзерләү өчен урыннарда җирлек әзер, имеш. Чөнки 20 нче еллар башыннан ук НКВДның һәр район бүлегендә патша хакимиятнең элеккеге хезмәткәрләре, элеккеге акгвардиячеләр, крестьян восстаниеләрендә катнашучылар («Сәнәкчеләр»), 1917 елдан соң туган якларына кайтучылар, сәяси эмигрантлар, герман һәм Австрия әсирлегеннән кайтучылар, репрессияләнгән дин әһелләре, кулак буларак кулга алынган кресть­яннар исемлекләре тупланган була. Дөрес, аларның барысы да законсыз репрессияләнгән дип  табыла, Совет органнары тарафыннан аларга карата кулланылган җәза юкка чыгарыла.

Үзәктә һәм урыннарда инструктажлар үткәрелә. Ниһаять, 1937 елның 30 июлендә Ежов «кулак» операциясен башлау турында 00447 нче оператив приказына кул куя. Икенче көнне ВКП(б) Үзәк Комитеты политбюросы аны раслый. Н.Ежов үзенә буйсынучыларга Советка каршы элементларны бернинди шәфкать күрсәтмичә туздырырга, юк итәргә әмер бирә. 

Элеккеге кулакларны, Советка каршы актив элементларны һәм җинаятьчеләрне репрессияләүне бишенче августта башларга, ике чиратта үткәрергә, дүрт ай эчендә тәмамларга карар итәләр. Беренче чиратта иң дошман элементлар репрессияләнергә, «иң явызлар» беренче категориягә кертелергә тиеш була. Беренче категориягә кертелгәннәр атылуга хөкем ителә. Икенче категория буенча хөкем ителүчеләр 8 яки 10 елга концлагерьга җибәрелә. Репрессияләнүчеләр гаиләләрен НКВД исәпкә ала, аларга даими контроль урнаштырыла.

Репрессияләнергә тиешле приказда күрсәтелгән кеше саннарын мөстәкыйль рәвештә үзгәртергә ярамый. Моның өчен үзәкнең рөхсәте кирәк була. Башта СССР буенча 268 950 кешене репрессияләү, аларның 75950 сен – беренче, 193 меңен – икенче категория буенча хөкем итү планлаштырыла. Әмма операция төгәлләнгәндә саннар шактый арта.

Һәр төбәктә җирле «өчлек»кә НКВД башлыгы җитәкчелек итә. «Өчлек» составына шулай ук партия өлкә комитеты сек­ре­таре, өченче итеп урындагы бер җитәкче кертелә. Гадәттә ул прокурор була. Ежов чорында «өчлек» карарын үзгәртүгә берәүнең дә хакы булмый. Эчке эшләр халык комиссары постына Берия утыргач кына, бу рөхсәт ителә башлый. Бу уңайдан СССР НКВДсының 1939 елның 4 февралендә 00116 нчы карары чыга. Әмма карарларны үзгәртүләр әллә ни еш булмый. 

«Кулак» операциясен үткәргәндә, һәр өлкә һәм республика территориясе секторларга бүленә. ТАССРда шундый 9 сектор оештырыла: Казан төркеменә шәһәрдән тыш шәһәр тирәсендәге 20 район кертелә.  Бөгелмә секторына – 12,  Чистайга – 9, Куйбышевка – 8, Алабуга һәм Минзәлә секторларына 6 шар район керә. Ике транспорт төркеме тимер юл һәм су транспортын, шоссе юллары  төзелешен һәм алардан файдалануны, элемтә учреждениеләрен берләштерә; милиция төркеме иректәге һәм төзәтү урыннарындагы җинаятьчеләргә каршы репрессия үткәрә. Республика НКВДсында оператив төркемнәр эшчәнлегенә юнәлеш бирүче штаб төзелә. Башлыгы итеп халык комиссары урынбасары, дәүләт куркынычсызлыгы майоры И.Ельшин, секретаре итеп кече лейтенант С.Горский билгеләнә.

Татарстанда операция 1937 елның 5 августыннан 6 августына каршы төндә башлана. Бер төндә үк 614 кеше кулга алына. 6 август­та С.Горский  үзәккә барысы да тәртиптә булуын хәбәр итә. 

1937 елның 12 октябренә каршы төндә операциянең икенче этабы башлана. Икенче категория буенча кулга алынырга тиешле 1496 кешенең ике тәүлектә 1111 е кулга алына. Бу категория буенча кулга алынучылар ГУЛАГның эшче көче булып хезмәт итәргә тиеш булганлыктан, 60 яшьтән өлкәннәргә һәм авыруларга кимрәк җәза елы билгелиләр. Совет суд системасының дөньяда иң гуманлы булуын күрсәтергә тырышалар.

Декабрьдә кулга алынучылар саны бермә-бер арта.15 декабрьгә «Кулак» операциясе буенча инде 4010 кеше кулга алына. Аларның 1573 е – беренче, ­1580е – икенче категория буенча. Әмма палачларга бу да аз тоела. 25 декабрьгә ТАССР буенча гомуми лимит 5350 кешегә җитә. «Кулак» операциясе 1938 елның 6 гыйнварында тәмамлана. Бу вакытка Татарстанда 5362 кеше кулга алынган була. Аларның 3009 ы – элеккеге кулаклар, ­370е – дин әһелләре, 1597 се – башка төр контрреволюционерлар.  Моңарчы хөкем ителгән затлар да була. Бу кадәр җинаятьчене җыю өчен чекистлар җитми. НКВДга үз сафларын коммунист­лар исәбенә тулыландырырга туры килә.

1937 елгы фаҗигаләрдән соң 85 елга якын вакыт үтсә дә, һаман да әле алар белән тулы күләмдә танышып булмый. Репрессия­ләнгән затларның шәхси эшләре  тупланган папкалар тузан белән капланып, архивларда ята бирә. Аларның бер өлеше генә кайбер тикшерүчеләр кулына эләгә. ТР НКВДсы «өчлек»ләрнең сорау алу беркетмәләре төп документ булып санала. Аларда  репрессияләнүченең кыскача биографиясе, җинаять составы. Шунысы да игътибарга лаеклы: репрессияләнүчеләрнең күпчелеге - моңарчы да җәзага  тартылган, ул җәза вакытын тулысынча төгәлләп кайткан затлар.

1937 елның 28 октябрендә Татарстан «өчлеге» 285 эш карый. 5 кеше 8 елга, 24 е 10 елга сөргенгә озатыла, 256 сы атарга хөкем ителә. Атарга хөкем ителүчеләр арасында Чистайдан җиде кешелек төркем дә була. Төркем җитәкчесе Василий Соловьев, дин әһелләре С. Белов, Е.Галкин, В.Грызунов, Е.Федоров, П. Апаньев, укытучы-пенсионер Т. Горшков контрреволюцион монархик төркем төзү, Советка каршы эшчәнлек җәелдерүдә гаепләнә. Тикшерүчеләр бу төркем яшьләр арасында дини әдәбият тарата, аларны дини рухта тәрбияли, фашист строен, Гитлерны мактый дип саный. Шулай да конкрет фактлар китерелми. 1937 елның 4 ноябрендә гаепләнүчеләрнең җидесе дә Чистайда атып үтерелә. 

1937 елның 26 сентябрендә Татарстан «өчлеге» 1890 елда туган Сабир Гәрәевне атарга хөкем итә. Сабир сәнәкчеләр восстаниесендә катнашкан була. 1930 елда кулак буларак хөкем ителә, биш елга сөргенгә җибәрелә. Аннан кайткач, 1936 елда тагын ике елга ирегеннән мәхрүм итәләр.  Калинин районының туган авылы Адайга (Актаныш районы) кайтуга тагын кулга алалар. Колхозда эшләп туенып булмый, ул ипи дә бирми, дип сөйләгән икән. 

«Кулак» операциясе чорында Татарстанда кулга алынучыларны ВКП(б) Үзәк Комитеты политбюросының 1937 елның 2, 5 һәм 31 июль карарлары нигезендә махсус оештырылган «өчлек» хөкем итә.

Н.Ежовның 00447 нче приказы белән Татарстан «өчлеге» җитәкчесе итеп, республика эчке эшләр халык комиссары А.Алемасов билгеләнә. 1937 елның октябрендә Г.Мөхәммәтҗанов та кулга алына һәм А.Лепа белән бергә 1938 елның маенда атып үтерелә.

Сентябрь ахырыннан «өчлек» составы үзгәрми диярлек: ­ТАССР Эчке эшләр министрлыгының яңа наркомы В.Михайлов, Татарстанның ВКП(б) өлкә комитеты беренче секретаре итеп күчерелгән А.Алемасов, Татарстан Үзәк башкарма комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Г.Динмөхәммәтов. Кайвакыт «җинаятьчеләрне» хөкемгә тартканда аны нарком урынбасары И.Ельшин алмаштыра.
1937 елның 23 августыннан 1938 елның 6 гыйнварына кадәр «өчлек» 168 утырыш үткәрә, 2570 кешене атарга хөкем итә, 2792 кеше озак вакытка сөргенгә озатыла. Көненә 200 дән артык кешене хөкем итү «өчлек» өчен гадәти хәл санала. Иң «нәтиҗәле» көн 1937 елның 28 октябре була. Бу көнне 256 кеше атарга хөкем ителә. Гадәттә җәзаны Алемасов тәкъдим иткән. Ул: «Без йолкышлар контрреволюциясе тудырып ятарга тиеш түгел», – дип әйтергә яраткан.
Өлкәләрдәге һәм республикалардагы «өчлекләр» белән бер үк вакытта диярлек Мәскәүдә халык комиссары Н.Ежов һәм СССР прокуроры А.Вышинский составында үзәк «икелек» оештырыла. Аңа политбюро карарлары һәм Ежовның 1937 елның 25 июлендә кул куелган 00439 нчы оператив приказы белән нигез салына. 

Аның нигезендә оборона заводларында эшләүче барлык немецлар кулга алынырга тиеш була. 1937 елның 11 августында Н.Ежовның 00485 нче приказы чыга. Ул Польша армия оешмасы диверсион-шпион төркемнәрен һәм оешмаларын бетерү турында. Аның нигезендә Польшаның барлык политэмигрантлары кулга алынырга тиеш була. Урыннардагы НКВД һәм прокуратура җитәкчеләре аларның исемлеген Мәскәүгә җибәрә, ә нинди җәза бирүне үзәк «икелеге» хәл итә. Аның карары кичекмәстән гамәлгә ашырыла.

Бераз вакыт үтүгә, немецлар һәм поляклар язмышын финнар, эстон, латыш, чех, румын, болгар, македон,  грек, иранлы, әфганнар,  кытайлар уртаклаша. Аннары вакытында Көнчыгыш Кытай тимер юлында эшләгән, 1935 елда ул Япониягә сатылгач туган илләренә кайткан совет хезмәткәрләрен, Маньчжуриядә рус колонияләрендә яшәүчеләр, Кытайда ниндидер милекләре (рестораннары, кунакханә, гаражлары) булган гражданнар, Маньчжуриягә яки аннан туган илгә законда каралган совет документларыннан тыш кайтучылар исемлеген туплый башлыйлар. Югыйсә,  гражданнар сугышы чорында совет чикләре бөтенләй контрольгә алынмаган да иде. Әмма хәзер барысы да япон шпионнары, диверсантлар, террористлар булып исәпләнә. 1937 елның 1 октябренә кадәр аларны кулга алу бурычы куела.

Гаепләнүчеләр арасында хәтта 1917 елдан соң теге яки бу илгә кереп калган территориядә яшәүчеләр дә булган. Алар янына яшәргә килгән туганнары да шпионга әйләнгән. НКВД отчетларына караганда, 1937 елның августыннан 1938 елның октябренә кадәр «милли приказлар» буенча 365 мең 805 кеше хөкем ителгән. Аларның 172 мең 830 ы атылган. 

Күпләп кулга алу операция­ләренең сроклары даими рәвештә озайтыла. 1938 елның көзендә «өчлекләр» турында кабат искә төшерәләр. СССР НКВДсының оператив приказы буенча 1938 елның 17 сентябрендә респуб­ликаларда һәм өлкәләрдә кабат «өчлекләр» оештырыла. Алар НКВД идарәсе башлыгы, ВКП(б) өлкә комитетының беренче сек­ретаре һәм өлкә (республика) прокуроры составында була. Аларга каралып бетмәгән эшләрне тикшерү, җәза бирү бурычы йөкләнә. Карарларны кичектермичә үтәү, ике ай эчендә төрмәләрне бушату бурычы куела. 

В.Михайлов, А.Алемасов, Татарстан прокуроры В.Перов составындагы «махсус өчлек» 2, 14 октябрь һәм  3, 14 ноябрьдә үткән дүрт утырышта 217 кешегә үлем җәзасы чыгара, 29 кешене концлагерьларга җибәрә.  Татарстан НКВДсы стеналарында тагын 1485 кулга алынган зат үз язмышын көтеп кала. Алар арасында П.Аксенов, Б.Арбузов, К.Боль, Г.Камай, И.Крупиков, Кави Нәҗми, Я.Чанышев кебек яхшы таныш шәхесләр дә була. Ежовны эшеннән алу, СССР Халык  комиссарлары Советының һәм ВКП(б) Үзәк Комитетының 1938 елның 17 ноябрендә «Об арестах, прокурорском надзоре и ведении следствия» дип исемләнгән карар кабул итүе утызынчы елларның төркемләп кулга алу операцияләренә чик куя, репрессияләр үзләренең гадәти юлына күчә. Төрмәләрдән, шул исәптән Казан төрмәләреннән дә шактый кеше чыгарыла, алар бушап кала.

Күпләп репрессияләү чылбырын эшкә җиккән партия һәм НКВД хезмәткәрләре үзләре дә аннан котылып кала алмый. Ягода һәм Ежов, аларның әйләнә-тирәсе репрессияләнә. 1917-1918 елларда Казан губернасын һәм ТАССРны «контра тамырларыннан» чистарткан Казан губернасы гадәттән тыш хәлләр комитеты башлыклары М.Лацис, К.Карлсон, Н.Антипов, Ж.Девингталь, Г.Иванов, ОГПУның ТАССРдагы тулы вәкаләтле вәкиле А.Матсон, аны алыштыр­ган В.Гарин, Эчке эшләр халык комиссарлары П.Рудь һәм В.Михайлов, аларның урынбасарлары Ельшин, Жданов, Шелудченко, 1937 елгы «Кулак» оператив төркем башлыклары Алеткин, Маргокин, милиция башлыклары Аитов, Наумовец һәм «партиянең коралланган алдынгы отрядындагы кайбер сугышчылар бар. Ил буенча барлыгы 20 меңгә якын шундый җитәкчеләр ­репрессияләнә. 

1937 елның августында Татарстан Республикасы партия җитәкчеләрен кулга алуны үткәрү өчен Казанга ВКП(б) Үзәк Комитеты партия органнары бүлеге җитәкчесе Г.Маленков килә. Ул өлкә комитеты пленумын үткәрә. Өлкә комитетының беренче секретаре А.Лепаны Пленумда ук эшеннән бушаталар һәм кулга алалар. Маленков республика НКВДсында да киңәшмә үткәрә, җирле җитәкчелектәге контрреволюционерларны ачыкларга әмер бирә.

Берничә айдан Татарстан НКВДсы партия өлкә комитетының барлык бюро әгъзаларын, бүлек башлыкларын, совнаркомның тулы составын, урта буын партия-совет җитәкчеләренең күбесен, завод, МТС директорларын, Казан тимер юлы җитәкчелеген кулга ала. Татарстаннан «гаепле» җитәкчеләрне СССР Югары судының хәрби коллегиясе хөкем итә. 1937 елның август-ноябрендә Татарстан партия оешмасы активыннан 121 кешенең эше карала. Аларның 71 е атарга хөкем ителә.  Соңрак, 1938 елның 9-11 маенда СССР Югары суды хәрби коллегиясе сессиясе Казанда үткәрелә, анда ул вакыттагы Татарстан җитәкчелеге тулы составында атарга хөкем ителә.

Кулга алынучыларны җәзалап үтерүләр Казанда гына түгел, Бөгелмәдә, Алабуга, Куйбышев, Минзәлә, Чистайда, төрмәләр һәм төркем штаблары урнашкан урыннарда да үткәрелә.

Чистайда Бөек Октябрь революциясенең ХХ еллыгы алдыннан – 1937 елның 4 ноябрендә 88 кеше атыла. Казанда 9 майдан 12 майга кадәр шундый ук җәза 185 кешегә бирелә. Атып үтерүләр гадәттә кичләрен яки төнлә башкарыла. Аткан команда ул мәетләрне җирләргә тиеш була. Алар Казанның Архангел һәм Арча зиратларында, шулай ук дары заводы территориясендә җирләнә.

Тарихчы А.Степановның 1996 елда басылып чыккан «Расстрел по лимиту» дигән мәкаләсендәге  кайбер фактларга игътибар итик. «ВКП(б) Үзәк комитеты составының – 70, 17 нче партсъезд делегатларының 56 проценты юк ителә. Армиядән офицерларның һәм политхезмәткәрләрнең 20 проценттан артыгы куыла, аларның 60 проценты кулга алына».

«НКВДга бу чараларны үткәрү өчен 75 миллион сум акча бирелә. Моннан тыш яңа  төрмәләр төзү өчен 10 миллион сум тотыла».

Хәтта шундый хәбәрләр дә тарихта калган: «26 августа, 21 сентября и 26 сентября 1937 года на оперативные нужды при проведении в исполнение приговора «тройки» при НКВД ТАССР в отношении осужденных к расстрелу – израсходовано патрон к револьверу «наган» восемьдесять четыре штуки (84 шт.). Постановили: восемьдесять четыре шт. патрон к револьверу «наган»  списать в расход».

Актка Чистай опертөркеме башлыгы, дәүләт куркынычсызлыгы өлкән лейтенанты Помялов, урынбасар, дәүләт куркынычсызлыгы лейтенанты Булынденко, НКВДның Чистай район бүлеге башлыгы, дәүләт куркынычсызлыгы лейтенанты Власов кул куйган.

Республика КГБ архивында шундый документлар да очрый. «Народному комиссару внутренних дел ТАССР капитану гос.безопасности Михайлову.

От коменданта  НКВД ТАССР мл.лейтенанта гос.безопасности Исаева

               Рапорт

Доношу, что согласно Вашего предписания от 2-го октября 1938 года приговор в отношении осужденных Особой тройкой НКВД Тат.АССР к расстрелу в количестве 45 человек сего числа приведен в исполнение.

Комендант НКВД Тат.АССР, мл.лейтенант гос.безопасности. Подпись.

3 октября 1938 г.»

А.Степанов мәкаләсенә кушымталарда Казан югары уку йортларында һәм оборона предприятиеләрендә оештырылган милли оешмалар, аларда НКВД вәкилләре ачыклаган шпионлык-диверсия – террористик оешмалар эшчәнлеге бәян ителә. Казан дәүләт университеты һәм химия-технология институты профессоры Гыйлем Камайга гаеп ташлана. Өлкән буын Г.Камайны олуг галим буларак белә.  Гаҗәеп талантлы, дөньякүләм күп кенә ачышлар ясаган, әмма бик тыйнак галим иде.  Камай иҗаты тиешенчә бәяләнмәде. Әтиле-уллы академик Арбузовлар белән янәшә эшләсә дә, аны академиклыкка күтәрмәделәр, мактаулы исемнәр белән дә куандырмадылар. Бәлки моңа НКВДның күренекле галимне Германия шпионы, Совет хөкүмәтенә каршы зат дип расларга тырышуы сәбәпче булгандыр. 

Химия-технология институты директоры, вакытында Татарстанның юстиция наркомы булган Гыймаз Баһаветдинов немец разведчигы,  уң троцкист милләтчеләр блогы әгъзасы дип гаепләнә, НКВД Камай һәм Баһаветдинов Совет властен җимерү өчен үзләре укытып чыгарган яшьләрне киң файдалана дип исәпли. Янәсе, аларның шәкертләре Бутлеров исемендәге Казан фәнни-тикшеренү химия институтында, коммуналь төзелеш һәм авиация институтларында, дары һәм СК-4 заводларында бик күп икән.

Язмада авиация, мотор төзү, кинопленка заводларында да контрреволюцион диверсия оешмалары эшләве әйтелә. Авиация заводында оешманы завод директоры Лев Николаевич Шаханин «җитәкләгән». Тикшерүчеләр аның Мәскәүдәге авиация промышленностенда Советка каршы оешма белән ныклы элемтәдә торганлыгын «раслый». Контрреволюцион оешма предприятие­нең җитештерү планын өзү өчен тырышкан, техниканы сафтан чыгарган, имеш. 

Бары ярты гасырдан соң гына террор пәрдәләре ачыла төште.  Бернинди гаепсез меңнәрчә шәхес акланды. Аларның исемнәре халкыбызга кабат кайтты. Әмма атып үтерелгәннәр безнең янга кайта алмады. Халык дошманы дип мәсхәрәләнүчеләрнең гаиләләре, туган тумачалары да гомерләре буе кимсенеп яшәде, алар алдында гафу үтенүче булмады. «Халыклар атасы» бөек Сталин исеме совет чорында үткәрелгән һәр чарада яңгырап торды. Мәктәптә концертлар оештырганда да: «Син яшәсәң безгә рәхәт, мәңге яшә Сталин...» дигән җырны башкару мәҗбүри итеп куелды. Ил күләмендә кылынган бу җинаять җентекләп тикшерелер, гадел бәяне тарих үзе бирер, дип өметләник.  
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: