Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Вирустан курыкмаучылар ял итә

Быел Россия туристлары үз иткән курортлар исемлеге төзелгән. Төркияне әле чагыштырмача күптән түгел генә ачтылар. Шулай булуга да карамастан, анда 460 мең россияле ял итәргә өлгергән. Шуларның 440 меңе августта бу илдә булып кайткан.

Үзебезнең курортларга килгәндә, Сочида, ел башыннан алып, 4 миллион турист булган.
ТурСтат порталы хәбәр итүенчә, туристлар арасында иң популяр юнәлеш булып Краснодар крае санала. Анда быел җәен 6,2 млн кеше ял иткән. Шуларның 3,9 млн августта.

Икенче урынны Кырым курортлары били. Анда 3,9 млн кеше (августта 2,1 млн) кунак булган. Алтай якларын сайлаучылар саны 2 млн чамасы исәпләнә.
Дүртенче урынны Абхазия алган. Әлеге республика туристларга “ишекләрен” ачканнан соң анда миллионнан артык кеше ял иткән.
Сүз уңаеннан, чит илләрдә ял итүчеләр COVID-19 ка анализ бирергә һәм аның нәтиҗәләре билгеле булганчы, үзизоляция режимын сакларга тиеш була.

 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев