Мәдәни җомга

Васил ГАЙФУЛЛИН: ҮЗГӘРЕШЛӘР БАРА, ӘММА ИПЛЕ ТҮГЕЛ...

Педагогика фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, ТР һәм РФнең атказанган укытучысы Васил Габдулла улы Гайфуллин Мөслим районының Табын авылында туган. Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаган. Ленинград шәһәрендә аспирантура тәмамлап кайтуына, аны пединститутның физика кафедрасында көтеп торалар. Педагогик эшчәнлеген мәктәптә балалар укытудан башлаганга күрәдерме, ул 1976-90 елларда физика кафедрасын...

Педагогика фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, ТР һәм РФнең атказанган укытучысы Васил Габдулла улы Гайфуллин Мөслим районының Табын авылында туган. Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаган. Ленинград шәһәрендә аспирантура тәмамлап кайтуына, аны пединститутның физика кафедрасында көтеп торалар. Педагогик эшчәнлеген мәктәптә балалар укытудан башлаганга күрәдерме, ул 1976-90 елларда физика кафедрасын җитәкләгәндә дә мәктәпләрдә бик еш була. «Укытучыларга физиканы ничек җиңелрәк итеп аңлатырга, кызыклырак итәргә, дип киңәшләремне бирә идем», - дип искә ала өлкән мөгаллим үзе дә. Озакламый аны Татарстан мәгариф министры итеп билгелиләр. Күптән түгел ул үзенең 75 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.


- Васил абый, сез иң авыр милли көрәш елларында иң авыр тармакның министры булгансыз. Ул елларда нәрсәләргә ирешеп булды?

- Без студент чакларда (70 нче еллар) татар яшьләре арасында милли республика булдыру идеясе яши иде. Казан ханлыгының варисы буларак татар халкының үз дәүләте торгызылырга, ул, ким дигәндә, союздаш республика статусы алырга тиеш, дигән фикер көннән-көн ешрак яңгырый иде. Үзем министр итеп билгеләнгәч тә, без бу ведомствога милли җанлы кешеләрне тарта башладык. Озак еллардан соң, беренче тапкыр милли мәгариф бүлеген оештырдык. Аның җитәкчесе итеп Әнвәр Хуҗиәхмәтов билгеләнде. Милли мәсьәләләр буенча министр ярдәмчесе булдырдык. Бергәләшеп һәр елга, һәр районга үсеш планы яздык, һәр район Советы сессиясен елга бер мәртәбә милли мәгарифкә багышларга, дигән кагыйдәне керттек. 1997 елга кадәр мәгариф министры булып эшләү чорымда 300гә якын татар балалар бакчасы ачылды, 1700дән артык мәктәптә татар сыйныфлары эшли башлады, Казанда гына да шушы чорда 22 татар гимназиясе гамәлгә куелды. Һәр районда, һәр шәһәрдә гимназияләр ачылды. Районнарда мәгариф бүлеге мөдиренең милли мәктәпләр буенча урынбасары, шулай ук мәктәп директорының да милли белем буенча урынбасары вазифасы булдырылды. Иң мөһиме - республикада милли мәгарифне үстерү концепциясе эшләнде, әкренләп шуны тормышка ашырырга гына кирәк иде.

- Хәзер милли мәгарифнең сүрелә баруын, милли мәктәпләргә укучылар килмәүне янә ата-аналарга сылтыйлар. Янәсе, алар балаларын татар мәктәбенә бирергә теләми. Ә сез моның сәбәпләрен нидә күрәсез?

- Балага башлангыч белем ана телендә бирелергә тиешлеген әллә кайчан бөтендөнья педагогикасы раслаган инде. 1958 елда «Закон о школе» чыкты. Анда баланы нинди телдә укытуны ата-аналар хәл итә, дип язылган иде. Бу - урыс теленең интернациональ тел булуы турында пропаганда алып барылган еллар иде. Әлбәттә, өлкәннәрнең урысча укытасы килде. 90 нчы еллардагы милли күтәрелеш, Мәгариф министрлыгының тырышлыгы һәм җәмәгать эшлеклеләренең бу эшкә катнашуы нәтиҗәсендә ата-аналарның фикерен үзгәртү мөмкин булды.

- Бүген ниләр эшләп була соң?

- Бик теләгәндә без бүген дә БДИны татарча тапшыруга ирешә ала идек. Ата-аналар таләп итсә... Таләп итмәделәр бит. Моны оештыручы да булмады. Әйтик, хәзер авылларда мәктәпләр ябыла бара. Кайсы авыл халкы каршы тора, тавышлана - аныкын калдыралар бит. Димәк, инициатива гына җитми.

- Быел РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә укыту өчен 2500 төрле дәреслек тәкъдим итте. Моның сәбәбен сайлап алу мөмкинлеге зур булсын өчен, дип аңлаталар. Сез, физика дәреслекләре язган кеше буларак, бу кадәр «бай» сайлау мөмкинлегенә ничек карыйсыз?

- Дәреслекне язу теориясе бар. Бу теория буенча дәреслекнең фәннилеге фән дәрәҗәсеннән түбән булмаска тиеш. Икенчедән ул балаларга аңлаешлы телдә язылырга, анда фәннең тормышта кулланылышы күрсәтелергә тиеш. Шулай ук дәреслек укучыны үзлегеннән белем алуга этәрергә тиеш.

Хәзер мәктәптә бер көн дә эшләмәгән вуз галимнәре дәреслек яза. Әгәр аның нәшрияткә түләргә акчасы, чиратсыз бастырырга танышлыгы да булса, ул тиз арада басылып та чыга. Бу бик зур хата эш. Элек дәреслекләрне бастырганчы, аларны методика, педагогика буенча зур белемле галимнәрдән торган комиссия тикшерә иде. Ул комиссиягә озак еллар мәктәптә фән укыткан тәҗрибәле укытучылар да керә иде. Шуңа күрә дәреслекләрнең сыйфаты югары булды. Мәсәлән, физикадан Александр Перышкин дәреслекләре яхшы иде. Бераздан бертуган Кекоиннар китабы чыкты. Аңа яраклашу бик авыр булды. Ләкин тора-бара, киңәшләрне тотып, бу авторлар үз хезмәтләрен методика фәненә яраклаштырды. Мякишевлар төркеме дә шундый этапны үтте. Быел 20 төрле физика дәреслеге тәкъдим ителде. Әмма күбесенең сыйфаты түбән.

Без үзебез 7-11 нче сыйныфлар өчен физикадан татарча дәреслек яздык. Анда, укучыга аңларга җайлы булсын өчен, Татарстан сәнәгатендә, авыл хуҗалыгында физиканың кайсы законнары кулланылуын мисалга китердек. Ул китап укытучылар тарафыннан уңай бәя алды.

- Васил Габдуллович, сез гомерегезнең күп өлешен педагогик вузда укытуга багышлагансыз. Берара Татар дәүләт гуманитар иститутының ректоры булып та эшләдегез. Хәзер ул уку йортлары юк инде. Берничә югары уку йортын берләштерү уңышка илтерме?

- Әйе, 140 еллык тарихы булган, республиканы укытучылар белән тәэмин итә торган зур уку йорты юкка чыкты. Элек мин җитәкләгән физика-математика факультеты өчкә таркалды. Берсе - физика, берсе - информатика, берсе математика институты составына кертелде. Безнең 8 физик лабораториябез бар иде, алар да таркалды. Безне хәзер КДУның лабораторияләренә яраклаштыралар. Ләкин безнең бит максатлар башка. Университет инженерлар, физиклар, фән эшлеклеләре әзерләде, ә без укытучылар әзерләдек. Безгә укытучылар белем күтәрергә килә иде. Ә биредә инде 1 ел үтте, ләкин андый эшнең оештырылганы юк. Иң яхшысы - федераль университет та булсын һәм аның каршында вузлар ассоциациясе дә эшләсен. Ассоциация эченә һәр уку йорты үз статусы белән керсен. Аннары федераль университет җитәкчеләре педуниверситет алдында торган проблемаларны белеп тә бетерә алмый.

- Хәзерге ТР мәгариф һәм фән министры әйтүенчә, бүген яшьләр гуманитар фәннәрдән бигрәк, төгәл фәннәр - физика, математика белән кызыксына башлаган...

- Яшьләрнең кызыксынуы бик яхшы. Ләкин мәктәптә бу фәннәрне тиешенчә укыталармы соң? Элек 7-11 нче сыйныфларда физика атнага 17 сәгать укытыла иде. Хәзер исә 7-8 сәгатькә калдырылды. Шулай булганда фән белән кызыксыну үсәме? Ә БДИ биремнәре шактый авыр. Димәк, укучының программаны үзләштерүе уку процессында хәл ителми, ул репетитор хезмәтеннән файдаланырга мәҗбүр була. Физиканы яхшы белүчеләр индустрияне үстерә, илнең үсешен тәэмин итә бит.

- Васил абый, бәлки, безнең мәгариф системасына реформа бөтенләй дә кирәк булмагандыр.

- Бездә сугыштан соң бик уңышлы мәгариф реформасы үткәрелде - илебездә хәреф танымаучы калмады. 60 нчы елларда тагын бер кат белемнәр системасы яңартылды, яңа дәреслекләр чыкты. 90 нчы еллар башында да реформа таләп ителде. Ләкин реформа сүзен модернизация кәлимәсе белән алыштырдылар. Җитәкчеләр, без реформа ясауга әзер түгел, аның өчен күп финанслар кирәк, диде. Шуңа күрә зур булмаган үзгәрешләр белән генә чикләнергә булдылар. Менә хәзер мәктәптә шушы хәлләр бара инде.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: