Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Ура­за­га ал­дан әзер­лә­нү мө­һим

Ра­ма­зан­га ке­реп кит­кән­че, бер­ни­чә көн ал­дан, кул­ла­ны­ла тор­ган ри­зык кү­лә­мен ки­ме­тү мө­һим. Шу­лай ук, та­биб­лар ка­ты чәй һәм ко­фе эчү­не дә чик­ләр­гә тәкъ­дим итә­ләр. Шу­лай эш­лә­гән­дә ура­за­ның иң авыр са­нал­ган бе­рен­че өч кө­не җи­ңел­рәк узар.

­Бар мө­сел­ман дөнь­я­сы за­ры­гып көт­кән Из­ге Ра­ма­зан­га да са­нау­лы гы­на көн­нәр кал­ды. Иман­лы ке­ше­гә үтә дә ка­дер­ле бул­ган әле­ге ай­ның ту­лы са­ва­бы­на ире­шү өчен ал­дан ук әзер­лә­нә баш­лар­га ки­рәк, ди дин бел­геч­лә­ре. Әйе, ба­ры тик ру­хы­быз нык, тә­не­без сә­ла­мәт бул­ган­да гы­на гый­ба­дәт­лә­ре­без­не хи­лаф­лык­лар­сыз, җи­ре­нә җит­ке­реп баш­ка­рып чы­гу мөм­кин шул. Бү­ген­ге әң­гә­мә­без дә шул хак­та. Ура­за­га  ба­гыш­лан­ган со­рау­лар бе­лән без шә­һә­ре­без­нең имам-мөх­тә­си­бе Әл­фәс хәз­рәт Гай­фул­ла­га мө­рә­җә­гать ит­тек.

  • Әл­фәс хәз­рәт, Ра­ма­зан­га аяк ба­сар­га күп ди­гән­дә яр­ты ай ва­кыт кал­ды. Бу ара­ны без ни рә­веш­ле үт­кә­рер­гә ти­еш­без? Ура­за­га ал­дан әзер­лә­нү ди­гән тө­шен­чә бар­мы?
  • Мө­сел­ман ке­ше­се бер Ра­ма­зан ае бет­кән­нән соң икен­че­сен кө­теп яши баш­лый ин­де ул. Пәй­гам­бә­ре­без Мө­хәм­мәд сал­ләл­ла­һү гә­ләй­һис­сәл­ләм­нең сә­ха­бә­лә­ре дә Ра­ма­зан­нан соң баш­та 5 ай буе аның әсә­рен­дә яшә­гән­нәр, ан­на­ры ин­де 6 ай ка­ла ка­бат­тан Ра­ма­зан­ны әзер­лә­неп кө­теп тор­ган­нар. Ае­ру­ча, ура­за­га ка­ла соң­гы ике ай - Рә­җәб һәм Шәгъ­бан­га игъ­ти­бар­лы бу­лу мө­һим. Бу чор­да без тә­не­без­не, ру­хы­быз­ны ны­гы­тыр­га ти­еш­без. Күб­рәк хә­ер­ле га­мәл­ләр кы­лыр­га, бул­ды­рал­ган­ча ура­за то­тып ка­рар­га ки­рәк. Бу без­нең нә­фе­се­без­гә, их­ты­яр кө­че­без­гә үзе­нә кү­рә бер чы­ны­гу бу­лып то­ра. Шул рә­веш­ле фа­рыз ура­за­га ке­реп ки­тү дә авыр­лык­ла­рысз бу­ла. Ми­сал өчен, спорт­чы­лар да бит юга­ры күр­сәт­кеч­ләр­гә ире­шү өчен да­и­ми рә­веш­тә шө­гыль­лә­неп, ор­га­низм­на­рын тәр­би­я­ләп, кө­чә­неш­ләр­гә ал­дан әзер­ләп то­ра­лар. Без ин­де алар ши­кел­ле мах­сус кү­не­гү­ләр яса­мый­быз, тик шу­лай да ура­за­га кер­гәч ин­де мөм­кин бул­ган­ча фи­зик көч та­ләп итә тор­ган эш­ләр­не ки­чек­те­реп то­ру мө­һим. Бел­гә­нем­чә, күп ке­нә дин кар­дәш­лә­ре­без бу чор­да ял­га да чы­га­лар.
  • Хәз­рәт, тук­ла­ну мәсь­ә­лә­се­нә кил­гән­дә нин­ди ки­ңәш­ләр би­рер иде­гез?
  • Ра­ма­зан­га ке­реп кит­кән­че, бер­ни­чә көн ал­дан, кул­ла­ны­ла тор­ган ри­зык кү­лә­мен ки­ме­тү мө­һим. Шу­лай ук, та­биб­лар ка­ты чәй һәм ко­фе эчү­не дә чик­ләр­гә тәкъ­дим итә­ләр. Шу­лай эш­лә­гән­дә ура­за­ның иң авыр са­нал­ган бе­рен­че өч кө­не җи­ңел­рәк узар. Ку­нак көт­кән­дә­ге ке­бек ал­дан ук су­тык­чы­ла­ры­быз­ны тук­лык­лы ри­зык­лар бе­лән ту­лы­лан­ды­рып куй­сак та ях­шы бу­лыр. Юк­са, кө­не җит­кәч, ки­бет­ләр­дә йө­рер­гә хәл дә бул­мас­ка мөм­кин. Хәт­та иф­тар һәм сә­хәр өчен дө­рес ри­зык­лар­дан ал­дан ук ме­ню да тө­зеп ку­яр­га бу­ла.
  • Дө­рес ри­зык­лар ди­гән­дә нәр­сә­ләр­не кү­зал­лап әй­тә­сез?
  • Шул ук ме­ди­ци­на бел­геч­лә­ре ин­де без­гә бу чор­да күб­рәк яшел­чә, җи­ләк-җи­меш ашар­га ки­ңәш итә. Бот­ка­лар­га, пар­да пеш­кән ит һәм ба­лык ри­зык­ла­ры­на да ба­сым ясар­га ки­рәк. Иң мө­һи­ме мө­сел­ман­нар кич бе­лән һәм ир­тән­ге як­та, ягъ­ни авыз ач­кан­да, сә­хәр ва­кы­тын­да ар­тык ри­зык кул­ла­ну­дан сак­лан­сын­нар иде. Аны эш­кәр­тү өчен ор­га­низм­ның бө­тен көн­дез туп­лан­ган энер­ги­я­се ки­тә, шу­ңа кү­рә икен­че көн­не ке­ше хәл­сез, ар­ган кы­я­фәт­ле бу­ла. Ә без­гә бит әле көн дә­ва­мын­да фа­рыз гый­ба­дәт­лә­ре­без­не дә баш­ка­рыр­га ки­рәк. Ра­ма­зан аен­да бит алар өчен әҗер-са­вап­лар та­гы да арт­ты­ры­лып язы­ла.
  • Әйе, мон­дый мөм­кин­лек­не һич­ке­нә дә ку­лы­быз­дан ыч­кын­ды­рыр­га яра­мый. Ра­ма­за­ны­быз­ны мө­сел­ман кар­дәш­лә­ре­без­гә үкен­мәс­лек итеп үт­кә­рер­гә ки­рәк. Ин­де из­ге ае­быз­ның тә­ү­ге кө­нен дә игъ­лан итеп кит­сә­гез иде хәз­рәт.
  • Дин га­лим­нә­ре­без исәп­ләп чы­гар­ган­ча, Ал­лаһ на­сыйп ит­сә, 12 ап­рель көн­не ко­яш баю бе­лән Ра­ма­зан­га ке­рә­без һәм яс­тү­дән соң бе­рен­че тә­ра­вих­не укый­быз. Бил­ге­ле бул­ган­ча, уз­ган ел пан­де­мия сә­бәп­ле мә­чет­лә­ре­без­дә әле­ге на­маз­ны укый ал­ма­дык. Бы­ел ин­де Ал­лаһ на­сыйп ис­тә, бар­лык ку­ел­ган шарт­лар­ны җи­ре­нә җит­ке­реп, ягъ­ни бит­лек­ләр­дән, һәр­кем үз на­маз­лы­гын­да, 1,5 метр ара кал­ды­рып укыр­быз дип ни­ят­ләп  то­ра­быз. Ә ин­де 13 ап­рель­дә бе­рен­че көн ура­за то­та­чак­быз. Га­ет бәй­рә­ме дә без­нең 13 май­га ту­ры ки­лә. Ура­за бәй­рә­мен үт­кә­рү бу­ен­ча нин­ди дә бул­са үз­гә­реш­ләр бул­са, ал­га та­ба бу хак­та һич­шик­сез өс­тә­мә хә­бәр итәр­без. Иң мө­һи­ме ин­де һәр­бе­ре­без­гә ни­ят­лә­гән ура­за­ла­ры­быз­ны то­тып, Ал­ла­һы­быз­ның ри­за­лы­гы­на ире­шер­гә яз­сын.
  • Амин, хәз­рәт. Бир­гән ки­ңәш­лә­ре­гез­гә ко­лак са­лып, Ра­ма­зан аен һәр­кай­сы­быз­га хә­ер­ле га­мәл-гый­ба­дәт­ләр бе­лән үт­кә­рер­гә на­сыйп бул­сын.

 

Әң­гә­мә­дәш - Ил­шат Сол­та­нов

"Шәһри Чаллы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев