Мәдәни җомга

Ул гаделлеккә өндәп яшәде

Татарстан Журналистлар берлегендә легендар шәхес Рафаэль Мостафинны искә алдылар. Язучы-публицит, эзтабар журналистның хезмәтләре еллар узгач та тагы да бәяләнер әле. Гаҗәеп дәрәҗәдә интеллигент, зыялы кеше иде Рафаэль абый. Без аны күреп, аралашып калдык.

Һәртөрле катлаулы хәлдә дә уңай чишелеш таба белде. Эшенә дә, якыннарына да вакытын кызганмады. Бу сүзләрне аны искә алган һәркем кабатлады. Апасы Светлана ханым әйткән сүзләре бигрәк тә уйга калдырды: “Ул бер бит текст язмаса да, язучы булмаса да, бик яхшы кеше булуы белән искә алынырга тиешле”, – диде ул. Моннан да зур бәһанең булуы мөмкин түгел.

Муса Җәлил иҗатының сагында торучы, аны илгә кайтаручы буларак та бик кадерле безгә Рафаэль абый. Татарлардан журналист тикшерүе жанрының башында торган кеше ул. Репрессияләнгән татар язучылары буенча эшләгән хезмәте дә бәяләүгә лаек. Университетта укыту, диплом яклау комиссияләре эшендә катнашуга да бик җитди карый ул. Казан федераль университеты профессоры Васил Гарифуллин әйтүенчә, диплом эшләрен беренче ноктасыннан соңгысына кадәр укып чыга торган булган.

Язучы Марат Әмирхан бик тату эшләгән елларын сагынып сөйләде. “Ул 10 катта (“Татарстан” журналы), мин 9 катта (“Сөембикә” журналы). Ашаганнан соң кояшка чыгабыз. Рафаэль иң көчле физкультурник иде, гел күнегүләр ясады. Һәрвакыт искә алам. Ул гаделлеккә өндәп яшәде. Аның кебек белемле, киң карашлы кешеләр сирәк, – диде ул хатирәләргә бирелеп. – Муса Җәлил – ул аның намусы иде. Җәлилне күтәреп алуы бик вакытлы булды”.

Язучы Вакыйф Нуриев исә, аның “Казан утлары” утлары журналының беренче баш мөхәррире булуын әйтә. 1965 елда журнал яңа исемдә дөнья күрә. Анда да гадел булуы аркасында озак эшләргә туры килми Мостафинга. Әмма кайсы гына редакциядә эшләмәсен, нинди генә әсәр язмасын, ул
Җәлилне гомер буе өйрәнә. Германиягә Җәлил эзләре буйлап йөреп, күпме тикшерү эшләре үткәрә. Әдәбият мәйданында үзен хикәяләр язып та сыный ул. “Кабан күле серләре” үзе бер кабатланмас әдәби җәүһәр кебек. Һаман укыйбыз, серләрен әле дә ачып бетерә алмыйбыз. Мавыктыргыч сюжеттагыча байлык тулы сандыкны менә көймәгә салабыз дигәндә төшеп китә һәм тагы да күлнең төбенә тирәнгәрәк бата.

Татар милләте өчен башкарылган хезмәтләре Мостафинны тагы да зурлый. Редактор, публицист, тәнкыйтьче буларак титаник эшләр башкара ул. Бу хакта Татар-Пен үзәгеннән Әхәт Мушинский сөйләде. Рафаэль абый анда вице-президент вазыйфасын да башкарган була. Өч телдә күпме хезмәтләрне туплап әзерләгәннәр алар, чит илләргә чыкканнар. “Татарстан” журналын аны иң акыллы редактор буларак та билгели. Журналның бүгенге исеме белән яшәвенә дә Мостафин үз өлешен кертә.

Рафаэль абыйны Казанда гына түгел, туган төбәге Баулыда бик хөрмәт белән искә алалар. Бүген анда аның музее эшләп килә. Туган якларында аның иҗатын мәңгеләштерү эшләрен бертуган сеңлесе үз өстенә алган. Татарстан Журналистлар берлегенең башкарма директоры Ралия ханым Фәтхетдинова әйткәнчә, аның исемен башкалабызда мәңгеләштерү турында да уйларга вакыт җиткәндер.

 

 

 

 

 

Рәсимә Галиева

"Шәһри Казан"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: