Мәдәни җомга

Удмуртиядәге татар авыллары

Удмурт иленең Кыяс районында да Байсар авылы бар, дигән хәбәрне ишеткәч тә, күңелдә ут кабынды. Үзем Актанышның Иске Байсарыннан бит, игезәк авылны барып күрмичә, тарихын ачыкламыйча ничек түзим инде?

Кыяс кул сузымында гына булып чыкмады, аңа Кече Пурга аша урап барасы бар. Яган авылында елга аша күперне ремонтлыйлар, юллары да Татарстанныкы түгел, бара-бара шактый интегәсе. Байсар авылы Карамас-Пельга җирлегенә буйсынып яши икән, анысына Кыястан соң гомумән асфальт юл юк. Әле Пельганың үзендә дә күпер торгызалар, авыл тыкрык­лары аша урап үтми булмый. Әмма юл буена күңелгә салып бардым: удмуртлар ягы булса да, бу тарафта Байҗегет, Көчек, Аксар, Атабай, Килдебай кебек татар исемнәрен йөртүче авыллар байтак кына икән...

Күңел сизүедер: гравий түшәлгән юлдан тузан туздырып барышлый ук Байсар авылын шундук танып алдым. Һәрбер ихатасы саен шау чәчәккә күмелгән алма, чия, шомырт агачлары, һәр хуҗалык артында кибән-кибән итеп өелгән каен утыннары. Койма-капкалар кичә генә төзегәндәй таза, тәрәзә йөзлекләре, фронтон челтәрләре килен төшерергә әзерләнгән кияү йорты сыман, җете төстәге буяулар белән матурланган. Юк, күпме генә күкрәк сукмасыннар, без – ил төзүче халык, дип тамак ярмасыннар, өлкән агай болай җиткелекле, болай чиста итеп яши белми инде!..

Авылның нәкъ уртасындагы бер йорт бакчасында сөйкемле, ачык йөзле ханым чәчәк түтәлләренә су сибеп йөри. Коймага якынаеп сәлам бирүемә үк, ул коелып төште:

– Аһ, бигрәк килешсез чагымны туры китердегез, кешечә яулык ябып каршыларга да өлгерә алмый калдым!..

Бик тиз аңлашылды. Әле юлга чыкканчы ук, бу Байсарның авыл клубы мөдире Мәсхүдә ханым Бәхтиева белән бәйләнешкә кергән идем, ә татарда сер юк, минем киләчәкне авылның һәр кешесе белеп тора икән!..

Бакчачы хуҗабикә: «Сезне Мәсхүдә клубта көтә», – дигәч тә, шул якка юнәлдем. Кай арададыр тагын бер «авылдаш» ханым иярде. Ишек ачып керсәк, клуб эченә коймак исе таралган: Мәсхүдә белән тагын бер иптәше мөсафирны чәй өстәле белән көтеп тора икән!..

Клубның кечкенә бер бүлмәсендә музей шикеллерәк мирасханә ясалган, аңа өлкән авылдашлары калдырган хатирә һәм истәлек язмалары тупланган. Берникадәр актарынуга һәм «авылдашлар» хатирәсен тыңлау­га ук, Байсар авылының тарихы күз алдына басты.

Авыл 1929 елда Әгерҗе районындагы Акхуҗа авылыннан бүленеп чыккан. Акхуҗа ирләренең әле революциягә кадәр үк Карамас-Пельга белән Унур-Кыясово (татарлар аңа «Очкыр» атлы үз исемен кушкан) авыллары янәшәсендә дә имана җирләре булган икән, барып йөрергә ерак дигән сылтау белән генә аңа тимәгәннәр. Әмма инде атлар, сыер-сарыкларыңны талап, колхозга куып кертү, каршы төшәсең икән, кулакка чыгарып, Себергә олактыру дигән хәвеф-дәһшәт өргән замана бит. Әнә шул Себергә сөрелүдән котылу һәм имана җирен дә саклап калу өчен, Акхуҗаның Нуретдин, Хөснетдин, Фәрахша, бертуган Шакир һәм Нури Бакировлар, Бәхти Җәмилев, Хаҗиәхмәт, Фәерша, Галләм Габдрахманов, Лотфулла атлы 10 ире җигүле атлары белән Очкыр янындагы басуга күчеп килә. Эшне, әлбәттә, тирәлекне агачлардан арындырып, ышна җире ачудан башлыйлар. Булачак авылга терәлеп торган чишмә белән буаны үз кулларына эләктерү өчен, Очкыр крестьяннарына түбәнлеккә урнашкан кырны биреп килешәләр. Бүрәнәләрдән тәүге йортлар тергезү, ат һәм сыерлар өчен күмәк лапаслар төзү башлана. Бераздан инде Акхуҗада калган хатыннарын һәм балаларын да монда күчерәләр. Авылның гына һаман бер исеме дә юк. Әртилләр төзү, чәчүлек орлык табу турында сүз башлангач, араларындагы Галләм агайны Сөн елгасы буена сәфәргә озаталар. Ә ул волость үзәге булып торган Иске Байсарга килеп җитә дә дүрт мәчетле авылның төзеклеген, матурлыгын күреп шакката. Кайткач, шушы Галләм агай тәкъдиме буенча, яңа авылга да Байсар дип исем кушалар. Ике республикада урнашкан ике Байсар авылының элемтәсе менә шушы гына...

Ә ил кузласына утырган Сталинның үз чыбыркысы. Әлеге байсарлылар да 1932 елда Карамас-Пельга белән Мушак авыллары уртасында әртил төзеп куя, аны «Кызыл Байрак» дип исемлиләр. Акхуҗадан Нургали, Фазлетдин агайлар, Җәмилев һәм Тимершин фамилияле ике Миннәхмәт гаиләләре килеп өстәлә, әртилчеләр саны 16 га җитә. Әүвәл Фатыйх атлы крестьянны рәис итеп сайлыйлар, ләкин бер кешене генә райком кыздырган утлы таба өстендә шактый куркыткандыр, бераздан аны Нури, Сәлимулла, Хаҗиәхмәт агай алыштыра. 1935 елда сабыйлар өчен мәктәп бинасы да ачып җибәрәләр, аңа хуҗа булып Гарифулла Рәхмәтуллин атлы ир-ат килә. Шул елда ук бәләкәй генә булса да кибет ачыла. Элеккечә, әле барысы да Әгерҗе районына буйсынып, «тулы хокуклы» татар булып яшиләр бит, 1936 елгы сайлауларда да Көчек авылына барып тавыш бирәләр. Ләкин 1939 ел кергәндә, нинди галәмәттәндер ике республика чикләрен өр-яңадан билгелиләр дә, Байсар белән Тауҗамал атлы ике татар авылын Удмуртиягә бүлеп калдыралар...

1941 елда бәләкәй генә шушы Байсар Бөек Ватан сугышына 25 ир-егет озата, яртысы диярлек яу кырыннан әйләнеп кайта алмый. Ә ирсез торып калган авыл хатыннары һәм яшүсмер кызлар Балезино станциясендәге тимер юл төзелешенә йә Пижел станциясе янындагы урманга, самолетлар төзү өчен яраклы карагай-нарат агачларын кисәргә йөри. Агач тачкалар белән балчык ташып тимер юл платформасын төзегән яки салкын, юеш баракларда төн куна-куна йөзьяшәр наратлар аударган кызларга атнасына 3-4 килограмм чамасы он өләшәләр. Чәчүлек орлыкны көзен Әгерҗе йә Кыяска, язын аннан ташып интеккән хатыннарга өч кило чамасы яртылаш черек бәрәңге эләгә. Әле шул мәсәргән он белән черек бәрәңгене дә үзең ашый алмыйсың, туган йортта сабый балалар, эне-сеңелләр көтә... Чигенерлек, үкереп еларлык та түгел: ирләре фронтка киткән Тайфә, Минҗамал апалар гаиләсендә – бишәр, Бәдриҗамал, Шәмсенур, Минҗамал, Фатыйма, Шәмсеҗамал атлы хатыннар өендә өчәр ярым ятим үсә... Ни кызганыч, ул сабыйларның байтагы Касыйм, Сәетгәрәй, Кәрами, Мөсәвир... атлы әтиләрен көтеп җиткерә алмый. Күпчелек сабыйларны укырга-язарга өйрәткән мөгаллимнәре Гарифулла Рәхмәтуллин да сугышта байсарлылардан иң соңгы кеше булып, 1945 елның 4 маенда һәлак була...

Тик... яшәргә кирәк! Яу кырында исән калган ирләр кайтып өстәлгәч, Байсар хуҗалыгында ат, сыер, сарык, тавык фермалары ачып җибәрәләр. 1950 еллар башында Байсарны, аерым бригада итеп, Петропавловский, Калиновский, Зайчиково, Унур-Кыясово авылларыннан хасил «Победа» колхозына кушып куялар. 1958 елда инде Байсар бригадасы, беркемнән дә сорап тормыйча гына, Карамас-Пельгадагы «40 лет Октября» колхозына күчерелә, ярый әле, шул чакта авыл читендә алма бакчасы утыртып өлгерәләр. 1963 елда Байсар инде «Ленинец» колхозы составында йөри... Аңлашыла булыр, бай өстәленнән читтәгегә сынык-санак кына кала...

Ходайга мең шөкер, байсарлылар сынмаган, бирешмәгән. 1946 елда авылда 120 кеше гомер итсә, бүген барыбер 28 хуҗалыкта 64 кеше яшәп ята әле. Депутатларны якасыннан эләктереп булса да, соңгы елларда йортларына газ һәм су кертүгә ирешкәннәр. Хуҗалыклары хәтта Татарстандагы байтак авылларны да көнләштерерлек дәрәҗәдә иркен һәм бай. Иң мөһиме: алар үз басуларына бернинди инвестор-талау­чы да кертмәгән (Респуб­лика җитәкчеләре тарафыннан Марий Элнең Звенигово ит комбинатына сатып җибәрелгән бөек (!) Гаяз Исхакыйның туган авылы Яуширмәнең ачы язмышы белән чагыштырып карагыз). 

Мөгаен, бүген әлеге Байсар үзеннән 7-8 чакрымдагы Тауҗамал авылы хәерхаклыгы белән дә көн күрәдер. Тауҗамал үзе – тарихта бик күптәннән билгеле һәм данлыклы авыл. Аның 1 нче «башкорт» кантонының 24 нче йортына кергән ирләре әле 1812 елгы Ватан сугышы чорында ук барча Европа буенча яу йөргән, Әгерҗедәге Исәнбай авылы есау­лы Габделлатыйф Карабай улы Тутаев кул астында Парижны алуда катнашкан. Тауҗамал Әби патша – Екатерина II проектлары буенча төзелгән авылдыр, янгын йорттан-йортка сикерә алмасын өчен, аның урамнары гаҗәеп киң, ә авылны берничә урында киң тыкрыклар кишәрлеккә бүлә. Авыл бүген дә зур, матур, төзек. Мәчете – күз явын алып, үзенә тартып тора. Тауҗамалның болай күркәм сакланышында шушы авылның уңган ир-егете Фердинанд Мәҗитовның да зур өлеше бардыр. Күмәк хуҗалык­лар 90 нчы елларда ук таралып бетсә дә, шушы Ф.Мәҗитов зур агрофирма оештыруга ирешкән, аның савымчылык фермалары Тауҗамал, Мушак һәм Байсар авыллары буйлап таралган, бүген шулар авыл халкын эш урыны һәм хезмәт хакы белән тәэмин итә. Фердинандның меңәрләгән гектар чәчүлекләре дә, ашлык складлары, комбикорм әзерләүче цехлары да бар. Бүген Сабантуй бәйрәмнәрен дә нәкъ шул оештыра. Тауҗамал һәм Байсар яшьләренең күңел ачуын тамаша кылу теләге белән барсам да, ни кызганыч, таң алдыннан кузгалган дәһшәтле яңгыр халык бәйрәмен уздырырга мөмкинлек бирмәде, мондый хыял киләчәккә калды.

Вахит ИМАМОВ.

Автор фотолары.

.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: