Мәдәни җомга

Тромб өзелү: бу авыруны ничек булдырмаска һәм кемнәргә куркыныч яный?

Йөрәк авыруы ел саен 4 миллион кешенең гомерен өзә.

Кан тамырларындагы тромбларны «тыныч үтерүчеләр» дип тә атыйлар, алар һәркемгә дә куркыныч тудыра. Югары холестерин, тәмәке тарту, стресс, шикәр диабеты, артык авырлык шушы авыруны барлыкка китерә. Тромбның ничек барлыкка килүен һәм аннан саклану өчен нәрсә эшләргә кирәклеген «Татар-информ»га Республика клиник хастаханәсенең кардиология бүлеге мөдире Альберт Гыйльманов сөйләде.

 

Нәрсә ул тромб?

 

Тромб — кеше исән чакта ук кан тамырында яки йөрәк куышлыгында барлыкка килә торган кан төере.

Тромблар барлыкка килүнең сәбәбе - кан тамырлары зарарлану. Ул тышкы зарарлану булырга мөмкин, мәсәлән, бармак киселгәндә. Ләкин эчке зарарланулар күпкә куркынычрак, алар кешегә сизелми.

«Тамыр өч каттан тора: тышкы кат (иң ныклысы), эчке мускул катламы һәм иң соңгы юка бер күзәнәкле катлам — эндотелий. Нәкъ менә эндотелий зарарлану аркасында тамыр эчтән ертыла һәм бу тромб барлыкка килү куркынычын тудыра», — диде Альберт Гыйльманов.

 

 

 

Ни өчен тромб өзелә?

 

Тамырның эчтән ертылуы яки зарарлануы, гадәттә, холестерин тупланган урыннарда була. Эндотелий тамырның буш өлешенә үтеп керә башлый. Холестерин җыелу озак дәвам итә, кеше бу процессларны сизмәскә дә мөмкин, диде табиб.

«25 яшьтән соң без үсүдән туктыйбыз һәм бавырда бүленеп чыга торган холестерин кан тамырларына җыела башлый. Әйтик, 10 яшь вакытта күпме холестерин кирәк булган, бавыр аны шулкадәр үк күләмдә эшләп чыгаруын дәвам итә. Ә хәзер, мәсәлән, 25-30 яшьтә сезгә ул кадәр холестерин кирәкми һәм запаска туплана башлый», — диде ул.

Тамыр өзелү өчен берничә шарт булырга тиеш: пульс арту, басым яки тышкы тискәре факторлар тамыр спазмы барлыкка китерә. Мәсәлән, кисәк кенә өшү, атмосфера басымы үзгәрү, кисәк кенә һава торышы алмашыну.

Кемнәргә куркыныч яный?

Йөрәк авыруын югары холестерин, тәмәке тарту, гипертония авыруы, шикәр диабеты, абдоминаль симерү китереп чыгара. Шулай ук 55 яшьтән өлкән ир-атлар, 65 яшьтән зуррак хатын-кызлар да риск төркемендә.

«Тәмәке тарту аркасында тамыр стенкасы — эндотелий челтәрсыманга әйләнеп бетә. Анда җыелган холестеринның күләме кеше яшеннән 3-4 тапкыр артык була. Ягъни, тәмәке тарткан 30 яшьлек кешедә дә, 60 яшьлегендә дә бер үк нәтиҗә булачак. Шуңа күрә һәр табиб тәмәке тартуга каршы», — диде Альберт Гыйльманов.

Әгәр кеше риск төркемендә икән, ул үзе ышанган табибны табарга, анда тикшеренергә, ел саен диспансеризация узарга тиеш. Докторга үзең турында бөтен мәгълүматны әйтергә, анализлар тапшырырга кирәк.

«Әгәр куркыныч факторлары бар икән, тирәнтен тикшеренү кирәк булачак. Йөрәккә УЗИ, ЭКГ ясату йөрәкнең тыныч халәтендәге мәгълүматны гына бирә. Ә йөкләмәләр вакытында ничек эшләвен, канның дөрес агу-акмавын, үзгәрешләрне ачыкларга йөкләмә тестлары ярдәм итә», — диде табиб.

 

 

Тромб нәрсә аркасында өзелергә мөмкин?

Әзерлексез кеше организмындагы теләсә нинди фаҗига югары кан басымы һәм пульс аркасында барлыкка килә, диде РКБның кардиология бүлеге мөдире.

«Кеше өчен сөендегез, пульс, адриналин күтәрелде — тамыр өзелә. Автобус артыннан 100 метр йөгерсәгез дә киеренкелек барлыкка килә — тамыр өзелә. Теләсә нинди физик активлык, хәтта баскычтан менү дә ишемия, тамырларның тараюына, өзелүенә китерергә мөмкин, — диде Гыйльманов. - Шулай ук бу авыру киеренке эш аркасында да килеп чыгарга мөмкин. Әгәр кеше эшендә стресс кичерә, борчыла, ял итә алмый икән, тамырның тонусы күтәрелә һәм, холестерин да булса, ул өзелә. Шулай итеп инфаркт яки инсульт китереп чыгара».

 

Әгәр кисәк кенә хәл начарланса, нишләргә?

 

Күкрәк өлешендә, муенда көчле авырту, хәлсезлек, кинәт кенә нык тирләү, баш әйләнү миокард инфаркты турында кисәтергә мөмкин. Бу очракта утырып яки ятып торырга кирәк. Гадәттә, йөрәк мускулларын нормаль хәлгә китерү өчен кыска вакытлы ял җитә.

«Йөрәк авыруларыннан интегүчеләр нитроглицерин эчеп куя ала. Әгәр 3-5 минуттан соң хәл җиңеләймәсә, үзегезне һаман начар хис итсәгез, табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк», — диде белгеч.

Дөньяда йөрәк авыруларыннан ел саен 17 млн кеше вафат була. Алар арасыннан 25 процент кеше кисәк кенә үлә. Россиядә елына якынча 150 мең кеше кинәт кенә йөрәк авыруыннан үлә. Бу очракларның 90 процентының үлем сәбәбе — ишемия авыруы. Әлеге чир билгеләре йөрәк туктарга ике атна кала сизелә башлый. Әмма авыруларның 22 проценты гына медицина ярдәменә мөрәҗәгать итә.

 

 

 

Бу авырудан үзеңне ничек сакларга?

 

Профилактика турында сөйләгәндә, тромблардан сакланырга кирәк дип әйтү дөрес түгел. Кан тамырларын холестерин җыелудан сакларга кирәк, дип киңәш бирде РКБның кардиология бүлеге мөдире Альберт Гыйльманов.

Бу киңәшләр һәр кешегә дә яхшы таныш: күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш ашау, су эчү, физик активлык белән шөгыльләнү (чамасын белеп), алкогольдән тыелу, стресслардан саклану.

«Кызганыч, кешеләр ныклап авырып киткәч кенә табибка мөрәҗәгать итә. Үз-үзеңне яшьтән үк сакларга, авыру китереп чыгарырга мөмкин булган факторларга йогынты ясарга кирәк. Кан тамырлары проблемаларф турында белдерә торган билгеләр булу-булмавын 35 яшьтә түгел, аннан да иртәрәк кайгыртырга кирәк. Әгәр кеше үзендә риск факторы булу-булмавын ачыклый алмый икән, белгечләргә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм», — дип йомгаклады табиб.

 

Интертат

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: