Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Төркиянең үзәк телеканалында эшләүче Айгөл Шәрипова: Милли код читкә киткәч уяна

Айгөл Шәрипова – 2001 елда Төркиягә китеп, «ТРТ» дәүләт телерадиокомпаниясендә тапшырулар эшләүгә һәм алып баруга ирешкән татар кызы.

Төркиянең «ТРТ» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры урынбасарының ярдәмчесе, төрек телендә тапшырулар алып баручы Айгөл Шәрипова кешедә милли код читкә киткәч уянуын белдерде.

«Татарстанда яшәгәндә туган илемне никадәр яратуымны аңламаганмын. Кешенең күңелендә милли код бар. Ул читкә киткәч кенә ачыла икән. Кечкенәдән тыңлап үскән әби-бабай җырлары, догалары аша күңелгә кергәндер ул милли код», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Айгөл Шәрипова.

Айгөл Шәрипова 2001 елда кияүгә чыгып, Төркиягә китә. Чит илдә башта аның бер танышы да булмый, телне дә белми. Тырышлыгы, үҗәтлеге белән генә, бер елга якын телевидениедә гонорарларсыз төрле проектлар башкару бәрабәренә Төркиянең үзәк телерадиокомпаниясенә эшкә урнашуга ирешә. Хыялын тормышка ашыру өчен аңа ике еллык актерлык осталыгы мәктәбен үтәргә туры килә. Бүген Айгөл Шәрипова дәүләт телевидениесендә җаваплы вазифада хезмәт кыла һәм төрек тапшырулары әзерли, алып бара.

«Кияүгә чыккач, документларны тәртипкә китерү өчен Казанга кайтып килергә туры килде. Мин шул вакытта Римзил абый Вәлиевне эзләп табып, Төркиядә яшәүче татарларының адрес һәм телефоннарын алдым. Мин ул биргән исемлектәге бөтен татарлар белән танышып чыктым, элемтә кордым. Төркиядә татарларга сыенгач кына тормышым җиңеләеп киткән кебек булды. Милләттәшләр белән аралашып яшәгәндә генә авырлыклар сизелми икән ул. Римзил абыйга да мин бик рәхмәтлемен», - диде Айгөл Шәрипова.

 

 

Айгөл Шәрипова Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында шәрәфле кунак буларак катнашты.

«Мине съездга чакырганнары өчен Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировка һәм аның урынбасары Марс Тукаевка зур рәхмәтләремне җиткерәм. Төрле илләрдән, төрле төбәкләрдән килгән татарлар белән Казанда күрешүемә бик бәхетле булып кайтам. Дүрт көн буена бергә йөрсәк тә, җырласак та, еласак та, көлсәк тә, шулкадәр матур чыгышлар һәм шигырьләр ишетсәк тә, аралашып туя алмадык. Конгрессның бу бик кирәкле эше булды», - диде Төркиягә күченеп киткән милләттәшебез.

Айгөл Шәрипова сүзләренчә, Татарстаннан читкә китеп, татар мәдәниятен үстерүче милләттәшләребез бик күп. «Аларны күреп, үстерергә кирәк, чөнки алар да Татарстанның бер өлеше», - диде ул.

 

Рифат Каюмов

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев