Мәдәни җомга

Төрек галиме Сәркан Аҗар Төркия дәүләт сәясәтендә Акчураның роле турында сөйләде

Сәркан Аҗар Акчураны «төркичелекнең атасы» дип атады, Төркия Җөмһуриятен коручы төркемгә зур йогынты ясавын ассызыклады.

Төркиянең Әгәй университеты тарих галиме Сәркан Аҗар Гази университеты тарафыннан оештырылган фәнни җыенда галим, сәясәтче һәм дәүләт эшлеклесе Йосыф Акчураның Төркия дәүләт сәясәтендәге роле хакында сөйләде. 

 

 

40 минут дәвам иткән җыенда төрек галиме Йосыф Акчураны «төркичелекнең атасы» дип атады. Милләтчелегенең һәр төрле романтизмнан ерак торуын, Төркия Җөмһуриятенең сәяси кыйбласын билгеләүче реалист тарихчы, зур шәхес булуын әйтте.  

Тарих фәннәре доценты Сәркан Аҗар Акчура фикерләренең Ататөрекнеке белән һәрвакыт тәңгәл килүен, Төркия Җөмһуриятен коручы төркемгә зур йогынты ясавын, төрек юлбашчысына үлгәнчегә кадәр терәк булуын ассызыклады.

 

 

«Йосыф Акчура, хезмәттәшләре Шәмсетдин Гүналтай һәм Фуат Көпүрүлү белән бергә, даими рәвештә Ататөреккә теләктәшлек күрсәткән кеше. Алар арасында Ататөреккә фикерләре белән иң нык тәэсир итүче шәхеснең Йосыф Акчура булуы һәркемгә мәгълүм», — дип сөйләде ул. 

 

 

Сәркан Аҗар Төркиядә Йосыф Акчура фикерләрен тирәнтен анализлаган хезмәтләрнең булмавын, аны иң яхшы аңлаучы кешенең француз тюркологы Франсуа Жоржон булуын әйтте. Жоржон Анадолу һәм Россия төркиләре арасындагы үзенчәлекләр аша Акчураның сәяси фикерләрен фәнни хезмәтләрендә ачып бирде. диде. Бүгенге көндә Төркиядә Йосыф Акчураның 12 томлык әсәре басылганын, латин хәрефләре белән беркайда нәшер ителмәгән 3 мең битлек хезмәтләре барлыгын, аларның нәшриятка әзерләнүен, барлык әсәрләренең 20 том тәшкил итәчәген хәбәр итте. 

 

 

Гази университеты Төрек телен өйрәнү һәм гамәлгә кую үзәге оештырган җыенда чыгыш ясаган галим Сәркан Аҗар — Россия һәм Төркестан тарихы буенча белгеч. Измир шәһәрендәге Әгәй университеты тарих бүлеген тәмамлаган. Шул ук уку йортында Касыйм ханлыгы буенча — магистратура, Казан ханлыгы буенча докторантура диссертацияләре яклаган. Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан шәһәрләрендә фәнни тикшеренүләрдә булынган. Җыен онлайн форматта үтте. Ул әлеге уку йорты ректоры Муса Йылдызның Йосыф Акчура турында гомуми мәгълүмат бирүе белән башланып китте.

 

Йосыф Акчура (1876-1935) Сембер губернасының Зөябаш бистәсендә фабрикант гаиләсендә дөньяга килгән. Сабый чагында әтисе үлгәч, әнисе белән Истанбулга китеп урнаша, Төркиядә хәрби мәктәп тәмамлый. Мостафа Кемаль Атөрек җитәкчелегендә төрек милли бәйсезлек көрәшенә катнаша, Төркия Җөмһурияте корылышында актив роль ала, 1923-1935 еллар арасында ике тапкыр Төркия парламентына депутат булып сайлана, президент Ататөркнең дәүләт киңәшчесе була. Истанбул университетында укыта. «Төрек йорты» журналын, «Төрек учаклары» иҗтимагый оешмасын коручылар арасында урын ала. Аның идеологиясе нигезендә корылган әлеге матбугат органы һәм оешма бүгенгәчә халыкка хезмәт итә. Йосыф Акчура 1935 елда Истанбулда вафат була. Кабере — Әдирнәкапы зиратында. 

 

Рушания Алтай 

«Татар-информ» 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: