Мәдәни җомга

Тәлгат ГАЛИУЛЛИН: БЕЗГӘ ГАЛИМНӘР КИРӘКМЕ?

Совет чорында халыкларны югары вә түбән сортларга бүлү, берәүләрне күккә чөю, икенчеләрен бөтенләй хокуксыз калдыру нәтиҗәсендә, фән докторлыгын дәгъва кылып йөргән татар галиме, гыйльми тикшеренүенең сыйфаты югары булса да (төрки галәме, шул исәптән дәүләтле төрекләр дә бу хакыйкатьне таный), диссертация яклар өчен Мәскәү, Алма-Ата, Ташкент, Баку кебек шәһәрләрдә ачылган советларга...

Совет чорында халыкларны югары вә түбән сортларга бүлү, берәүләрне күккә чөю, икенчеләрен бөтенләй хокуксыз калдыру нәтиҗәсендә, фән докторлыгын дәгъва кылып йөргән татар галиме, гыйльми тикшеренүенең сыйфаты югары булса да (төрки галәме, шул исәптән дәүләтле төрекләр дә бу хакыйкатьне таный), диссертация яклар өчен Мәскәү, Алма-Ата, Ташкент, Баку кебек шәһәрләрдә ачылган советларга баш иеп барырга мәҗбүр иде. Җае чыкканда бай һәм мәгърифәтле тарихы белән "масаеп" алырга яраткан татар баласы өчен иң аянычы шунда иде: XIX гасыр азагында, бигрәк тә XX гасыр башында укымышлы акмуллаларыбыз әлпи-тисигә, әлифбага, уку-язуга өйрәткән кавемнәрнең балаларына, оныкларына, хәер сорарга кергән теләнче кебек, баш иеп, вакыты белән тез чүгеп бару иде бу. Ерак шәһәрләргә сәфәр чыгуларның матди һәм рухи яктан авыр гына түгел, хәтта түбәнсеткеч икәнлеген дә онытырга ярамый. Үзбәкләргә диссертация якларга бару аеруча кыен иде: өлкән буын вәкилләре 20 нче елларда милли хәрәкәтне, советча әйтсәк, басмачыларны, канга батыруда катнашкан Татбригаданы искә төшереп, коммунист бабаларыбызның кылган гамәлләре өчен безне кызартып алу форсатын кулдан ычкындырмый иде. Татар галимнәренә иң хәерхаһ расланулар Алма-Атада булды. «Доктор булуның ние бар...» дигән мәкаләмдә мин яклау матавыклары белән казах кардәшләр пайтәхетенә 6 тапкыр барып, ябылган гыйльми советларын янәдән ачтыру өчен югары аттестациягә йөрүләрем, ул эшли башлагач та, "Яклауларны ногай баласы эше илә башлап җибәрү җарамас", дип, мине читкәрәк тибәрүләре турында яшь аралаш көлеп бәян иткән идем инде. Һәр мәсьәлә хәл ителгәннән соң җиңел, авырлыкларны чытыкланып күпертү кебек тоела. Минем арттан ук диярлек татар драматургиясе буенча Азат Әхмәдуллин Алма-Атада яклап кайтты. Мин инде аңа оппонент булдым. Фәрит Хатипов та үзен шунда раслады.

Кыскасы, үзем шул сират күперен кичкән кеше буларак, КДУда татар филологиясе факультеты аякка басуга, аның каршында кандидатлык һәм бигрәк тә докторлык диссертацияләрен яклау советын оештыруны төп максатларның берсе итеп куйдым. Әлегә чаклы Казанда беркайчан да күренмәгән шураны гамәлгә кую татар дөньясында гына түгел, ә бөтен төрки мохиттә гыйльми абруебызны күтәреп җибәрәчәген бик ачык күзалладым. Яклау советын ачуга Мәскәүдән рөхсәт алу өчен тиешле кәгазьләрне черки дә борынын тыга алмаслык дәрәҗәдә төгәл итеп әзерләп җибәрү лязим иде. Совет ачуның мәҗбүри үтәлергә тиешле шәкли таләпләре бар. Без Тел, әдәбият һәм сәнгать, Казан педагогика институтларыннан иң абруйлы галимнәрне чакырдык, әле генә оешкан филология факультетыннан күбебезнең элеккеге укытучылары Людмила Ачкасованы, Любовь Савельеваны советка әгъза итеп керттек. Әйтергә кирәк, алар бу иҗтимагый вазифаны үзләренә зур ышаныч дип кабул итеп, һәр утырышка теләп йөрде, хезмәтләргә бәя бирүдә актив катнашып, үзебезнең яшьләр күтәрелеп җиткәнче, берлекнең интеллектуаль дәрәҗәсен тиешле югарылыкта тотуда ярдәм итте, "Оештыру эше яхшы куелган", дип һәр җирдә безне мактап, абруебызны күтәреп йөрде.

Татар һәм, гомумән, төрки филология фәненең үсеш дәрәҗәсен күтәрү өчен Казан дәүләт университеты карамагында яклау шурасы булырга тиеш, дигән фикер бер миндә генә тумады, әлбәттә. Мондый уйның бик күпләрне борчыганы ачыкланды. Күренекле фән әһелләренең барысы да совет эшендә катнашырга, яшь буынга ярдәм итәргә әзер торуын белдерде. Советка рәис итеп, проректор буларак, оештыру эшләренең башында торган профессор Миркасыйм Госмановны тәкъдим иттек. Әмма Югары аттестация комиссиясе "Белгечлеге туры килми, совет җитәкчесе филолог булырга тиеш" (ул тарихчы иде), дип, аның кандидатурасын расламады. Ә инде минем белгечлегем һәм фәнни дәрәҗәләрем аларда бәхәс уятмады. Яхшымы-яманмы, инде 25 елга якын КДУ (хәзер КФУ)ның татар һәм төрки телләре һәм әдәбиятләре буенча докторлык диссертацияләрен яклау советының рәисе вазифаларын башкарам. Гыйльми оешмабызның акыл казанын җөмһүриятебез һәм, гомумән, Русия гуманитар фәне үсешенә зур өлеш керткән, һәркайсы бер юнәлешне җитәкләгән, дистәләрчә шәкертләр әзерләгән Ф.Ганиев, Г.Саттаров, Ф.Хатипов, Ф.Йосыпов, А.Әхмәдуллин, М.Әхмәтҗанов Ф.Хисамова кебек олы галимнәр тәшкил итә. Инде бакыйлыкка күчкән Д.Тумашева, В.Хаков, М.Госманов, Л.Савельева кебек элеккеге совет әгъзаларын һәрдаим сагынып искә алабыз.

Яңа оешкан гыйльми советка эш эзләп интегәсе булмады. Әзер хезмәтләрен кая урнаштырырга белми аптырап, кулъязмалары шыплап тутырылган "чемодан өстендә" утыручылар шактый булып чыкты. Читкә чыгып йөрергә матди мөмкинлеге булмаганнар, юл йөрү мәшәкатьләрен күтәрә алмаганнар, башка төбәктә фәнни тәгълиматын дөрес аңламаудан шикләнгәннәр мәсьәләнең бу рәвешле хәл ителүен аеруча хуплады.

Хәзерге советыбызның терәген, нигезен үзебездә яклап, доктор, профессор дәрәҗәсенә ирешкән күренекле галимнәр тәшкил итә. Озак еллар дәвамында гыйльми сәркәтиб, аннан рәис урынбасары булган Х.Миңнегулов, Татарстан Фәннәр академиясенең баш гыйльми сәркәтибе, академик Д.Заһидуллина, советның бүгенге гыйльми сәркәтибе, кафедра мөдире Ә.Йосыпова, кафедра мөдире Ф.Нуриева, журналистика һәм социология факультеты деканы В.Гарифуллин, ясалма аңлашылмаучанлыклар аркасында яклау мәшәкатьләрен шактый татыган Ә.Нигъмәтуллин (Уфа), шундый ук мәшәкатьләрне узган Р.Әхмәтҗанов, Ф.Гарипова, Г.Галиуллина, И.Низамов, Р.Исламов һ.б., КДУның таләпчән советы иләге аша үтеп, фәнни концепцияләрен раслады. Х.Госманнан һәм шулай ук безнең советта яклаган Х.Курбатовтан соң татар шигырь төзелеше буенча осталык дәресләре алып барырлык белгеч М.Бакиров та, бик озак ялындырып йөргәннән соң, безнең советта якларга ризалашты, аның докторлыгын ВАК та сөенә-сөенә раслады. Тукай мирасын өйрәнүгә, аның тәхәллүсләрен ачуга зур көч куйган, хәзер шагыйрьнең энциклопедиясен әзерләү белән мәшгуль З.Рәмиев, аның җәмәгате, заманча, аурупача фикерләү, язу тарафдары Р.Ганиева да фән докторлары дигән шөһрәтле исемгә лаек булуын КДУ советында раслады; соңгысының шәкерте, "Казан утлары" журналының тәнкыйть бүлеге мөхәррире, хәзерге әдәбият кафедрасы мөдире Ә.Закирҗанов советта ике гасыр кисешкән чор татар тәнкыйтенең нәзари үсеш юлларын тәкъдир итеп доктор булды. Тубыл педагогика институтында татар бүлеген саклап килгән һәм, гомумән, шәһәрдә милли рухны ныгытуга зур көч куйган Ф.Сәйфуллина шагыйрә С.Сөйләйманова иҗаты буенча кандидатлык диссертациясен яклаганнан соң, Себер татарларының авыз иҗатын һәм әдәби ядкәрләрен өйрәнүне докторлык хезмәтенә мәүзугъ итеп алды. Хәзер ул - профессор, КФУның Филология һәм сәнгать институтының татар әдәбияте тарихы кафедрасы һәм татар филологиясе бүлеге мөдире.

Ә инде безнең гыйльми шурада яклап, илебезнең төрле төбәкләрендә телебезне, әдәбиятебезне укытып, башка юнәлешләрдә хезмәт итүче фән кандидатларының исәбен алу өчен башы саннар белән тулы Сан Санычның "ярдәме" кирәк булачак. Шуның өстенә совет барча төрки халыкларның яшь галимнәренә ярдәм итәргә тырыша. Беренче мәлне, үзләрендә мондый мөмкинлек ачылганчы, "күзне йомып", фин-угыр телендәге хезмәтләрне дә кабул итеп алдык. Яклау советы Башкортстан, Чуашстан кебек якын күршеләребез, Хакасия, Алтай, Дагыстан (безгә якын кумык, балкар телләре буенча), Якутия кебек еракта урнашкан кан кардәшләребез белән элемтәләрне ныгытырга, арабызны якынайтырга яңа мөмкинлекләр бирде. Аерым алганда, мин үзем Алтай, Хакасия югары уку йортларыннан җибәрелгән аспирантларны алып, кафедрада хезмәтләрен, авторефератларын кат-кат тикшертеп, тиешле дәрәҗәгә җиткереп, яклатып җибәрдем. Хәзер үзләреннән сәлам хатлары һәм ул якларга барып чыккан кешеләр аша юллаган рәхмәтләрен ишетеп, адәм баласына бәхетле булу өчен еш кына бер җылы сүз дә җитә икән, дип, алар өчен сөенеп яшим. Яңа советлар ачканда үзләрендә әзерлекле галимнәр җитмәгәндә, күршеләргә ярдәм итүдән дә баш тартмадык. Аерым алганда, профессор Ф.Йосыпов белән Мордва дәүләт университетының советына әгъза итеп кертелеп, берничә ел Сарански шәһәренә дык-дык, тык-тык итеп юл санаудан туймаган поездларга утырып йөрдек. Кадерле кунаклар булдык.

Һәр диссертация, советка яклауга чыгарылганчы, кат-кат тикшерелә, шуннан соң да әле шураның эксперт советының җиз иләге аша уздырыла. Иң соңгы киртә - оппонентларның (ул - грек сүзе, "дошман" дигән мәгънәне аңлата) уңай бәясен алган диссертацияне яклау - карнавалны хәтерләткән бәйрәм кебек уза. Һәр яклауга укытучыларны, киң җәмәгатьчелек вәкилләрен, иҗатына, теленә мөнәсәбәте булса, язучының үзен чакырып, мөмкинлектән файдаланып, татар филологиясе фәнен үстерүнең милли менталитетыбызны күтәрү, саклау өчен мөһим икәнлеген яклауга нәтиҗә ясаганда да катнашучыларның күңеленә сеңдерергә тырыштык. Минем яклауларда ясаган нотыкларымның әсасында ачышка дәгъва итмәгән, төрлечә әйтелгән мондыйрак нигезләмә ятты. Олы һәм бай тарихыбыз белән масаеп, кулларны билгә куеп кына алга китеп булмый. Үткән юл трамвай рельсы кебек берьяклы, аның буенча артка, кирегә кайту мөмкин түгел. Татар халкы эшчән, тырыш, үҗәт булса да, аның ихтыяры, көрәшче рухы сындырылган. Милли асылын саклап калуда татар халкы өчен мәгариф, мәгърифәт һәм дин генә таяныч була ала. Укымышлы катламны арттыру, һәр өлкәдә фәнебезне үстерү, зыялыларыбызны күтәрү юлы белән генә милләтләр арасында үз лаеклы урыныбызны саклый алырбыз.

Яклау советларында әгъзалык җәмәгать башлангычында, түләүсез булганга, хөкүмәт "возрастной ценз" дигән зәхмәтне кулланмый. Галим хезмәтне бәяләүдә, яшерен тавыш бирүдә катнаша алса, аңардан башкасы таләп ителми.

Ни хикмәте бардыр: диссертацияләр яклатуда катнашу күпме вакытны ала, алҗыта, матди яктан бернинди файда китерми, дип зарланышсак та, һәр каләм тибрәтүче өнендә дә, төшендә дә үзен Язучылар берлеге әгъзасы итеп күргәндәй, кесәсендә докторлык кенәгәсе, профессор таныклыгы йөрткән галим советта тулы хокуклы шәхес булып утыру турында хыяллана. Мондый омтылыш түбәндәге мантыйк белән аңлатыла кебек.

Беренчедән, гыйльми шура әгъзасы булу - сине җитлеккән фән әһеле итеп тану, дигән сүз. Икенчедән, һәркем үз шәхси дөньясына, гаилә кабыгына кереп бикләнергә мәҗбүр булган бер вакытта, төрле буын, фәнни юнәлеш вәкилләре, бигрәк тә хәл-әхвәл белешергә зар-интизар яшәгән өлкәннәр, советта туйганчы аралашу, зарланышу, басылып чыккан китаплары белән мактанышу, бүләк итешү мөмкинлеге ала. Соңгысы иң мөһиме: биредә татар, өлешчә бөтен төрки филология фәненең кан басымы "үлчәнә", үсеш дәрәҗәсе ачыклана, юнәлеше билгеләнә. Советка әгъзалыкка тәкъдим итмәгән өчен безгә хәтта, үпкәләп йөрүчеләр дә булгалады. Җөмләдән күренекле галимә Флёра Сафиуллина шуны дәгъва итеп йөрсә дә, аңа анда урын табылмады. Минем тарафтан да бераз ваклану булгандыр инде. Хикмәт шунда: Флёра ханым докторлыкка тәкъдим ителәчәк хезмәтен язып бетергәч, мин аңа эшен КДУның гыйльми советында яклауга чыгарга тәкъдим иттем. Ул чорда галимә факультетның "чит аудиториядә татар теле" исемен йөрткән, лөгатебез, тарихыбыз, мәдәниятебез белән кызыксынган кешеләрне, бигрәк тә чит илләрдән килгән галимнәрне кыска мөддәттә укытып чыгару белән шөгыльләнүче кафедра мөдире иде. Шуңа да совет җитәкчелеге (бу минем шәхси фикерем генә түгел) Ф.Сафиуллина диссертациясен үзе эшләгән оешмада расланган советта якларга тиеш, дип фаразлады. Ул безнең тәкъдимне кабул итмәде. Фикере катгый булып чыкты.

- Мин - Мирфатыйх Зәкиев шәкерте. Ул - Тел, әдәбият һәм сәнгать институты советы әгъзасы. Мин яклауга шунда чыгам, - диде галимә.

Әлеге фәнни-тикшеренү институтында яклау советы безнекеннән күпкә соңрак оешу сәбәпле, анда да безнең шикелле галимнәр, ә байтагы ике советта да тавыш биреп утырса да, без, өлкән абыйлар кебек, үзебезне "һавалырак" тоттык һәм бездә якламаган бер галимне дә гыйльми шурабызга әгъза итеп алмадык. Флера ханым өчен генә, бигрәк тә безнең киңәшне тыңламагач, искәрмә ясамадык. Әмма ул да чегән арбасыннан төшеп калганнардан түгел иде. Савытыннан ташып чыккан чүпрәле камыр кебек, аның дәрте, җегәре әллә ничә хатын-кызга җитәрлек иде. Аның чибәрлеге, лекция язасы урынга, авызларын ачып, укытучыга сокланып карап утырулары турында И.Гыйләҗев, Р.Зәйдулла кебек шагыйрьләр кат-кат язып чыкты. Максатына ирешүдә ханымның үҗәтлеге баштан ашкан иде.

- Мин үзем язып чыгарган 500 китабымны бер капчыкка төяп, ректорга керәм, шул чаклы фәнни казанышларым була торып, Галиуллин советка кертми, дип шикаять бирәм, - диде ул.

- Соң, Флёра Садриевна, ректорны сайлаганда син бит мишәргә каршы тавыш бирдем, дигән идең. Хәзер аңардан ярдәм көтеп йөрисең.

Ул, минем ихтыяҗы булмаган искә төшерүне киемгә сарылган чүпкә дә санамыйча, болай диде:

- Сәлахов ул турыда белми. Хәер, мин хаклы булганмын, аның факультетыбызга бер тиенлек тә ярдәме сизелми. Аңа каршы тавыш биреп, Флорид Әгъзамов белән дөрес эшләгәнбез.

Гел аралашып, дустанә яшәгән Флёра ханым турында шаяртып, уйнап-көлеп язганнарым авыр сүз булып кабул ителмәсен. Кинәт фани дөньяны ташлап киткән кешене кызыклы, гыйбрәтле хәлләр белән искә алу аны хәтердә саклауның, оныттырмауның дөнья сүз сәнгатендә киң таралган алымы. Гомерен азга гына озайта алсам да, билләһи, дим, мин аны яклау советына, үземне чыгарып булса да, тәкъдим итәр идем. Терсәкне тешләп булмый шул. Аны халкыбыз да, рәхмәтле укучылары да онытмый. Шагыйрә Н.Сафинаның галимәнең якты истәлегенә багышланган, "Дәүләт теле булыр татарның да", дип, киләчәккә өмет белән сугарылган "Телем дип җан бирдең" шигыре шуңа дәлил.

Әмма телсез калган бәгъзе әфәнделәр
Моны үлем диеп кабул итмәсеннәр, -
Мондый галимнәре булган
милләт үлми,
Тел дип җан биргәнне үлем ала белми.

1990 елдан, көйләнгән тегермән шикелле, туктаусыз галимнәр "тарттыра" килгән советыбыз белән мактануны туктатып (күкрәккә суккалап алырга да хакыбыз бар, шул арада гуманитар фәннәр буенча әллә ничә совет ачылып, үзләрен раслый алмыйча ябылды), безнең советта якланган бер генә хезмәтнең дә ВАК тарафыннан расланмыйча калмавын гына искәртеп үтәргә телим.

Яңа гасыр башына чаклы Мәскәү советлар эшенә тыкшынмады, аяк чалу булмады диярлек. Илдә өстенлек иткән демократик рух безгә дә тулы мөстәкыйльлек бирде, дисәк тә, зур хата булмас кебек. Ләкин тиздән галимнәрнең бу илгә «артык кашык» булуы соңгы 10 елда бик ачык сизелә башлады. Әүвәл советлар белән "уйнау" башланды: аларның эшен йә туктаттылар, йә белгечлеген үзгәрттеләр. Күбесенә кабат фатиха бирмәделәр. Яклаучылар алдына өстәмә киртә куелды, эшләрне туктатып тору өчен ВАК исемлегенә кергән журналларда басылу мәҗбүрияте уйлап чыгарылды. Фән докторы булу өчен әүвәл Мәскәү белән Санкт-Петербургта гына чыга башлаган "тамгалы" мәҗмугада 7-8 мәкалә, түбәнрәк баскычтагы дәрәҗәгә, ягъни кандидат булуны дәгъва итү өчен 1-2 мәкалә бастыру шарт итеп куелды. Берничә битлек мәкалә өчен башкала журналларында 20-30 мең сум түлисе булса, Чабаксар, Архангельски, Барнаул кебек шәһәрләрдә зур авырлык белән ачылган басмалар 5-10 мең белән канәгатьләнде. Диссертацияләрнең сыйфатын күтәрүгә хезмәт итәргә тиешле гамәл акча җыю чарасына әверелде. Сәмән янчыгы калын бәндәләр эшләрен түләп яздыра башлау өстенә, мәкаләләрен дә тиз генә бастырып чыгара алды. Бу юнәлештә көлкеле хәлләр дә булгалап торды. Мәсәлән, хәллерәк бер галим 6 нчы сыйныф физика китабыннан бер бүлекне мәкалә рәвешенә китереп, зур акчалар түләп, ВАК журналында бастырып та чыгарган. Басманы В.Путинга да, Югары аттестация комиссиясенә дә җибәргән, нәтиҗәдә, бик зур гауга чыккан, дип сөйләделәр. Үзебездә дә шуңа якын хәлләр булгалады. Татар теле һәм әдәбияте буенча бик күп мәкаләләр Казан ветеринария академиясе журналында басылды. Акчаңны гына вакытында түлә, мәкаләңне беркем укып та, тикшереп тә тормый. Берничә айдан иптәш яклауга ук чыга. Ветеринар каләмдәшләргә рәхмәттән башка нәрсә әйтәсең!

Икенче баскычта ВАК журналлары белән совет әгъзаларын да "тикшереп" алырга булдылар. Советта әгъза булу өчен галим шул ук түләүле мәҗмугада өч мәкалә бастырырга тиеш иде. Элек аның гыйльми казанышы, ачышы саналган монографияләре, яклаган дәвамчылары, аспирантлары исәпкә дә алынмый. Чагыштырып карагыз: галимнең фәнгә керткән яңалыгы, ачышы, концепциясе гомерен биргән саллы китапта тулырак ачыламы, әллә берничә битлек түләүле мәкаләдәме? Советта көннәр буена тирләп-пешеп утырган өчен рәхмәттән башканы (анысы да гел тәтеми, яклаучының интеллектына бәйле) ишетмәгән, сукыр бер тиен алмаган, кунак-кунак "уйнаудан" да тәм тапмаган, 80 ен ваклаган, яисә шул сызыкка якынлашып килгән галим ни өчен әле пенсиясенең яртысын түләп, ВАК мәкаләсен бастырсын икән? Хохол абзаң әйтмешли, "дураков нема". Ә аларның тирән белеме, гомере буена туплаган фәнни фикере хезмәтләрне тикшергәндә бәһаләп бетергесез иде.

Соңгы елларда тагын бер яңалык уйлап таптылар. Хәзер яклау процессы башыннан ахырына чаклы видеотасмага төшерелергә һәм башка кәгазьләр белән бергә ВАКка җибәрелергә тиеш. Хезмәтне тикшерү барышында торып йөрү, бүлмәдән чыгу катгый рәвештә тыела.

Югарыда әйтелгән кысулар барлык советларга кагыла, ил галимнәре башына төшкән гарасатка бергәләп түзәрбез, дип бераз тынычланган идек, буйсынган милләтләргә каршы, тез астына китереп суга торган яңа бер "бирем" уйлап таптылар. Урыстан башка телләр (укы: халыклар) яшәешенә каршы алып барылган сәясәт яклау советлары эшчәнлегенә дә китереп сукты. Докторлык диссертацияләре баштан ук урысча язылса, кандидатлыкка дәгъва иткән хезмәтләр нигездә татар телендә тәкъдим ителә иде. ВАК әмерендә "Диссертации пишутся, как правило, на русском языке" дип язылган булса, соңгы "төзәтмә"дә "как правило" ачыкламышы артык дип табыла һәм алып ташлана. Язмышларын фән белән бәйләргә ниятләгән яшьләрнең күбесе хезмәтләрен ана телендә әзерләсә, хәзер мәкаләләрне генә түгел, диссертацияләрен башка лөгатькә тәрҗемә иттерүгә дә түләүле тылмачлар эзләргә тиеш була. Борынгы әдәбиятең, "Тукай теле", татар фонетикасы, сүз байлыгың турында башка шивәдә язып азаплан инде! Милли телнең, әдәбиятнең бөтен нечкәлекләрен тәрҗемәдә чагылдырып булмаячагы көн кебек ачык. Автореферат, ВАК мәкаләләре, стенограмма, чыгышлар, рәсми кәгазьләр элек тә дәүләт тоткан халык телендә җибәрелә иде ләбаса. Мәкалә исеменә чыгарылган сорауга җавап әзер, дип фаразлыйм: бу хакимияткә "әрәмтамак", илне көнендә үк баета алмаган галимнәр кирәк түгел. Укучы, советлар эшли, диссертацияләр яклана тора, дияргә мөмкин. Мондый күз буяулар гына гомуми сәясәтне, нәтиҗәне яхшы якка үзгәртә алмый икән шул. Матбугатта китерелгән рәсми саннарны дикъкать белән укып, чагыштырып карагыз: "Фән өлкәсендә кадрлар мәсьәләсе көннән-көн кискенләшә: 1990 елдан 2012 елга кадәр Русиядә галимнәр саны 3 тапкыр кимегән - 1 миллион 119 меңнән 370 меңгә генә калган."

Яшь галимнәрнең читкә чыгып китүе, яисә эш хаклары түбән булу, белгечлекләрен алыштыру, бизнеска күчүе сәбәпле, Русия фәненең "олыгаюы" күзәтелә. Менә икенче бер мәгълүмат: "1980 еллар ахырында галим-голәма арасында 50 -70 яшьлек хезмәткәрләр өлеше 27 проценттан артмаса, бүген ул 50 процентка якынлаша. Русия академикларының уртача яше 72,2гә, фән докторларыныкы 60,8гә тәңгәл" ("Мәдәни җомга", 2012, 19 октябрь).

Бу саннардан янә бер нәтиҗә соралып тора: галимнәргә мөнәсәбәт үзгәрмәсә, Русия, шул исәптән, Татарстан фәне "әбиләр һәм бабайлар" көненә калырга мөмкин. Киңәш бирүчеләр, акыл сатучылар арта барган саен, фән арбасының төбенә җигелеп тартучы яшьләр, җәмгыятьнең асылын, киләчәген билгеләүче зыялылар катламы кими барыр. Алардан башка бер ил дә үсешнең яңа баскычына күтәрелә алмаячак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: