Мәдәни җомга

"Түлә, яисә судка бирәчәкбез": үзара салым акчасын түләү мәҗбүриме?

“Судта бәхәсләр килеп тумас өчен 20 мартка чаклы сезгә бер тапкыр түләнә торган (үзарасалым) 500 сум күләмендәге акчаны 7 көн эчендә бу таләпне алганнан соң, түләргә кирәк». Минзәләдә яшәүче укучыбызга әнә шундый хат килгән. Үзара салым акчасын түләү мәҗбүриме?

Минзәлә район Советының юридик бүлек начальнигы Рузинә Бәдриева җавап бирә:
– Үзарасалым – җирлектә килеп чыккан проблемаларны хәл итү өчен халыкның үз теләге белән, елга бер тапкыр җыела торган акча. Аның күләмен, нәрсәгә тотылачагын авыл халкы үзе хәл итә. Ә җирлек башлыгы исә авылдашлары каршында һәр тиенгә исәп тотарга тиеш. 
131нче Федераль канун нигезендә үзара салым кертү һәм үзара салым чараларын куллану мәсьәләсе җирле референдумда (халык җыенында) хәл ителә. Хәзерге вакытта республика кануны буенча  җирле референдумда кабул ителгән карарларны үтәмәгән өчен җаваплылык билгеләнмәгән.
Шул ук вакытта административ хокук бозулар турындагы Татарстан Республикасы Кодексының 2.6нчы маддәсе нигезендә җирле үзидарә органнарының үз вәкаләтләре чикләрендә кабул ителгән муниципаль хокукый актларын үтәмәгән өчен административ җаваплылык билгеләнгән: гражданнарга – 1 меңнән 2500 сумга кадәр штраф рәвешендә җәза каралган; вазифаи затларга – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр; юридик затларга – 200 меңнән 500 мең сумга кадәр. Ел дәвамында кабат хокук бозган өчен гражданнарга – 2500-5000; вазифаи затларга – 30 000-50 000; юридик затларга  500 меңнән – 1 миллион сумга кадәр. 

Татарстан Муниципаль берәмлекләре Советы җавабы:
– Һәр районда җирлек советы үзара салым җыю һәм куллану тәртибе турында нигезләмәләр раслады. Үзара салым акчасын җыю тәртибен регламентлаштыручы бүлек урыныннан төшереп калдырырга һәм аны аерым муниципаль норматив хокукый акт белән расларга тәкъдим итә. Бу очракта нигезләмәгә муниципаль берәмлекнең хокукый акты белән үзара салым акчасын җыю тәртибен билгеләүне күрсәтә торган пункт өстәлергә тиеш була. Биредә үзара салым акчасын түләү шартлары һәм сроклары, аны үтәмәгән өчен җаваплылык, шулай ук гражданнар тарафыннан түләүләр тәртибе бирелә. 
Граждан җирле үзидарә органының тиешле актында күрсәтелгән срокларда үзара салым акчасын түләмәсә, бу муниципаль хокукый актны үтәмәү була. Мондый төрдәге хокукый акт, җирле үзидарә органнарының вазифаи затлары тарафыннан документларны тиешенчә рәсмиләштергәндә, үзара салым акчасын түләмәүчеләрне административ җаваплылыкка тартырга мөмкинлек бирә. Бу очракта авыл җирлеге башлыклары (башкарма комитетлар җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары) Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә хокуклы.

 

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: