Мәдәни җомга

ТЕШКӘ ТИГӘН “ЗӨЛӘЙХА”

"Зөләйха күзләрен ача" дигән китап турында язулар күпкә китте, хәтта тешкә тия башлады да инде. Көтмәгәндә генә Россия күгендә Гүзәл Яхина атлы "күренекле татар язучысы" калыкты бит, әй. Моңа чаклы фамилиясе ялгыш кына да ишетелмәгән ханым бер ел эчендә күз өстендәге кашка әйләнде дә куйды. Ул әүвәл "Аксенов-фест" фестивалендә серле...

"Зөләйха күзләрен ача" дигән китап турында язулар күпкә китте, хәтта тешкә тия башлады да инде. Көтмәгәндә генә Россия күгендә Гүзәл Яхина атлы "күренекле татар язучысы" калыкты бит, әй. Моңа чаклы фамилиясе ялгыш кына да ишетелмәгән ханым бер ел эчендә күз өстендәге кашка әйләнде дә куйды. Ул әүвәл "Аксенов-фест" фестивалендә серле рәвештә җиңеп, "Йолдызлы билет" призын яулады, аннары аңа Россия Федерациясенең "Ясная Поляна" премиясен китереп тоттырдылар, берничә көннән соң аның "Зөләйха..."сы "Большая книга" бәйгесендә җиңде. Бер ел эчендә мондый үсеш вә фантастик танылуга гомер буе җык чыгарып чиләнгән сыңар гына татар язучысының да ирешә алганы юк. Ул гына җитмәгән, Людмила Улицкая атлы "үтә күренекле әдәбият әһеле" Гүзәл Яхинаны Чыңгыз Айтматов, Олжас Сөләйманов кебек дөнья­күләм атаклы пәһлеваннар белән бер рәткә кую кебек әрсезлеккә барды. Аннан күрмеш, татарның тәбикмәк калынлыгы китапчыклар чыгарып "танылган талант ияләре" "Зөләйха..."ны бер тын алуда йотлыгып укыдык, искиткеч шәп роман, Г.Тукай исемендәге бүләккә дә лаек", дип, мәскәүлеләр хорына кушылып, сайрарга тотынды. Берсе генә дә "тукта, Мәскәү мактый икән, димәк, әсәр аның файдасына; милләтенә тугры калган татар язучысын алар берчакта да алай күккә чөйми", дип сагая белмәде.
Ясалма мәдхияләрдән соң, күңелем тартмаса да, үз-үземне мәҗбүр итә-итә, мин дә укып чыктым. Юк, шедевр түгел. Татар дөньясына һәм татар гаиләсенә пычрак пародия. Зөләйханың ире Мортаза - бер генә уңай сыйфатка да ия булмаган кыргый җанвар. (Шундук сорау: алай икән, ник Зөләйха аның үле гәүдәсе янына да менеп, тәүлек буе кочаклап ята; түшәктә бик шәпле ир булганы өчен сагынуданмы әллә?) Унбиш ел буе бер түбә астында яшәгән һәм бер табактан ашаган кайнанасы - шулай ук, ягымлылык, миһербанлык, мәрхәмәт дигән сыйфатларны белмәүче кыргый әби, "Убырлы карчык" икән. (Алайса, нигә шундый өйдә түзеп яшәгән соң, ник асылынып үлмәгән?) Һәм бу гаиләдә гомер иткән Зөләйха үзе дә - ир-атны һич кенә дә үзенә тартып китерә алмастай шыксыз, назсыз вә җансыз бер өрәк. Ул үзенең ничә ел буе кияүдә яшәвен дә хисаплап чыгара алмаслык дәрәҗәдә надан, укый-яза, урысчаны да белми, җитмәсә, ирен сөендерә, гаиләне бәхетле итә алмаучы, тугач бер айдан да артык яшәми торган чирле балалар гына таба торган имгәк хатын. Өстәвенә, карак. Чормага иреннән каклаган каз һәм җиләк каклары яшереп куйган, нәфесе купкан саен, качып кына, шуларны сыйпап-ялаштырып йөри, ә как кисәкләрен, татар мифологиясендә гомумән булмаган басу капкасы иясенә дип, җил уңаена ыргыта да әле. Мондый хатын - кочып назлау, учта йөртү түгел, әйләнеп төкерергә дә ярамас буп-буш капчык, юкса...
Ә мәскәүлеләр бу китапны ниләр өчен күккә чөяләрме? Татар милләтен әнә шулай мескен, томана, кыргый иткән өчен. Роман ахырында Зөләйханы урыс иренә ябыштырып куйган өчен. Мескен, томана Зөләйханың күзләрен урыс Иваны - Игнатов ача. Шул Иван "мәрхәмәте" белән улына да исемне Йосыф түгел, Юзуф дип куша ул. Шул канэчкеч Иван Игнатов аны үлемнән коткара, шул ук җәллад Иванны күргәч кенә татар Зөләйхасы сөю хисе белән яши башлый. Иван Игнатов очрамаса һәм әгәр ул аның ире Мортазаны атып үтермәгән булса, мескен татар хатыны бәхет һәм азатлык та татый алмас иде. Хәтта, тәүге яшәгән авылы Юлбаш дип аталса, "бәхет" тапкан җире Рәсәй туграсына менгән Сәмруг аның. Сәмруг белән Иванга дан вә машалла!
Инде Г.Яхина һәм аны күккә чөйгән Л.Улицкаяларның тел төбе аңлашыламы? Татар хатын-кызларына тормышта сөю-сәгадәт татып яшәү өчен туган туфрагыңны - Сәмругка, татар иреңне - Иванга, Вәлиев Йосыф дигән изге исем белән аталырга тиешле улыңның атын да Иосиф Иванович Игнатовка алыштырып куярга кирәк икән. (Яхина безнең балаларны урыс егет вә кызлары белән кавыштырырга үгетләү өчен соңга калган, татар балаларының 40-42 проценты болай да урыс-марҗа белән кушыла, Җир шарында газиз балаларын бу рәвешчә чит-ятларга өләшә торган башка бер милләт юк). Ә мәскәүлеләр өчен милләтеңне сату кебек китап-инструкция - искиткеч зур табыш. Җитмәсә, Рәсәй хөкүмәте милли мәктәпләрне ябып, тик урысча укыту, барча "вак" милләт вәкилләрен "россиянин" итү һәм йотып бетерү өчен көрәш алып бара. Безнең Яхина - алар тегермәненә тонналап су коючы. Шуның өчен менә сиңа җиңү, менә бүләк!
Тагын бер нечкәлек. Безнең халык телевизор экранына кап­ланып утырырга бик ярата. Шыр-томана булмаса, чамаларга тиеш. Әйтик, һичьюгы "Тап-тач" конкурсының казыйлар өстәле артына кемнәр тезелешкән, эстрада сәхнәсе бүген кем кулында? Шул ук шома-әрсез кавем хәзер рус әдәбиятына да йөгән кидермәкче. Безнең Яхина талантлы булган өчен бүләк алгандыр, дип нәтиҗә ясарга ашыкмагыз әле. Тегеләрнең урыс әдипләрен күтәрәсе килмәгәнгә генә, бүләк безнең татар хатынына килеп эләккән, дип мыекка чолгасагыз, шул гаделрәк булыр. Ягъни, ике үгез сөзешкән вакытта Мәскәү сәясәтенә файдалы булган өчен, очраклы рәвештә генә майлы калҗа эләктергән уенчы ул.
Яхинага китабын оештырып, зур бүләкләр биргән кавем әһелләре аны кыска йөгәндә тотарга да онытмый. Яхина, нәкъ үз герое Зөләйха шикелле үк, чиста куллы түгел. Ул романындагы 25 меңче Денисов образын М.Шолоховның "Күтәрелгән чирәм" әсәреннән турыдан-туры, оялмый да суккан. Балтыйк матросы булуы, "факт" дип сөйләшүләренә чаклы гел Давыдов. Яхина бу Давыдов образын күчерү белән шултиклем мавыккан ки, хәтта романының 148 битендә Давыдов фамилиясен Денисов дип үзгәртеп язарга да "оныткан", үзен-үзе саткан. Әмма мин китапны оештырып чыгаручы шома кавем бу хатаны йә үзләре махсус ясагандыр, йә Яхина җибәргән хатаны төзәтми калдыргандыр, дигән нәтиҗәгә киләм. Яхина борынын күккә чөя башламасын һәм кемнәргә рәхмәтле булып яшәргә тиешлеген оныттырмау өчен шома кавемгә шулай отышлырак...
Китабына чумсаң, андагы татар өстенә өелгән пычрак чиркандыра. Мортаза белән Зөләйха - ашлыкларын газиз балаларының каберенә яшереп саклаучы ике ерткыч. Әле каберләре кайда икәнлеге дә аңлаешлы түгел. Болар балаларының каберләре янына урманның иң ерак юллары аша урап бара. Хәтта куян вә кош эзләре дә ярылып күренә һәм боларның гамәлен сата торган карлы кыш уртасында агач көрәк белән туңган җирне казып, газиз балаларының җәсәдләре яткан кабер эченә чәчүлек орлык яшерә. Минем татар дөньясында авылдан биш йөз адымнан да ерактарак урнашкан сыңар гына да зират күргәнем, ә балаларының җәсәден казу-кымшату кебек кыргыйлыкка барган тилемсә ата-ана турында, гомумән, ишеткән юк. Гүзәл Яхина фәкать үз милләтен кимсетү, аны башкалар каршында кыргый, томана, кансыз итеп тасвирлау өчен генә менә шундый пычрак сурәтләүгә бара, аңа газиз туганнарын җиргә сатып таптау берни тормый! Бу ханымның күңеленә һәм җанына газиз милләтенә, изге Ислам диненә мәхәббәт-хөрмәт дигән сыңар гына орлык та салынмаган.
Бездә милләтен һәм динен саткан кешеләр булды инде. Безнеке, татарныкы, дип күкрәк сугып мактый торган Софья Гобәйдуллина да, Иисус Христос турында ораторияләр язып, хәтта Европа күләмендә дә бөеккә әверелде. Шунысы гына гаҗәп: иманын һәм денен алыштырган андый шәхесне нишләп җитәкчеләр безнеке дип саный һәм ни сәбәпле аның алдында тәлинкә тота икән? Софья ханым да, Гүзәл Яхина да һич безнеке түгел, аларга бездән котылу өчен, нәкъ роман герое Игнатов әтмәлләгәнчә, паспортларын вә исемнәрен генә алыштырасы калды.
Гүзәл Яхина үзенең тамырларыннан да һич хәбәрдар түгел, ил һәм татар тарихын бөтенләй дә белми. Алтын Урда, Олы, Ак вә Күк Урдалар, бүгенге Россия, Урта Азия, Кавказ, Украина, Белоруссия, Молдавия җирләренә җәелеп, 260 ел буена хөкем сөргән. Ләкин Яхина шәхси сандыгыннан ниндидер Кызыл Урда атлы ил чокып чыгарган, гәрчә андый дәүләт тарихта, гомумән, сыңар гына кешегә дә мәгълүм түгел. Һәм, Яхина уйлаганча, Алтын Урдалылар берчакта да үзенә буйсынган халыкларны акыртып таламаган, иң күп дигәндә дә байлыкның уннан бер өлеше күләмендә генә ясак җыйган. Бүген Мәскәү халыкка тиешле хезмәт хакының 47 процентын ачык һәм яшертен юллар белән талап ала. Әле аны да азсына, ЖКХ, транспорт, мәктәп, балалар бакчасы, медицина, сәүдә челтәрләрендәге бәяләрне ясалма рәвештә күтәрә-күтәрә, халыкны талавын дәвам итә. Алтын Урда чорында урман-яланнар, елга-күлләр, агач, күмер, тозлар асыл мәгънәсендә халыкныкы, бушка булса, бүген елга ярларына, урманнарга, электрга, суга, җир астыннан чыккан нефть-газга, һәр төр мәгъдәннәргә, ком вә гравийга - һәммәсенә карак олигархлар хуҗа, без хәтта сулаган һава өчен дә салым түлибездер сыман. Икешәр институт тәмамлаган ханым моның ише хакыйкатьне генә бәяли белергә тиеш инде. Һәм Яхина ут уйнатып теткән бөек Алтын Урда - әллә кемнәр дәүләте түгел, ә барча Европаны дер селкетеп тоткан безнең газиз бабаларыбызның шанлы Ватаны ул! Шома кавем кулында курчак хәленә калган Яхина моны белми, менә шуңа, шомалар файдасына, үз бабаларының йөзенә төкерә дә...
Яхина гашыйк булган урыс Иваны - Игнатовның Сталин тегермәненнән исән-имин калуы да гаҗәп. Ул тиешенчә кайгырта белмәгәнгә күрә поездның мал ташый торган вагоннарында 400 дән артык тоткын вафат була, 50 дән артыгы бөтенләй качып китә. Ахырда ул тагын 300 дән артык кешене кораб белән елгага батырып үтерә. Һәм, ни гаҗәп, ул сыңар чәч бөртеген дә югалтмый, мондый "каһарман"ны җәзага тартучы да булмый. Ә бу Сталин үзе меңәрләгән хөкем карарларын, тоткыннар исемлеген шәхсән үзе тикшереп утырган һәм корычтай контрольдә тоткан заманда бит! 750 ләп тоткынны юк иткән Игнатовка гына Яхинаның уйдырма романында берни дә юк, ул иң төп казый һәм төп хөкемдар кыяфәтендә балкып, хәтта әле сөяркәләр белән күңел ачып яши. Әкият, сафсата! Сталин җәлладлары Игнатов ише ачык авызны мондый җинаятьләре өчен тереләй көе яндырыр, кисәкләргә өзгәләп ташлар иде!
Гомумән, Яхина ханым әкиятләр язарга үтә һәвәс. Аның романында үз гомерендә кулына тәүге тапкыр мылтык алган Зөләйха беренче ядрәсе белән үк аюны атып үтерә. Икенче тапкырында санаулы секундлар эчендә алты явыз бүрене юк итеп өлгерә ул. Зөләйхага да, Яхинаның үзенә дә мондый елгырлык өчен мидәл тагарга гына кала. Һәм, күрәбез, милләтеңне сатып сурәтләгән роман өчен мидәл алалар да!..
Зөләйханы үз милләтен сөймәс герой итеп сурәтләүдән чәчләр үрә тора. Аларның авылы Юлбаштан унбиш гаиләне "кулак" тамгасы белән Казан төрмәсенә куып алып китәләр. Зөләйха авылдашларының язмышы белән кызыксынып та карамый! Сәләхетдин мулла юлда үзләрен элеккеге мәчет бинасына кертеп бикләү хурлыгына түзә алмыйча җанын тәслим кыла. Ә шушы ук изге мәчет бинасында, мәет янәшәсендә Яхина үзенең кумиры Игнатовны Настасья исемле айгырдай таза хатын белән тәмләп-озаклап зина кылдыра (авторда дини тәрбия атлы байлыкның хәтта эзе дә юк). Соңыннан Сәләхетдин мулланың хатыны - абыстайны Зөләйха белән бер вагонда Себергә озаталар, бераздан алар Сәмруг авылында гомер итә башлый. Зөләйха сыңар гына тапкыр да аның хәлен барып белми, күз буяу өчен генә, сәдака рәвешендә генә булса да, сыңар кабымлык ризык та илтеп бирми. Сәмругка икенче партиядә куып китерелгән Кырым татарларының хәтта исемнәрен сорап та, язмышлары белән кызыксынып та карамый ул. Зөләйха үзенең улы Юзуфта туган теленә һәм газиз милләтенә мәхәббәт тәрбияләп вакланмый. Икейөзле сәясәтчеләрнең ялган җырына кушылган Яхина Зөләйханың яңа ватанына әверелгән Сәмругны "тыныч, күңелгә хуш", дип бәяләүдән тарсынмый. Сәмруг җиренә, урыс җиренә барып кергәч, Зөләйха фәкать урыс ирләренә карап кына авыз шапылдата, тәһарәтләр алып, ул кич саен немец докторы аны үзенең ятагына чакырганны көтә, ул - фахишә, аңа татар кебек "вак-төякнең" инде кирәге юк. Зөләйха - эчке киемнәрен салып ташлаган гына түгел, ә әхлакый йөзен, иманын, кешелеген алыштырган елан!..
Татар халкы арасыннан әле Г.Яхинага кадәр дә урыска ярарга, алар әдәбиятында урын яуларга тырышучылар аз булмады. Ринат Суфиев, Рифкать Маликов атлы кайберләре, хәтта исем-атларын Роман Солнцев, Михаил Львовларга алыштырып булса да, урысның Распутин, Астафьев, Быков, Евтушенколары белән бер рәткә басарга ымсынып карады. Алар хаталанды, бүреләр өере хәтта үтә ялагай һәм икейөзле эт балаларын да үз оясына кертми, анда вожак яки тигез партнер булырга ирек бирми, чәйнәп төкерәләр. Золушкалар һәм аккошка әверелгән йолкыш бәбкәләр әкиятләрдә генә туа. Яхина да - елгыр кавем кулындагы вакытлы бер уенчык...
Кайсыдыр "ушлысы" матбугатта "Зөләйха..." романына тел тидергән тәнкыйтьчеләрне хөсетлек һәм көнчелектә гаепләп чыгарга ашыкты. Ул "ушлы" мәхәббәт һәм нәфрәт, хөсетлек вә милләтеңне сөю кебек сыйфатларны бутый. Үз милләтен күккә чөя, дөньякүләм мөнбәрләргә күтәрә белгән Чыңгыз Айтматов, Олжас Сөләйманов, Фазыл Искәндәр кебек талантлардан гына көнләшәләр, алар биеклегенә менеп басасы, газиз милләтеңне дә дөньякүләм һәм богаусыз мәйданнарга чыгарасы килә, бик килә ул! Ә Гүзәл Яхина асыл әдип өчен көнләшү өлгесе булудан гаять ерак тора. Каз фәлән малга иптәш түгел, ди бер мәкаль. Газиз милләтеннән йөз чөергән Яхина кебек дүңгәләкләр хәленә калудан, маңкортлыктан Ходай Тәгалә берүк саклый күрсен!
Вахит ИМАМОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: