Мәдәни җомга

Телләр дошман түгел

2017 елның кара көзләре туган телебезгә алып килгән җәбер-золымнарны йөрәк әрнүләре аша кабул иткәннән соң, һәр татарның йөрәгенә мәңгелек уй, борчу кереп оялады. Алга таба ана телебезне ничек югалтмаска? Мәктәптән сөрелде сөрелүен, тик безнең милләт, безнең туган тел моңа кадәр андый җәберне күрмәгәнме?.. Татар милләтенең бүгенге шартларда да үз туган...

2017 елның кара көзләре туган телебезгә алып килгән җәбер-золымнарны йөрәк әрнүләре аша кабул иткәннән соң, һәр татарның йөрәгенә мәңгелек уй, борчу кереп оялады. Алга таба ана телебезне ничек югалтмаска? Мәктәптән сөрелде сөрелүен, тик безнең милләт, безнең туган тел моңа кадәр андый җәберне күрмәгәнме?.. Татар милләтенең бүгенге шартларда да үз туган телен саклау, үстерү юллары хәзер аеруча көн кадагына куелып, җиренә җиткереп башкарылырга тиеш. Шушы хакта татар яшьләре белән актив эшләүче лидер, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат ФӘЙЗРАХМАНОВ та үз фикерләрен уртаклаша.
- Россия җитәкчелеге биргән мөмкинлекләргә караганда, хәзер татар теленең хәле - бер төбәк теле һәм азчылык милләтнең теле хәлендә. Гәрчә без регион түгел, ә мөстәкыйль республика. Азчылык милләт тә түгел, ә дәүләтне тәшкил итүдә икенче урынны биләүче халык. Дөньяда хәле безнекеннән дә мөшкел булган телләр дә, кайчандыр авыр хәлдә булып та, хәзер бездән күпкә яхшырак халәткә ирешкән телләр дә бар. Мәсәлән, каталон, баск телләре безне узып китте. Алар да бетәбез, яшьләр телне белми, дигән өметсезлек белән яшәгәннәр. Әмма, бу ике халык, нәкъ менә милли мәктәп булдыру аркасында ренессанс кичергән. Шул сәбәпле хәзер баск­лар илендә өлкән буынның 20 проценты туган телдә сөйләшсә, яшьләренең 80 проценты туган телен камил белә. Басклар - Испаниядә яшәүче җирле халык.
Тагын вали телен 3 кенә процент халык белә торган булган. Шул ук юл белән алар да 50 процент халыкка туган телен өйрәтә алган. Шунысына игътибар итик: мәктәптә туган телне укыту ирекле һәм төбәкнең юридик статусы да Татарстаннан күпкә кайтыш. Валилар инглизләр белән янәшә яши. Инглиз теле белән көндәшлек итеп, шул көрәштә бирешмәгән, җиңә барган ул тел, чөнки халыкта милли рух көчле.
Дөньяда кире мисаллар да бар. Мәсәлән, Ирландия бәйсез дәүләт була торып та, туган телдә белем бирүче үз мәктәбен булдыра алмаган. Ирланд теле бик авыр хәлдә. Аларның мәдәнияте бары тик инглиз телендә генә үсә. Шотланд теле белән дә шундый ук хәл.
Үзебезнең татар теленә кайтсак, хәзер безнең милләтнең 70 проценты шәһәрдә яши. Ә шәһәрдә татарның милли мәктәбе юк.
Дөрес, 90 нчы елларда ачылган татар гимназияләре чып-чын татар мәктәпләре иде. Бүген татар мәдәниятенә хезмәт итүче яшьләр, милли хәрәкәттә катнашучылар - һәммәсе дә шәһәр татар гимназияләрендә укып чыккан яшьләр. Әмма шәһәрдә татар мәктәбе ныгып китә алмады. Соңгы 12-15 елда ул милли йөзен җуя барды. Моңа иң зур этәргеч, әлбәттә, бердәм дәүләт имтиханы булды. Әмма имтиханга гына да сылтамыйк. Чөнки, бездә имтиханны барлык фәннәрдән дә, аеруча рус теленнән яхшы тапшыралар. Хәтта Актаныш кебек төпле татар районнарында да рус теленнән баллар югары. Татар мәктәбеннән, әлбәттә, иң әүвәл ата-аналар баш тартты. Мәгариф тармагы аларны татарча укып та, "кеше булып" булырына ышандыра алмады. Алар һаман да уңышка юлны рус мәктәбе аша гына гөманлады. Кыскасы, татар мәктәбе рус мәктәбенә оттырды.
Ә нишләп була иде соң? Татар мәктәбе алдан күрүчән, прагматик булырга тиеш иде. Әйтик, инглиз теленә зур игътибар бирергә, фәннәрне инглизчә укытырга, профильле сыйныфлар ачарга була иде. Кызганыч, без белеп бетермәгән сәбәпләр аркасында татар мәктәбе популярлык казана алмады.
- Татар мәктәбенә кул селтәргә каламыни инде?
- Юк, безнең бурыч, яңадан ата-аналарны балаларын татар мәктәпләренә бирергә өндәү. Аңлатырга кирәк: киләчәк буынны милли мәктәптә тәрбияләү - ул безнең милләтне үстерүнең төп юлы. Әгәр бала татар телендә белем алса, рус телен начар белмәячәк. Чөнки хәзер авылларда да рус теле киң кулланылышта.
Безгә, туган телне гаиләдә өйрәтү белән чикләнергә киңәш итәләр. Әмма өйдә сөйләшеп тә, мәктәптә татар теле, әдәбияты дәресләрен укымаса, кеше әдәби телне, милли мәдәниятне өйрәнми кала. Ә бу милләтнең сыйфаты түбәнәюгә китерә. Рус мәктәбендә укыган бала рус булып китми, әмма аның төп белгән мәдәнияте - рус мәдәнияте булачак.
- Мәктәптән туган тел сөрелгәч тә, телне саклау өчен мәдәнияткә барып егылырга кала инде.
- Мәдәнияткә, әлбәттә, зур мәйдан бирергә кирәк. Халык үзе уйный торган яңа эксперименталь театрлар кирәк. Заманча милли музыканы үстерергә, телевидение, матбугатны һичшиксез ишәйтү зарур.
Хәзергә Казан урамында татарча сөйләм күп ишетелә. Әмма мәктәп бетү сәбәпле, тагын 10 елдан урамда сөйләшү дә бетәр, мөгаен. Чөнки, юридик яктан ныгытылса да, татар теле - дәүләт теле түгел. Социологик өйрәнүләр күрсәтте ки, башкала халкына урамда, җәмәгать урынында мәгълүмат 95 процент күләмендә рус телендә бирелә. Бу - элмә такталар, игъланнар, афишалар. Бездә хәзер, югалу куркынычы янау сәбәпле, татар телен тормышта куллануга рус теленә караганда да күбрәк урын, мөмкинлекләр бирелергә тиеш. Моңа һәр ике милләт тә лояль карарга бурычлы. Ничек кенә авыр булмасын, әмма татар мәктәбен югалтмаска, аңа кире кайтырга кирәк. Моның өчен яңадан әти-әниләрне балаларын татар мәктәбенә бирергә үгетләргә һәм анда тирән, заманча белем бирелергә тиеш. Ата-анада мондый теләкне бары тик үз республикабыз җитәкчеләре, үзебездәге милли тормыш кына уята ала. Хәзер инде түрәләргә дә чыгышларын татарча ясарга, туган телебезнең тәнәфестә генә сөйләшергә яраклы тел булмавын чын-чынлап исбатларга кирәк булыр.
Милләтебезнең мәгърифәтчелек, җәдитчелек чорын искә төшерик. Бу XIX гасыр башы - модерн чоры. Бик күп милләтләр, шул исәптән рус, татар, фин милләтләре дә шушы чорда формалашкан. Ул чакта да төп терәк, әлбәттә, милли мәктәп булган. Патшалар аның көчен аңлап бетермәгән, шуңа күрә ирек биргән. Совет власте елларында милли мәктәпнең халыкларга зур көч бирүен аңлап, аны буарга тотындылар.
Минем әбием 1938 елда Ленинградта татар мәктәбендә укыткан. Аннан соң бу мәктәпләр бетерелгән. Хәзер Санкт-Петербургта туып-үскән татарларның берсе дә бер авыз сүз белми. Ягъни 80 ел эчендә, мәктәп булмау сәбәпле, бу шәһәрдә бер тел беткән.
Дөнья үзгәрә. Россия дә империячел сәясәтнең тәрәккыяткә илтмәячәген аңлар. Элек колонизатор булган дәүләтләр дә милләтләрнең мәдәниятен саклауга, үстерүгә алынды. Дөньяда расизм күренеше беткән кебек, берзаман агрессив милләтчелек тә юкка чыгар. Тел - ул дошман түгел. Әгәр татарга Россия киңлекләрендә үз милли мәдәниятен үстерергә, туган телендә аралашып яшәргә мөмкинлек тудырыла икән, моннан ил һичничек таркалмас. Әгәр Мордовия мәктәбендәге кебек, суд ярдәмендә башындагы яулыгын йолкып алсагыз, әлбәттә, дошманлык туар.
Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: