Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Телейолдыз Ксения Собчак Куштауга килгән

Шимбә көнне Ксения Собчак Башкортстанга килгән. Телейолдыз "Осторожно, Собчак" ("Сак булыгыз, Собчак") проекты кысаларында Куштау тавындагы вәзгыять турында документаль фильм төшерәчәк. Бу хакта bash.news порталы хәбәр итә.

Собчак Куштауны яклаучылар лагерендә булган, тауны яклап чыгыш ясаган Максим Галкинга да шалтыраткан, аңа рәхмәт әйткәннәр. Тауны шулай ук Юрий Шевчук, Ләйсән Үтәшева һәм шундый күп кенә медиа шәхесләр яклап чыкты, дип яза "Өмет" газетасы.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Куштауга махсус сакланучы табигать территориясе статусы бирү турында документлар әзерләнүе турында хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, күрше республикада БСК компаниясе һәм тауны яклаучы тарафдарлар арасында конфликт килеп чыккан иде. "Ике атна вакыт бирәм. Әгәр карар табылмаса, тауга махсус сакланучы территория статусын бирү өчен документларны җибәрәчәкмен. Минем аңлавымча, Куштауның эше шуның белән тәмам, аны эшкәртү мөмкин түгел ", - дип белдергән Башкортстан башлыгы. 
 

 

Фото: https://vk.com/allufa
"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев