Мәдәни җомга

Тел мәсьәләсендә «кеше арбасында» гына җырлап бару килешәме?

Чеп-чи татар гаиләсендә бер баланың теле урысча ачылган. Казанда түгел, шулай ук чеп-чи татар авылында бу. Сабый дүрт яшенә хәтле сөйләшмәгән, авызыннан ни урысча, ни татарча бер сүз дә чыкмаган. Көннәрнең берендә тырыша-тырыша урысча такылдый башламасынмы бу?! “Такылдый” дигән ямьсез сүз әйтеп урыс телен мыскыллый дип уйламагыз, сабый сөйләме шундыйрак була инде ул, аңлаган сүзен аңлыйбыз, аңламаганын – юк. Ә менә теле урысча ачылуы, Давыдов әйтмешли: “Факт!”

Бу хәл миңа гайре табигый тоелды. Татар гаиләсе булу өстенә, ата-ананың урысчасы да ипилек-тозлык кына бит әле. Ана кеше бала йоклатканда да урыс җырлары җырламагандыр. Башка килгән беренче уй мондыйрак иде: димәк, татарның геннары йә саташа башлаган, йә көчсезләнгән.

Әлеге хәл турында дус-ишләремә дә әйттем. Кайберләре аптырап тел шартлатты, кайберләре: “Нәрсәсенә шаккатасың, хәзер бала телевизордан урысча мультиклар карап үсә бит”, – диде. Димәк, тел саклауда, милли хисләр тәрбияләүдә ана сөтенә караганда “тана сөте”нең өлеше зуррак булып чыга. Бөтен бәлане телевизорга гына сылтап калдыру – үзебезнең көчсезлекне тану түгел микән, дим. Заманында татарча мультфильмнар төшерү турында зурдан кубып сөйләшкәннәр иде. Шуның нәтиҗәсе буларактыр инде, телеэкраннарда, анда бер, айга бер дигәндәй, татарча мультфильмнар һәм аларның татарчага тәрҗемә ителгәннәре күренә башлады. Әмма балаларга һәрьяклап тәрбия бирергә тиешле “мультиклар” әллә сыйфат ягыннан тиешле дәрәҗәдә түгел иде, әллә инде башка сәбәп бар – олы максатка хезмәт итә алмадылар кебек. Юкса алар өчен миллионлаган сум бирелгән иде.

Бәлки, бу картлач тырнак астыннан кер эзләп утыра, диючеләр дә табылыр. Мин аларга: “Сабыйны балалар дөньясына алып кереп китәрлек һәм югары зәвык белән эшләнгән берничә мультфильмны төртеп күрсәтегез!” – дияр идем. Хәтта, Тукай шигырьләренә нигезләнеп эшләнгән мультиклар да, еш кына әсәрләргә коры иллюстрацияләрне хәтерләтә. Экранда балалар дөньясы, мавыктыргыч вакыйгалар кирәк. Үзен балалар иҗатына багышлаган кеше шактый ук дәрәҗәдә психолог та булырга тиеш, дип тә әйтәсе килә.

Мактану дип кабул итсәгез итәрсез, заманында Казан телевидениесендә иң нәни тамашачылар өчен  “Әллүки-бәллүки” дигән тапшырулар барды. Идеясе, урыны оҗмахта булсын, талантлы режиссер Идмас Үтәгәновныкы иде. Миңа әлеге тапшыруларның сценарийларын язарга насыйп булды. “Әллүки-бәллүки”не балалар гына түгел, ата-аналар да яратып карый һәм көтеп ала иде. Ни өчен? Беренчедән, без Идмас абый белән бөтен республика буйлап талантлы балаларны җыеп-барлап йөрдек. Студияне уен мәйданчыгы кебек итеп бизәдек. “Баланың эше – уен” ди бит. Сабыйлар шунда уйнап мәш килә, җыр-биюгә, нәфис сүзгә сәләтлеләре үз ишләре алдында концерт куя иде. Без студиядә әнә шундый балалар дөньясы тудырдык, бу “дөньяда” аларның үз-үзен тотышлары табигый иде.

Мин балалар өчен тапшыруларны  бүген дә караштыргалыйм. Әмма анда балалар   үз дөньяларында түгел. Алар – артистлар. Аларны артистланырга мәҗбүр итәләр. Тик,  барып кына чыкмый. Сөйләү, җырлау “манерлары” ышандырмый. Мин акыл сатмыйм, кайчандыр булган хәлләрне генә искә төшерәм.

Язмам башындарак милли хисләр тәрбияләү турында сүз каткан идем. Бу хисне маңгайга бәреп бала күңеленә кертеп булмый. Милли хис ул тел, музыка, бәйрәм-йолаларыбыз аркылы әкрен-әкрен сеңә. Балалар өчен тапшырулар әзерләгәндә, мультфильмнар төшергәндә бәйрәм-йолаларыбызга, милли уеннарга да таянырга кирәк. Заманында фольклорчы-галим Рәшит Ягъфәров балалар өчен милли уеннар тупланган махсус китап та чыгарган иде, бүген аны укып өйрәнү түгел, ачып караучы да юктыр. Ялгышмасам, бу китапта җитмешләп уен бар иде. Бүген балалар өчен җырлар җыентыклары да юк дәрәҗәсендә.

Кыскасы, милли тәрбия бирүдә безгә бөтен мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк. Әгәр үзебезне хөрмәт итүдән туктап, “кеше арбасында” гына җырлап бара башласак, балаларыбыз ана карыныннан якты дөньяга чыккач та: “Привет, мама!” – дип елмая башларга можетлар.

Инде сүз башында телгә алган татар гаиләсенә әйләнеп кайтсак, әйткәннәрем бернинди дә уйдырма түгел, булган хәл. Һәм алты бала арасыннан бары тик берсенең – төпчегенең генә теле урысча ачылуы минем өчен кеше ышанмаслык гыйбрәт булып кала бирә әле. Һәм тагын нинди гыйбрәтләр күрәсебез бар икән, дип әйтүем генә бу.

 

Риман Гыйлемханов

Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: