Мәдәни җомга

Татарстанда яңа чикләүләр ни өчен кертелгән?

"Авыр саналган очраклар соңгы атнада 47 процентка артты. Үлүчеләр санының 70-80%ы 60 яшьтән өлкәнрәкләргә туры килә. Боларга бәйле рәвештә яңа чикләүләр кертелде", - дип белдерде Роспотребнодзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

Марина Патяшинаның журналистлар белән аралашуы эмоциональ төстә узды бүген. Аңлашыла да: республикада да, гомумән, Россия буенча да коронавирус белән авыручылар һәм, ни кызганыч, үлүчеләр саны артканнан-арта бара. Бигрәк тә соңгы айларда.

- Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе буенча вазгыять катлаулы. Сентябрь башыннан атна саен ковид йоктыру очраклары арта бара. Бу күрсәткеч 1,5 проценттан 13,5 процентка кадәр күтәрелде. Көндәлек үсеш темпы ике тапкыр артты. Тәүлек саен йөздән артык коронавирус йоктырган кешеләрне теркибез. Быелгы сентябрьдә 1595 очрак ачыкланды, бу 2020 елның сентябре белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк. 

Август ае белән чагыштырганда, укытучылар арасында ковид белән авыручылар саны - 38 процентка (бу аңлашыла да: сентябрьдә барлык уку йортлары эшли башлады), хезмәткәрләр арасында - 19 процентка, пенсионерлар арасында 12 процентка артты. Сентябрьдә без хезмәт коллективларында 312 "учак" теркәдек, августта алар 282 иде. Ягъни болар коллективта берәр кеше авырган очраклар. 

Авыручыларның 70 проценты – хезмәткә сәләтле яшьтәге кешеләр, шул ук вакытта шуны аңларга кирәк: авыруларның югары дәрәҗәсен 60 яшьтән өлкәнрәк категориядә теркибез.

Авыр саналган очраклар соңгы атнада 47 процентка артты. Үлүчеләр санының 70-80%ы 60 яшьтән өлкәнрәкләргә туры килә. Шул сәбәпләргә бәйле рәвештә яңа чикләүләр кертелде, - дип сөйләде матбугат  конференциясендә  Роспотребнодзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә өйдә вакцина ясатуны оештыру буенча өстәмә чаралар күрәчәк.

Марина Патяшина сүзләренчә, вакциналар барлык кешеләргә дә җитәрлек күләмдә әзерләнгән, моның буенча проблемалар тумаячак. 

- Ялгыз яшәүчеләргә Госуслуги РТ сайтыннан куар-кодны алырга волонтерлар ярдәм итәр бәлки. Бу сорау буенча аерым эшләрбез. Җәмәгать туклануы урыннарына куар код ярдәмендә генә керергә мөмкин, бинаның мәйданы бу очракта әһәмияткә ия түгел, - дип ачыклык кертте спикер. Балаларга чикләүләр кагылмый, чикләүләр 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен генә гамәлдә. 

Сәүдә үзәкләрендә куар кодны паспорт яки машина йөртү таныклыгы мәгълүматлары белән чагыштыралар. Бу алдау очраклары булмасын өчен эшләнелә. 

Билгеләнгән даталардан соң эшкә вакцина кадатмаган хезмәткәрләр килү очраклары теркәлгәндә, эш белән тәэмин итүчеләр җаваплылыкка тартылачак: шәхси эшмәкәрләр өчен 50 меңнән алып 150 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 200 мең сумнан алып 500 мең сумга кадәр штраф каралган. 

 

Дания Нәгыйм

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: