Татарстан Республикасының Диния нәзарәте пленумы җомга вәгазьләрен татар телендә генә үткәрү турында карар кабул итте. Республика мөфтие Камил Сәмигуллин сүзләренчә, Татарстанның барлык имамнары бу яңалык өчен бертавыштан ризалык биргән.
Диния нәзарәте җитәкчеләренә бу тәкъдимне Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров керткән. "Мәчет туган тел, дин теле буларак татар...
Татарстан Республикасының Диния нәзарәте пленумы җомга вәгазьләрен татар телендә генә үткәрү турында карар кабул итте. Республика мөфтие Камил Сәмигуллин сүзләренчә, Татарстанның барлык имамнары бу яңалык өчен бертавыштан ризалык биргән.
Диния нәзарәте җитәкчеләренә бу тәкъдимне Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров керткән. "Мәчет туган тел, дин теле буларак татар телен саклау эшенә үз өлешен кертергә тиеш", - ди Камил хәзрәт. Рус телле мөселманнарга нәрсә эшләргә соң, дигән сорауга мөфти: "Татарча өйрәнсеннәр, моның бер кыенлыгы да юк", - дип җавап бирде. Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин дин һәм милләт бергәлеге мәсьәләсенә киңрәк карарга чакырды. "Без 25 елдан бирле татар милләтендә ислам яңарышы бара, дип сөйлибез. Ләкин чынлыкта яңарышка ирешү бик кыен. Чөнки татарның зыялылары аерым, дин әһелләре аерым, ә намаз-ниязлы яшьләр милләттән бөтенләй дә ерак. Аларның үз кумирлары бар. Әмма ул - милли шәхес түгел. Менә шушы күренешләрне төзәтү өчен һәм татар халкының гасырлар буе килгән традицияләрен саклау өчен кабул ителгән карар бу. Вәгазьләрне татарча сөйләүнең ахыргы максаты дин аша телне саклау", - дип сөйләде. Татарча аңламаучыларның гыйбадәтенә кимчелек килмәячәк, чөнки җомга намазының фарызы - ул хөтбә укылу һәм 2 рәкәгать фарыз намаз. Ә вәгазьне аңламаучылар өчен башка көннәрдә рус телендә дәресләр оештырып була.
Татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин: "Әгәр имам тирән эчтәлекле, хикмәтле сүз сөйли икән, ул татарча сөйли бит, дип тормаячаклар. Аның сүзен яратып тыңлаучылар, гыйлеме өчен аны хөрмәт итүчеләр табылачак, - диде. - Үзенең көчле вәгазьләре белән бик күп яшьләрне мәчеткә тартып китергән татар муллалары булды. Еш кына без үзебезнең подъезддагы почта әрҗәсендә татар телендә төрле дини секталарның чакыру кәгазьләрен табып алабыз. Алар иренмичә тәрҗемә итә, ә нигә безгә үз телебездә вәгазь сөйләмәскә соң? Рус телле мөселманнарга татар телен өйрәнү һич тә комачауламас. Мин үзем дә Коръән тәфсирен татарча укыйм. Татар теле Коръәнне яңа яктан ача ул. Безгә динне рус телендә өйрәтмәделәр. Безнең дәү әниләр - Совет заманы кешеләре иде. Алар Аллаһы Тәгалә турында безгә татарча сөйләде. Шуңа күрә безнең өчен дин һәм милләт бер төшенчә".
Яшел Үзән шәһәрендә 36 ел буе имам булып торучы Габделхәмид хәзрәт мәчеттән тыш Коръән уку мәҗлесләре, никах, исем кушу йолаларының бары тик татар телендә генә алып барылуын искәртеп китте. "Мин Бохара мәдрәсәсендә дини белем алдым. Остазларым үзбәк, таҗик милләтеннән иде. Гыйлем аласыбыз килгәч, остазлар телен өйрәндек. Кай җирдә яшисең, шуның гореф-гадәтләрен кабул итәргә кирәк. Мәчетләрдә вәгазь теленең татарча булуы бик мөһим. Без - мираслы халык. Безнең Мәрҗани, Фәхретдин, Насыйри хезмәтләрен яшь буынга тапшырасыбыз да бар", - дип сөйләде.
Татарстан Фәннәр академиясе каршындагы Тарих институтының Яңа тарих бүлеге мөдире, тарихчы Илдус Заһидуллин әйтүенчә, тарихта тел, дин мәсьәләсен мондый ысул белән чишәргә омтылу очрагы беренче тапкыр түгел. "XIX гасырда муллалар үз хисабына татар халкын рус теленә өйрәтергә тиеш була. Игътибар итсәгез, хәзер республикада туган телне саклау, милли тәрбия бирүнең яңа концепциясе формалашып килә. Хәзер телне гаиләдә өйрәтергә кушалар. Бу очракта руханиларның татарча эш алып баруы аеруча мөһим. Бездә дин дәүләттән аерылган. Димәк ки, моннан файдаланып, дини-милли мәктәпләр ачу мөмкинлеге туа. Татарча белү - дин әһеленең төп һөнәри сыйфаты булырга тиеш", - дип сөйләде ул.
"Чынлыкта татар телен белмәгән имамның беркемгә дә кирәге юк. Чөнки аш мәҗлесләре, имамны өйгә чакырып башкарыла торган башка йолалар бар. Татарлар мәҗлестә русча сөйләшеп утыручы имамны кабул итми. Мәчетләрдән тыш мәдрәсәләрдә, Россия ислам институтында да укытуны татар телендә алып баруга күчәргә кирәк. Без татарча аңламаган шәкертләрне укырга алмаска тырышабыз, - дип өстәде Рәфыйк әфәнде. - Күп шәһәрләрдә татарлар үзләре мәчет төзи дә анда аралашуны рус телендә алып бара, ягъни милләт буларак үз позицияләрен сакламый, башкаларга өстенлек бирә. Бу процессны туктатырга кирәк". Моннан тыш Диния нәзарәтенең үзенең рәсми эш кәгазьләрен татар теленә күчерәсе һәм дини әдәбиятны татарча чыгара башлыйсы бар. Ул очракта мәчеттә татарча вәгазь уку турында карарның Россия төбәкләрендәге мәчетләргә дә файдасы зур булачак.
Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.
.Борнай мәчетендә вәгазьләр инде дистә елларча русча укыла, ләкин мөфтиятнең тәкъдиме белән килешәләр.
Нет комментариев