Мәдәни җомга

Татар өлгергәнлеккә  сынала

Җил чәчсәң, давыл урырсың, ди мәкаль.

Күрүебезчә, адәми затның Аллаһ сүзеннән тайпылуы белән бәйле батыйль гамәлләре, глобаль кризис һәм коронавирус пандемиясе рәвешендә җибәрелгән Күкләр сынавы булып, аңа кире әйләнеп кайтты. Бүген бу сынау бер генә дәүләт вә милләтне дә читләтеп үтми. Татар халкы исә аерым көчләрнең рухи золымына да дучар ителә. Алар иң элек аның хокуклары чикләнүендә һәм, эчке дөньясын вә рухи кыйммәтләрен җимереп, илдә сан ягыннан икенче урында торган халыкны тулаем ассимиляцияләү, милләт буларак аны юк итү омтылышында күренә. Игътибар итик, әлеге көчләрнең дәүләт дәрәҗәсендәге рухи һөҗүме дә бүген нәкъ менә татар халкына күбрәк ясала. Глобаль үзгәрешләр чорында мондый иблис каныгуының сәбәпләре нәрсәдә соң?

Куелган сорауга җавап бирү өчен, сәбәпләрне ике аспектта карарга кирәктер: тарихи һәм геосәяси сәбәпләр. Беренчесе дөнья тотучыларның Урталык җирләрендә (татар дәүләт тоткан җирләрдә) урта гасырлар проекты буенча Россия империясен (“Өченче Рим”) төзүе белән бәйле. Мәгълүм булганча, моның өчен “татар” дигән элеккеге сәяси милләт урынына, ясалма рәвештә, “русский” дигән яңа сәяси милләт булдырыла. Россия империясе нәкъ менә татар-рус һәм нәсара-ислам каршылыкларында формалаша да. Ә бүгенге геосәяси сәбәп­ләргә килгәндә, алары инде Россия һәм Урталык җирләренең киләчәге белән бәйле. Күрүебезчә, Мәскәүдәге мәгълүм даирәләрдә хәтта татар язуының латин графикасына күчерелүе дә Россиянең бөтенлегенә куркыныч тудыру буларак  кабул ителә. Билгеле токым вәкилләре исә татарның Урталык җирләрендә яшәү рәвешен илаһият кануннарына туры китереп үзгәртергә сәләтле бердәнбер халык булуын яхшы аңлый. Шуңа күрә бүген татарофобия һәм татар-рус каршылыгын яңача уйнатырга омтылу Россиядә инде дәүләт милли сәясәтенең астыртын бер юнәлешенә әйләнеп бара (элеккеге мәдәният министры В.Мединскийның мәгълүм опусын гына искә төшерик).

Әмма “давыл уру” турындагы мәкаль Мәскәүнең үзенә дә кагыла. Чыннан да, эчке сәясәттә ниндидер гайре табигый штамплар аша идарә итәргә омтылу, төп халыкларның милли хокуклары һәм әдәп-әхлак кагыйдәләре белән санлашмау, илаһият кануннарыннан һәрчак тайпылу аның өчен өстәмә проблемалар гына китереп чыгара. Ә татарофобиядә хәттин ашу хакимияткә кереп оялаган “токым” өчен хәтта тискәре нәтиҗәләргә дә китерә. Шул ук “Зөләйха...” сериалын гына алыйк. Аның татар яшәешенә яла ягу өчен әзерләнгән провокацион проект булуын социаль челтәрләрдә инде руслар да күпләп фаш итә. Шуны да онытмыйк, Урталык җирләренең киләчәге анда яшәүче халыклар цивилизацион күптөрлелек берлеге булып формалашканда гына өметле була ала. Ә моны инде татар, рус һәм башка халыклар бердәмлегеннән тыш күз алдына да китереп булмый. Шуның өчен, анда иблис коткысы тантана итмәсен дисәк, бу мөнәсәбәтләрдә хәзер аеруча сак булу сорала. Моны, күрәсең, “бүлгәлә һәм идарә ит” дигән мәгълүм принцип тарафдарлары да яхшы аңлый. Шуңа алар Төп Законда бүген бу мөнәсәбәтләргә “государствообразующий народ” дигән чөй кагып калдырырга омтыла да.

Ә инде татарның бүгенге рухи халәтенә килгәндә, ул үзенең өлгергәнлек чорына кереп бара. Аңа өелеп килгән кыенлыкларның исә үз метафизикасы да бар: сакраль яктан моны Күкләрнең өметле кавемен өлгергәнлеккә сынавы, дип карарга кирәктер. Чыннан да, татар милләте бүген активлаша, уйлана, үзенә йөкләнгән илаһи миссияне тоеп, замана куйган күп кенә сорауларга җавап эзли. Әлбәттә, соңгы 5 гасыр­да аның өлешенә сынаулар күп туры килде. Әмма бүгенгесе, ихтимал, аларның иң мөһимедер. Чөнки ул кешелекнең киләчәге, аның илаһият кануннары буенча яшәүгә күчү мөмкинлеге белән дә бәйле.
     
Фоат УРАЗАЙ.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: