Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле: Башкортстан — татар дөньясының зур өлеше

«Татар-информ» агентлыгы чит төбәкләрдә яшәүче татарлар белән Zoom аша очрашулар уздыра башлады.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин Башкортстанда миллионнан артык татар кешесе яшәгәнен, Башкортстанның татар дөньясының зур бер өлеше булуын әйтте.

«Миллионнан артык татар Башкортстанның ике төбәгендә генә түгел, бөтен төбәкләрендә дә яши. Димәк, Башкортстан — татар дөньясының зур бер өлеше», — диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы читтә яшәүче милләттәшләр белән уздырган Zoom-конференциясендә.

Альфред Дәүләтшин әйтүенчә, татар кешеләренең Башкортстанның төрле төбәкләрендә яшәвен һәм күп булуын танылган шәхесләргә дә карап белеп була. Алар татарлар яшәгән дип саналган көнбатыш районнарда гына түгел, бөтен районнарда да яши. «Мәсәлән, татар шагыйре Әхмәт Ерикәй Башкортстанның Уралның аръягы — Дуван районында туган, Нәкый Исәнбәт — Салават районыннан, Зиянчурадан — Марат Кәримов», — дип мисал китерде ул. 

 

 

Альфред Дәүләтшин татар газета-журналларын Башкортстан районнары буйлап китапханәләргә, татар үзәкләренә, укытучыларга таратуларын, аларның халык тарафыннан бик теләп һәм сорап алуларын сөйләде.

«Телевизион проектлар, социаль челтәрләр һ.б. эшләр белән Башкортстанның бөтен районнарын йөреп чыктык дисәң дә була. Матди яктан әйтсәк, республикада иң бай һәм иң хәлле яшәүчеләр — татарлар. Авыл хуҗалыгы ягыннан да татарлар зур өлеш кертә», — диде Башкортстанның татар конгрессы вәкиле.

«Мәсәлән, „Туган тел“ каналында „Ихлас.Балкыш“ татар телендә чыга торган программа бар. Анда Башкортстанда татарлар ничек яши, татар укытучылары, эшкуарларын, имамнары тормышын, шәхесләрен күрсәтәбез. Гомумроссия татар төбәк өйрәнүчеләре форумын да үткәрә алдык. Теләсәң, хәрәкәт итсәң, каршылыклар тумый», — дип аңлатты ул. 

 

 

 Зилә Мөбәрәкшина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев