Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Татар әдәбиятында корткычлык

1930 еллар дәһшәте хәтерләрдән китми. Культ - куркыныч афәт. Ул талантларны да сындыра, алардан кол ясый. Бу шикаять-хатның авторы бүген инде татар мәдәнияте һәм фән дөнья­сының иң күренекле һәм хөрмәтле кумиры исәпләнә. Әмма дәһшәтле чор әнә шундый бөекләрне дә тезгә куйган менә. Сабак, гыйбрәт өчен бер укыгыз әле. СССР Совет...

1930 еллар дәһшәте хәтерләрдән китми. Культ - куркыныч афәт. Ул талантларны да сындыра, алардан кол ясый. Бу шикаять-хатның авторы бүген инде татар мәдәнияте һәм фән дөнья­сының иң күренекле һәм хөрмәтле кумиры исәпләнә. Әмма дәһшәтле чор әнә шундый бөекләрне дә тезгә куйган менә. Сабак, гыйбрәт өчен бер укыгыз әле.
СССР Совет язучылары берлеге секретаре иптәш В.П.Ставскийга
Татар совет әдәбиятында уңдырышлы туфрак тапкан корткычлык эшенең аеруча зур күләмле булуы бу корткычлык тамырларының әдәбиятта гына түгел, бәлки республика масштабындагы корткыч "җитәкчелектә" дә таралуы белән аңлатыла. Бу түбәндәге фактларда ачык күренә:
1) Татарстан өлкә комитеты секретарьларының соңгы 15 ел дәвамында миңа мәгълүм булган барысы да - Хатаевич, Разумов, Семдуллин, Абдуллин, Лепа һәм Мөхәммәтҗанов - халык дошманы булып чыкты. Шул ук дошманнар Совнаркомда да, ТатЦИКта да җитәкчелек итте - Солтангалиев, Мохтаровлардан башлап, Абрамов һәм Байчуринга кадәр.
2) Культура-агарту эшләре тулысынча эсерлар һәм башка әтрәк-әләм кулында иде. Һәм бу Октябрь революциясе чорында ук - Совет власте Уфада татар контрреволюцион буржуаз хөкүмәтен куып таратудан башланды. Ул чакта әлеге хөкүмәттә утырган эсерларга, кулларыннан ычкынып барган ирекне саклап калу өчен, большевиклар партиясенә күчүдән башка чара калмады. Барлык бу кешеләр Казанга күчеп килде, шундук өстәрәк аталган халык дошманнары химаясенә эләкте һәм, культура-агарту органнарын яулап алып, татар совет әдәбиятын һәм театрын бетерү белән шөгыльләнә башлады. Г.Ибраһимов, Ф.Сәйфи, Г.Касыймов, М.Йосыпов, Г. Бонабетов, С.Атнагулов, Г.Нигъмәти һ.б. - шундыйлардан. Корткычлыкның татар әдәбияты канына һәм миенә үтеп кереп, шундый гигант үлчәмгә җитүе моннан соң инде бөтенләй гаҗәп түгел.
3) Алар арасында эсерлар лидеры Ибраһимов авторитет булып аерылып тора, ул, академик үзәктә утырып, Г.Вәлиди, Г.Сәгъди кебек гыйльми көч саналган, чыкылдаган карт революционерларны гына туп­лап калмый, бәлки ул чактагы яшь язучы-коммунистлардан үз кадр­ларын да әзерли, һәм аның төп корткычлыгы нәкъ менә шунда. Бу кадрлар - Г.Ганиев, К.Нәҗми, Толымбай, С.Кудаш, Л.Гыйльманов һ.б. - соңрак барысы да халык дошманы булып чыкты. Әлеге кадрлар белән Г.Ибраһимов үз вакытында латинлаштыруга каршы чыкты, Сталинның милли сәясәт турында тәгълиматына каршы үз тезислары белән чыгыш ясады, фактта ТАПП белән җитәкчелек итте, аның күрсәтмәсе буенча үзләренә корткычлык кылырга комачаулаганнарга зыян салынды.
4) Бу дошманнар фактта фаш ителүгә карамастан, аларның татар әдәбиятын бетерүгә юнәлтелгән күрсәтмәләре, тагын да күбрәк яшеренләштерелсә дә, хәзергә кадәр гамәлдә булып кала бирә. Бу, җитәкчелектә хәзер дә аларның шәкертләре утыра, дип уйларга хокук бирә. Татарстан Совет язучылары берлегенең соңгы составында шул ук эсер Г.Ибраһимовка сәлам хаты язган Мөхәммәтшинның фаш ителүе бер дә очраклы түгел. Мин аларның кайберләренә генә тукталам.
5) Мирсәй Әмир Татарстан Совет язучылары берлеген җи­тәкли. Соңрак халык дошманы булып чыккан Л.Гыйльмановның үз вакытында уң кулы була. Аның юлламасы белән Казанга килгән дусты, язучы Сафа Гыйльфанов "Кызылармияче" татар газетасы редакторы була, аннары ул Казандагы Кызыл Армия йорты мөдире итеп билгеләнә, соңрак халык дошманы булуы ачыклана. М.Әмир идеологик яктан ышанычсыз "Командир" повестен яза, үзенең соңгы "Агыйдел" повестенда исә Германиянең фашистик мәдәниятенә мәдхия җырлый! Кәрим Тинчуринның контрреволюцион әдәби эшчәнлеген белә торып, ул үз чыгышларында юри бу турыда бернәрсә дә әйтми, һәм әлеге дошман тәмам фаш ителгәнче аның фамилиясен атамый. Гәрчә бу турыда "Красная Татария" газетасында мәкалә инде басылса да, Татарстан совет язучылары берлеге секретареның әлегә кадәр Г.Ибра­һимовның шундый зур корткычлык роле турында дәшмәве дә очраклы түгел. Ул партиясез намуслы язучыларга каныга, үзара тәнкыйть­не тыя һәм халык дошманы Г.Нигъмәти һәм Касыймовлар күрсәтмәләрен үтәүне дәвам итә. Минем фикеремчә, аның җитәкчелеге корткычлык ниятеннән башкарыла.
6) Хан Җәмил - яшь язучыларны өлкән буынга каршы котырту белән шөгыльләнә.
7) Галәү М. - иске буржуаз-милли интеллигенциянең өлкән вәкиле; ул, минемчә, язу­чы түгел, бәлки иске темалар елъязмачысы һәм типик натуралист. Аның идеолог буларак асылын күзаллау өчен чыгыш­ларын тыңлау да җитә, аларда ул мемуар әдәбият үрнәге сыйфатында танылган пантөркиче Фатих Кәриминең "Истанбулдан хатлары"н һәм фашист Гаяз Исхакыйның "200 елдан соң инкыйраз" романын кабат бастыруны ачыктан-ачык таләп итә! Галәү Л.Таһиров белән дә элемтәдә була, шунлыктан аның дуңгызлар һәм дуңгыз ите турында зыянлы нәрсәләр язуы да гаҗәп түгел. Хәтта аның соңгы романы да ("Свиносовхоз") шул темага корылган, анда мөселманнарның борын-борыннан дуңгыз итенә һәм дуңгызчылыкка җирәнеп карау хисләренә басым ясала.
8) Максуд М. - бернинди яңалык та язмый. Бер генә кадр да тәрбияләмәгән, иҗтимагый эш алып бармаган, дошманнарны фаш итмәгән. Минем күрүемчә, Мәскәүдә татар язучылары секциясе бөтенләй ташландык хәлдә диярлек. Муса Җәлил турында да шулай әйтеп була. Кешенең партия билеты бар, Совет язучылары берлеге әгъзасы санала, әмма бернәрсә дә диярлек язмый, Ерикәй дә шундый. Минемчә, аларны берлектән чыгарырга кирәк. Алар арасында Фәйзи үз эшенә намуслы каравы белән аерылып тора, әмма, миңа мәгълүм булганча, аңа да каныгалар.
9) Сәйфи Кудаш - партия әгъ­засы. Типик монафыйк. 1918 елда ул "Мохтарым" буржуаз-милли идарәсенә багышланган мактау одалары бастыра, аклар белән Себергә кача, кайт­кач партиягә керә һәм Г.Ибра­һимовны мактап мәкаләләр яза. (Аның "Тирән тамырлар" романына кереш сүзен булса да укып карагыз). Һәм Ибраһимов та аны мактап сөйли. Сәйфи Уфада контрреволюцион "Җидегән" оештыра, һәм бу кеше хәзергә кадәр фаш ителмәгән!
10) Бәшири З. - халтура һәм булдыксызлык гәүдәләнеше.
11) Крымов М. - халык дошманнары Нигъмәти һәм башкалар аны РАПП вакытында татарның Демьян Бедные дип игълан итте һәм хәтта башка шагыйрьләр дә "Крымовлашсын" дигән шигарь белән чыкты. Эчкече һәм халтурачы булганга, шагыйрьләр сафыннан чыгарылгач, ул А. Таһировка зарлана, һәм Таһиров аны үз канаты астына ала. Минем фикеремчә, Крымовны югалтудан татар совет әдәбиятына бернинди дә зыян килмәде, бәлки, киресенчә, ул тирес һәм порнография тавыннан гына арынды.
Татар совет әдәбиятын сәла­мәтләндерү өчен мин үзем тү­бәндәгеләрне тәкъдим итәм:
1) Калган корткычлардан да котылырга, нинди генә битлек астына яшеренсәләр дә, аларны рәхимсез фаш итәргә.
2) Дошманның корткычлык тактикасыннан зыян күргәннәрнең эшләрен кире карарга, намуслы һәм тугры язучыларны кабаладан (коллыктан) коткарырга.
Сәлам белән, ...
19 ноябрь, 1937 ел.
Адрес: Казан шәһәре, Комлев урамы, 17 нче йорт...
(Әдәбият һәм сәнгать
үзәк дәүләт архивы.
Фонд 631, исемлек 6, саклау берәмлеге 376).
Алсу ЗӘЙДУЛЛИНА тәрҗемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев