ТАТАР БАРДА ХӘТӘР ЮК
Русия дәүләтендә сан ягыннан икенче урында торган татар халкының бу илдә үз урыны бар. Булырга тиеш, моңа безнең хакыбыз бар! Бүген Русиядә халыкның өчтән бер өлешенә якынын урыс булмаган милләтләр тәшкил итә. Бу кадәр зур илне бездән башка гына берничек тә саклап калып булмый. Иң авыр вакытларда идарәче даирәләрнең исенә...
Русия дәүләтендә сан ягыннан икенче урында торган татар халкының бу илдә үз урыны бар. Булырга тиеш, моңа безнең хакыбыз бар! Бүген Русиядә халыкның өчтән бер өлешенә якынын урыс булмаган милләтләр тәшкил итә. Бу кадәр зур илне бездән башка гына берничек тә саклап калып булмый.
Иң авыр вакытларда идарәче даирәләрнең исенә төшә: "Мы - братья и сестры, давайте встанем за отчизну!» - диләр. Русияне бәхетсезлектән саклап калу өчен йөзмеңләгән татарлар үзләренең башын салды. Бүген исә шул халыкка гадел бәя бирәсе, дус булып, хөрмәт итеп яшисе урынга, бер кирәкмәгәнгә урыс белән татар арасында төрле каршылыклар китереп чыгармакчы булалар. Янәсе, Татарстан - сепаратизм, ваһһабизм, терроризм үзәге, меңләгән кеше урманнарда коралланып ята, дип гәзитләрдә язалар, телевизордан, радиодан сөйлиләр. Шуның белән безнең милләтебезгә карата дошманлык хисләре тәрбиялиләр. Янәсе, без бүген Русия өчен иң куркыныч дошман. Илдәге бөтен каршылыкларны, авырлыкларны, караклыкны, коррупцияне җиңәсе, алар белән көрәшәсе урынга, әгәр дә без бер милләт булсак бик тиз үсеп китәр идек, янәсе, илдәге 20 миллионнан артык мөселман безнең үсешебезне тоткарлый, дип, урыс милләтенең канына, җанына сеңдерәләр.
Мондый илдә урыс булмаган милләтләр ничек яшәргә тиеш?! Бигрәк тә безгә, татар милләтенең киләчәгенә балта чабарга тырышалар. Чөнки бүтән милләтләр бездән үрнәк алып яшәргә тырыша, татарлар ничек яшәсә без дә шулай яшик, диләр. Күз алдына китерегез, бүген үз туган телеңдә балаңны укыту, үз телеңдә имтихан бирү - татар халкының иң зур бәхетсезлеге санала икән. Чөнки татар баласы үз телендә белем алса, хәтта эш тә таба алмаячак икән. Безнең халкыбызны хәзер шушы абсурдка ышандырырга тырышалар.
Латин графикасы турында күп сөйләдек инде, кабатлап тормыйм, ләкин шуны гына әйтә алам: ул чакта да, без латинга күчсәк, Русия таркалачак, Татарстан сепаратизм үзәгенә әйләнәчәк, дип, бөтен илгә кеше ышанмастай фикерләр тараттылар. Бу бит ХХI гасырның башында! Ә бит, иртәме-соңмы, Русиянең үзенә дә барыбер латинга күчәргә туры киләчәк, чөнки бөтен дөньядагы алгарыш латин язуы белән бәйләнгән, өстәвенә күп төрки халыклар да латинга күчеп бетте. Безнең киләчәгебез дә латин графикасына бәйләнгән.
Без урыс халкына зур хөрмәт белән карыйбыз, һәм шундый ук хөрмәтне аңардан да көтәбез. Бүген халкыбызны милләт буларак нәрсә көтә? Шушы сорауга җавап эзләгәндә, мин бары тик бер генә нәрсәне әйтергә телим: әгәр дә без, милләт буларак, Русия күләмендә үзебезнең кем икәнлегебезне күрсәтмәсәк, ягъни халкыбызның милли аңын үстерүне төп максат итеп куймасак, безне киләчәктә бик зур бәхетсезлекләр көтә. Татар милләт буларак юкка чыгып, урыслашып эреп бетәчәк. Бу дөньяда безгә беркем дә ярдәм итмәячәк. Безнең милләт буларак яшәвебез, үсүебез бары тик үзебездән генә тора. Сез әйтерсез, зур булмаган милләтләр, вакыты җиткәч, барыбер юкка чыга, диярсез. Ләкин тормыш диалектикасы бөтенләй икенче юлны күрсәтте. Аның мисалы - Советлар Союзы, Югославия. Ул илләр таркалгач, ничәмә-ничә дәүләтләр үсеп чыкты. Бу бит безнең күз алдында булган хәл. Әйе, милли аңның үсешен дәүләтчелек хәл итә, ягъни дәүләтне торгызасың килсә, халкының милли аңы иң зур югарылыкта булырга тиеш.
Ә инде, нәрсә соң ул милли аң, дип сорасагыз, ул - милләт хакына үз-үзеңне аямау! 90 нчы елларда без үзебез өчен шактый зур нәтиҗәләргә ирешсәк тә, ни кызганыч, халкыбызга безнең мөстәкыйльлегебез нәрсәләр бирде, киләчәктә безне нәрсәләр көтә - шуны халкыбыз күңеленә, җанына барып җитәрлек итеп аңлата алмадык. Чөнки без ул вакытта мөстәкыйль булуның "перспективасын" ачык итеп күз алдына да китерә алмый идек. Инде менә хәзер аңладык. Безнең дәүләтчелегебез - яшәвебезнең максаты, ансыз тормышыбызның мәгънәсе юк.
Әзһәр ШАКИРОВ,
Татарстанның һәм Русиянең халык артисты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев