Мәдәни җомга

Татар акылы иртәли дә белә

Күпләр бүген татарны дәүләти яктан - көчсезлектә, сәясәттә исә тешсезлектә гаепли. Алдагы катлаулы чорда татар милли хәрәкәтенең максатын һәм эш юнәлешләрен ничек билгеләргә?

Татар акылы турындагы мәгълүм мәкальне халкыбыз, соңарып фикерләүне кисәтү ниятендә, махсус гамәлгә керткән, күрәсең. Чөнки милләтнең киләчәгенә кагылышлы мәсьәләләрдә мондый кисәтү зур әһәмияткә ия, һәм элгәрләребез бу яктан бик уяу булган. Татарның мәшһүр улы Дәрдемәнд тә юкка гына: “Багып, алдыңны күр – армас борынрак, / Таяк сал юлыңа – язмас борынрак”, - дип язып калдырмагандыр, шәт. Әлбәттә, татарга гына түгел, кешелеккә тулаем да зур куркыныч янаган бүгенге глобаль сынаулар чорында киләчәкне алдан күрә һәм Җирдә яшәешне гармонияле итү буенча адәми затка йөкләнгән илаһи вазифаны үтәү җаен да таба белү инсаният өчен хәзер хәлиткеч әһәмияткә ия.

Ә дөнья тотучыларның кешелек өчен нинди язмыш әзерләвенә килгәндә, узган язмаларда ул хакта инде мөмкин кадәр нигезле фараз ителде кебек. Тик андый киләчәк кешелеккә Күкләр йөкләгән илаһи вазифага җавап бирми һәм күбрәк иблис вәсвәсәсен хәтерләтә. Мондый шартларда инсаният тугры юлны ничек таба ала соң? Ошбу изге эштә татар милләтенең миссиясе нинди? Барыр юлга ничек “таяк” салырга “язмас борынрак”? Юкса, сер түгел бит - күпләр бүген татарны дәүләти яктан - көчсезлектә, сәясәттә исә тешсезлектә гаепли. Алдагы катлаулы чорда татар милли хәрәкәтенең максатын һәм эш юнәлешләрен ничек билгеләргә? Әлеге фундаменталь сорауларга җавап табу өчен, бераз озынрак булса да, темага тәңгәл бер өземтә китереп үтү урынлы булыр.

“...Кешелек хәзер җәмгыяви идарәчелекнең иң югары баскычына аяк басарга тора. Анда да яшәү тәртибе көрәшкә нигезләнер, тик аның максаты итеп каршы якны бетерү түгел, ә гармония урнаштыру күздә тотылыр. Халыклар мөнәсәбәтендәге дуализм, гомумән, дөнья төзелешен изгелек, яманлык категорияләрендә кабул итү – безнең баштагы иллюзия генә. Бу, эчке дөньябызның каршылыклы булуы сәбәпле, Бөек Табигатьтәге гармонияне күрә белмәвебездән килә.

Татарның көче – аның көчсезлегендә, әлеге гармонияне күрә белүендә, аның эчке дөньясы төзек булып формалашуында (менталитетында). Татар миссиясе – башкаларны да заманга аһәңдәш тәртипкә өндәүдә, шундый иҗтимагый төзелеш (чорыбызга яраклы югары мәдәният) үрнәген күрсәтеп, башта Дала халыкларына, соңрак башкаларга да Аллаһ юлына чыгарга ярдәм итүдә.

Милли хәрәкәтнең максаты даими булмый. Җәмгыяви идарәчелек үскән саен, ул да үзгәрергә тиеш. Аллаһ безне сынаган елларда ул саклану иде, хәзер – үсеш (пәйгамбәрлек роленә әзерләнү), соңрак илаһи миссия үтәү (пәйгамбәрлек вазифасын башкару) булыр. Аллаһ йөкләмәсе дә даими түгел: сынау үткән саен, ул үзгәрә, югарырак дәрәҗәгә күтәрелә; үтә алмаганда, иске чикләрдә кала һәм тормыш шартлары авырая. Менә ни өчен милли хәрәкәтнең форсаттан файдалана белүе милләт язмышы өчен хәлиткеч әһәмияткә ия. Милли хәрәкәт максатының Аллаһ сынавына (дәвер таләбенә) тәңгәл килүе һәм гавамның  аны кабул итүе – милләтнең үсешен, гомере озынлыгын, хөрлеген гарантияли.”

Әйтелгәннәргә әлеге контекстта нидер өстәп торуның кирәге дә юктыр. Бу юллар татар милли хәрәкәтенең күренекле вәкиле, татар алгарышы теоретигы Рашат Сафинның “Татар миссиясе” (2006, Татарстан китап нәшрияты) дигән хезмәтеннән алынды. Үзе инде 2016 елда ук бакыйлыкка күчкән автор әлеге фикерләрен моннан 15 еллап элек язып калдырган. Күрүебезчә, алар бүген генә язылган кебек. Мәшһүрләр сүзенең кыйммәте, мөгаен, әнә шундадыр да! Тик бу рухи хәзинә (авторның татар язмышына геосәяси, эзотерик һәм метафизик анализ нигезендә язылган трилогиясе) зыялыларыбызның рухи вә милли байлыгына әйләнә алдымы соң? Күпләр аны кулларына кәгазь-каләм алып өйрәндеме? Татар рухы һәм аң-белем дәрәҗәсе бүген яңа чор һәм киләчәк таләпләренә ни дәрәҗәдә җавап бирә? Ә вакыт бит көтми. Милләтебез үзенә тәкъдирдән йөкләнгән илаһи миссиясенә инде бик якын килде. Аны исә милләт вә кешелек язмышын билгели торган алдынгы фикерләр  иҗтимагый аң дәрәҗәсенә күтәрелгәндә генә башкарып чыгып була.

Фоат УРАЗАЙ. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: