Мәдәни җомга

Тарихка бармак аша гына карамагыз

Архивчылар беръеллык эшләренә йомгак ясады. Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты ел дәвамында Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан башкарылган киңкырлы эшләрен билгеләп үтте.

Татарстанның Баш архив комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, бу ел архивчылар өчен тыгыз һәм нәтиҗәле булган. Төп юбилей чараларына бәйле мөрәҗәгатьләрдән тыш, архивларда нәсел шәҗәрәләренә, эш кенәгәләренә  бәйле сораулар күп килгән.  Бигрәк тә пенсиягә чыгуга бәйле сорауларның күп вакыт җавапсыз калуы ачыкланган. Бу кайбер оешма-предприятиеләрнең архивлар белән эшчәнлек алып бармавы, вакытында документларны тапшырмаулары белән бәйле, дип аңлатыла. Моңа кадәр эшен туктаткан оешмаларның җитәкчеләре, хисапчылары бүген дә  булган документларны архивларга тапшыра ала. Әмма аларда берни сакланмагач, кайбер мәсьәләләрне суд карары белән генә хәл итәргә туры киләчәк. Ни кызганыч, архивлар белән эшләмәүче оешмалар күп. Алга таба бу ведомство медицина кенәгәләрен дә цифрлаштырып саклау буенча эш башлаячак. Бу күп кенә авыруларның медицина кенәгәләре югалуына бәйле файдалы юнәлеш булачак. Моннан тыш та архив күп кенә фондлардагы документларны цифрлаштыру буенча зур эш алып бара.

Халкыбызның тормыш һәм язмышы белән бәйле вакыйгаларга Казанның Хезмәт даны шәһәре исеме белән бәйле тарих аерым язылачак. Бу уңайдан архивчылар документ туплыйлар. Быел беренче тапкыр “Архивта төн” проекты старт алган. Киләсе елга аны берничә тапкыр уздырырга уйлыйлар, һәрхәлдә, оештыручылар кызыксынучыларның күп булуын ачыклаган.

Шунысы кызык, быел архивка нәсел шәҗәрәләрен ачыклауны сорау мөрәҗәгатьләр кимегән. Белгечләр белдерүенчә, бу юнәлештә һәрчак кызыксынулар күп булган, бәлкем бу пандемиягә бәйле килеп чыккандыр. Әмма архивчылар бу юнәлештә яңа проект алып баруларын әйтеп үттеләр. Киләчәктә нәсел агачын төзүчеләргә “Ядкәр” проекты ярдәм итәчәк. Бу порталда бөтен нәсел-ыруны электрон рәвештә эзләп табарга мөмкин булачак. Әлегә проект ябык режимда эшли. Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, 3 елсыз ул киң аудиториягә ачык булмаячак. Моның өчен бик күп документларны цифрлаштырырга, аларны программага кертергә кирәк. Бу эшкә зур финанслар бүленгән, белгечләр әлегә порталны мәгълүмат белән тулыландыру өстендә эш алып бара. Эшнең күләме зур, шуңа да алар волонтерлык хезмәтеннән дә баш тартмаячаклар. Тарих белән кызыксынучылар, шушы юнәлештә укучылар архивчыларның төп ярдәмчеләре. Быел архивларда 204 студент практика узган.

Архив белгече Илдар Шәфиков әйтүенчә, “Мөһаҗирләр юлы” проекты буенча да эш бара. Диаспорада яшәүче татарларның архивларын тарихы ватанга  кайтаралар. Февраль аенда Япониядән шундый архив кайтартылган. Тагын Австрия, Гарәп Әмирлекләре, Австралия, Төркия белән шундый хезмәттәшлек алып барыла.

Архивларга мәгълүмат эзләп килүчеләр түләүле хезмәтләргә дә мөрәҗәгать итә ала. Гарәпчә язылган мәгълүматны бөтен кеше дә укый алмаска мөмкин.

 

Рәсимә Галиева

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: