Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Талисманнар бәла-казалардан саклыймы?

Адәм баласы муенына, кулына нинди дә булса талисман тага да шуңа тәвәккәл кыла яки бу талисман мине бәла-казалардан саклый дип ышанып яши.

Нинди куркыныч хәл: Аллаһны шушы талисман белән бер дәрәҗәгә куя! Ләкин Аллаһка иман китергән кеше белә: әгәр ул Аңа гына тәвәккәл кылып яшәсә, аның эшләре һичшиксез уңышлы булачак. “Кем Аллаһка тәвәккәл кылса, аның хаҗәтләрен үтәргә Аллаһ җитәдер” (“әт-Талак” сүрәсе, 3 аять).

Бәла-казалардан безне кеше үзе үк уйлап чыгарган, үзен дә һич саклый алмаган талисманнар түгел, ә Аллаһ кына саклый. Пәйгамбәребезнең дә (Аллаһның аңа сәламе вә рәхмәте булсын) талисман тагу буенча бу хәдисе бар: “Кем дә кем талисман такса, ул Аллаһка ширек кылган була”, – дип әйтеп калдырган.

Сихерчеләргә һәм күрәзәчеләргә йөрү һәм аларның киләчәк турында яшерен хәбәрләр сөйләгәненә ышану да ширекнең бер төре булып тора. Чөнки киләчәкне, яшерен гыйлемне бары тик Аллаһ кына белә. Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә: “Җирдә вә күкләрдә булган гакыл ияләре яшерен нәрсәләрне белмәсләр, мәгәр Аллаһ үзе генә белер, алар үзләренең кайчан кубарылачакларын да белмиләр вә сизмәсләр” (“ән-Нәмл” сүрәсе 65 аять).

Күрәзәче киләчәкне, яшерен нәрсәләрне белә дип әйтсәк һәм шуңа ышансак, үзен күрәзәче дип атаган әлеге бәндәне Аллаһ белән тиңләгән булабыз. Исебездә нык тотыйк: киләчәкне, яшерен гыйлемне бары тик Аллаһ кына белә.

Догалар кылганда да бары Бер Аллаһтан гына сорарга кирәк. Кешеләр уйлап чыгарган потлардан сорасак, алар безнең хәҗәтләребезне үти дип өметләнсәк, әлеге потлар белән Аллаһны бер дәрәҗәдә куйган булабыз. Фикерләгез: таштан яки агачтан ясалган поттан ялварып дога кыла, шул поттан бәхетле тормыш бирсәң иде, байлык бирсәң иде, балабыз юк, безгә бала бирсәң иде һәм башка төрле хаҗәтләрен сорый башлый адәм баласы. Әмма хаҗәтләребезне бу потлар үти аламыни? “Аллаһтан башкага сез гыйбадәт кылган нәрсәләр бер хөрмә җимешенең кабыгына да ия түгелләр. Сынымнарыгыздан ярдәм сорап дога кылсагыз да, алар сезнең догагызны ишетмиләр, ишеткән тәкъдирдә дә, догагызны кабул итәргә көчләре җитмәс, һәм Кыямәт көнендә ул сыннарыгыз гыйбадәтегезне инкарь итәрләр.

Сыннарның хәленнән Аллаһ хәбәр биргән кебек һичкем сиңа хаклык белән хәбәр бирә алмас” (“әл-Фәәтыйр” сүрәсе 13,14 аятьләр).
Аллаһтан башка бүтән нәрсәләрне олуглап, алар белән ант итү шулай ук Аллаһның ачуын чыгара торган гамәл. Бездә таралаган күренеш бит: ипи, тоз, әни һәм башка төрле нәрсәләр белән ант итүләрне еш очратырга була. Әмма мөселман кешесе бары Аллаһ белән генә ант итәргә тиеш: “валлаһи, билләһи, яки тәллаһи” дип.

Кардәшләрем, биредә китерелгән мисаллар хакында фикерләсәк, безнең тирә-якта да, гыйлем җитмәү сәбәпле, бу зур гөнаһлы эшләрне эшләүчеләр бихисап. Әлбәттә, күркәм вәгазь һәм хикмәт белән аларга шушы мәсьәләләрне аңлату, җиткерү безнең өстебездә зур бер бурыч булып торадыр.
Аллаһ Тәгалә барчабызга да тәүфыйк, һидәят бирсә иде. Аңа ширек кылмыйча, бары Ул риза булган гамәлләр генә кылып яшәргә ныклы иман насыйп итсә иде.

 

Раил Фәйзрахманов

"Шәһри Казан"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X