Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

ТАБЛИЧКАЛЫ ЭШМӘКӘРЛӘР

Үтеп-сүтеп йөрүчеләрдән акча, тәмәке соранучы мескен кыяфәттәге адәми затларны адым саен очратабыз. Аларны күрүгә кемдәдер кызгану хисе уяна, кемдер, җирәнеп, йөзен сыта, кемдер мондый бәндәләрне әшәке сүз белән үз яныннан куып җибәрә. Һәм… һәрберсе хаклы! Дөрестән дә, тормыш иләге аша үткән, күпчелек халыкка билгеле булмаган ниндидер сәбәпләр аркасында йорт-җирсез, акчасыз...

Үтеп-сүтеп йөрүчеләрдән акча, тәмәке соранучы мескен кыяфәттәге адәми затларны адым саен очратабыз. Аларны күрүгә кемдәдер кызгану хисе уяна, кемдер, җирәнеп, йөзен сыта, кемдер мондый бәндәләрне әшәке сүз белән үз яныннан куып җибәрә. Һәм… һәрберсе хаклы! Дөрестән дә, тормыш иләге аша үткән, күпчелек халыкка билгеле булмаган ниндидер сәбәпләр аркасында йорт-җирсез, акчасыз калган кешеләрне ничек кызганмыйсың?! Өстенә пычрак, каешланып беткән сәләмә кием элгән, йөзен сакал-мыек баскан, гомеренә бер тапкыр да тарак күрмәгән тузган чәчле бу җан ияләреннән җирәнмичә мөмкин түгел. Болай да тормыш мәшәкатьләре белән башы каткан, үзе дә очын-очка ялгап кына яшәүче кеше, әзмәвердәй ир-атларның мескенләнеп хәер сорашуын, 15-20 сум акча юнәтүгә үк "җир асты" кибетләренә йөгереп барып, кабалана-кабалана "фанфурик" (шәхси кибетләрдә, җир асты үткелләрендәге тәмәке киоскларында ирекле сатуда булган 100 граммлы техник спиртны халык шулай атый) сатып алуларын күргәннән соң, сүгенми нишләсен?!
Тукта, әйтер сүзем алар турында түгел иде бит...


Зинһар, ярдәм итегез!..

Бүгенге җәмгыятьтә киң таралган шәфкатьлелек, хәйрия турында сөйләшеп аласым килде.

Безнең халык шундый инде, аннан игелек, шәфкатьлелек ташып тора. Үзе нинди генә катлаулы хәлдә булмасын, күзенә текәлеп ялварып утыручы бәндә яныннан тыныч кына үтеп китә алмый. Бөтенебез дип әйтмим, күпчелегебез шундый. Кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Ярдәмчеллек безнең канда, димме...

Кемнеңдер үтенече буенча кемгәдер матди ярдәм күрсәткән, кайсыдыр хәйрия фондына хәләл акчасын күчергән һәркем үз чыгымнарының изге эшкә сарыф ителүенә өметләнә, билгеле. Әмма күп очракта аларның хәере мохтаҗлар кулына барып ирешмәве турында бик сирәкләр генә белергә мөмкин. Мантыйкый фикер йөрткәндә, аларны аңларга да була: ничек инде син хәер итеп биргән шул тиеннәрне кемдер игелекле гамәлгә түгел, ә бары тик үз мәнфәгатьләренә генә тотарга мөмкин?! Ләкин...

Кем әйтмешли, озын сүзнең кыскасы, башкаларның бәхетсезлеген үз файдасына "боручы" аферистлар чыгырдан чыкты. Бу хәлне күреп-ишетеп торган рәсми рәвештә эшчәнлек алып баручы хәйрия оешмалары да бүген чаң суга: һәркемгә һәрдаим ярдәм кулы сузарга әзер торучы изге күңелле кешеләрне адым саен алдакчылар, ялган авырулар һәм башка мәкерле хәйләкәрләр сагалап тора.

Мәсәлән, күкрәгенә ялварулы сүзләр язылган табличка беркеткән мескен кыяфәттәге адәмнәр. Кемнәр алар? Җавап бер - алдап акча җыючы! Эш рәвешләре гап-гади: ялварып бер-ике сүз әйтергә яки телен йоткан кебек мескенләнеп басып кына торырга кирәк. Иң мөһиме - үтеп-сүтеп йөрүче меңәрләгән халыкның берән-сәрәне генә булса да, кызганып, уч төбенә акча сала икән, аңа шул да бик җитә. Шунысын да әйтергә кирәк: игътибар иткәнегез бармы икән, алар тотып торган, кулдан эшләнгән "үтенеч табличкалары"ндагы язуга күз йөртеп чыксаң, һичшиксез, бер-ике хата табасың. Әйтик, "помогите..." урынына еш кына "памагите..." яки "помагите..." дип язылган булыр. Бу инде аларның наданлыгын күрсәтми, җәмәгать. Акча кадәр акча сорарга батырчылык иткән икән, ул инде аны бер хатасыз язган булыр иде. Халыктан шул рәвешле көлүе түгелме икән, дигән шик туа. Ә беләсезме, алар күпме акча эшли бу юл белән? Бер көнне полиция хезмәткәрләренең җир асты үткелендә торучы шундый берәүдән сорау алуының шаһите булдым. Ышанмаслык хәл: аена 100-150 мең сум туплыйлар! Яртысы үзләренә кала икән, калган яртысы - "түбә" өчен.

...Интернет челтәрендә дә көн саен диярлек ашыгыч рәвештә акча җыючы төркем турында мәгълүматка тап буласың. Гадәттә, аларда "Счет идет на дни, минуты", "Даже 50 рублей могут Петеньке (Катеньке, Айгульке...) встать на ноги" һәм башка шуның кебек сүзләр языла. Тик янә кабатларга мәҗбүрмен: хәер биргәнче уйлап карагыз. Сүз дә юк, 50-100 сум гына чыгарып салып яки исәп-хисап счетына җибәреп, сез һич кенә дә бөлмәссез. Ләкин күз алдыгызга китерегез: алдакчылар никадәр акча туплаячак!

Акча сораучының алдакчымы-юкмы икәнлеген ничек тикшерергә соң? Иң беренче чиратта, бу кешеләрдән, кайсы фондларга мөрәҗәгать итеп караганлыгын сорарга кирәк. Ни сәбәпле алардан ярдәм ала алмауларын аңлатсыннар. "Фонд аша акча туплау озак, ә безгә ашыгыч кирәк", дигән сүзләр шыр ялган! Фондларның запас акчалары һәрвакыт бар. Һәрхәлдә, булырга тиеш. Законлы оешма булса. Ә бит андый фондлар бар. Һәм бер генә дә түгел. Рәсми рәвештә теркәлгән һәм закон таләпләренә таянып эшли торган бу оешмаларга мөрәҗәгать иткән очракта (ышанырсызмы, юкмы - белмим), анда бер генә кешене дә кире борып җибәрмиләр. Тиешле акчаны, һичшиксез, бирәләр. Дөрес, кулыгызга бер тиен дә тоттырмаслар, әмма, кайсы клиникага, нинди исәп-хисап счетына һәм нинди максатларга күчерергә кирәклеген дәлилләүче документларыгыз булса, фонд ул сумманы күчерәчәк! Инде бу акчаны кайчан, ни рәвешле кире кайтарып бирү яки бирмәү мәсьәләсен аерым килешү нигезендә хәл итеп булачак.

Тагын бер афәт - яңгырдан соң калкып чыккан гөмбәләрдәй, соңгы вакытларда аеруча күбәеп киткән ялган фондлар. Һич икеләнүсез әйтергә була: алар авыру балаларны дәвалау өчен түгел, бары тик үз максатларына акча җыю белән шөгыльләнә. Хәйрия фонды акча җыю белән шөгыльләнә икән, аның тарихы, эшчәнлек хронографиясе, финанс исәп-хисаплары, контактлары күрсәтелгән рәсми сайты булырга тиеш.

Чын фонд белән ялганын аера алмыйм, дияр кайберәүләр. Җавап бер: ат белән сыерны ничектер аерасыз бит. Әзрәк кенә булса да башны эшләтергә кирәк инде. Машина сатып алганда, Интернетка кереп, форумда кибет һәм ул тәкъдим итә торган тауарга карата башкалар фикере, экспертлар бәяләмәсе белән танышабыз. Хәйрия фондлары белән дә шул ук хәл булырга тиеш.

"Табличкалы эшмәкәрләр" җир асты үткелләрендә, парк капкасы янында, зур кибетләрнең ишек төпләрендә, базар янында, мәчет-чиркәү тирәләрендә аеруча еш күзгә чалына. Инде дә килеп, мескен кыяфәттә ниндидер язулы кәгазь тотып, кулын сузып утыручы хатын-кызга (мондый ысул белән башлыча алар акча җыя) чынлап та ярдәм кулы сузасыгыз килә икән инде, һич икеләнмичә, аның документын сорагыз. "Бала үлә монда, ә сез әллә нинди сораулар белән баш катырасыз!" кебегрәк җавап ишетәсез икән - шикләнерлек урын бар. Ихластан ярдәм сорап утыручы беркайчан да агрессив булмас. Минемчә, үз баласына яки чит кешенекенә дип акча теләнеп утыра икән, аның документы булырга тиеш. Юк икән инде, гафу, ул - гап-гади алдакчы.

- Без андыйларга үз визиткаларыбызны калдырабыз, документлары белән үзебезнең офиска чакырабыз, һичшиксез, ярдәм күрсәтәчәгебезне әйтәбез. Ник берсе килсен! - ди "Мозаика счастья" хәйрия фонды президенты Анна Пучкова. - Хәрби киемдәге хәерчеләр (алары, гадәттә, инвалид коляскасында утыра) белән дә шул ук хәл... "Кайда хезмәт иттең, ничек бу хәлгә тарыдың?" кебек сорауларга чатнатып җавап кайтаралар, ә "Әйдә шул-шул фондка кереп чыгабыз, анда, һичшиксез, ярдәм итәчәкләр", дисәң, тизрәк синнән ераккарак китүне яки үзеңне куып җибәрүне кулай күрәләр.

Тагын бер нәрсә бар. Акча чынлыкта да бик кирәк булырга мөмкин, ләкин мохтаҗ кешенең туганнары яки ата-аналары кайвакыт түшәмнән алган сумма сорый. Анна Пучкова шундый очрак турында сөйли:

- Безнең активистлар бер ана сораган сумманы - баласын Италия клиникасында дәвалау өчен таләп ителгән 16 миллион сумны җыйды. Бу илдәге танышымнан әлеге медицина оешмасына шылтыратып белешүен сорадым. Бактың исә, дәвалау курсы 3 миллион сум гына тора!

Кайвакыт, авыру балаларның ата-аналары хәер туплаудан гаиләнең матди хәлен ярыйсы гына яхшыртып булуын аңлап ала. Һәм тотыналар хәер акчасына йорт җиһазлары алырга. Гаделлек кайда? Кешеләр бит сезгә яңа телевизор алу өчен түгел, авыру баланың хәлен яхшырту өчен бирә үзенең хәләл акчасын. Авыру баланың фоторәсемдә затлы киемнәргә төренгәнлеген күргәч, биш йолдызлы кунакханәләрдә яшәвен белгәч, хәйриячеләргә, биргән хәләл акчасының бу бала сәламәтлеге өчен сарыф ителүенә өметләнгән игелекле кешеләргә бер дә рәхәт түгел. Аз гына тыйнак булырга ярамыймыни?! Бәлки, бу акчалар башка бер нарасыйга операция ясату өчен кирәгрәктер?

Ата-аналар хәйрия акчасын максатчан файдалансын өчен нишләргә соң? Иң беренче чиратта, шуны искәртеп үтәргә кирәк: профессиональ фонд беркайчан да ата-ана кулына акча тоттырып чыгармый, ә бары тик клиникадан килгән исәп-хисап счетына гына кирәкле сумманы күчерә. Шуңа күрә, гафу итегез, ата-ананың шәхси исәп-хисап счетларына, телефон номерына җибәрү акчаңны җилгә очыру, ягъни шушы счет хуҗасының кесәсен калынайту гына булачак.

Соңгы вакытларда зур кибет ишекләренә кемгә дә булса ашыгыч операция ясарга, ә моның өчен галәмәт зур күләмдә акча кирәк дип язылган белдерүләр элү гадәткә кереп китте. Ярдәмгә мохтаҗ кыз яки малайның күз явын алырдай матур фоторәсеме дә, акча күчерү өчен исәп-хисап счеты да бар. Тик, тагын шул ук нәрсә борчый: "бик ашыгыч" дип язылган белдерү айлар буе эленеп тора. Төрле хәл булырга мөмкин, билгеле. Чын-чынлап кыйммәтле операция таләп ителгән кешеләрнең туганнары, ничарадан бичара, акча юнәтеп булмасмы дип, төрле юлларны кулланып карый. Тик, иманым камил, андый кешеләрнең күпчелеге Интернетка, кибет тәрәзәләренә үз нарасыйларының фоторәсемнәрен беркетүдән кимсенә. Алар башка юлны сайлый - махсус ярдәм фондларына мөрәҗәгать итә, республика һәм шәһәр җитәкчелегенә бара. Һәм дөрес тә эшли. Бу җәһәттән мисал эзләп әллә кая барасы түгел. Үзебезнең Чаллыны гына алыйк.

Чаллыда ниләр бар?

Чаллыда хәйриячелек традицияләренә 90 нчы еллар уртасында ук нигез салынды. Ел саен, иганәчелек эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча, "Алтын йөрәкле кеше" бәйгесе үткәрелеп, мохтаҗларга матди ярдәм күрсәткән предприятие-оешма җитәкчеләрен, гади халыкны махсус дипломнар, истәлекле кубоклар белән бүләклиләр иде. Хәйриячеләр үтенече буенча, бу ысулдан баш тартырга булдылар. Чөнки Чаллының игелекле шәхесләре иганәчелектән мактау-данлауга корылган шоу-тамашаны кирәк санамады. Мэр башлангычы белән, квартал саен хәйрия кабул итүләре уздырыла башлады. Әлеге чараларда җыелган акчаларның максатчан сарыф ителүен әйтергә кирәк. Мәсәлән, шундыйларның беренчесе 2013 елның февралендә үткәрелеп, 2 миллион 717 мең 350 сум тупланган иде. Бу акча сәләтле балаларга ярдәм итүгә тотылды. Халыкара балаларны яклау көне алдыннан үткәрелгән икенче чарада, физик мөмкинлекләре чикле балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм тернәкләндерү өчен, 1 миллион 320 мең 500 сум акча тупланды. 2013 елның көзендә Дан мемориалын яңарту өчен 5 миллион 250 мең сум акча җыелды. Декабрьдә исә яшьли ятим калган Есения Майорованың торак мәсьәләсен хәл итү, Мәдинә һәм Ратмир Абатаевларның фатирын төзекләндерү өчен 2 миллион 405 мең сум акча тупланды. Быелның февралендә, иҗади балаларның сәләтен үстерү максатында 2 миллион 24 мең сум акча җыелды. Июнь аенда җыелган 1 миллион 103 мең 500 сум исә авыру балаларны дәвалауга һәм кыйммәтле дарулар юнәтүгә сарыф ителде.

Чаллыда җәй азагында Җәмигъ мәчете һәм православие гыйбадәтханәсе төзелешенә ярдәм туплау максатыннан, "Рухи мирасыбызны үзебез торгызыйк" дип аталган акция старт алды. Җәмигъ мәчете 1992 елда ук төзелә башланган иде. Хәзерге Премьер-министр Илдар Халиков Чаллы хакиме булып эшләгән чорда мәчетнең проекты эшләнде. Ул - гаять матур мәчетне, 200 шәкерт сыйдырышлы мәдрәсәне, тулай торакны һәм кибетне үз эченә алган комплекстан гыйбарәт. Мәчетнең төзелеш фонды җитәкчесе Салихҗан Гайниев сүзләренә караганда, бүгенгә төп бурыч - мәчет стенасының тышка чыгып тора торган аскы өлешен (цоколь этажын) төзеп бетерү. Бу эшне башкарып чыгу өчен 25 миллион сум акча таләп ителә. Шушы эшләрдән соң Согыд Гарәбстаны иганәчеләре ярдәм кулы сузарга вәгъдә иткән. Ә 300-350 кеше сыйдырышлы православ чиркәвенең нигезен төзү өчен 6 миллион сум җитә икән (тулаем төзелеш 48 миллион сумга төшәчәк).

"Чаллыда 100гә якын милләт вәкиле үзара дус-тату гомер кичерә. Аларның бердәмлеген мәчет һәм чиркәү төзелешендә дә күрергә мөмкин. Бу биналар бары тик сез биргән хәер акчасына гына салына", - диде мэр (хәзер - Премьер-министр урынбасары) Васил Шәйхразиев чираттагы хәйрия чарасында һәм ул көнне җыелган 3 миллион 432 мең сум акчаның ике бина төзелешенә тигезләп бүленәчәген әйтте.

Шәһәр җитәкчелеге башлангычы белән оештырылган мондый чаралар һәрвакыт төрле конфессия вәкилләре, шәһәрнең эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашында үтә.

Әле телгә алынган акциягә физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең дә актив кушылып китүен әйтергә кирәк. "Идел-Урал" инвалид-спортчылар хәйрия фонды (җитәкчесе - Рәкит Әбделманов) бу төзелешләргә ярдәм йөзеннән хәер туплауның тагын бер ысулын куллана. Шәһәр, мәдәният учаклары җитәкчелеге фатихасы белән, калада үтә торган һәр концертта, һәр мәдәни чарада халык алдында чыгыш ясап, хәйриячелеккә өнди. "Тамчыдан күл җыела" дигәндәй, тамаша карарга килгән кешеләр биргән бер-ике тәңкәлек, яисә йөзәр сумлык хәер акчасыннан да байтак сумма туплана. Әлбәттә, халыкның сәдакасы үзен икеләтә аклый дияргә мөмкин. Беренчедән, аларга җирле язучылар-шагыйрьләрнең китаплары, милли гәзит-журналлар бүләк итеп бирелә, икенчедән, мохтаҗларга ярдәм кулы сузган кешеләр үзләренә зур савап ала.

Әйе, хәйриячелек, шәфкатьлелек культурасы, шөкер, бездә дә канат җәеп килә. Күпчелек халык инде бер-береңә ярдәм кулы сузарга кирәклеген аңлый, ул һәрвакыт аңа әзер. Ләкин баш белән уйлап. Һәрбер кеше үз ярдәменең максатчан һәм нәтиҗәле булуын тели.

Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев