Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Сырны нәрсә харам итә?

Бәхәс тудырмас өчен, алдан әйтеп куябыз. Язмабыз сырны харам категориясенә кертә торган ферментлар турында. Безнең максатыбыз: сезне кисәтү.

Сатуда хәләл сырлар да бик күп! Аларга карата бернинди дә сораулар тумый.

Сырның составында «сычуг» дигән матдә бар. Ул хайваннардан алына. Сырның составында «сычужный фермент (сычуг) животного происхождения» дигән язу булса һәм хәләл билгесе дә тормаса, димәк әлеге сыр харам санала.

Шуңа күрә сыр сатып алганда, составын укып алырга кирәк.

Сырны да харам дип уйламаган идек, нигә алай диярсез.

Безне дөрес аңлагыз, максатыбыз авырлыклар ясау түгел, ә харам ризыклар хакында мәгълүмат бирү.

Без, Аллаһыга шөкер, мул һәм ризык төрлелеге күп булган заманда яшибез. Төрле ризыклар арасында харам булганнары да шактый.

Боларны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» комитеты үз контрольлегенә алган. Һәм без үзебезнең Диния нәзарәте структураларына тулысынча ышана алабыз.

 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев