Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Суррогат әни булып фатир алган Розалия Мәмәтова: "Баланы нибары ике генә сәгать күреп калдым"

Узган ел Чаллыда өч гаилә суррогат ана ярдәме белән балалы булган. Әйтергә кирәк, Россиядә түләү хисабына суррогат ана булу закон белән тыелмый. Соңгы елларда ул хәтта бик популяр. Ил буйлап бер-бер артлы чит кешеләргә бала табып бирергә риза хатын-кызларны эзләүче яңа агентлыклар ачыла. Чаллыда да шәхси игъланнар күп. Кемдер донор, кемдер суррогат әни булырга тели, хәтта гонорар суммасын да яшерми язалар. Ел саен статистика буенча 20 меңнән артык суррогат ана бала таба. Без шундыйларның берсе белән сөйләштек.

Розалия Мәмәтова 2020 елның июлендә шундый ысул белән бер гаиләне бәхетле иттем, дип сөйли. Ул килешү буенча малай таба.

– Мин аларның кем икәннәрен белмим, безнең бер тапкыр да күрешкәнебез булмады. Без агентлык белән өч яклы килешү төзеп эшләдек, – дип сөйли Розалия.

Без аның ни өчен бу гадәти булмаган адымга баруы белән кызыксындык.

31 яшьлек Розалия 2019 елда иреннән аерылган. Ул вакытта аның кызына 9, улына 2,5 яшь була. Үз фатирлары юк, ул балалары белән, түләп, чит кеше фатирында тора.

– Мин әле декретта идем, акча җитми. Бик авыр чакларым иде, – дип, искә ала ул. 

Розалия Мәмәтова башта орлык доноры булырга ниятли, бу турыда интернетта бер агентлыкка хәбәр итә. Тик донорлыкка 30 яшькә кадәр хатын-кызларның орлыгы алына икән. Аңа суррогат әни булырга тәкъдим итәләр. Башта ул аптырап кала.
– Мин моны күз алдыма да китермәгән идем. Без агентлык белгече белән бу темага ике сәгать буе сөйләштек, – ди Розалия. – Минем шикләнүемне белгәч, ул миңа «барысы да яхшы булыр, сез особнякта торырсыз, курыкмагыз, килешү нигезендә эшлибез, бернинди алдау юк», – дип ышандырды. 

Розалия интернетта бу темага кагылышлы мәгълүматны өйрәнә. 

– Миңа фатир кирәк иде, алар тәкъдим иткән акчаларга ана капиталын кушып, торак алырга җитәр иде. Уйладым-уйладым да, ризалаштым. Башта үземне мораль яктан әзерләдем. Үз-үземә сораулар бирдем: нигә кирәк бу сиңа? Баланы яңадан ничек бирерсең? Бу сораулар минем башымнан йөз кат үтте.  Шулай да, ризалык биреп, агентлыкка шалтыраттым. Безнең шәһәрдә аның филиалы гына, төп офисы Санкт-Петербургта урнашкан.

Башта Розалияне кандидат буларак теркиләр. Аннары өч этап медицина тикшеренүе узарга кирәк була. 

– Космоска очкан кебек тикшерделәр. Мең кат анализлар бирәсе, УЗИлар үтәсе булды, бөтен тар белгечләр сине җентекләп карый. Үз балаларың белән ничек йөрдең, ничек бала таптың, барысын да тикшерәләр, – ди хатын-кыз.

Күп хатын-кызлар баштагы этапта ук төшеп калалар. Медицина тикшеренүе узганнан соң программага кертәләр. 

– Бала алырга теләүче ир белән хатын мине тышкы кыяфәтем буенча сайлады, – ди ул.

Аннан соң Розалия эмбрионны утырту өчен Санкт-Петербургта урнашкан төп агентлыкка бара. Ике атна Петергофта урнашкан особнякта яши. 

– Ул өч катлы, искиткеч зур, матур, һәр хатын-кыз өчен аерым бүлмә. Без барлыгы 15 кеше тордык. Барыбыз да булачак суррогат әниләр. Кухня бер, аны чиратлашып җыештырабыз. Әгәр дә балаларыңны калдырыр кеше юк икән, сиңа икенче йорт тәкъдим итәләр, анда әниләр үз балалары белән яши. Безгә бик яхшы мөнәсәбәттә булдылар, һәр көн ризык алырга акча бирәләр иде, – дип сөйли әңгәмәдәшебез.

Ике атнадан соң Розалия өенә, балалары янына кайта. Түләүле шифаханәгә исәпкә баса, иң яхшы табиблар күзәтүе астында тора. Моны да әлеге агентлык оештыра, түли. Ай саен аңа хезмәт хакы да түлиләр. Розалия белеме буенча инженер-архитектор. Үз баласы белән декрет ялы беткәч, ул эшкә чыга, аннан да хезмәт хакы ала. Һәм яңадан декрет ялына чыга. 

– 20 атнага бер тапкыр кием алырга акча түлиләр иде, – ди суррогат әни. – Аның күләме төрле: 25 меңнән алып 50 меңгә кадәр. 

Йөклелеге 32 атна вакытында Розалия, балаларын әти-әнисенә калдырып, Санкт-Петербургка китә. 38 атнада түләүле бала табу йортында ул малай таба. 

– Әлеге бала табу йортында суррогат әниләр өчен генә махсус бүлек бар. Аның белән дә килешүне агентлык төзи. Бала тапканнан соң ул минем янда нибары 2 сәгать торды. Аннан соң, нотариус килеп, кирәкле кәгазьләрне тутырдым да, баланы алып киттеләр. Шундый матур, кара чәчле, авырлыгы 3кг 600 гр, буе 54 сантиметр булган сау-сәламәт малай иде. Сөт төшмәсен өчен, махсус дарулар бирделәр. Бүтән ул баланы күрмәдем дә, аның язмышы белән дә кызыксынмадым, чөнки ияләшүдән курыктым. Миңа бу кирәкми дә. Баштан ук  мин үземне әзерләдем: баласыз гаиләгә булышам, бу минем бала түгел, мин аны әти-әнисенә бирәчәкмен, – ди Розалия Мәмәтова. 

Бала тапкач, Розалиягә 850 мең сум гонорар түлиләр. Әлеге акчаны кушып, ул ике бүлмәле фатир сатып ала. 

Кызларының «бизнесына» Розалиянең әти-әнисе каршы килми. 

– Алар минем балаларымны да карап тордылар. Законлы төстә аерылышкан булгач, миңа иремнең ризалыгы кирәк булмады,– ди суррогат әни. 

Әгәр суррогат әни баланы бирергә теләми икән, килешү буенча ул 2 миллионнан артык штраф түләргә тиеш була. Килешүдә бу турыда да күрсәтелә. 

– Минем уемда андый нәрсә булмады да. Үземне «сабый өчен кечкенә генә йорт, бала тапканчыга кадәр, кем әйтмешли, «нянечка» дип хис иттем», – ди Розалия. 

Бүгенге көндә ул суррогат әни булырга әзерләнүче кызларга киңәшләрен бирә. Розалия Мәмәтова сүзләренә караганда, булачак суррогат әни психик яктан тыныч, карары катгый булырга тиеш. «Үзең белән эшләргә, сөйләшергә кирәк», – ди. Кайбер яшь кызлар Розалия киңәшләреннән соң бу эшкә әзер түгеллеген аңлыйлар. «Мине хәзер күп кеше белә инде, бу турыда ачык сөйлим, моның бернинди дә начарлыгын күрмим. Миңа, ярдәм сорап, мөрәҗәгать итүчеләр күп», – ди суррогат әни. 

Кайбер хатын-кызлар берничә тапкыр суррогат әни булалар: икешәр, хәтта дүртәр бала табучылар бар. Розалия үзе дә шундый ысул белән тагын бер бәби алып кайтырга каршы түгел. Әлеге программага 35 яшькә кадәр булган хатын-кызларны гына алалар. Моның өчен – үз балаң булуы һәм аның табигый юл белән тууы шарт. Икенче, өченче тапкыр бала табучы суррогат әнинең гонорары да беренчесенә караганда күбрәк. 

 

Зөһрә Вәлитова

"Шәһри Чаллы"

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев