Мәдәни җомга

Соловкида атылган татар шагыйре

ХХ йөз башында Яңарыш кичергән татар әдәбияты дистәләгән шагыйрь -язучыларны мәйданга чыгара.

Алар арасында әдәби барышка җитди йогынты ясап, үзенчәлекле мирас калдырган  шәхесләрнең берсе – Сәгыйть Сүнчәләй (1889-1937) булып, бу көннәрдә аның тууына 130 ел тула. 


Репрессия корбаны булган әдип исемен  озак еллар телгә алыр­га да ярамый, реабилитацияләнгәч тә аның тормышын һәм язма мирасын өйрәнүгә тиешле игътибар бирелми. Шулай да бертуган абыйсы Шәрифҗан Сүнчәләев (үзе дә репрессиягә дучар булып, бәхеткә, исән калган) ­шагыйрь энесенең шәхси архивының зур өлешен саклап кала алганга күрә (1980 елларда Мәскәүдән Татарстан Республикасы милли музеена кайтарылды), без бүген аның күпчелек шигырьләрен, тәрҗемәләрен,  хатларын, көндәлеген укый алабыз. Алар, билгеле ки,  С.Сүнчәләйнең “Сайланма әсәрләр” (Казан: Татарстан китап нәшр.,1961;  һәм “Әсәрләр һәм хатлар” (Казан, 2005; төзүче – З.Рәмиев) исемле китапларны басмага әзерләгәндә файдаланыла. Шагыйрь иҗаты Рәисә Мусабекова тарафыннан фәнни нигездә тикшереп бәяләнә. Ә инде Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан эшләнә торган сигез томлы “Татар әдәбияты тарихы”ның 4 нче томында С.Сүнчәләй турында махсус бүлекчә бирелә (авторлары – Р.Зарипова һәм Р.Мусабекова). 

Сәгыйть Хәмидулла улы Сүнчәләевнең тууы көне итеп 1889 елның 14 (2) августы санала. Әмма 1927 елда кулга алынганда тутырылган анкетасында ул (“учитель и писатель”) үзен 38 яшьлек, 1988 елгы итеп күрсәткән (кайбер чыганакларда:  1888 елның 25 августы, 25 декабре, 1890 ел; кызганыч ки, Саратов музеендагы метрика дәфтәрләренә күз салынмаган әле). Туу урыны – Саратов губернасының Хвалыйн өязе Иске Мостяк авылы. Ләкин анда үсәргә туры килмәгән аңа: Хәмидулла агай гаиләсе, 1891 елгы ачлык газапларыннан котылырга теләп, Әстерхан шәһәренә күченә. Шулай итеп, Сәгыйть шәһәр шартларында яши башлый, “Ваһһабия” мәдрәсәсендә укый.  Аны тәмамлагач, ул ике ел балалар укыту белән шөгыльләнә. 1905-1907 елгы инкыйлаби вакыйгалар вакытында Шәрифҗан белән бергә прокламацияләр, сул фикерле рисаләләр таратучылар арасында күренә.

1907 елда С.Сүнчәләй Казанга килеп, Шакирҗан Хәмиди мәдрәсәсенә керә, әмма бераздан, аннан китеп, абыйсы үрнәгендә, Казан татар укытучылар мәктәбендә укый башлый. Тик матди кысынкылык (уку түләүле) бер елдан бу уку йортыннан аерылуга китерә һәм ул,  Шәрифҗан белән бергәләп,  Пермь губернасы Оса өязенең Сараш авылындагы дүрт сыйныфлы земство мәктәбендә укыта башлый. Шул чорда бу мәктәптә укыган Риза Ишморат истәлекләрендә ике туганның үз эшләрен бик яратып, бар көчләрен куеп башкарулары, балаларның, ата-аналарның  ихтирамын казанулары әйтелә. Ошбу елларда ул ике мәртәбә тормыш кора. Беренче хатыны Сәлимә бала тудырганда вафат була. Бала (Таһир) исән калып үсә. Ул аңа багышланган шигырен көйгә дә салган. Аны – “татарның беренче романсы”н (Р. Ишморат сүзе)  үзе үк моңаеп җырлый, скрипкада бик яратып уйный торган булган.  Әмма Таһир исемле баласы 1924 елда, 15 яшендә (Ленин вафат булган көннәрдә) үлеп китә (“Ике матәм” исемле шигыре бар, кулъязмада сакланган). Икенче хатыны Фәридә белән бергә озак яшәмәгәннәр (1914 елларда тормыш юллары аерылган). 1912 елның 1 августында туган Фәрит исемле улы үсеп җитеп, 1930 ел урталарында өйләнә, әмма сугыш кырында ятып кала (нәселен дәвам итүчеләр бар).

Сүнчәләй әдәби иҗат мәйданына Сарашта яши башлау елларында аяк баса. Дөрес, элег­рәк тә каләм тибрәткән була ул: Әстерханда яшәгән чакларында “Борһане тәрәкъкый” газетасында хәбәр-информацияләре, 1908 елда Казанда  китапчыклар булып “Кавказ тоткыны”, “Тунгатай” исемле тәрҗемәләре, “Күл – күз яше” исемле “башкорт хикәясе” басыла. 1910 еллардан башлап аның шигырьләре, рус әдәбиятыннан ирекле тәрҗемәләре төрле шәһәрләрдә нәшер ителгән “Идел”, “Бәянелхак”, “Казан мөхбире”, “Йолдыз”, “Вакыт”, “Нур”, “Сибирия”, “Кояш”, “Шура”, “Сөембикә”, “Ак юл” һ.б татарча газета-журналларда әледән-әле чыгып тора. 1910-1914 елларда 250 ләп шигыре дөнья күрә, 1913 елда 80 әсәрен эченә алган   шигырь җыентыгы басыла. 

Сәгыйть Сүнчәләй тормышы һәм иҗатының иң якты сәхифәләре Тукай белән бәйле.  Ике шагыйрь 1910-1911 елларда хат алышалар, җәйләрен (Сарашта укулар тукталып торганда, Сүнчәләй Казанга килеп чыга торган була) очрашалар. Тукайның Сүнчәләйгә язган унике хатыннан сигезе (күчермәдә) сакланган. Хатларында Тукай үзенең планнары турында да яза, яшь шагыйрьгә киңәшләрен җиткерә (мәсәлән, провинциаль, ягъни диалекталь  сүзләр кулланмаска) һәм, гомумән, аңа үзенең хәер-фатыйхасын да бирә дияргә мөмкин. Үз чиратында Сүнчәләй дә “бурычлы” булып калмый: бөек шагыйрьгә  җиде шигырен, өч истәлеген багышлый. Үлеменә 15 ел тулу көннәрендә “Борынгылык белән тутыгып беткән иске мөнәҗәтләр, “Бакырган” һәм суфыйлар, ишаннар шигърияте урынына туган Тукаев шигърияте оста каләм, яңа оргиналь мөндәриҗә (эчтәлек) , куәтле сатира белән әдәбиятыбызга яңа һәм саф җил өргән иде”, – дип яза.

Тукай аның атаклы инглиз романтик әдибе Байронның “Шиль­он мәхбүсе” поэмасын (инглиз теленнән тәрҗемәсен)  яратып кабул итә, төзәткәләп, кереш сү­зе белән китап итеп бастыра. Шулай ике шагыйрь, ул вакытларда үзләрен ялгызак хис иткән дуслар, бер-берсе белән Тукай номерында озын кичләрне гәп корып уздыра (Тукайның мондый юллары бар: “Сине мин һәр тугърыда садәдил кеше таптым”). Үзенә карата булган Тукайның эчкерсез мөнәсәбәте белән Сүнчәләй, билгеле, горурланган. Аның сүз-фикерләренә зур игътибар биргән. Кыскасы, Г.Тукай хатларыннан, истәлекләреннән яшь шагыйрьнең әдәби иҗатка җитди мөнәсәбәте формалашуда һәм үз юлын ачыклауда бөек Тукай белән 1911-1912 елларда аралашу, аның киңәшләрен ишетү зур роль уйнаганлыгы күренә. Ахыргы очрашу вакытында, аңа кадәр кинәт кенә бераз үпкәләшкән булсалар да, авыру Тукай, номерындагы тәрәзә төбеннән алып: “Менә, Сәгыйть, сиңа бүләгем булсын”, – дип, көмеш сәгатен бүләк итә (Сүнчәләй һич тә алмас­ка теләгән югыйсә), соңгы сүзе исә ­“Сәгыйть, хат яз!” була. Тукайның вафаты хәбәрен ишеткәч, ул авыр кичерешләр эчендә кала. Р.Ишморат истәлегеннән күренгәнчә,  Сараш авылының “зират коймасы буенда әле күптән түгел генә яшелләнеп чыккан чирәмгә яткан да, шул чирәмле җирне тырмый-тырмый елый”. 

Сүнчәләйнең шигъри иҗаты, чордаш шагыйрьләрнең кайсына караганда да лирик кичерешләр белән тирәнрәк сугарылган (дидактик, риторик, публицистик образ-сурәтләр очрамый диярлек). Бөтен уйлануларын, борчылу-кайгыруларын ул лирик “мин”е аша уздыра, аның лирикасында хисси кичерешләр өстенлек итә. Әсәрләре лирика белән сугарылган көндәлекне хәтерләтә. Аларда Сүнчәләй яхшы һәм яман, яшәү һәм үлем, мәхәббәт һәм нәфрәт һ.б. турында уйлана, экзистенциаль сорауларга җавап эзли. Һәр шигырь артында Сүнчәләй үзе басып тора сыман (кайбер тикшеренүчеләр фикеренчә, иҗатына автобиографизм да хас). Автор үзенең лирик герое белән тәңгәлләшә дияргә була. Иҗатының төп мотивларын мәхәббәт, сәнгать, табигать, дин тәшкил итә. Ләкин иң тирән мотивларның берсе  ялгызлык шикелле. Гомер буе кеше арасында яшәсә, иҗтимагый тормышта кайнаса да, күңеле белән ул еш кына үзен ялгыз итеп сизә, шуннан интегүен яшерми. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр аның лирик герое ялгыз һәм шактый дәрәҗәдә фаҗигале фигура булып кала (бу сыйфатны шагыйрьнең шәхси тормышын хәл-әхвәлләр белән дә бәйләп булыр иде).  

Сүнчәләй мирасының бер өлешен тәрҗемә әсәрләр алып тора. Исемнәре янәшәсендә үк кайсы автордан алынганлыгы күрсәтелгән тезмә текстларның саны берничә дистәгә җыела. Бу авторлар арасында без Жуковский, Крылов, Пушкин, Лермонтов, Некрасов, Тургенев, Майков, Никитин, Шевченко, Надсон, Блок, Бальмонт, Байрон, Гете, Гюго, Намикъ Кәмалларны күрәбез. Чынлыкта, алар ирекле тәрҗемәләр һәм, әйтергә кирәк, күбесе романтик яңгырашлы. Тагын шунысы искәртелергә тиешле: ул Европа һәм рус әдәбиятыннан тәрҗемәләрен татар тормышына якынлаштырыб­рак биргән, шәркый шигърияткә баг­лы сурәтләр дә китереп керткән (моның өчен кайчак тәнкыйть­ләнгән дә). Кайбер хәбәрләргә караганда, даһи Гейненың мәшһүр “Альманзор” трагедиясен оригиналдан (турыдан-туры немец теленнән) тәрҗемә итә. Сүнчәләй шигырьләренә тәнкый­ди карашлы Фатих Сәйфи-Казанлы “Әлмансур”ны уңышсыз эшләнгән дип санаса, Галимҗан Ибраһимов шагыйрьнең иҗатында җитди генә кимчелекләр таба, әмма “Шильон мәхбүсе”, “Вәхи” (Пушкин әсәреннән), “Әлмансур”ларны Сүнчәләйнең “еллар буенча үсеп, камилләшеп барган тәрҗемә истигъдадының ачык  шаһитләредер” дип яза. Цензура, Смирновлар каршылыгы аркасында, “Әлмансур” 1917 елда гына Оренбургта, Казанда сәхнәгә менә алган. 1912-1915 елларда Сүнчәләй рус язучысы Изабелла Гриневскаяның “Баб” трагедиясен тәрҗемә итә, авторы белән озак еллар хат алыша, әмма китап итеп бастырырга ирешә алмый (аның кулъязмасына Гали Рәхим һәм Фатих Әмирханнар уңай бәя биргән). “Тормыш” газетасы язуына караганда, С.Сүнчәләй М.Горькийга хат язып, аның “На дне” дигән әсәрен татарчага тәрҗемә кыйлырга рөхсәт сораган була (1916, 30 ноябрь), Горький рөхсәт итеп җавап кайтара.

1915 елдан Уфа шәһәр көтепханәсенең татар бүлегендә мөдир булган Сүнчәләй Октябрьне “Инсаният дөньясының / Иң мөкатдәс бер таңы!” итеп кабул итә. Ул татарчалаштырган “Интернацио­нал”, “Марсельеза”, “Матәм” ке­бек инкыйлаби җырлар халык арасына бик тиз таралып өлгерә (кулга алынгач тыелганнар).

1917 елда өч ай чамасы эсерлар партиясендә әгъза булып торган  Сүнчәләй, 1919 елның 16 маенда ВКП(б) сафларына керә, һәм Мирсәет Солтангалиев тәкъдиме белән, үзәк органнар тиздән  аны Кырымга ярым легаль эшкә җибәрә. Ялта өязендәге Партанет авылында (Аюдаг төбендә) мөгаллимлек иткән бу вакытларда да ул иҗат эшен дәвам иттерә: Э.Верхарнның “Зори”сын (“Таң”), М.Метерлинкның “Слепые”сын (“Сукырлар”) татарчалаштыру белән шөгыльләнә, “Олуг җәза” исемле комедия яза башлый (текс­ты сакланмаган). Ярымутрауда хакимият Деникин кулыннан Врангельгә күчкәч, аңа  яшерен эш алып бару кыенлаша (көндәлегендә 25 июньдә: “Бу көннәрдә ихтилалга нык катнашу фикереннән ваз кичү нияте белән мәшгульмен... Ихтилалга иштиракым (катнашуым) файдасыз булыр дип уйлый башладым” дип язган), һәм ул 1920 елның  июнь ахырында  диңгез аша Төркиягә качып чыга. Өч айдан соң гына Сүнчәләй Мәскәүгә кайтып ирешә, Кырым һәм Төркиядәге хәлләр турында фикерләрен Үзәк комитетка һәм Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитетына язып тапшыра.

Врангель җиңелү белән С.Сүнчәләй яңадан Кырымга җибәрелә. Ул анда өч ай эшли, партия Үзәк комитетына адресланган докладында (күчермәсе – архивында)  шагыйрь  совет властен көтеп алган кырымлыларда ачлык хөкем сөрүен, җирнең крестьяннарга кайтарып бирелмәвен хәбәр итә. 1921-1922 елларда Кырым Респуб­ликасында Милләтләр эше халык комиссариаты вәкиле сыйфатында эшли. 1921 ел ­декабре өчен Сталинга  язган хисапнамәсендә ул ЧК агентларының кайбер татар авылларындагы  репрессияләрен туктату, җирне крестьяннарга кайтарып бирү, мәгариф эшләрен җайга салу, ачларга ярдәм итү буенча чараларын күрелгәнен билгели,  ачыгучы татар халкы турында кайбер җитәкчеләрнең аз кайгыр­туына басым ясый.

С.Сүнчәләйнең 1920 еллар ур­та­ларындагы тормышы, әдәби һәм җәмәгать эшчәнлеге Уфа һәм Казан шәһәрләре белән бәйле. Ул Башкортстан АССР Мәгариф комиссариатында коллегия әгъзасы һәм сәнгать бүлеге мөдире вазифасын башкара. Бер ел чамасы СССР Тышкы эшләр халык комиссариатының Измирдагы (Төркия) генераль консуллыгында драгоман (тәрҗемәче) булып эшләп кайта. Бу вакытларда да ул иҗат итүен туктатмаганлыгы мәгълүм. Әмма тиздән аның баш очында кара болытлар да куера башлый. 1927 елның 1 июнендә Башкорт музыка-театр техникумы мөдире булып эшләгән Сүнчәләйне кулга алалар. Сәбәбе: Сүнчәләй “татар буржуаз эмиграциясе лидерларыннан берсе”, “совет дошманы” Зәки Вәлиди белән элемтәдә булган, Төркиядә  чакта аның белән очрашкан, илгә кайткач аның үтенече буенча китаплар, журналлар җибәреп торган. Сүнчәләй беренче сорау алу вакытында мондый очрашу булганлыгын яшерми, бу гамәлнең ГПУ күрсәтмәсе буенча ясалуын әйтә. Әмма ГПУ хезмәткәре Ә.Алмаев мондый күрсәтмә бирелмәде дип бара, Сүнчәләйне ялганчы итеп саный. Каты басым астында Сүнчәләй аңлатмасын үзгәртергә мәҗбүр була.  Рафаэль  Мостафин, дәүләт архивларындагы материалларны җентекләп өйрәнеп, КГБ хезмәткәрләренең Сүнчәләйне үз максатларында файдаланырга, хәтта шымчы-агент сыйфатында астыртын эш алып барырга этәрүләрен яза. Туберкулез авырулы тоткын Сүнчәләй, гаять борчылып, гаепсезлеген әйтеп, Сталинның үзенә хат та яза (1927 ел, 30 июнь; “дело”га теркәлгән, Генсекка җибәрелмәгән). Р.Мос­тафин язганча, бераздан аны иреккә чыгарсалар да, агентура аны туктаусыз күзәтә. Әмма Сүнчәләйнең органнарга язганнары исә  тик “гомуми сыйфатламалар, төрле имеш-мимеш, гайбәт белән генә чикләнгән”. 1929 елның  28 февралендә С.Сүн­чәләйне “ял­ган күрсәтмә” биргән, “орган”нарны алдарга тырышкан дип кабат кулга алалар. ОГПУ коллегиясенең 1931 елның 13 гыйнваре карары белән атылырга тиеш булса да, ул җәза ун елга (кулга алынган көннән башлап) концентрацион лагерьга ябылу белән алмаштырылган. Аның “тормышы”, күпләгән солтан­галиевчеләрнеке кебек, Соловки лагерьларында үтәргә тиеш була. Анда ул күңелен һич тә төшермәгән (бу турыда миңа 1995 еллардагы бер әңгәмә вакытында Бакый Урманче сөйләгән иде), туганнарына җибәргән хатларында срогын тутырып иреккә чыгуына һәм араларында яшәвенә ышанычын белдергән. 

1921 елда  Сүнчәләй өченче тапкыр гаилә кора. Хатыны – Кырымда туып-үскән Әминә Инаят кызы Милушева (1901-1969). 1922 елда туган кызларына Таһирә исемен кушканнар. Сүнчәләйнең Милләтләр эшләре комиссариатында җаваплы вазифалар үтәү вакытында әледән-әле Кырымга, Казанга, Уфаларга китеп баруы сәбәпле булса кирәк, кайчакларда аларга аерым да яшәргә туры килгән.  Әминә ханымның 1929 елгы 2 гыйнварда Сәгыйтькә (Сяидкә) Казанда язылган хаты (русча) моңа бер дәлил сыйфатында күрсәтелә ала. Автор аерым-аерым яшәүләр тормыш юлларының аерымлануга китерүен әйтеп, театрда (ул чакта Камал театрында эшли) сезон тәмамлангач,  кияүгә чыгачагын, хәзер дә исә теге кеше  белән очрашып торуын хәбәр итә.  Фәритне күрмәвен дә язып, аның әнисе Фәридәнең исә (“синең хатының“ ди)  Сүнчәләйне судка бирергә теләвен әйтә. Кызы Таһирәне онытмавын, әтисен сагынуын искәртеп, һәр айда аңа аккуратно җибәреп тә, язып та торуын сорый. Театрда эшләр яхшы баруын белдерсә дә, чынлыкта, аңа мөнәсәбәт бик тиз үзгәргән. Аның белән булган килешү (договор) театр җитәкчелегенең 1929 елгы 4 апрель карары белән, сезон ябылганчы ук, 23 апрель көнендә гамәлдән чыгарыла. Бу асылда  Сүнчәләйнең кулга алынуы белән бәйледер. Әминә ханым 14 июнь даталы хатында үзенең гамәле (?) өчен үкенүен, хәзер дә Сәгыйтьне яратуын, оныта алмавын яза, шул ук вакытта аерылышу турындагы документны җибәрмәвенең сәбәбен сорый (гәрчә үзләре рәсми рәвештә язылышмаганнар да икән). Бу вакытларда алар арасындагы гыйшкый, гаиләви мөнәсәбәтләргә хәзер инде ачык­лык кертү мөмкин түгелдер...

Соловки лагеренда (хезмәт колониясендә) тоткынлыкта яшәгәндә дә Сүнчәләй белән сөек­леләре Әминә һәм кызы Таһирә арасында хат алышулар дәвам иткән. Сүнчәләйдән килгән 32 хатның яртысы Әминәгә һәм кызына атап язылган, башкалары – Таһирәнең үзенә генә. Аларның барысы да Әзәрбайҗан респуб­ликасындагы Гянҗә (1935-1989 елларда Кировабад) шәһәренә адресланган, чөнки бу вакытларда Әминә Милушева мондагы драма театры труппасында уйнаган. Хатларда лагерь тормышындагы хәлләр турында да, аерым алганда, лагерьдагылар арасында музыкант сыйфатында чыгыш ясавы хакында да яза. Шунысын да әйтергә кирәк, ул Сарашта яшә­гәндә үк үзен скрипкада, мандолинада, гармунда оста уйнаучы итеп тә таныткан була. Бу заманнарда татар шагыйрьләре арасында үз сүзләренә көйләр язган, аларны халыкка яңгыраткан бердәнбер иҗатчы шәхес тә  –  Сәгыйть Сүнчәләй (ун кө­е­нең ноталары Татарстан Рес­публикасының Милли музеенда саклана; музыкабыз белгечләре аларга күз салса иде). Аның музыкага, татарның ул вакыттагы җырчыларына  мөнәсәбәтле фикерләре мәкаләләрендә, иҗтимагый һәм мәдәни эшчәнлегендә дә чагылыш тапкан. Мәсәлән, “Музыкабыз” исемле мәкаләсендә (“Йолдыз” газетасы. 1914 ел, 11 апрель) граммофон язмалары, ир җырчылар, хатын-кыз җырчылар турында сүз алып бара, аерым алганда, Мәрьям Искәндәрова, Мәхфүзә Булатова, Нәфисә Пуснякова, Мирфәйзә Бабаҗанов, Камил Мотыйгыйлар турында кызыклы фикерләр әйтә. Уфада 1918 ел башларында төзелгән “Татар  әдәбияты һәм музыкасы җәмгыя­те” рәисе булып та тора. Безнең уебызча, “Сәгыйть Сүнчәләй һәм музыка” темасы да махсус тикшерүне сорый.  Соловкида ул лагерьдагылар өчен уздырыла торган концертларда, мәдәни чараларда чыгыш ясаган, кайчак рояльдә үзенең мотивларын (үзе язган көйләрне) уйнаган, татар, башкорт  җырларын башкаручыларга аккомпаниаторлык иткән. Бер лагерьник аның “Моңсыз үтте яшьлегем” җырын яхшы итеп башкаруына шатлана, хатында Әминәдән Таһирәләрен музыкага өйрәтә башлавын үтенә (әмма җырларга өйрәтү әле кирәкми, чөнки, аныңча, 18 яшькә кадәр бу ярамый), Таһирәдән исә бу җәһәттәге гамәл-адымнары белән кызыксына. Әнисе Һаҗәргә 1932 елгы (13 апрель) хатында  Сүнчәләй лагерьникларны вакытыннан элек азат итеп, Карелиядә колонизацияләүләрен хәбәр итә, ләкин гаиләләре булганда гына икән ... Ә аның мондый мөмкинлеге юк. 

С.Сүнчәләйнең унбиш яшь­ләрдәге кызы Таһирәгә соңгы хаты 1937 елның 22 маенда язылган. Андагы төп хәбәр  – көзен Соловкида тотылу срогының тулуы һәм азат ителәчәге. Сагынычлы хат тиздән очрашуны теләп тәмамлана. Әмма ул чынга ашмый. Көз аңа һәм Соловкидагы меңләгән тоткыннарга үлем алып килә. Ленинград УНКВД сы “өчлеге”нең 9 октябрь карары белән ул атарга хөкем ителә. Бу вакытларда Соловки концлагерьларында иреккә чыгуны зарыгып көткән 1200 кеше СССРның Эчке эшләр халык комиссары Николай Ежов приказы нигезендә 25 августтан башлап ике ай эчендә атылырга тиеш булган. Карар 27 октябрьдә дә үтәлә: бу көнге партиядә 208 тоткын атыла. Шуларның берсе – күренекле татар шагыйре, тәрҗемәче, драматург, җәмәгать эшлеклесе Сәгыйть Сүнчәләй. 1909 елда иҗаты башланып кына киткәндә:  “Тукта, үлем, тукта әле, ачма кочагың миңа;  /Яшь бит әл дә мин үзем бит.. Тимә, дим, зинһар миңа. // Мин теләмим үлемне, якты тормышымны телим! / Дуслар, иптәшләр, туганнарыма киң бәхет телим” дип язган шагыйрь­не, шулай итеп, 48 яшендә үк  иң явыз ысул белән бакый дөньяга күчерәләр. Сталин режимы тудырган концентрацион лагерь шартларында да күңелен төшермичә, бик тиздән иреккә чыгып, халкыбыз күңелендә урын алырдай яңадан-яңа әсәрләр тудыру белән хыялланып, янып һәм ашкынып яшәгән чагы иде бит аның.  Аның катлаулы һәм фаҗигале тормыш юлын җентекләп өйрәнү һәм бай иҗат мирасын халкыбызга кайтару юлында җитди чаралар күрү сорала. 

Зөфәр РӘМИЕВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: