Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

“Сөннәтләнгән” роман

Күңелне укшытып бетергән "Зөләйха күзен ача" боткасы турында башкача инде язып вакланмаска дигән идем, юкса. Чөнки зиһен сандыгындагы барча уйны газета битләренә барыбер тезеп булмый. Ачыктан-ачык язсам, миңа милләтләрне бер-берсенә каршы куюда гаепләү ташланачак. Алдагы язмаларда мин бу хакта киная ясап үттем. Маңкорт булмаган зыялыга аны тою мөмкин гамәл иде....

Күңелне укшытып бетергән "Зөләйха күзен ача" боткасы турында башкача инде язып вакланмаска дигән идем, юкса. Чөнки зиһен сандыгындагы барча уйны газета битләренә барыбер тезеп булмый. Ачыктан-ачык язсам, миңа милләтләрне бер-берсенә каршы куюда гаепләү ташланачак. Алдагы язмаларда мин бу хакта киная ясап үттем. Маңкорт булмаган зыялыга аны тою мөмкин гамәл иде. Өстәвенә, шыр-томана булмаганнар өчен интернет атлы өстәмә канал да бар. "Зөләйха..."ны эзләп сайтларга керсәң, кайберсендә Гүзәл Яхинага россиякүләм премияләр бирүче биш хуҗаның исем-аты ачык ярылып ята. Кайсы кавем ияләре биргән, аларның төп максаты нигә юнәлтелгән? - зыялы һәм милләтпәрвәр затлар өчен нәтиҗә ясардай мәгълүмат бик җитәрлек. Ә маңкортлар һәм сораннар белән тибешү кызык түгел. "Тибешкәндә тиңен булсын", дип үстерде шул әткәй.
Тик шулай да, китап инде татар теленә дә тәрҗемә кылынып киң дөньяга чыккач, хөрмәтле галимебез Илдар Низамов язган мәкалә күңелгә җим ташлады. "Мәхәббәт" хакына биш йөз дә илле биш тәңкәмне кызганмыйча, ошбу "бөек" әфтиякнең бер данәсен алдым, дистәләгән битенә күз йөгерттем һәм... башкача түзә алмый, ераккарак аттым.
Минем Флера Тарханованы рәнҗетәсем килми. Аның ике абыйсы белән якын дуслар. Ләкин "туры Тукай"ларга туган тел һәм милләт кадерлерәк. Ә шагыйрә Флера ханымга үзе күтәрмәстәй олы йөккә - роман ише җитди әсәрне тәрҗемә итү эшенә тотынмаска иде.
Мисалларга күчәм.
Романга кереш җөмлә: "Зө­ләйха күзләрен ачып җибәрде". Күзләрен түгел, күзен! Зыялы икәнсең, хәтердән ычкын­дыр­ма: "ярдәм кулын сузды", "аягына басты", "каш сикертте", "күз сирпеде" һ.б. Ә Тархановача китсәң, "карашларын төбәде", "күзләренең уңына алды", "күзләренә төтен керде", "иңнәренә атландырды". Җөмләне тагын сүтсәк, "ачып җибәрде" түгел, "ачты" гына. Халык телендә генә ул "йөз грамм җибәрәләр", "аска җибәрәләр", "сатып җибәрәләр"...
Шул беренче битнең өченче абзацында ук "матурлардан-матур, үрнәк" җөмлә: "Аякка ни дә булса кияргә ярамый - киез ката белән тавышсыз гына йөреп китеп булмый, кайсы да булса идән тактасының шыгырдавы бар". 46 биттә тагын да кәттәрәге: "Җәй көне булса, ...торба эчендәге кирпеч чыгынтыларга тигез рәтләр белән тезеп чыккан булыр иде дә бит - иткә берни булмас иде, ...тәмлерәк булыр иде". Нәтиҗә - "булып-булмас" боткасыннан күңелем гарык "булды".
Ә инде киная ташлап үткән "ып-еп"ләргә күчсәк, сару кай­нап чыга. "Очыртып алып китәргә тырышып" (11 бит). "Күреп алып чәйнәп йотты" (63). "Умырып-умырып алып" (13). "Ишекне ачып җибәреп" (49). "Керү ишеген тибеп ачып җибәрде" (81). Мондый "ып-еп" боткаларына туры килгән булса, Мөхәммәт ага Мәһдиев, валлаһидыр, "чәйнәп йотар" һәм җененә катар иде.
Мөхәммәт ага лекцияләр вакытында контексттан аерым сүзләрне өзеп, шуннан сабак алырга да нык өйрәтте безне. Флера ханым төзегән җөмлә өлешләре: "...башы капчык кебек асылынып төшкән муенында..." ("асылынган" түгел, "салынган"; тиле башлар гына асылына). Ә җөмләдә кайсысы капчык кебек салынган соң - башымы, муенымы? "Мендәр белән эчә торган салкын су тутырылган кувшин" (сүз юлга хәстәрлисе әйберләр турында бара - 25 бит). Мендәр белән эчә торган су ниндирәк була соң ул, Тарханова каләменнән тыш, анысы тагын кайсы чишмәләрдән ага? "Кулы белән шома итеп ышкылган култыксалар" (8). Кулы белән ышкымаган аларны Мортаза, ә шома итеп ышкылган култыксаларны кулы белән тоткан...
Татар телендә бөтенләй була да алмый торган, хәтта зуп-зур басуга да сыеша алмаган тезмә үрнәкләре: "Җилгә каршы ачыла торган ишек" (11 бит). "Тәмле итеп шыгырдый торган кар" (13). "Шуып барыр өчен үреп ясалган табан-чаңгы" (14). "Тавышсыз гына кычкырырга ачылып киткән авыз" (16). "Сулышы дәвамлы тынлыкта асылынып калды" (50). "Кирәгеңне ал" йә "алырсың" (кыйнаганда әйтелә ди, имеш - 53)...
Урыс теленнән турыдан-туры тәрҗемә кылып, үт сытардай ачы калька ясау: "Син нәрсә инде, Мортаза?" ("Ни сөйлисең, Мортаза?" урынына). "Бүген Ходай аның ягында кебек". Ходай Тәгалә футбол командасындагы уенчы түгел ләбаса! Ичмаса, чама белән "Ходай ярлыкады, Ходайның амин дигән чагына туры килде" шикеллерәк җөмлә булса да ярап торыр иде. "Баш ма­мык­ка әйләнгән" (23). Тапталып туйдырса да, гадәттә "баш тубалдай булды" сыман тезмә яза идек. "Бөек Аллаһка рәхмәтен белдереп" (23). Армиядә йә полициядә генә рәхмәт белдерәләр, ә Ходай Тәгаләгә табыну вә рәхмәт уку фарыз. "Убырлы караватыннан торды һәм Зөләйхадан бер башка биек булды" (28). Етить-куд­рить, һичьюгы "Зөләйхадан бер башка биек иде", дип булса да язарга кирәк ләса! "Ничек бар, шулай күрдем" (34). "Видела как наяву", дигән урысча тезмәнең үрнәк тәрҗемәсе менә шушы икән! "Убырлы суны күп түгеп юынырга ярата" (24). Күп түкми, чамасыз яисә мул куллана. "Күз күременнән" (89) түгел, күз уңыннан үткәрә, ә күрем дигәннәрен хатын-кызлар белә. "Җиңелчә калтыранып торган корсаклы матур хатын" (92). Монда корсак яисә хатын калтыранамы? Әллә корсагы калтыраганга күрә матурмы ул? "Тәкәләрнең... бер-берсенә сикерешеп менүләр башланды" (98). Әстәгыфирулла, әллә "зәңгәрлелек" утызынчы елда сәвит маллары арасына да үтеп кергәнме соң? "Барып чыкты" (91) - "дошел до ручки" яисә "докатился" сүзе татарча шулай икән. "Ни дә булса уйлап тап" (52) түгел, әмәлен тап. Орлык "җиргә кереп ятмый" (67), аны чәчәләр бит...
Акылы бар укучы да ерып чыга алмас ребус: "чыршы аяклары" (14 бит). Флера ханым 5-6 аяклы чыршылар да үстерә белә, димәк! "Очлы башлы йөзьяшәр кара чыршы карурманда... үсә" (15). Түгәрәк башлы, эшләпәдәй башлы, йә бөтенләй башсыз чыршылары кайда чәчәк ата, сахрадамы? "Йомычкалар күз яше кебек төрле якка чәчрәде" (16). Күз яшьләрен бишәр-алтышар метрга чәчеп елый торган уникумны күрсәтегез миңа! Татар хатыннары, гадәттә, яулык яки мендәр почмагына гына, күрсәтмәскә тырышып сыкрый, дип белә идем әле моңа кадәр. "Ботаклар... сиртмә кебек сикергәләп читкә очты" (17). Сиртмә кое янында гына була, аның сикергәләп читкә очканы юк. "Агачның алсу-ак йомшагы" (18). Балта белән кисеп аударылган, ботаклардан арындырылган каен агачы турында сүз бара. Әйтәм аны, Роберт Миңнуллин да каеннарны кочарга бик ярата. Ә без, сукырлар, нишләп каеннарның алсу йомшак җирләреннән мәхрүм калганбыз соң?! "Ак карның ак агымы" (19). Ак кардан кара, сары, кызыл, яшел, зәңгәр агымнар да ясап була икән! "Адымнарны дөрес атларга кирәк: әле уң аяк, әле сул аяк" (20). "Бөек" Яхинага ияреп, Тарханова да өч-дүрт аяклы кешеләрне дә эзләп тапкан, димәк. "Баш аша күлмәген салды" (24). Йә Ходаем, әллә 1930 елда ас яклап да күлмәк салганнармы? "Тырпаеп торган карт сөякләре өскә карап акаеп тора" (31). Их-ма, олыгайгач миең сыекланса, сөякләрдән бигрәк, ребустай җөмләләр төзегән күзләр акая шул. "Алдан ук эчә торган су салып әзерләп куелган чүлмәк" (33). "Кара су таплары" (33). Тагын да шаккатырдай табыш: "Атның җыерчыклы бармакларга охшаган озын, куе кызыл хуш исле ите, тыгызлап тутырылган эчәкләре түшәмнән тәлгәшләнеп асылынып тора" (46). Суеп вак­лаганнан соң амбарларга кертеп эленгән нигъмәт турындагы бер җөмлә бу! Большевиклар плакатындагы "кара трактор(ның) кеп-кечкенә Мортазаны көлкеле сәнәге белән изеп китәчәге" дә сәерсетә (60), чөнки монда "көлкеле сәнәк" түгел, гади крестиян образы кызганыч бит."Көлкеле сәнәк" рәвешендә сөйләшүләр татар милләтенә бөтенләй хас түгел. "Башын кулларына алып күтәрде" (55). Сүз кисеп ташланган, аунап яткан түгел, ә ана кешенең каршысында утырган улының башын кулы белән үзенә карату турында бара, югыйсә...
Китапта Флера ханым татар теленә авыштырып бетерергә иренгән байтак сүзләр калган. "Хет" - һичьюгы. Сандыкны тышлаган "тимер пластина" - калай."Значит" - димәк. Боз яки шикәр кисәге "чүт-чүт кенә" түгел, әз-мәз яисә әз-әзләп эри (чүт-чүт итеп, сандугачлар сайрый). "Фигура" - татарча сын, ә урманда шәүлә. "Квадрат" түгел, шакмак. "Жәл" урынына кызганыч сүзе бик ябышып тора. Адәм баласы вафат булган "дата"ны - вакыты, дип искә алу да җитә. "Социалистик көнкүреш" сүзе урынына "яшәү рәвеше"н иркен кулланалар...
Флера ханым үз тәрҗемәсендә адәм балаларын бик еш кына "керү ишеге" аша йорт һәм мунчаларга үткәреп җибәргәли. Бичараларны "киенү-чишенү бүлмәсендә" интектерә, "чабыну бүлмәсендә" "себеркеләр" белән иманнарын кия, "билдән бөгелдерә" (36-38). Аның хатыннары, кунак килгәч, "чаршау җыерымнары" артына яшеренә, геройлар "мич чыгынтыларына" (кучкарны күз алдында тотуымы?) әйбер куеп йөри, "чынаяк кирпечле" (кафель белән тыш­лангандыр инде) мич ягып җылына, алар "авыру йөрәкнең ычкынган тибүеннән" иза чигә. Убырлының (Мортазаның әнисе) "битендәге җыерчыклар челтәре керосин лампасының саргылт яктысында уйный" (52). Эврика! Миңа калса, киресенчә, яктылык үзе адәм баласының йөзендә йә күзләрендә кайтарылып уйный торган иде. Менә шундый әкәмәтләр нәтиҗәсендә ирләрнең тавышы карлыгып кына калмый, ярыла да икән (57)! Тавык чәрелдәми (80), ә кытаклый. Караш "барып ябышмый" (89), дөресе - катып кала, йә булмаса, аерып ала алмый. Отрядларга, колхозларга "үзирек" (91) белән түгел, ә үз теләге буенча керәләр. Отрядка язылганнар да "үләксә чебеш" (91) була алмый, үләксә - үлгәч ташлап калдырылган яки чыгарып ыргытылган маллар калдыгы ул...
Флера Тарханованың арына алмас янә бер чирен дә әйтмичә калып булмас. "Алар йөрделәр", "алар талаштылар", "атлылар элдерттеләр", "алар басып торалар", "алар табарлар", "болар сүтәрләр". Хәтта мәктәп балалары да "алар укыйлар" дип язарга, сөйләшмәскә тиешлекне яттан белә, ә Флера ханымның андый "гүзәл" тәрҗемә үрнәкләрен әле дилбегә буе дәвам итеп була. Чөнки китапның йөзенче битенә генә килеп җиттем, әмма укшыта башлады, өстәп 400 битен дә актарсаң, мондый боткадан гарык буласыңа һич кенә дә шик юк.
"Чыктым аркылы күпер" рәвешендәге җөмләләр турында әйтеп тә маташмыйм. "Бөек" Яхина өслүбен саклыйм, дигән булып, татар телен көчләмәскә, яңача сөйләм өстәмәскә кирәк.
Нәтиҗә шул: тәрҗемә коточкыч йомшак. Гүзәл Яхинаның татар зыялылары болай да сәнәк белән каршылаган язмасын Флера ханым тәрҗемәсе әллә ничә чакрымга түбәнгәрәк төшереп адаштырган. Туган теленнән аерылган, газиз милләтеннән йөз чөергән, татар мөгаллимен Гитлердан да яманрак күрәлмаучы чит-ят кавем йөгәнендә йөргән Яхинаның урысча романы Ф.Тарханова ярдәме белән "сөннәткә" утыртылса да, ни үкенеч, "сөннәтче ханым" чама хисен онытып җибәргән шул. "Сәмруг" канатларына тагылып күккә иңүләр барып чыкмас сыман...
Вахит ИМАМОВ.
10 июнь, 2016.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев